Мәдәни җомга

Наилә Яхина: Туганмын мин таң яралган чакта, Көзге иртәләргә сыгынып…

Сәер гөлем                                                                                                   Коелды  да  инде  җәйге  гөлләр, Хуш  исләрен  сагыныр  көн  җитте Моңсу  көзләр  карап  тора  күзгә, Ялгыз  күңел  сагышын  җикте...

Бу  җәйләрдә  яңарды өметем,
Бер сәер  гөл  аны  яңартты,
Хуш  исеннән  уянып  йөрәгем,
Әллә  нишләп  аны  яратты.

Мин  өзмәдем  гөлне,  тик  сокландым,
Хафалы  күңлем  дә  сагайды,
Соңардым шул, никтер, баккан гөлем ,
Алсу  гөлем  бик тиз  саргайды.

Күңел эзли. Гөлләр юк. Көз инде.
Сары  төскә сарылган  алан.
Җиләкләрен  җыеп   куйган  түрдә
Көлеп  тора  тик  ачы  балан...


Һөҗүм  итә  көзләр
                                                                                                
Һөҗүм  итә  көзләр... Яңгырлысы...
Чыланадыр  көннең  ярлысы...

Эзләр  дә юк, төсләре  дә  төссез...
Тукта  яңгыр, нигә  явасың?!
Ни кадәрле генә сафлансаң  да,
Барыбер  кышка  барып  авасың...

Елак  көзләр! Кышлар  усалрак...
Юкка  гына  аяк  чаласың!
Ә кышларда,  ак  юрган  астында
Бер  җирдә  юк  җылы  табарсың...
               
Һөҗүм  итә  көзләр...Яңгырлысы...
Күшегәдер  миндәй  ярлысы...

            
         * * *
Дөнья  бик  усал... Аны  мактыйммы?
Арбам  бик  авыр... Аны  тартыйммы?
Көннәрем  чаба... Йөгереп  тотыйммы?
Буйсынып  җилгә, сузылып  ятыйммы?

Офыклар  кызыл... Хушлаша  кояш...
Әвәли  кичләр  көнне  бик  юаш.
Туачак  таңны  бик  сак  яшереп,
Ай  баскан  сафка,  тора күшегеп.

Син  аттыр  әле  таңны  яктырак!
Булсын  бу  дөнья  бераз  затлырак!
Өмет  тулы  җан... Иркен  төнемдә
Сиңа,  тулган  ай,  торам  мин  карап.

Син  булсаң  әгәр  минем  янымда,
Җибәр  “ярдәмче”  ошбу  таңымда,
Тартырбыз  парлап  иске  арбаны,
Төяп  бәхетләр, - бераз  калганын.

Дөнья  бик  усал... Торамын  карап...
Арбам  ватылды... Булдым  ла  харап...

 

Мин туганмын көзләр белән бергә
                          
Дөнья  усал,  усал,  дигән  булам,
Мин  генәме  әллә  бик  юаш?
Минем  өчен  янган  җем- җем йолдыз
Сүнгән  микән  әллә  мин  тугач?

Туганмын  мин  таң  яралган  чакта,
Көзге  иртәләргә  сыгынып,
Каен, тирәкләргә  сары  төсләр
Яткан  чакта  шәльяулык  булып.

Мин  туганмын  көзләр  белән  бергә,
Салкын  күкләр  кочкан  ул  чакта,
Сайрар  кошлар  җырларын  тәмамлап,
Еракларга  очкан  ул  чакта.

Мин туганмын  котлап  моңсу  көзне,
Авазларым – сары  кыңгырау.
Шуңадыр  да  язгы  шау  авазлар
Минем  якка   гел  дә  саңгырау.

Көзләр  белән  бергә  туганмын  мин,
Көзләр  миңа  сары  аваздаш...

 

Мин  ял  итәм 
                   
Мин  ял  итәм.  Чайкала  диңгезләр!
Төркиянең  мәрмәр  сулары!
Әвәлиләр  арган  иңнәремне,
Ялый  мине  ачы  тозлары.

Мин  ял  итәм. Арганмын  ник  шулай?
Илебезме  әллә  борчулы?
Табигатьме  әллә  усал бездә?
Көннәремме  булган  йончулы?

Мин ял  итәм. Арган  аякларым
Шатланалар  кайнар  комына,
Башым буп-буш,  уйларым  таралган, -
Дикъкате юк  диңгез  шавына.

Мин  кунакта.  Монда  чиксез  базар!
Юктыр  кебек  башка  бер  шөгыль.
Юкарак  шул акча  букчаларым,
Бик кадерле кунак  мин  түгел...

Мин  ял  итәм.  Саныйм  минутларны,
Сәгатьләре  озын  көнемнең,
Ашыгам  кочарга  җиләс  күген
Сандугачлы  туган  илемнең.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: