Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нәҗибә Сафина: Колмак батып, ташлар йөзсә, Тукталыр Идел генәм...

Бүген танылган шагыйрә һәм публицист Нәҗибә Сафинага 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары те­ләп калабыз.

МИН СИҢА ШИГЫРЬ УКЫМЫЙМ...
        
(«Җаннар диалогы» шәлкеменнән)
                                                        Таныгыз үзегезне! –
                                                        Тарих дигән көзгедән
                                                        Күрсәгез йөзегезне!  

                                                                        Нури Камал.   

Мин сиңа укыйм шигырьнең әле язылачагын, –
Күрсәтмәкчемен дөньяның әле ачылачагын.
Ул дөньяда, беләсеңме, нинди могҗиза барын?
Оныттырачак ул сиңа фани дөньяның зарын.

Мин сиңа укыйм шигырьнең җаннан сыгылачагын,
Әле үземнең дөньямнан үземнең качкан чагым...
Дөньядан качып, кайларга барып чыгармын инде?
Тәмугтан тәмугка кереп, ничек чыдармын инде?

Мин сиңа шигырь укымыйм, үз хәлләремне сөйлим.
Үземне күптән онытып, мин дөнья көен көйлим.
Әле язылмаган шигырь, язып та  тормыйм микән?
Тыңла! Сентябрь – оркестр, кушылып җырлыйм икән:

Җилләр тирәкләрне тарый, көзге җил ачы, салкын.
Яфрак-йөрәкләр келт тә келт, өзелә гүя халкым...
Илсез, җирсез, телсез калгач, өзелгәч тамырыннан,
Туктап калмасмы Иделем уйлары агымыннан?

Колмак батып, ташлар йөзсә, тукталыр Идел генәм.
Табигатькә каршы барган затлар отылыр, беләм.
Тик кыска фикер, кыска уй мәңгелек була алмый,
Без тарихка кайтачакбыз, нәсари кайта алмый.

Чөнки безне бетерәм дип, үзе төште кабергә,
Тиенмәкче иде анда оҗматагы кадергә.
Ул дөньяда, беләсеңме, тантана – хаклык өчен,
Без  бит җирдә сынау өчен бары тик хаклык көчен.

Мин сиңа сөйлим шигырьнең бары шигырь булганын.
Мин шигырьсез яшәмәдем, мин шигырьсез булмадым.
Мин – сан  гына фани җирдә, ә шигырь – минем җаным!
Һәр милләтнең җаны – шигырь, ниләр әйтим соң тагы?

Ничек качыйм мин дөньядан? Качсын миннән дөньясы...
Безсез кемгә хан булырлар, ханнар шуны уйласын.
Безгә генә хан бит алар, Хак Тәгалә күзендә –
Туфрак, тузан һәммәбез дә, ханнар тормый сүзендә...

Миллионлаган жандармга, сакчы-хезмәтчеләргә
Чабаталы татарларны кабаттан кол итәргә,
Үзен бар иткән җирен дә, Җир-Ананы саталар, –
Ышанасы килми дә бит, Табигатьне ваталар.

Сатарга һәм саттырырга, сатылырга өйрәтү?! –
Җаннардан да махра төреп, күзләргә төтен ату...

Мин сиңа шигырь укымыйм, сөйлим үз хәлләремне,
Аз гына чамалаганга аз гына жәлләреңне...
Әле язылмаган шигырь яндыра бәгыремне!
Яшерен генә беләсең шул син минем хәлләремне.

Авыр сүзләремне дә син үпкәсез үткәрәсең,
Шигырь – дөнья җаны диеп, күкләргә күтәрәсең.
Ә күктән түбән карасаң, ниләр генә күренми!
Төпсез икәнен дә күрәм синең күңел түреңнен.

Күңел дәрьяң шундый тирән: күл, елга, диңгез икән.
Океаннардан күтәрелә: татар милләте исән!
Тып-тып, тып-тып, шыбыр-шыбыр кояшлы яңгыр ява.
Салават күпере чыкты, елмая бөтен һава!

Җилләр тирәкләрне түгел, тараган икән безне.
Таш булып яталар төптә әйтми киткәннәр сүзе,
Гомерлек кенә гомерен кол булып үткәргәнгә,
Күтәрмәс гөнаһлыларны күкләргә күтәргәнгә,

Төпләргә төшкәннәр алар, яталар – телсез ташлар.
Көтәләрдер, безне моннан кем алыр, кая ташлар...
Көтмәгез, кирәкмисез дә, җаннарда да – таш та таш.
Коллыгына риза булган затларга шул халәт хас.

Агым кага – агыгыз, сезнең агар чагыгыз –
Ташка таш бәрелгәндә  дә, чыкмый судан чаңыгыз.

Җирдә чакта дәшмәдегез, телегез тел иде бит?
Сандугач-былбыл теле – татар моңлы иде бит!
Моң – елау түгел, чаң ул, суга баткач шул соң ул.
Ташлар булып таш елый, терелербез дип уйлый:

Шәһит киткәннәр терелә, сез түгел, сатлык җаннар!
Җир-Ананы базарларда кабат-кабат сатканнар.
Аннан алып, моннан алып, сарайлар төзеткәннәр,
Күпме кеше гомерләрен ташларга кол иткәннәр.

Тарихта калабыз диеп, кеше җанын яктыгыз.
Тарихта калса да калыр сезнең кара чаткыгыз.
Сүнгән җаннарның күмере кабынырга бик мөмкин – 
Җавап сорап килер алар булып тик Мөнкир-Нөнкир.

Җибәрелгән идегез дә сынауга, сынаттыгыз –
Үзегез исән чакта ук һәйкәл-сын ясаттыгыз...
Батыр булып басмакчысыз җәннәти бакчаларга, –
Болары да ясатылган таланган акчаларга.

Үз фәрманнарыгыз белән музейлар ачтырдыгыз,
Милләт кулын сузып торды, әллә сез ач тордыгыз?
Алтыннарда коендыгыз, алтын – сарай, йортыгыз.
Халык өчен дигән булып, нигә бугаз ерттыгыз?

Инде милләтнең телен дә алыштыргач алтынга,
Альберт Разин атлы удмурт тереләй янды ялкында.
Татарда андый үлемнең исәп-саны – бихисап! –
Кылычтан үткәрелде шул...
         көпчәктән башы югары күтәрелгән һәр ир зат. 

Иманын сатмаганнарның Иделсуда башлары,
Ташларны санап  булмыйдыр, санап була башларны.

Йөз генә дә, мең генә дә, йөз меңләп сатылмаган!
Дар агачларында әле дә асылган – атылмаган...

Талгын гына күчә дулкын, Идел төпләрен ача,
Мин түгел, дип, җаһилләре ярларны ташлап кача.

Талгын гына күчә дулкын... Тарихтан качалмыйсыз!
Ясалма, ялган «тарих»ның битләрен ачалмыйсыз!
Килгән идең кылыч белән, кол итәргә милләтне,
Чын Тарих дигән могҗиза селкетте шул иләкне!

Иләктән коелдылар шул кеше булмаган затлар,
Җуелса икән җаннардан җаһилләр салган таплар...

Таулар булып калка башлар, вулкан булып атыла.
Һаман сузыла җаһилләр безнең татар атына...
Йөгән кидермәкче була, салмакчы ыңгырчагын.
Әмма кан хәтере исән, онытмый чын җыр чагын!

Кылычка каршы кылыч та, утка каршы ут кирәк.
Дулкынны тик дулкын җиңә, урманны тота тирәк.

Мин сиңа шигырь укымыйм, җан халәтемне сөйлим.
Милләтне йоклатмас өчен җан ярсуымны көйлим:
Уян, татар! Уян! – димен. – Без үлмәгән, без исән!
Җан елгам ташый да чыга, сиңа эндәшим дисәм...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев