Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нәби Дәүли: Сандугачың кабат кайтыр, Мин кайта алмам, талым… 

Күренекле әдипнең тууына 110 ел

ПОЕЗДЛАР КИЛӘ ДӘ КИТӘ

Вокзалда диктор эндәшә: 
– Тыңлагыз, ди, юлчылар. 
Өченче залда табышыр 
Адашып калучылар... 
Иптәш диктор, әйтмәссеңме 
Миңа нихәл итәргә? 
Сугышта калган дусларны 
Кайсы залда көтәргә?

Вокзал шаулый, вокзал гөрли, 
Поездлар килә, китә. 
Кемдер иптәшен озата, 
Кемдер сөйгәнен көтә.

Мин дә вокзалга киләм дә 
Карыйм ерак юлларга. 
Семафорда утлар яна, 
Мин кайгылы уйларда.

Поездлар килә дә китә, 
Дусларым кайтмый һаман. 
Окоплар төшә исемә, 
Йөрәктә сызлый ярам.

Без биредән киткән идек, 
Авыр булды язмышлар. 
Мин кайттым, ә сез һаман юк. 
Кайда калдыгыз, дуслар?

Кайсы илдә, нинди җирдә 
Туктады сезнең адым? 
Балалар сезнең эзләрдән 
Чәчәкләр өзеп алыр.

Кайларда сезнең каберләр? 
Беркем дә җавап бирмәс. 
Хәбәрсез югалганнарны 
Поездлар алып килмәс.

Ә йөрәк һаман ышанмый, 
Ә еллар һаман үтә. 
Чәчләремә кырау төшә, 
Поездлар килә, китә.


БАКЧА
                                   
               Шагыйрь дусларыма

Поэзиягә  мин  дә   сокландым, 
Шул бакчага кердем бер иртән. 
Керүен  мин кердем,  дусларым, 
Чыгар өчен капка юк икән.

Дөньяда бар гүзәл бер бакча – 
Мәңге яшел, мәңге яшь бакча. 
Ул бакчага кеше юл тапса, 
Матурлыкка кереп адаша.

Ул бакчада мәңге яз балкый, 
Анда үсә бары чын гөлләр. 
Ул гөлләрдән шундый ис аңкый –
Якты булып кала күңелләр.

Ул гөлләрдән китми таң төсе, 
Кичләрендә кояш батса да. 
Мәхәббәтне белгән һәр кеше 
Керми узмас шушы бакчага.

Уйларыннан орлык үрчетеп, 
Йөрәгенең кайнар хисеннән. 
Иң беренче булып дөньяда 
Ул бакчаны шагыйрь үстергән.

Кулларыннан күпме көч куйган, 
Күтәрерлек, бәлки, таш-тауны. 
Бар гомере аның җыр булган, 
Көтмәгән ул бөек мактауны.

Хәсрәт күргән – шатлык белсен дип, 
Бәхет белән көннәр килсен дип; 
Балаларга минем гөлләрне 
Аналары бүләк итсен дип,

Хезмәт иткән шагыйрь халыкка 
Күз йомганчы соңгы көнендә. 
Калдырган ул үзенең йөрәген 
Поэзиянең шиңмәс гөлендә.

Шул бакчада әгәр безнең дә 
Туфрак булып ятса гомерләр, 
Аз яшәдем диеп үкенмә, 
Үсеп калсын җирдә чын гөлләр.

          * * *
Кирәк түгел әле тынлык миңа, 
Мин бит әле җырлап туймаган. 
Мин, башымны салып авыр моңга, 
Тыныч кына китмәм дөньядан.

Җитми үлмәм кебек морадыма, 
Булса да ул, бәлки, еракта. 
Карап торам офык буйларына, 
Әйтерсең лә юлым шул якта.

Күрәм, анда кояш төшеп бара, 
Кемдер күрер таңның туганын. 
Ул якта да кемдер минем  кебек 
Шул кояшны көтеп торадыр.


БӨРКЕТ
                               К. Кулиевка

Кавказ, Кавказ – биек таулар иле, 
Гаҗәп түгел миңа бу дөнья. 
Нинди генә җирләр күрсәм дә мин, 
Туган ягым була уемда.

Ә бөркеткә минем исем китә, 
Горурлыгы таңга калдыра. 
Бу тауларда ничек гомер итә? 
Тауларда бит салкын кар гына.

Беләм, беләм, бөркет үз оясын 
Шунда корган гомер буена. 
Бу таулардан башка мөмкин түгел 
Чын йөрәкле бөркет булырга.

Беләм, беләм, үз йөрәгем белән, 
Кем яратмас туган җирләрен? 
Чит илләрдән мин дә йөреп кайткач 
Бусагама елап тезләндем.

Мин яратам арыш басуларын, 
Бөркет сөя Кавказ таңнарын. 
Мин дә китмәм Идел ярларыннан, 
Ул да китмәс ташлап тауларын.

Ачлыкка да түзә сыкранмыйча, 
Җәфаларны күрә кич, иртә.
Алыштырмас ләкин азатлыгын 
Үләксәле алтын читлеккә.

Карап торам, әнә канат җәеп 
Таулардан да оча биектә. 
Бик күпләрне җирдә сокландырып 
Яши белә ул кош иректә.

Бөркет, бөркет, кайда дус-ишләрең? 
Син тауларда ялгыз калгансың. 
Очрасалар хәзер юлларыңда 
Син аларны таный алмассың.

Ә кайчандыр алар синең белән 
Ярышларга теләп йөрделәр. 
Мактандылар асыл койрык тагып, 
– Без бөркеттән матур диделәр.

Мактандылар, ләкин бик ашыгып, 
Җәзаларын инде күрделәр. 
Әзер ашка борын суза-суза, 
Читлекләргә барып керделәр.

Алар сине шулай ташлап китте, 
Кызыктылар алар нәрсәгә? 
Теләделәр чөнки тыныч йортта 
Кайгысыз да, гамьсез яшәргә.

Ә син, бөркет, егет, бирешмәдең, 
Теләмәдең түбән төшәргә. 
Сиңа таулар көчле канат биргән 
Югарыда очып яшәргә.

Яшәргә дә, горур үләргә дә, 
Әгәр килсә коллык гарьлеге. 
Шуңа күрә ахры җир өстендә 
Бөркетләрнең булмый кабере.

Кавказ, Кавказ – биек таулар иле, 
Гаҗәп түгел миңа бу дөнья. 
Шул тауларда дустым яши диеп, 
Мин сөйләрмен бөркет турында.
           

           * * *
Яфраклар инде саргая, 
Минем моңланган чагым. 
Сандугачың очып китте, 
Инде нишләрсең, талым?

Ике ятим – без ике дус, 
Каршыларбыз кыш таңын. 
Мин әле синең яныңда, 
Кайгырма, минем талым.

Беркөнне мин дә китәрмен, 
Мине күрмәссең тагын. 
Сандугачың кабат кайтыр, 
Мин кайта алмам, талым.

Синең әле булыр язың, 
Тик булмас минем язым. 
Сандугачка миннән сәлам, 
Онытма, зифа талым!

 

МЫШТЫМ

Минем белән бергә туган да ул, 
Минем белән бергә көн итә. 
Батырларны хәтта куркытырлык, 
Тел әйтмәслек исем йөретә.
Арсланны аучы куган кебек, 
Мине дә ул куа да куа. 
Кая гына барсам – шунда килеп, 
Юлларыма читлеген куя.

Кычкырмый да үзе, сиздерми дә, 
Йөреп тора минем эземнән. 
Мин сакалны кырып утырганда, 
Карап тора миңа көзгедән.

Без икебез менә шул сәгатьтә 
Очрашабыз йөзгә-йөз килеп. 
Мин сөйләнәм:
– Әле иртә, – диеп. 
Ә ул әйтә:
– Инде кич, – диеп.

Куркытырга аны мөмкинме соң 
Тамак ярып әйткән сүз белән? 
Җыерчыклар төшкән биткә карый 
Үземдәге ике күз белән.

Я килә дә керә минем өйгә, 
Валидолын куя өстәлгә.
– Мин – доктор, – ди, – сиңа 
                            киңәш  итәм:
Бу «запас »ны сакла кесәңдә.

Бик ягымлы сүзләр әйткән була, 
Янәсе, ул мине кадерли.
Пенсияңне кимер тыныч кына, 
Син почетлы кеше хәзер, – ди.

Мин дә аңа:
– Рәхмәт, рәхмәт! – диям,
Эчтән генә үзем ярсынам.
Шушы баллы, татлы таблеткада
Минем өчен агу бар сыман.

Картлык оста андый уеннарга, 
Кирәк булса хәтта алдарга. 
Баштан сыйпап кайчак юатырга 
Мең-мең төрле мәкер аңарда.

Я килә ул үз хатыным булып,
– Бәгърем минем, матур картым, – ди, –
Ревматиздан сине дәваларга
Җылы ката алып кайттым, – ди.

Кайвакытта очрый дустым булып, 
Кызганычлы итеп күз ата. 
Сәламеннән элек, башын болгый: 
– Кар-тай-ган-сың! – диеп сүз ата.

Я оныгым булып килә дә ул 
Тезләремә менеп утыра: 
Әкиятләр миннән сөйләттерә, 
Я китаплар куша укырга.

Бабай дими миңа, дәү әти ди, 
Шул сүзенә күңел юана. 
Арабызда дуслык саклар өчен 
Дипломатия телен куллана.

Һай күңелле миңа бу сәгатьтә, 
Бу шатлыкка тагын ни җитә? 
Нәни малай шулай мыштым гына 
Алып керә мине читлеккә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев