Мәдәни җомга

Наҗар Нәҗми: Ике килде миңа бу гомер...

Башкортстанның халык шагыйре.

Наҗар Нәҗми...   Ике тугандаш халыкны, ике кардәш республиканы, ике милли әдәбиятны берләштереп, араларын ныгытып торучы олпат шәхесебез... Гомере тоташ сынаулардан торган ак чәчле, ак күңелле, пакь иҗатлы затлы шагыйребезнең вафатына шушы көннәрдә 21 ел тулды. Ә без, үз чиратыбызда, аның милли гамь белән сугарылган шигырьләрен укып, җаннарыбызны янә бер хушландырып алыйк.  


ТАТАР ТЕЛЕ 

Туган җирең – Идел буе, 
Һәр телнең бар туган иле. 
Туган җирең кебек назлы, 
Җырдай моңлы татар теле. 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр, 
Өзелеп тора кызлар биле. 
Кызлар кебек шат чырайлы, 
Ачык йөзле татар теле. 

Халкың кебек уңган да син, 
Хезмәттә син көне-төне. 
Ир-егетләреңдәй дәртле, 
Гайрәтле син, татар теле. 

Фәннән сине аерса да 
Гасырларның афәт җиле, 
Аксакалларыңдай олпат, 
Акыллы син, татар теле. 

Ассалар да, киссәләр дә, 
Үлмәдең син, калдың тере. 
Чукындырган чагында да 
Чукынмадың, татар теле. 

Яндың да син, туңдың да син, 
Нишләтмәде язмыш сине?! 
Дөньяда күп нәрсә күрдең, 
Әй мөкатдәс Тукай теле! 

Төрмәләргә дә яптылар 
Җәлил белән бергә сине. 
Төрмәләрдә дә килмешәк 
Булмадың син, татар теле. 

Зинданнарны ярып чыктың, 
Ялкынланып чыктың кире. 
Хәтта фашист тегермәне 
Тарта алмады анда сине, 
Әй син батыр татар теле! 

Кабатланмас үткәннәрең – 
Гасырларның яман чире. 
Кабатлар сине гасырлар, 
Татар теле – дуслык теле. 


ГОМЕРНЕҢ ӨЧ ҖЫРЫ

           I

Гомер! Син бер иске җыр икән дә... 
Бер җыеп та сине, бер сүтеп,
Вакытның тар сәхифәләренә
Яздым сине мин дә җыр итеп.

Башта сыздым яшьлек моңы белән
Бөркер төсле булып язгы нур...
Тик ул җырым минем шәп чыкмады,
Шәбе, дидем, аның язылыр...

          II

Юллар!.. Еллар!.. Мин бит сездән үрдем,
Гомер үрдем кулдан килгәнчә.
Илнең кайгыларын, шатлыкларын
Күтәрдем мин көчем җиткәнчә.

Яшәвемнең чакма ташын чактым –
Очкыннан ут, дидем, кабыныр...
Бу җырым да минем шәп чыкмады,
Шәбе әле, дидем, язылыр.

         III

Өйдән киткәннәргә: «Сау бул!» - диләр,
Җирдән киткәннәргә: «Бәхил бул!»
Беркемне дә читләп үтми торган
Бер юл бар шул, бар шул! Соңгы юл.

Ул мине дә, беләм, читләп үтмәс,
Соңгы сулыш бер чак алыныр.
Мин әйтермен: җырым шәп чыкмады,
Шәбе әле аның язылыр.


         * * *
Төн уртасы. Леп-леп сүнә
Тәрәзләр берәм-берәм.
Калдым кебек мин күзмә-күз
Берүзем дөнья белән.

Ә ул һаман да борчулы, –
Тынгысыз әле заман.
Йоклый калам, йоклый балам,
Ә мин утырам һаман.

Килә йокым, ә уйларым
Байкый кыйтгалар өстен.
Йоклап китсәм, дөнья белән
Бер-бер хәл булыр төсле.

Йолдызлар җем-җем яналар,
Караңгы төшсә генә.
Яктыра кебек җир йөзе,
Йолдызлар сүнсә генә.

Ник йолдызлар сүнәләр дә
Көн буе мантымыйлар?
Төнен балкыган шикелле,
Көндез дә балкымыйлар?

Көндез дә бит яна алар,
Сибәләр җиһанга нур.
Караңгыда балку җиңел,
Яктыда балку – авыр.


         * * *
Өй сүтәбез – оча тузан,
Дөнья тузаны.
Гомер дә чаңга әйләнеп,
Шулай тузамы?

Күпме гомер шушы йортка
Килгән дә... киткән.
Күпме бәхет, моң-зар шушы
Йорт аша үткән.

Әйтерсең алар барысы
Очты ла бетте.
Юк, барысы йөрәк аша
Кабаттан үтте.


ТАТАР АКЫЛЫ

          Татар акылы төштән соң
                                             Әйтем

Мәңгелек хәл: көннәрнең дә
Иртәсе, төше була.
Аязмы ул, болытлымы, –
Төш аугач, киче була.

Татарның да таңнары бар,
Бар гомер иртәләре.
Әмма кайсы халыкны соң
Язмышы иркәләде?

Кояшы татар иртәсе!
Каплады сине болыт,
Ябырылды явыз дошман,
Әҗәлгә тиңдәш булып.

Ерткыч талаган кош йоны
Сибелгән кебек җиргә,
Таланып, татар, таралдың,
Сибелдең илдән-илгә.

Дәүләтсез дә, гаскәрсез дә
Калдың син, бөек милләт.
Ә бит дәүләтсез, гаскәрсез
Милләт йә кол, йә үләт.

Ни булды? Үз юлыңа син
Үзең салдыңмы йозак?
Башыңны ашадымы әллә
Үзара булган низаг?

Йөрәгеңдә сүнмәгән һич
Батырлык дигән ялкын.
Кирәк шул, кирәк «Берлектә –
Тереклек» дигән акыл.

Үткән белән бүгенгедә
Ялганмый торган ара.
Җәбердән һәм хурлыклардан
Йөрәктә канлы яра.

Әйе, булган татарның да
Таңнары, иртәләре...
Җимерелдеме соң бүген
Элекке киртәләре?

Бүген дә кояш чыкты, дип,
Уйланып торам иртән.
Татар акылы төштән соң...
Кайчан төш җитәр икән?


ТАТАР ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

(Көйсез шигырь)

Дан, дип микән, кан, дип микән
Кылыргамы сезгә дога?
Татарларны кем соң, сез бит
Китердегез бу дөньяга,
Татар хатын-кызлары.

Сез бит уңган, дәртле, сылу,
Эшчән булып яралганнар,
Җир йөзенә, халкыгыздай
Сибелгәннәр, таралганнар,
Татар хатын-кызлары.

Язмышмы ул, фаҗигаме
Сез күргәннәр, кичергәннәр?
Сез түгелме
Урысларга – урыс,
Үзбәкләргә – үзбәк,
Казакъларга – казакъ,
Кыргызларга – кыргыз
(Тик бер мисал – Чыңгыз*)
Тудырганнар, үстергәннәр,
Татар хатын-кызлары.
Язмышмы бу, фаҗигаме?


         * * *
Гомер башы тәүге кардай саф, ак,
Язгы яфрак кебек ямь-яшел.
(Гаҗәеп хәл: ә бит язын, көзен
Сирәк була күкрәү һәм яшен.

Күкрәүләр күп җир чәчәктә чакта,
Өлгергәндә җәен һәрнәрсә,
Гомер җәе дә бит күкрәү мәле.
Яшьнәүләрдә күпме мәгънә!)

Бөтен нәрсә вакыт кәүсәсеннән
Авыр куба, авыр суела.
Кар да язын кара көеп эри,
Сары көеп яфрак коела.


ШИГЫРЬ

Вазифалар, дәрәҗәләр белән
Чуарланып беткән дөньяда
Синең генә, шигырь, дәрәҗәң юк,
Зур вазифаң мәгәр булса да.

Дәрәҗәләр... Сиңа кирәкме соң?
Сиңа берни юк бит өстәсе.
Син бит үзең әллә кайчан алла,
Юк бит сине алла итәсе.

Бөтенесе синең алда тигез:
Кем ул, кайда, нишли, кай җирдән?
Патшаларның да бит акыллысы
Сине сөйгән, сиңа баш игән.
Сөймәсә дә, барыбер баш игән.

Югарыдан баккан кайберәүгә
Кирәгең дә юктыр, кем белә,
Ләкин син бит йөрәк өчен кирәк,
Син барыбер түгел кешегә.

Һәм барыбер түгел синең өчен
Бу дөньяның дусы, дошманы.
Дөньяны бит акыл, йөрәк тота,
Дәрәҗәләр тотмый дөньяны.


         * * *
Кояш чыгып тагы бер баеды...
(Көн үткәнен сизми каласың.)
Вакыт үтә шулай якынайтып
Яшәү белән үлем арасын,
Ә син барасың да барасың.

Әйе, барам... Утлы дәһшәтләрдә
Булды араның беткән чаклары.
«Гомерең бетте синең!» – дип, әҗәлнең
Үзенә ышанып киткән чаклары.

Мин бетмәдем... Калдырса да сугыш
Баскан эзләрендә көл-күмер.
Ә гомерне ике килми, диләр,
Ике килде миңа бу гомер.


      * Чыңгыз Айтматов.

Нурлан ГАНИЕВ әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: