Мәдәни җомга

Наталья ХАРЛАМПЬЕВА: УЧАК ЯКТЫСЫНДА ЯШЕМ ТҮГӘМ, ГАСЫР ЯЛЛАРЫНА ЯБЫШТЫМ ДА...

Наталья Харлампьева - күренекле якут шагыйрәсе, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Егермедән артык шигырь, проза һәм публицистика китаплары авторы. Шигырьләре рус, казах, татар, украин, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. 2016 елда аның якут һәм инглиз телләрендәге «Азия Ана» китабы Лондонда, татар телендәге «Көзге яңгырлар» дигән җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде....

Наталья Харлампьева - күренекле якут шагыйрәсе, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Егермедән артык шигырь, проза һәм публицистика китаплары авторы. Шигырьләре рус, казах, татар, украин, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. 2016 елда аның якут һәм инглиз телләрендәге «Азия Ана» китабы Лондонда, татар телендәге «Көзге яңгырлар» дигән җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
Ул - Якутия Язучылар берлеге рәисе, республика башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Саха Республикасының халык шагыйре, Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе.
Гоби даласында төш
Җәйге кызу. Төнге учак яна.
Кисәү башын ялгыз әйләндерәм.
Кызгылт-сары утта җылы, якты,
Ә нигә соң анда сагыш күрәм?
Канга сеңгән кайнар хисләремне
Тыеп булыр микән? Җанга кунган,
Чакырылмый килгән бу сөюдән
Төнге караңгылык нурга чумган.
Сөю, уттай, җанны чистартса да,
Нигә мескен йөрәк калтырана?
Исеректәй башны әйләндереп,
Кара ачу белән җан чылана.
Әй сөйлиләр, елга аръягында
Чиксез үчкә сәбәпләр бар, диеп.
Ук очына анда агу керә,
Салкын сөңге китә кулга тиеп.
Кичә юләр колынымны эзләп,
Айлы төнгә кадәр йөдәп йөрдем.
Чит як ярда, тал буенда гына
Ап-ак атта бер батырны күрдем.
Сүзсез генә ярдан калыкты ул,
Аты җирдә тирән эз калдырды.
Бу батырның серле бер карашы
Җанда күрелмәгән ут яндырды.
Бүген иртән, һаваларны кисеп,
Елга өсләреннән уклар очты.
Үлем рухы көлде колак ярып,
Тынычлыгым хәтерләтте кошны.
Кайда синең атың, гүзәл батыр?
Кайда чаба, авызлыгын тешләп?
Хәтта җил дә миңа әйтә алмас,
Кая таба оча угың, нишләп...
Кем соң синең исемеңне атар?
Кабат күрерменме чабышкыңда?
Учак яктысында яшем түгәм,
Гасыр ялларына ябыштым да.
......................
Явыз сөңге ватыклары чери,
Җир өстендә җилләр улап йөри.
Далада мин бер төш күрәм төсле:
Мәхәббәт ул сугышлардан көчле.
Борынгы төркихатын-кызлар турында триптих
1
Офыкка тоташкан чал дала.
Кылганнар, сибелгән чәч кебек,
Еракка түгелә һәм ага.
Мондамы, и бөек ханымнар,
Күмелгән исемнәр - сезнеке?
Тузанда таралган ак хәтер
Кемнеке? Меңнеке? Йөзнеке?
Сугышлар, ызгышлар күп булды,
Ил белән ябыкты сезнең тән.
Вәгъдәне берәү дә бирмәде,
Җан гына чайпалды өметтән.
Бүгенгә ни калды хәтердән?
Карыйкмы ялварып, чакырып?..
Кылганнар куйнында моң калды -
Күзегездән аккан яктылык.
Мин барам. Муенсам яктырта.
Чәчләрем модага буйсынган.
Баш артын нәрсәдер тарта бит, -
Мөгаен, мең еллык толымнар
Башыма берегеп тотынган.
Тар чиккә басам да, тик торам
Гасырлар, бәхәсләр эчендә.
Ә сезнең бу горур холкыгыз
Җанымда - һаман үз көчендә!
2
О-о, кырыс аналарым!
Сезгә кулларым кебек
Өметләремне сузам,
Үтенечләрне сузам -
Тарих түренә узам.
Сагыну-сагышларны
Моңлы җыр белән басып,
Киләчәккә караган
Көн ишекләрен ачып,
Ирләрегезне яуга
Озаткан сабырлыкны
Миңа бүләк итегез -
Гомергә калырлыкны.
Күк һәм җил белән тулган
Иксез-чиксез далада
Яндыгыз да көйдегез.
Сез үзегез тормышның
Бер үзәге идегез.
Сез сугыш алласының
Ялына ябыштыгыз,
Ирләр белән иңгә-иң
Дәүләтне салыштыгыз.
Кылычны кара каннан
Күз-яшь белән юдыгыз,
Караңгыда нур сипкән
Серле якты булдыгыз.
Авырту-бәлаләрдән
Ничек соң сыгылмаска?
Туры юлдан барырга,
Сынмаска-егылмаска?..
Янәшәмә килегез,
Сабырлыклар бирегез!
О-о, кырыс аналарым!
Төньякка барган чакта,
Яшәү көче бирә торган
Ут булды сезнең сакта.
Айысытны* алдыгыз
Үзегез белән бергә.
Авырлыкларны алып,
Һаман мендегез үргә.
Якты акылны саклап,
Яңа тормыш ярдыгыз.
Тулгакны тавыш-тынсыз
Күтәрдегез барыгыз.
О-о, кырыс аналарым!
Янга килеп китегез -
Акыл бүләк итегез!..
3
...Һәм менә мин киләчәк көннәрнең
Тупсасында гына басып торам,
Һәм йөрәгем белән тоям: бу юл
Язмыш тарафыннан миңа - оран.
Дәшү генә түгел, еракларда
Басып калган теге ханымнарның
Кайнар каны безгә килеп җиткән,
Гүя үтәп изге кануннарны.
Якты уйны, акыл, горурлыкны
Сөт аркылы безгә сеңдергән.
Ераклыклар аша еллар ачып,
Васыять итеп,
Гадилекне җанга кигергән;
Халык көче игелектә, диеп,
Күңелләргә моңлы көй биргән!
Хат
«Бар эшләреңне калдыр да
Ишет ялваруымны.
Кайт. Беләсең, синнән башка
Утларда януымны».
Хатымны кулга аласың,
Арганыңны беләсең...
Үтенәм: җаваплар язма,
Юлга чык, өлгерәсең.
Сиңа уңыш юлдаш булсын,
Барын да оныт, ярам...
Искә ал, яшь елгасында
Мин кайнар утта янам.
Яңа йолдыз
Яңа заманнар килделәр,
Яңа җилләр өлгерделәр -
Каян гына күк капусын
Яңа йолдызлар төрделәр?..
Синең серле йолдызың да
Төн эченнән күзен атты,
Ә яктысы кешеләрне
Таң калдырды, аптыратты.
Мин әйтерсең алдан белдем
Гаҗәп йолдыз чыгачагын,
Иртәме-соңмы язмышым
Өстендә балкыячагын.
Ян, җемелдә, и йолдызым!
Көч җыеп, нурыңны чолга.
Күк иярченнәрен җыйнап,
Чыгыйк озын, авыр юлга.
Кызыл умырзая
Бермәл, дулкынланып, якын дустым
Сөйләгән сүз керде колакка:
Кызыл умырзая күргән икән
Әллә кайда, ерак бер якта.
Мондый гөлне беркайчан да әле
Кеше күргәне юк, мөгаен...
Дустым кабат ерак юлга чыкты,
Эзләп аны табуның җаен.
Суык үткән, җил уйнаган якта
Аны нинди язмыш көтәдер?
Гөлен табалмыйча, башка берәр
Бәхет белән көне үтәдер?..
Аны уйлап, сагынып ятуымны
Чакрым аша дустым сизәме?.. -
Шул гаҗәеп кызыл умырзая
Минем тәрәз төбен бизәде.
Мәкер
Күңел күзем күрми диеп уйласыннар,
Юлларымда тозак корып уйнасыннар.
Очрашканда, карашларын яшермиләр,
Күзгә карап, хәерле юллар телиләр.
Аларның һәр ялганын һәм ялаларын
Җиңел генә кабул итәм мин дә барын.
Соры бүре чокырларын урап узам,
Кабат яктылыкка таба кулым сузам.
Алар тагын өер җыеп көтү булып,
Киңәшәләр, күңелләре кара тулып,
Мине ничек юк итәргә диеп уйлап,
Яктыны мәңге капларга көчләр җыйнап.
Барыр юллар кабат-кабат кисешкәндә,
Бер-бербезгә уй төшкәндә, эш төшкәндә,
Күзләрендә астыртын бер көлү күрәм,
Тик уемны ачып салмыйм берәм-берәм.
Әкрен генә йөрим, ләкин бар да ачык:
Бу мәкердән булмас китеп, ерак качып.
Мин эшләгән яхшылыклар таңда эрер,
Яшәеш, яманлык итеп, әҗер бирер.
Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.
*Айысыт - якутларда балалар бүләк итүче һәм йорт хайваннарына табигый артым алып килүче, яклаучы алиһәләрнең гомуми атамасы.
Наталья Харлампьева - күренекле якут шагыйрәсе, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Егермедән артык шигырь, проза һәм публицистика китаплары авторы. Шигырьләре рус, казах, татар, украин, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. 2016 елда аның якут һәм инглиз телләрендәге «Азия Ана» китабы Лондонда, татар телендәге «Көзге яңгырлар» дигән җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
Ул - Якутия Язучылар берлеге рәисе, республика башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Саха Республикасының халык шагыйре, Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе.
Гоби даласында төш
Җәйге кызу. Төнге учак яна.
Кисәү башын ялгыз әйләндерәм.
Кызгылт-сары утта җылы, якты,
Ә нигә соң анда сагыш күрәм?
Канга сеңгән кайнар хисләремне
Тыеп булыр микән? Җанга кунган,
Чакырылмый килгән бу сөюдән
Төнге караңгылык нурга чумган.
Сөю, уттай, җанны чистартса да,
Нигә мескен йөрәк калтырана?
Исеректәй башны әйләндереп,
Кара ачу белән җан чылана.
Әй сөйлиләр, елга аръягында
Чиксез үчкә сәбәпләр бар, диеп.
Ук очына анда агу керә,
Салкын сөңге китә кулга тиеп.
Кичә юләр колынымны эзләп,
Айлы төнгә кадәр йөдәп йөрдем.
Чит як ярда, тал буенда гына
Ап-ак атта бер батырны күрдем.
Сүзсез генә ярдан калыкты ул,
Аты җирдә тирән эз калдырды.
Бу батырның серле бер карашы
Җанда күрелмәгән ут яндырды.
Бүген иртән, һаваларны кисеп,
Елга өсләреннән уклар очты.
Үлем рухы көлде колак ярып,
Тынычлыгым хәтерләтте кошны.
Кайда синең атың, гүзәл батыр?
Кайда чаба, авызлыгын тешләп?
Хәтта җил дә миңа әйтә алмас,
Кая таба оча угың, нишләп...
Кем соң синең исемеңне атар?
Кабат күрерменме чабышкыңда?
Учак яктысында яшем түгәм,
Гасыр ялларына ябыштым да.
......................
Явыз сөңге ватыклары чери,
Җир өстендә җилләр улап йөри.
Далада мин бер төш күрәм төсле:
Мәхәббәт ул сугышлардан көчле.
Борынгы төркихатын-кызлар турында триптих
1
Офыкка тоташкан чал дала.
Кылганнар, сибелгән чәч кебек,
Еракка түгелә һәм ага.
Мондамы, и бөек ханымнар,
Күмелгән исемнәр - сезнеке?
Тузанда таралган ак хәтер
Кемнеке? Меңнеке? Йөзнеке?
Сугышлар, ызгышлар күп булды,
Ил белән ябыкты сезнең тән.
Вәгъдәне берәү дә бирмәде,
Җан гына чайпалды өметтән.
Бүгенгә ни калды хәтердән?
Карыйкмы ялварып, чакырып?..
Кылганнар куйнында моң калды -
Күзегездән аккан яктылык.
Мин барам. Муенсам яктырта.
Чәчләрем модага буйсынган.
Баш артын нәрсәдер тарта бит, -
Мөгаен, мең еллык толымнар
Башыма берегеп тотынган.
Тар чиккә басам да, тик торам
Гасырлар, бәхәсләр эчендә.
Ә сезнең бу горур холкыгыз
Җанымда - һаман үз көчендә!
2
О-о, кырыс аналарым!
Сезгә кулларым кебек
Өметләремне сузам,
Үтенечләрне сузам -
Тарих түренә узам.
Сагыну-сагышларны
Моңлы җыр белән басып,
Киләчәккә караган
Көн ишекләрен ачып,
Ирләрегезне яуга
Озаткан сабырлыкны
Миңа бүләк итегез -
Гомергә калырлыкны.
Күк һәм җил белән тулган
Иксез-чиксез далада
Яндыгыз да көйдегез.
Сез үзегез тормышның
Бер үзәге идегез.
Сез сугыш алласының
Ялына ябыштыгыз,
Ирләр белән иңгә-иң
Дәүләтне салыштыгыз.
Кылычны кара каннан
Күз-яшь белән юдыгыз,
Караңгыда нур сипкән
Серле якты булдыгыз.
Авырту-бәлаләрдән
Ничек соң сыгылмаска?
Туры юлдан барырга,
Сынмаска-егылмаска?..
Янәшәмә килегез,
Сабырлыклар бирегез!
О-о, кырыс аналарым!
Төньякка барган чакта,
Яшәү көче бирә торган
Ут булды сезнең сакта.
Айысытны* алдыгыз
Үзегез белән бергә.
Авырлыкларны алып,
Һаман мендегез үргә.
Якты акылны саклап,
Яңа тормыш ярдыгыз.
Тулгакны тавыш-тынсыз
Күтәрдегез барыгыз.
О-о, кырыс аналарым!
Янга килеп китегез -
Акыл бүләк итегез!..
3
...Һәм менә мин киләчәк көннәрнең
Тупсасында гына басып торам,
Һәм йөрәгем белән тоям: бу юл
Язмыш тарафыннан миңа - оран.
Дәшү генә түгел, еракларда
Басып калган теге ханымнарның
Кайнар каны безгә килеп җиткән,
Гүя үтәп изге кануннарны.
Якты уйны, акыл, горурлыкны
Сөт аркылы безгә сеңдергән.
Ераклыклар аша еллар ачып,
Васыять итеп,
Гадилекне җанга кигергән;
Халык көче игелектә, диеп,
Күңелләргә моңлы көй биргән!
Хат
«Бар эшләреңне калдыр да
Ишет ялваруымны.
Кайт. Беләсең, синнән башка
Утларда януымны».
Хатымны кулга аласың,
Арганыңны беләсең...
Үтенәм: җаваплар язма,
Юлга чык, өлгерәсең.
Сиңа уңыш юлдаш булсын,
Барын да оныт, ярам...
Искә ал, яшь елгасында
Мин кайнар утта янам.
Яңа йолдыз
Яңа заманнар килделәр,
Яңа җилләр өлгерделәр -
Каян гына күк капусын
Яңа йолдызлар төрделәр?..
Синең серле йолдызың да
Төн эченнән күзен атты,
Ә яктысы кешеләрне
Таң калдырды, аптыратты.
Мин әйтерсең алдан белдем
Гаҗәп йолдыз чыгачагын,
Иртәме-соңмы язмышым
Өстендә балкыячагын.
Ян, җемелдә, и йолдызым!
Көч җыеп, нурыңны чолга.
Күк иярченнәрен җыйнап,
Чыгыйк озын, авыр юлга.
Кызыл умырзая
Бермәл, дулкынланып, якын дустым
Сөйләгән сүз керде колакка:
Кызыл умырзая күргән икән
Әллә кайда, ерак бер якта.
Мондый гөлне беркайчан да әле
Кеше күргәне юк, мөгаен...
Дустым кабат ерак юлга чыкты,
Эзләп аны табуның җаен.
Суык үткән, җил уйнаган якта
Аны нинди язмыш көтәдер?
Гөлен табалмыйча, башка берәр
Бәхет белән көне үтәдер?..
Аны уйлап, сагынып ятуымны
Чакрым аша дустым сизәме?.. -
Шул гаҗәеп кызыл умырзая
Минем тәрәз төбен бизәде.
Мәкер
Күңел күзем күрми диеп уйласыннар,
Юлларымда тозак корып уйнасыннар.
Очрашканда, карашларын яшермиләр,
Күзгә карап, хәерле юллар телиләр.
Аларның һәр ялганын һәм ялаларын
Җиңел генә кабул итәм мин дә барын.
Соры бүре чокырларын урап узам,
Кабат яктылыкка таба кулым сузам.
Алар тагын өер җыеп көтү булып,
Киңәшәләр, күңелләре кара тулып,
Мине ничек юк итәргә диеп уйлап,
Яктыны мәңге капларга көчләр җыйнап.
Барыр юллар кабат-кабат кисешкәндә,
Бер-бербезгә уй төшкәндә, эш төшкәндә,
Күзләрендә астыртын бер көлү күрәм,
Тик уемны ачып салмыйм берәм-берәм.
Әкрен генә йөрим, ләкин бар да ачык:
Бу мәкердән булмас китеп, ерак качып.
Мин эшләгән яхшылыклар таңда эрер,
Яшәеш, яманлык итеп, әҗер бирер.
Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.
*Айысыт - якутларда балалар бүләк итүче һәм йорт хайваннарына табигый артым алып килүче, яклаучы алиһәләрнең гомуми атамасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: