Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Наилә Ахунова: Ашыктырма икән вакытны...

Наилә Ахунова төрле жанрларда русча иҗат итә. Соңгы елларда ул хокку жанрында аеруча уңышлы эшләвен күрсәтте. Татарча «җыр» дигән мәгънәне аңлаткан, нигездә япон шигъриятенә хас булган әлеге төр шигырьләр рифмалашмаган өчьюллыклардан тора. Бу сәхифәдә аның кайбер хоккуларын Индус СИРМАТОВ тәрҗемәсендә тәкъдим итәбез. Ак төс Җилбәзәк ромашка, Мәһабәт төнбоек Һәм нәфис...

Наилә Ахунова төрле жанрларда русча иҗат итә. Соңгы елларда ул хокку жанрында аеруча уңышлы эшләвен күрсәтте. Татарча «җыр» дигән мәгънәне аңлаткан, нигездә япон шигъриятенә хас булган әлеге төр шигырьләр рифмалашмаган өчьюллыклардан тора. Бу сәхифәдә аның кайбер хоккуларын Индус СИРМАТОВ тәрҗемәсендә тәкъдим итәбез.
Ак төс
Җилбәзәк ромашка,
Мәһабәт төнбоек
Һәм нәфис ландышлар
Шул төскә сыйган бит.
* * *
Нәфис каен бүген
Яңа алка кигән.
Исе китми аның
Җылы май җиленә.
* * *
Күктәге ай
Көмеш дага кебек.
Бәхетем шулай якын микәнни!
Исләр дулкынында
Дулкын арты дулкын:
Шомырт, ландыш, сирень...
Хуш исләргә генә
Чумып йөрим бүген.
* * *
Шәһәр шау-шуыннан качып,
Бакалар җырлаганын
Бар минем тыңлаганым.
* * *
Күмә дә китә
Бакалар хоры
Сандугач җырын.
* * *
Әйтерсең лә җилгә очкан
Тузганак мамыклары -
Хыялым ватыклары.
* * *
Толымы каенның,
Керпесе наратның
Яңгырда коенды.
Ә җилләр тарады.
* * *
Кичке шәфәкъ
Иске буада.
Коенырга мине чакыра.
* * *
Язның яраткан төсләре -
Яшел, сары, зәңгәр.
Талчыкмас рәссам - яз.
* * *
Нәни кыңгыраулар чыңлый
Ишеттерми генә,
Зеңгелдәшеп кушылалар
Кошлар хорына.
* * *
Күркәләрен җил йолыккач,
Нарат ачулана.
Башын чайкап ала.
* * *
Иске яфракларның төтененә
Яз төтене
Килеп кушылды.
* * *
Челләнең эссесе сизелә
Җиләкнең алсу йөз-битендә,
Хәтта күләгәдә үссә дә.
Тузганаклар
Йөзләрчә кош
Май болынында.
Күзем чагыла.
* * *
Чәчәк бөресе
Кояшны күрде,
Күккә үрелде.
* * *
Күк йөзе авыр.
Шаулый яфраклар...
Яңгыр нык явар.
* * *
Учак өстендә
Кемнедер сүгә
Онтылган чәйнек.
* * *
Минем туган көнгә
Июнь бүләк итте
Пион чәчәкләре яңгырын.
* * *
Кичке моңнарга
Үз җырын куша
Кыр чикерткәсе.
* * *
Үткәннәрнең
Барлык хафалары
Кояш баешында яналар.
* * *
Кәеф көзге көнгә охшаган:
Йә яңгыры ява,
Йә кары.
* * *
Биләмче яңгыр
Тәрәз кага керергә,
Ә мин көтмим кемне дә.
* * *
Сары яфрак бөтерелеп
Эшләпәмә кунды.
Бергә дәвам иттек юлны.
* * *
Әби толымымны
Тасма белән үрде.
Вакыт аны көмеш белән төрде.
* * *
Көзге урманда
Миләш учагы.
Тормышның кызык чагы.
* * *
Каен кочты, дип,
Төнге бакчада
Фонарь елмая.
* * *
Чаган яфрагы
Җилгә кул изәп
Чоңгылга батты.
* * *
Вакыт узгач кына
Аңлашылды -
Ашыктырма икән вакытны...
* * *
Йоклый алмый ятсаң,
Айга кара,
Бүләк итәр төнге нурларын.
* * *
Төнге тәбә -
Сары фонарьлар,
Эре тозы - якты йолдызлар.
* * *
Бар язганым өстәл тартмасында.
Кайчан тулыр
Аның корсагы?!
* * *
Үткән белән киләчәк арасы -
Ничек кенә
Качып каласы!
* * *
Ник кар түгел,
Яңгыр тама күктән?
Кышның елавы бу!
* * *
Кыш, аю кебек,
Өй түбәсендә.
Тырнаклары - боз сөңгеләре.
* * *
Сәгатьләрне
Җәйгә күчердем.
Иртән кар яуды...
* * *
Ике мәче ярсып сугыша,
Өченчегә
Монда урын юк.
* * *
Шагыйрь, нигә айны мактыйсың?
Җитмәгәнме
Кояш яктысы?!
* * *
Тынлык җебендә
Вак энҗе сыман
Сандугач моңы.
* * *
Бозлы яңгыр
Тәрәзәмне кага.
Кыштан хәбәр бу.
* * *
Ай яктысы төшкән
Сукмак буйлап
Бу төндә без кая барырбыз?
* * *
Алмагач - кәләш,
Төклетура - кияү,
Ә без - шаһитлар.
* * *
Бу дөньяда
Кунак кына булсак,
Башкасында кем без?
* * *
Йөрәк кага
Куркынган кош булып.
Ычкындырмам микән?
* * *
Ялгыз тамчы булып
Тамды яңгыр.
Тиздән коеп явар.
* * *
Корыган гөлчәчәкнең
Яфрагы күренде,
Язга бер көн калгач.
* * *
Шатлыкның төсе җидәү,
Ә кайгының -
Тик берәү.
* * *
Санитарка миңа алка бирде -
Әнкәемнең
Соңгы бүләге.
* * *
Төнге күктә миллион йолдыз яна.
Син кайсысы, әнкәй,
Аларның?
* * *
Нәкъ үзе кебек елмая
Умырзая
Әткәем каберендә.
* * *
Камка бөҗәкме,
Йә җирҗиләкме?
Җәйнең табышмаклары.
* * *
Әнә бер яфрак
Җил белән очты.
Җәй ахыры бу.
* * *
Чит-ят күзләрдән
Җиләкне саклый
Нарат ылысы.
* * *
Кемнең шкафында - бер скелет.
Ә кемдәдер -
Тулы каберлек.
* * *
Болыт ачуланып
Мине куа килә.
Тота гына алмый!
* * *
Ай эленеп калган
Каен ботагына.
Коткар син аны, җил!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев