Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Наталья Харлампьева: Очраклы кунак мин монда бары, Әллә төшемдә булганым бармы?...

Сер итеп саклыйк Без үткән юлны, Читләр кермәсен... – Буласы булды.

Наталья Харлампьева 1952 елның 1 сентябрендә Якутия Республикасының Якутск шәһәре читендә урнашкан Маган авылында дөньяга килә. Якутиянең халык шагыйре, прозаик, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Якутиянең Платон Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе һ. б. рес­публика, ил һәм дөньякүләм әдәби бүләкләр иясе. Якутия Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Россия Язу­чылар берлеге идарәсе сәркатибе. Утызлап китап, шул исәптән татар телендә дөнья күргән «Көзге яңгырлар» (2016) җыентыгы авторы. Якут әдәбияты классикларының әдәби мирасын бастыруга, яшь каләм ияләренә ярдәм итеп, әдәби алмаш тәрбияләүгә зур өлеш кертә.


ХАТЫН-КЫЗ МОНОЛОГЫ

Мин – ут.
Мин төнлә йолдыздай балкыйм.
Мин – җилдә янган учак һәм
Мичтәге тыңлаучан ялкын.

Мин – ут.
Кешеләргә җылы бирәм.
Аларны яныма дәшеп,
Бер табында күрештерәм.

Мин – ут.
Син күңелемне күрергә
Бик ашыкма. Үтә авыр
Җан үзәгемә керергә.

Мине
Көчсез итү, түбәнсетү
Хокуклары берәүгә дә
Бирелмәгән... җанны сүтү...

Мин – ут.
Чын күңелдән килешәм мин:
Бары ихлас елмаюың
Яктысына бирешәм мин.


КӨЗГЕ ЯҢГЫРЛАР

Кай тарафка карасаң да,
Офыкны каплап алган –
Нигәдер, көзге яңгырлар
Бу елда соңга калган.

Шыпырт кына килде алар,
Җылытып суык җирне.
Әллә бу соңаруларда
Бер ният бармы, серме?

Яңгырлар килде ерактан,
Җилләргә куна-куна.
Туган җирем туңып куйды,
Бәхетле булып кына.

Тәрәз төбемдә ишетәм
Тып-тып яңгыр тамганын,
Кышка калган уҗымнарның
Уй-йокыга талганын.

Алда суыклар көтелә,
Иңнәрен бөгә урман.
Көзге яңгыр моңнарында
Җир ябына ак юрган.


ХАТ

«Бар эшләреңне калдыр да
Ишет ялваруымны.
Кайт. Беләсең, синнән башка
Утларда януымны».

Хатымны кулга аласың,
Арганыңны беләсең...
Үтенәм: җаваплар язма,
Юлга чык, өлгерәсең.

Сиңа уңыш юлдаш булсын,
Барын да оныт, ярам...
Искә ал, яшь елгасында
Мин кайнар утта янам.

*  *  *
Төннәрен дә, көннәрен дә
Кулымда каләм ныкка,
Үзгәрми ышаначакмын
Гаделлек, яхшылыкка.

Бу инану ярдәм итсен,
Юк әле уфтанасы.
Явызлык авызлыкланып,
Ахырда булсын җиһанда
Яктылык тантанасы!


*  *  *
Белмим, нигәдер,
Сүнгәчтен учак,
Өем катына
Килдең син берчак.

Ә язмыш-учак
Салды канатын.
Җил буйлап көлне
Үзең тараттың.

Сер итеп саклыйк
Без үткән юлны,
Читләр кермәсен... –
Буласы булды.

Көннәр артыннан
Көннәр атлады.
Учак урынын
Үлән каплады.

Ишегалдымнан
Кит әле торып...
Шул үләннәрне
Таптаудан курык.


ӘНИЕМ ИСТӘЛЕГЕНӘ

     1
Әнием кинәт үлде.
Ул бу җирдә юк инде.
Чакырсаң, кире килмәс,
Күңелем – иләс-миләс.
Йөрәктә – авыр сагыш,
Абый белән икебезне
Ятим калдырды язмыш.
Инде өлкән булсак та,
Гаилә, эш дип торсак та,
Үксезлекне тоябыз.
Сорыланды дөньябыз.

     2
Әни еш искә алды
Балалык, яшьлек чагын.
Тайга арасындагы
Үзенең туган ягын.
Ул ихлас кеше булып
Киләчәккә юл алган.
Үз бәхетен табарга
Башта ук хыялланган!..
Илгә зур афәт килеп,
Сугыш булыр алдыннан,
Авырлыклар атлаган
Әниемнең яныннан.
Кайгылар урап алган,
Хәсрәтләр сырып алган...
Ул еллар онытылган,
Үткәннәрдә югалган.
Әни еш искә алды
Зәңгәр сулы күлләрне,
Тыныч, карлы тауларны,
Җәйге кызыл гөлләрне...
Әни туган төбәктә
Яхшы рух хөкем сөрә.
Ул якта булалмадым –
Бик кыен шуңа күрә.

Әни, әни, боларны
Җаныңа якын алма!
Җиде күкләр катыннан
Кызыңа ачуланма!..

     3
Әлегә көз сулышы
Сизелми әле, әни.
Җирдә – август.
                          Елга да
Тизлеген киметәлми.
Кырлар көя эсседә,
Башаклар туялмаган.
Каен көз нуры белән
Сарыга буялмаган.
Ә син килгән ягыңа
Кабат киттең... мәңгегә...
Җаныма суык керде,
Салкын үтте тәнемә...

*  *  *
Шагыйрьнең ние бар? –
Ә яхшы исеме!
Акчасы, байлыгы,
Кереме-төшеме? –

Анысын кем белсен?
Кем сизсен, кем күрсен?..

Ул тишек кесәгә
Кулларын тыгар да
Иртәдән җыеныр
Юлларга чыгарга.

Ачлыктан, суыктан
Калтырап йөрсә дә,
Юлында авырлык,
Михнәтләр күрсә дә,

Сикермәс, йөгермәс
Ул табыш артыннан –
Теләми, кирәкми
Шайтанга тартылган.

Дөньяда ул ярлы
Яшәсә яшәсен,
Биеккә күтәрсен
Күңелен-кәсәсен.

Тарттырсын угына
Очлы, нык җәясен –
Киләчәк гасырлар
Бирер үз бәясен.


ЧҮЛДӘГЕ ЮЛ

Елга юллары кипкән,
Чиксез сагыш – офыкта.
Ничәнче гасыр инде
Җилләр уйный комлыкта.

Ком тузаны эченнән
Бернәрсә дә күренми.
Ә җаным яңгыр булып
Коеп яварга тели.

Чүлнең кайгылы рухы
Еландай шуып кача.
Күңелем елга булып
Аксын иде, ичмаса.

Чүл рухын аңлый алмыйм,
Кумыйм да комнар аша.
Ул тантана итә дә
Аннары ыңгыраша.

Казах дус элеккечә
Тарта моңлы кубызын.
Күз алдымда – сары чүл,
Ә барыр юлым озын.


*  *  *
Күз карашы – нәни күпер,
Көтмәгәндә салынган.
Якын җаннар арасында
Гүя очкын кабынган.

Туган җанны әллә каян
Йөрәгем белән тоям.
Елмаюдан, сүз катудан
Ачылып китә дөньям. –

Очраклы әйтелгән сүздән,
Бердәнбер шигъри юлдан,
Өмет йолдызына таба
Сузылган җылы кулдан.

Иртәдән кичкә кадәрле
Мәшәкать чоңгылында
Күңелемдә урын табам
Бер уч ихлас җылыга.

ЯПОН БЛОКНОТЫННАН

Түгәрәк кояш – биек галәмдә,
Түгәрәк кояш – ап-ак әләмдә.

Куе кызыл төс җанга үрелә,
Ә ап-агында – хыял терелә.

Әнә теге карт кырыс күренде,
Ә яшь егетнең башы иелде.

Киңлеккә үскән нәни наратлар,
Йөнтәс йолдызлар, – җирне яраткан...

Очраклы кунак мин монда бары,
Әллә төшемдә булганым бармы?..

*  *  *
Аңлый алмыйм, нигә төшкә керә:
Яшел хәтфә кебек үләндә
Урман эчендәге алтын бия
Колыны белән йөри үзәндә.

Кояш төсендә ул, җиңел, нечкә,
Йә уйный да җан фәрманга җилә,
Йә колыны җилененә килә,
Колакларын сагайта бу бия.

Гаепледәй, һаман искә алам,
Бу төш җанга мәллә камыт үргән?
Гүя бермәл кеше бәхетен мин,
Качып кына, чынбарлыкта күргән.


ОЧРАШУ

Кем соң белә, соңгы очрашудан
Ничә еллар, гасыр узганын?
Таныш нурлы йөздә мин күрмәдем
Вакыт эзен, вакыт тузанын.

Еракларда калган мәхәббәтне
Чал дәверләр кая яшерә?
Саубуллаштык, бер сүз табалмадык,
Моңлы күздә калды яшь кенә...

Матур сүзләр хәзер эзләмибез,
Киң Галәмдә очып-селкенеп,
Яннан гына узып китәрбез күк,
Ачылмаган ике сер кебек.

Синнән каушамыйча аерылырмын,
Теләсә дә күңел ташырга...
Бәлкем, язмыш безгә язгандыр ул
Ерак киләчәктә очрашырга...

*  *  *
...Тавыш ишетермен,
Бер чың ишетермен –
Бала чактагыдай
Үземне хис итәрмен.
Берьюлы дүрт яктан
Дүрт җилне дәшәрмен –
Шигыремә керсен:
Ул яши, мин яшәрмен...

Бәла-казалардан
Дүрт билбавым саклый,
Гайрәтле дүрт камчым
Дошман уен каплый.
Офыкка төбәлгән
Моңлы дүрт карашым,
Дүрт төрле гыйлемем
Дөньяга ярасын.

Нәрсә уйласам да,
Җанга нур кундырам,
Якты дөньясында
Барысын булдырам!
Табигатем белән
Без – бербөтен, бергә...
Бер дәшүем җитә
Дүрт җилне
Шигырьгә...


*  *  *
Каты салкыннан
Агач сынганда,
Буран бүредәй
Котырынганда,
Аннары челлә
Җан куырганда –
Тилгән шикелле
Өстә торганда;
Көзге җил җанга
Боз каплаганда,
Суык яңгырлар
Канатланганда,
Борынгы бабам
Монда көн иткән.
Күп кирәкмәгән –
Булганы җиткән.
Ә явыз көчләр,
Серле көй көйләп,
Аны дугадай
Бөгәргә теләп,
Үзсүзлеләнеп
Бөтерелгәннәр –
Бер юк булганнар,
Бер терелгәннәр.
Ә якут бабам
Бар дип белмәгән,
Кыланышларын
Бер дә күрмәгән.
Табигать-Ана
Аңа дус булган,
Юраганнары
Һәрчак юш булган.
Күренмәс, тере
Бәйләнеш белән
Алар бәйләнгән –
Көч һәм эш белән.

Якутчадан Ленар Шәех тәрҗемәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев