Мәдәни җомга

Нәҗибә Сафина: Кышкы бураннар, димәгез, - Мин туй күлмәгем кидем…

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-сау­лык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

Ай  тотылган таңда

Аһ, минем җаным шикелле 
Моңга батмаган җаның.
“Йокым юк” – дисең, күрдеңме
Ай тотылган төн таңын?

Сыңар йолдыз тотылса да, 
Нихәлләргә керде күк...
Күңел күгемдә тотылган 
Йолдызларым, ай-һай, күп.

Шундый хәлдә күңелкәем, 
Йолдызы  тотылганда?!
Күтәреләм дип, төшкәндә,
Отам дип, отылганда?!

Хәлләремне аңлатырга,
Ниләр әйтим соң тагы? –
Минем җан халәтем бүген
Ай тотылган төн таңы...
                       

Мин – тамыр!

Мин – тамыр, җирдән сузылып,
Күкләргә терәлгәнмен.
Ничә кат үтерелсәм дә,
Яңадан терелгәнмен.

Ауган давыл, егылган җил,
Мин – аягөсте  агым! –
Бар иде бит җир өстендә
Минем дә Кеше чагым.

Мин – тауларның кайтавазы...
Ярылган чакта таулар
Нәкъ минем җаным шикелле
Кычкыра икән алар... 

Мин – яраланган хәрәкәт,
Мин – тарихи җәрәхәт.
Җир сибеп төзәтмәкчедер, –
Һаман дулый гарасат...

“Мин!” – диеп әйтер өчен дә,
Кирәк тоташ җан булу!
Язмышлар янмасын өчен,
Үз чорыңда чаң булу.

Мин – язмышлар кайтавазы! –
Ирекле! Көрәшче! Кол?
Кол булганчы җир йөзендә
Син мәңге көрәшче бул! 

Мин – тамыр! Күкләрдә – яшен
Булып ялтырыйм бары.
Яшенне кол итәр көчне
Юк әле ачканнары! 
                                         

Кыш җимеше  

Миләшкәем, исәркәем,
Ник шулай шаштың?
Аягүрә кызыл ташкын 
Булыплар  таштың...

Үтә чагу җимешләрең
Аһ, нидән ачы?
Тәм кермәс шул кыш килгәнче,
Карлар яуганчы... 

Салкын үткәч үзәгенә,
Тәмләнер миләш.
Синең салкын карашыңнан
Күзләремдә яшь.

Ап-ак карда – татлы миләш,
Тел очымда – сүз.
Керфек очларымнан тама
Тамчы-тамчы тоз.

Кошлар каба да очалар
Миләш җимешен.
Бәхетләрне адаштыру
Әллә җен эше...
                 
Ай алдаша...

Бар дөньяма минем бар да җиткән,
Бер син генә миңа җитмисең.
Төн күгеннән ай да китеп бара,
Күңелемнән бер син китмисең.

Вакытлыча киткән ай түгел син,
Таңда чыгар кояш түгелсең.
Ничек түзмәк кирәк тәүлек буе
Берөзлексез болыт түгелсә...

Минем күңел күгем шундый хәзер –
Сагыш болытлары агыла.
Түгелер дә, җирне туфан басар, –
Күңелемнең тулган чагы ла!

Бар дөньямны болыт каплап тора,
Күк кояшы болыт артында.
Күңел күкләремнең кояшы син, –
Белә идең шулар хакында?

Бар дөньяма җитәр һәлакәт бу,
Бер син генә киттең югыйсә...
Шаян җилләр хәтта егылып төшеп,
Бертуктаусыз һаман юл кисә.

Күктә – болыт, җир өстендә – томан , –
Көн юк инде күңел күгемдә.
Төн буена керфек какмасам да,
Кояш чыкмады шул  бүген дә.

Мәхәббәтен җуйса бу галәмдә,
Әллә йолдызлар да адаша?
“Ул кайтыр” – дип, инде ничә еллар
Ай кадәр ай нигә алдаша...


Хәерлегә булсын

Син дә киттең, хәерлегә булсын.
Яңгыр бүләк иткән болытмы син?
Бу дөньяда хисләр урманында
Нинди хәлләргә лә юлыкмыйсың... 

Башкаеңны салыр мендәр – болыт.
Җанда хисләр кайный ташкын булып.
Акыл һаман сөйли үзенекен:
Мондый яшьтә булмый гашыйк булып...

Акыл. Ул хисләрнең ярыдыр шул.
Һәр дулкынны тотып карыйдыр шул.
Акыл хаклы булса, минем җанда 
Сөю түгел, вулкан кайныйдыр шул...

Акыл,көчле булсаң, вулканны тый!
Җанны биклә, бер дә ташымасын!
Гомер үтеп бара? – тукта, гомер!
Бу кадәрле кая ашыгасың...

Мин дә китсәм, – хәерлегә булсын...
Тамчы булалдыммы  бөре өчен?
Кеше җиргә җибәрелә икән
Исбат итәр өчен сөю көчен...

Син дә киттең, мин дә китеп барам.
Җырларымда кала шашкын йөрәк.
Фанилыкка кабат кайтыйм дисәң,
Йөрәкләрне... калдырырга кирәк! 
 
             
Озак язылган шигырь

Гөл утырттым кабереңә,
Иртән килдем – чәчәк юк.
Туфрак арасыннан гына 
Карап тора яшел ут... 

Син гөлне кабул иткәнсең,
Сыпылып калган яфрагы.
Үзең тын гына ятасың:
“Шуны, – диеп, – аңлармы?”

Аңламаска, син бит миңа
Гел ташыдың гөл генә.
Миңа җыйдың җиләкне дә,
Чәчәк өздең гел генә.

Чү! Мин чәчкән гөл түгел бу
Каберең почмагында!
Ул гөлләрнең тамырлары,
Бәгырем, кочагыңда...

Зиратта чәчәк өзмиләр,
Диләр дә, ничек өзмим?
Мин синнән чәчәкләр алмый
Бер генә көн дә түзмим.

Кабереңә гөлләр чәчәм,
Йөрәгем чәнчә... чәнчә...
“Бар да була ул дигәнчә”, –
Дип, зинһар,миңа дәшмә!

Ул дигәнчә генә түгел,
Сөю көчле дөньядан.
“Сине миннән алып киттем” –
Дип, алданды ул надан.

Синең җаның – минем җанда,
Гөлләр дә бирешәбез.
Бакыйлыкта без, барыбер, 
Максатка ирешәбез.

Кабереңә гөлләр илтәм, –
Син гөлләрне аласың...
“Шигырь язам әле” – диеп,
Өйгә кайтмый каласың.

Аңламаска, син элек тә 
Шулай итә идең бит;
Җаның тулышкан мәлләрдә
Гел югала идең бит...


Көмеш хыял

Һавада кош, суда балык,
Утта ялкын буласы
Килү теләген, әйтегез,
Инде кая куясы?

Юк канат, саңаклары да,
Ялкыны да яндыра.
Утка, суга, биеклеккә
Багам да,  уйландыра:

Очсаң да, җиргә төшәсе,
Батсаң, су төбе дә – җир.
Уты, суы, биеклеге –
Барысы бергә кирәктер.

Бу, мөгаен, мәхәббәттер, –
Бу кадәр көтмәс идем.
Кышкы бураннар, димәгез, –
Мин туй күлмәгем кидем.

Туй атларым – җилләр генә,
Көмеш тәңкә – карларым.
Кар бөртекләре каплаган
Чәчләремнең чалларын...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: