Мәдәни җомга

Муса Җәлил: Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып?..

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,  Ирексез һәм илсез –  мин үксез. 

(Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел)


ИРЕК

Кая гына башым куйсам да, 
Кайгы талый йөрәк итемне. 
Кич ятсам да, иртә торсам да, 
Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен, 
Буй-сынның да сизмим кимлеген, 
Бар нәрсәм дә җитә җитүен, 
Җитми бары иркем –  хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач, 
Юк аягым минем, юк кулым. 
Нәрсә соң ул, иркем булмагач, 
Бар булуым белән юклыгым.

Атам-анам юкта, илемдә, 
Әйтегез, мин ятим идемме? 
Мин югалттым дошман җирендә 
Анамнан да якын илемне.

Мин кол монда, йортсыз-ирексез, 
Ирексез һәм илсез –  мин үксез. 
Атам-анам булган булса да, 
Булыр иде урным бусага.
Булыр идем һаман, мин ятим, 
Тик таланган этләр миңа тиң.

Алтын иркем, азат тормышым, 
Кая очтың киек кош булып? 
Ник очмады соңгы сулышым 
Шунда бергә, сиңа кушылып?

Белдем микән ирек кадерен 
Хөр чагында, дуслар, элек мин? 
Татып авыр коллык җәберен, 
Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне, 
Кавыштырып ирек-сердәшкә, 
Багышлармын калган гомерне 
Ирек өчен изге көрәшкә.
                                      Июль, 1942

КОШЧЫК

Чәнечкеле тимерчыбык белән 
Уратылган безнең йортыбыз. 
Көне буе шунда казынабыз, 
Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында, 
Күрше кырлар нурга коена. 
Тик нигәдер аның нуры безгә 
Тими үткән төсле тоела.

Ерак түгел урман, кыр...
Кемнеңдер
Ишетелә чалгы кайравы.
Кичә шуннан бер кош очып килеп,
Шул коймага кунып сайрады.

Чакырсам да, кошчык,
Син бу йортка
Үзең теләп очып кермәссең.
Керә күрмә, безнең кан-яшь йотып
Интеккәнне үзең күргәнсең.

Сайра безгә шушы нәләт төшкән 
Койма аша гына булса да, 
Шунсы да бит безгә зур юаныч, 
Җырларыңнан күңел тулса да.

Син очарсың, бәлки, минем илгә,
Син ирекле, җитез канатлы.
Тик әйт, кошчык,
Синең минем янга
Бу килүең соңгы кабатмы?

Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык,
Соң теләген мәгърур җанымның: 
Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт 
Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Ук шикелле үткен канатыңнан,
Таң шикелле якты җырыңнан
Таныр сине халкым:
«Бу, –  дип, –  аның
Соңгы җыры көрәш кырыннан.

Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, – 
Дип, – шагыйрьнең аяк-кулларын, 
Бер көч тә юк җирдә богауларлык 
Аның кайнар йөрәк моңнарын».

Оч син, кошчык,
                     көчле җырым булып, 
Шушы сиңа соңгы теләгем. 
Тәнем калсын монда,
                              (Нәрсә ул тән?) 
Барсын илгә минем йөрәгем.
                                     Август, 1942

ШАГЫЙРЬ

Төн утырып шагыйрь шигырь язды, 
Ак кәгазьгә тамды яшьләре. 
Тышта давыл иде; бертуктаусыз 
Күк күкрәде, яшен яшьнәде.

Җил, ишектән кереп, өстәлдәге 
Кәгазьләрне чәчте, туздырды. 
Аннан, чыгып тышка, йөрәк яргыч 
Ачы тавыш белән сызгырды.

Тау-тау булып дәрья дулкынланды, 
Яшен сукты калын имәнне. 
Эчпошыргыч шомлы тынлык басты 
Тирәдәге карсак өйләрне.

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә 
Ут балкыды көннән яктырак. 
Давылланып, аның йөрәгеннән 
Ак кәгазьгә хисләр актылар.

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, 
Язганнарын җыйнап яндырды. 
Үзе китте чыгып...
                          Җил басылды, 
Давыл тынды, ал таң кабынды.

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? 
Нинди хисләр аны ярсытты? 
Язганнарын биреп җил иркенә, 
Таңда үзе кая ашыкты?

Сез сорагыз аны исәр җилдән, 
Яшеннәрдән, дулкын тавыннан; 
Һәм сорагыз ямьсез төнне куып, 
Таң тудырган көчле давылдан.
                                   
                                Октябрь, 1942

КОЛ

Ул, куркып, дошманы алдында 
Калтырап күтәрде кулларын. 
Сугышның иң кызган чагында 
Ташлады кулыннан коралын.

Дошманы, сүгенә-җикренә, 
Кулларын каерып бәйләде. 
Өстенә тау хәтле йөк төяп, 
Камчылап тылына әйдәде.

Ул бара, кан юа җилкәсен 
Камчы һәм дошманы йөгеннән. 
Шәм кебек төз буе нишләсен? 
Көянтә шикелле бөгелгән.

Кешелек сыйфаты бу чакта, 
Әйтегез, бармы бу мескендә? 
Аягы, куллары һәм хәтта 
Җаны да хуҗасы иркендә.

Юк сиңа кешечә көн итү, 
Бикләдең син гомер юлыңны... 
Дошманың алдында, егетем, 
Бер куркып күтәргәч кулыңны,

Йә сугыш син яклап хаклыкны, 
Йә сайла кызганыч коллыкны. 
Беренче юл нинди данлыклы, 
Икенчесе нинди хурлыклы.

                                    Гыйнвар, 1943

                 
СЕРЛЕ ЙОМГАК

Әкияттәге серле йомгак булып 
Тәгәрәде тормыш сукмагым. 
Озак бардым, ахры, көн батканда, 
Шушы йортка арып туктадым.

Әкияттәге дию патшасыдай, 
Йорт хуҗасы чыкты каршыма. 
Балта аскан, бөркет үләксәсен 
Бүрек итеп кигән башына.

Әкияттәге төсле тимер капка, 
Күз кадәрле тишек капкада. 
Дию, карап һәр көн шул тишектән, 
Корбаннарын санап мактана.

Дию өчен көн дә йөз учакта 
Кәбаб кыза адәм итеннән. 
Шушы йортта икән кара бәхтем 
Мине илдән тартып китергән.

Эх сез, шомлы әбием әкиятләре, 
Кая сезгә җитү чынлыкны?! 
Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга 
Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!

Кая гына аяк атласаң да, 
Саклый монда дию тозагы, 
Һәр тыкрыкта үлем күләгәсе, 
Һәр ишектә коллык йозагы.

Шундый тәртип монда: 
                               акылы барның 
Балта белән башын чабалар. 
Ишекләре бикле килеш яна 
Карт аналар, бала-чагалар.

Дию өчен зифа билен бөккән, 
Мәхрүм булып аштан, иректән, 
Илләреннән куып китерелгән 
Хөрмә кебек кызлар, егетләр.

Йөрәк елый, таныш яңакларда 
Канлы яшь һәм сулган төс күреп. 
Күргәннәрем шомлы әкият кебек, 
Кичергәнем авыр төш кебек.

Нәүбәт җитәр миңа, тик мин үлгәч, 
Җырларымны минем кабатлар 
Мин юлымда туктап назлап үткән 
Гөлҗимешләр, гөлләр, наратлар.

Әкияттәге серле йомгак булып 
Җырым калды сүтелеп юлымда. 
Сез табарсыз килеп шушы эздән 
Мине соңгы йөрәк җырымда.

                                12 декабрь, 1943

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘКЛӘРЕ
    
                        Андре Тиммерманска

Хәмер, шәраб безгә булмас инде, 
Яшебезнең кайнар тамчысын 
Бокалларга салып күтәрербез, 
Шуның белән күңел ачылсын.

Шул яшь белән 43 нче ел 
Алып китсен йөрәк ярасын! 
Каршы алыйк якты өмит белән, 
Бәхет, шатлык белән яңасын!

Син китәсең безне базга бикләп, 
Хуш, иске ел –  көмеш сакаллы! 
Мин күтәрәм татлы шәраб итеп 
Өмит яшем тулы бокалны.

Җитәр инде, бик күп акты каннар, 
Күп киселде якты гомерләр. 
Яңа елда, тынып газаплардан, 
Күтәрелсен иде күңелләр.

Бу Яңа ел безгә татлы ирек 
Һәм бәхетле яшәү китерсен. 
Ул салдырсын кулдан богауларны 
Һәм күзләрдән яшьне киптерсен.

Алып килсен җиңү куанычын, 
Дуслар белән күршү шатлыгын. 
Нуры белән юып үпкәләрне, 
Ютәлләрнең алсын актыгын!

Шушы елда, дустым, җитәкләшеп 
Кайтсак иде туган йортларга. 
Балаларны, хатын, туганнарны 
Данлы җиңү белән котларга.

Шушы елда безгә туган өйдә 
Коймак пешсә иде учакта. 
Елый-елый, хатын, балаларны 
Алсак иде кайнар кочакка.

Һәм озатсак иде без ул елны 
Бәхет, шатлык, җиңү турында 
Язган шигырь белән, шәраб эчеп, 
Мул табында, өстәл кырында!
                                     
                                1 гыйнвар, 1944


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: