Мәдәни җомга

Наил КАСЫЙМ: ТӘМЛЕ СҮЗНЕҢ БУЛА ҮЗ ТАБАСЫ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Наил Касыймга шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. КЫРЛАЙГА КАЙТУ - Асрамага бала бирәм! - диеп, Кычкыруга йөрәк түзәрме?! Язмыш үзе килеп ишеттерде Сәгъди...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Наил Касыймга шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


КЫРЛАЙГА КАЙТУ

- Асрамага бала бирәм! - диеп,
Кычкыруга йөрәк түзәрме?!
Язмыш үзе килеп ишеттерде
Сәгъди йөрәгенә бу зарны.

Очраклы язмыш күңел җебен
Сузганмы әллә Казан артына?
"Улым!" - диеп, аны Сәгъди абзый
Алып кайтты арык атында.

"Улым!" - диеп, саф чишмәләр дәште.
"Улым!" - диеп, картлар сөйделәр...
...Кырлаеннан киткәч, ул аларны
Сихри әкият итеп бер сөйләр!

Илһам биргән бу җир хәтерлидер
Шат авазын үги малайның.
"Ашың суына, улым, кайт әйдә!" - дип,
Борчылуын Сәгъди агайның.

Яшьләнгәндер күзе киткән чакта:
"Онытма!" - дип, Зөһрә апайның...
Төшенә дә кереп чыкмагандыр
Кайтачагы бөек Тукайның!

Тар булмаган күңел, газап чигеп,
Җирсезлектән иңрәп торса да,
Саклап калган халкым Тукайларын -
Асрамага алып булса да!

Ятимлеге аның - язмыштандыр,
Бөеклеге ләкин - халыктан!
Тукай үзе - халкын үксезлектән
Йолып алыр өчен калыккан!

...Тукай кергән урманнарга керәм,
Йөрим Тукай йөргән кырларда...
Үги түгел, сөйгән улы булып
Мәңге калды Тукай Кырлайда!

ТУРГАЙ

Сандугач таллык ярата,
Ә сыерчык - өй түрен.
Кәккүк урманны ярата,
Ә тургай кырлар күген.
Шул тургай турында иде
Хәзер әйтәсе сүзем.

Сокланып туймыйм аңарга,
Кырлардан кайтып кермим -
Тургай кебек кырга гашыйк
Мин башка кошны белмим!

Гаҗәеп кош! Кыр түрендә -
Берүзе, куркып тормый.
Куакларга посып түгел,
Ул күккә менеп җырлый!

Җилпеп канат, туктап-туктап,
Сайрый-сайрый күк яулый.
Карап торам күз дә алмый:
Эри күктә, һич калмый!

Юк була биек ноктада...
Сайрый сыман зәңгәр күк.
Кыю тургай
Туган җирен
Моңы белән саклый күк!

..."Икмәк булса, җыр да булыр!" -
Әйтеп тә соң карыйсыз?!.
Моңсыз кырлар икмәк бирмәс,
Кала күрмик тургайсыз!

И, ХАТЫН-КЫЗ...


И, хатын-кыз, и, изге зат!
Син - җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...

Күзләрең - күл, чәчләрең - төн,
Керфекләрең - ярымай,
Кыйгач кашың - кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!

Син - кояшы, син - чәчкәсе,
Син - бизәге җиремнең!
Син - сагышы, син - балкышы
Һәм син - моңы җырымның!

И, хатын-кыз - иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер - тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!

Син көчле - кирәк чагында,
Көчсез - ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!

Кайчагында - йомшак песи,
Кайчагында - керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син - тыныч күл,
Кайчагында - җил-давыл.
Кайчак - ялкын, кайчак - салкын, -
Аңлавы сине авыр...

И, хатын-кыз - илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!

И, хатын-кыз - алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче,
Син - тормышның чишмәсе!

ЯЛГЫЗ КАЛА КҮРМӘ

Җанга җылы яшь чакта да кирәк,
Ә картайгач инде - бигрәк тә!
Ялгыз җанга каян килсен җылы? -
Парлы булу кирәк йөрәккә!

Җанны эретерлек җанны табу -
Авыр бик тә! - әйтик турысын...
Картлыгыңда япа-ялгыз калу -
Сынауларның иң-иң зурысы!

Бер ямьсез сүз - үсә сүз йомгагы,
Тәгәри дә - тота алмыйсың!
Ул йомгакны кире сүтү авыр,
Сүз әйтмәсәң үлчәп, була соң...

Ялгызлыкның башы ямьсез сүздә,
Ныклап тот син сүзләр йомгагын.
Җанны җанга куеп яшәр өчен,
Сүз бизмәнен бел син дөньяның!

Тәмле сүзнең була үз табасы,
Майлап тор син, төбе янмасын...
Үз парыңны назлый белү кирәк,
"Яхшы булыр, - димә, - яңасы!"

"Язмышлардан узмыш юк ла..." - димә,
Сакла парың - очма югары!..
Картлыгыңда ялгыз кала күрмә -
"Озын сүзнең кыска йомгагы!"

ХӘТЕР УРМАНЫ


Хәтер урманында чытырманлык,
Көн дә кереп шунда адашам.
Яшьлек аланында көтәсең күк -
Сине эзләп, ахры, мин шашам.

Хәтер урманында сагыш күле,
Кермә, диеп, үзем орышам.
Ничә еллар, сыкрап, синсез генә
Мин яшәргә җирдә тырышам.

Хәтер җиле яшьлек аланында,
Исә назлап, сыйпап битемне.
Кайтавазың урман эчләрендә:
"Таулар ишелсә дә... көт мине!

Үзәк өзгеч шушы сүзләреңдә
Күпме сөю калды сарылып.
Сикәлтәле тормыш сукмагында
Егылмаган булсам абынып,

Бәхет кошым хәтер урманына
Очмас иде мине калдырып.
...Еракларда күрсәң бер ут - ул мин,
Сине көтәм - Өмет яндырып.


* * *
Мәхәббәт юк, диеп юрама,
Һәр көнне төрлечә таң ата...
Һәр чишмә үзенчә моңлана,
Һәр кеше үзенчә ярата!

Мәхәббәт юк, диеп уйлама,
Мәхәббәт - бала ул биләүдә.
Мәхәббәт туа ул йөрәктә,
Яратмый калмый ул берәү дә!

Мәхәббәт турында сорама,
Чәчәкләр таҗыннан юрама.
Мәхәббәт - яратып үлү ул,
Яңадан туу ул дөньяга!

ОНЫТЫРГА ТЕЛИМ...

Онытырга телим сине күптән...
"Оныт!" - диеп, онытып буламы?!
Үткәннәрдән бәхет даулый-даулый,
Уйны күмә хисләр бураны.

Уй белән Хис миндә якалаша,
Кая куйыйм икән бу җанны?
"Газаплансын!" - диеп, Ходай миндә
Яратканмы ике "хуҗаны"?!

Синең өчен көн-төн көрәш бара,
Акыл белән Йөрәк көрәшә.
Бу көрәштә кем җиңсә дә... беләм:
Син булмассың инде янәшә.


СИН УЛ, СИН!

Син сорама миннән:
- Нигә яратасың?
Нигә кояш чыга,
Нигә таң ата соң?

Кушымта:

Яратамын шуңа:
Җылы карашыңа,
Назлы тавышыңа
Мин сусыйм.
Күңелемнең нуры,
Йөрәгемнең кылы,
Җырларымның моңы -
Син ул, син!

Син сорама, әйтмим
Нигә яратканны.
Мин бит үзем белмим
Нигә таң атканны...

Кушымта.

Мәхәббәтне аны,
Ничек аңлатасың?..
Өзелеп сөйгән өчен,
Өзелеп яратасың.

Кушымта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: