Мәдәни җомга

Наис ГАМБӘР: ТЫП-ТЫН ГЫНА АВГУСТ ҖИЛЕ ИСӘ...

Кылганнар йөгерә... Дала буйлап кылганнар йөгерә... Ә.Еники Кылганнар йөгерә, кылганнар... Дулкыннар йөгерә сөрлегеп. (Акъәби йөридер кырларда, Ак мамык шәленә төренеп.) Кылганнар йөгерә сөрлегеп. Хәтер - җил; мәңгелек җил-давыл, - Актарадыр учаклар кузын; Шәфәкълар - кып-кызыл, кан кебек; Дала - киң; көн - кыска; юл - озын... Җил тузгыта учаклар кузын....

Кылганнар йөгерә...
Дала буйлап кылганнар йөгерә...
Ә.Еники
Кылганнар йөгерә, кылганнар...
Дулкыннар йөгерә сөрлегеп.
(Акъәби йөридер кырларда,
Ак мамык шәленә төренеп.)
Кылганнар йөгерә сөрлегеп.
Хәтер - җил; мәңгелек җил-давыл, -
Актарадыр учаклар кузын;
Шәфәкълар - кып-кызыл, кан кебек;
Дала - киң; көн - кыска; юл - озын...
Җил тузгыта учаклар кузын.
Офыкта - чатырлар; яна ут, -
Учак та җилпенә, тынгысыз;
Таң белән - сәфәргә, сәфәргә!
Хыял - ук; хис-хәнҗәр - кынысыз.
Чатырлар каршында яна ут.
Акъәби торгандыр сәхәргә,
Җилләрдән көткәндер хәбәр-өн, -
Кылганлы кырлардан ак атта
Бер кайтыр ил кичкән хәләлең.
Акъәби көткәндер хәбәр-өн.
«Ир-егет җанында ат ята» -
Акъәби сүзе бу колакта...
Кайсыбыз менәчәк толпарлар
Кешниләр тибенеп улакка?!
«Ир-егет җанында ат ята».
Кылганнар йөгерә, кылганнар...
Кырлардан йөгерә сөрлегеп;
Акъәби учагы сүнгәнче
Булырмы сәхәргә өлгереп?!
Дулкыннар йөгерә сөрлегеп.
Кылганнар йөгерә...
Йөгерә...
Төнге сулар
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Көзге сулар шундый ямансулар, -
Таллар боек, түбән иелгәннәр,
Инде сап-сарыдан киенгәннәр.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Сулар өсте тулы яфрак ага,
Яфракларны дулкын ярга кага;
Ярда кала читкә кагылганнар,
Бер кояшка гына табынганнар.
Сулар өсте тулып яфрак ага.
Айның сузылып төшкән ак җепләрен
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары;
Кеше дә бит җирдә яфрак кына, -
Һәр суның бар яшерен упкыннары.
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар, -
Күкрәк елгасыннан аккан еллар
Кайтмас, кайтмас...
Тынгы бирми шулар.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
* * *
Теләсәң дә булмый - онытып булмый,
Минем кулдан килми, нишлим соң?!
Ирексездән синең эзне эзлим,
Туфрагына бассам Мөслимнең.
Менә монда,
Ык ярында учак яктык,
Уйнап кына, кызык өченгә;
Сизмичә дә калдык - ике юләр! -
Торып калдык
Дөрләп янган учак эчендә.
Мәңгелек ут ялмап алды безне,
Ялкынланып яндык учакта;
Һич тә шикләнмичә, тик бер көнгә
Кайтып килер идем ул чакка.
Син дә шулай кабат-кабат урап
Кайтасыңдыр ерак үткәнгә;
Учаклардан җылы алгалап кит,
Юлда, арып, хәлең киткәндә.
Үз-үземне генә алдыйм, ахры, -
Бер янганнар янмый!
Асылда без хәзер икенче:
Күмерләнеп ялгыз утырып калган,
Яшен суккан агач шикелле.
Әнә яшьләр - үсентеләр үсә,
Алар янсын, алар көйсеннәр;
Алар да бер сөю тәмен тойсын:
«Сөю - сәгадәт ул!» - дисеннәр.
Ә без?!
Бик еракта, Ыкның аръягында
Учак яна.
Уты сүлпән инде, курыкма;
Кузларын җил кузгаткач кына,
Шәүләләре уйный офыкта.
Соңгы чабыш
...Утлап йөри тышауланган атлар.
Соңгы чабышкадыр?! -
Иярләрен барлый ят җайдаклар.
...Өзелделәр тимер өзәңгеләр.
Ничә тапкыр аңа
Өзекләре белән кизәнделәр.
...Уңлы-суллы уйнап торды камчы.
Агып төште күзе -
Соңгы тере күзе - утлы тамчы.
...Бәйгеләрдә туза икән йөрәк.
Көчкә басып тора,
Аумас өчен, җиргә башын терәп.
...Бик еракта тайлар куя кешнәп.
Тик ул ята инде,
Телен аркылыга тешләп.
* * *
Китүдән дә кайту авырырак
Бу дөньяның чиксезлегендә;
Яшәү белән Үлем арасында
Яши кеше - үз читлегендә.
Мәңгелеккә! диеп килгән идем,
Узсам - узганмындыр бер саплам;
Сәхәрдә дә бер сүз, ахшамда да:
«Югалтырлык түгел, югалтмам».
Гомер җебе кыска - бер саплам.
* * *
Ераклардан килгән тавыш сыман
Уяна да хәтер... Бөтерелеп,
Бөтеренеп - кечерәеп алам;
Тоныгая истә калган төсең,
Кайчандыр үз, изге якын кешем! -
Син барыбер миңа сабый бала.
...Ераклардан килгән тавыш сыман.
Агачларны үлән кебек кенә
Ерып чыгарсың күк үткәннәрдән, -
Пәрәвезләр сарыр иңнәреңне.
Ташландык бер йортның каршысында
Бүкәннәргә утырып көткән мәлдә
Җилләр җилфердәтә җиңнәремне.
...Агачлар да үлән кебек кенә.
Бер көнен дә калдырмыйча яшәп
Уза гомер - ага гына, чәчрәп,
Улаклардан аккан су сыман.
Сөю - дәрья, ярларына тулмый,
Аккан суга кабат кереп булмый, -
Ярда калам... Бәхил шушыннан.
...Бер көнен дә калдырмыйча яшәп.
Әлсерәтте еллар, әлсерәтте...
Яшьлегемнең соңгы тәэссораты
Карап тора агач артыннан.
Мин әлегә туган туфрагымда;
Гомеремнең сыңар яфрагын да
Бирмәс идем көмеш-алтынга...
...Әлсерәтте еллар, әлсерәтте.
Тып-тып гына август җиле исә,
Ераклардан килгән тавыш сыман.
* * *
«Килүең дә авыр булды, - дидең, -
Яшәвең дә җиңел түгелдер».
Һәр сулышын тоеп яшим, әнкәй,
Өлешемә тигән дәвернең.
Әвернәгә үргән сүс җепләрен
Күкрәгемә үреп яшәдем.
(Югалтулардан соң аңлашыла
Бар мәгънәсе Олуг яшәүнең.)
Әйтер сүзең тамар-таммас чакта,
Өзелер чакта әйтер сүзләрең
Бик якында идең... Ә мин
Ерак кырлар түрен күзләдем.
Кизләүләрдә сулар кипмәс барыбер,
Үзәннәрдә чыклар кипмәсә;
Сузылган кул булыр, әгәр инде
Вакытлыча барып җитмәсәм.
* * *
Акчасы ни, бакчасы ни,
«Зөлфәтлек»не югалтсаң? -
Хәзинәңдә ни җыр калыр,
«Юкка!» төбәп ук атсаң?..
Кальбеңдәге сүз ирерме
Хәсән Туфан сүзе күк;
Сулар тип-тигез булса да,
Сурәтең күктә биек.
Болытлар төшәр ишелеп...
(Ишегең ачык булса да,
Ябып куй тәрәзәңне -
Черкиләр тулыр юкса.)
Иң биек болытлардан да
Өн килеп төшә кайчак;
Урманнан кайтып керер дә
Мөдәррис...
Бары анчак
Хәлеңне сорашкан булыр,
Мең ел күрмәгән кебек.
(Югыйсә утырган идек бит
Уртак хәсрәтләр түгеп
Әле бит кичә генә...
Гел генә кайтып булмый шул
Бүгеннән - кичәгеңә.)
«Зөлфәтлек» керә урманнан,
Япсаң да йорт-кураңны...
Мөдәррис йөри яланөс,
Бикләп булмый урамны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: