Мәдәни җомга

Муса Чахоровский: Минем гомер – ерак бер ил, Офыкларга җәелгән...

Инде өч тулды, мин һаман Йоклый алмыйм төн ката. Эт шикелле аруларым Мендәр өстендә ята.

Муса Чахархан Чахоровский (1953) – шагыйрь, журналист, тәрҗемәче. Польшаның Вроцлав шәһәрендә поляк татарлары гаиләсендә дөньяга килә. Поляк телендә дөнья күрә торган «Przeglad Tatarski» («Татар күзәтүе») иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире. 16 шигырь китабы, Коръәннең поляк теленә соңгы тәрҗемәсе авторы. Шигырьләре хорват, рус, төрек, венгр телләренә тәрҗемә ителгән. Әсәрләре татар телендә беренче тапкыр «Идел» журналында һәм «Безнең гасыр авазы» альманахында (Татарстан китап нәшрияты, 2021) дөнья күрде.


  
      * * *

Тарих өчен олы хәсрәт
Кыюлык нәтиҗәсе.
Төсе югалган зиннәт күк
Батырлар хатирәсе.

Бар үлгәннәр иза чигә –
Чәнечкеле таҗ башта.
Укылыр-укылмас язу
Күренеп китә ташта.
Туктаусыз кан саркып тора,
Дәшә алмый, юк сүзе...
Бу – бакый ил хәтеренең
Атудан калган эзе.


        * * *

Мин башка дөньядан инде,
Чит җирдә тудым, үстем.
Җиде ятлар арасында
Елларым буйлап күчтем.
Телләрен яхшы белсәм дә,
Сүзләрнең тирәнлеген
Әле һаман аңлый алмыйм,
Бәлки, бер өйрәнермен.
Иң гади сүзләре белән
Мин читләргә тоташам.
Нәрсәнедер якын итәм
Җан әрнүләрем аша.

Минем гомер – ерак бер ил,
Офыкларга җәелгән.
Анда никтер бар да – сүзсез,
Йозак кебек шәй элгән.

Тиз-тиз шунда омтылам.
Күзләремә күк тула.


        * * *

Җир шулкадәр генә:
Вакыт-вакыт
Кылыч озынлыгы тоела.
Мин ваемсыз гына авыр сулыйм,
Сорауларны ялгап уема:
Бу җир йокы өчен генәме соң?
Атлап узар өчен арамы?..
Җирдә атам-бабам шәүләләре,
Безнең тавыш тынган.
Караңгы.
Тәнем буйлап тимер ярчык йөри –
Кылычыннан калган бабамның.


        * * *

Мин кайчандыр арган-талган
Диңгез ярын гиздем,
Чәчләремдә аның акрын
Тын алуын сиздем.
Күп мәртәбә карурманда
Йокыга да талдым,
Хуш исле ылыс астында
Таяк булып калдым.
Иксез-чиксез илләр буйлап,
Калаларда йөрдем,
Зәңгәр күкне дә иңләдем,
Метроны да күрдем.
«Мейсен фарфоры»ннан  затлы
Ризык та ашадым.
Кайчакта тимер савыттан
Су эчеп яшәдем.
Күкрәк тутырып сулаган
Җитез уч исеннән,
Үбү тәменнән яктырган
Хатын-кыз төсеннән
Әсир булдым, мең кат тудым,
Кайнар утта янып,
Һәм бер нәрсә әйтәм сиңа,
Әйтер сүзем анык:
Мин һичкайчан сиңа баккан
Анаң күзендәге
Сизгерлекнең чиксезлеген
Күрмәдем. Син дәме? –
Иң ерак татар даласы
Күптән үз иткәнне –
Кара чәчле, көләч йөзле
Чып-чын ханбикәне.
        * * *

Без булдык; хәзер дә барбыз,
Китәбез дә киләбез,
Чиксез вакыт киңлегендә
Гел үзгәрә бирәбез.
Башкалык һәм... бертуктаусыз
Бертөрлелек – үзгә эш.
Хәтердә, дәвамлылыкта
Һәрчак бара үзгәреш.
Без яшәдек; көн итәбез –
Җан түрендә күргәне.
Хатын-кызлар учак саклый,
Ирендә – дала тәме;
Ат кешнәве, тояк чыңы,
Бөркет канат кагышы...
Ишетәсеңме, и Тәңре,
Безнең оран тавышын:
Без – татарлар!
Дөнья буйлап
Тузан туздырып үтик...
Кайда гына башны куйыйк,
Кайсы өндә ял итик?
Җилдерәбез. Үлән шаулый...
Җир чәчрәп кала артта...
Без монда!.. Әйе, без монда!..
Юртып киләбез атта!..


        * * *

Оооууууу-Аааа! Оооууууу-Аааа! 
Оооууууу-Аааа!
Чакырам сине, Әнием Болан,
Чакырам сине, Әтием Бүре,
Вакыт чоңгылы, онтылган мирас
Тирәнлегеннән килегез бире.
Сез мине моннан алып китегез,
Эз күрсәтегез, кайда булсам да –
Далалар аша ерак-еракка
Хыял йокысы җәелгән анда.
Тамырларымда нинди кан ага? –
Әйтегез, әйдә, туры, дөресен.
Тормышта мине ни-нәрсә тота? –
Дәвамчанлыкның тамыры ныклы…
Тоташ шәүләләр… бармы тересе?
Бәлки, йөрәкне, күкрәктән йолып,
Тын бөркетләргә ташлау кирәктер?
Теткәләсеннәр, чукып, кинәнеп,
Бу бары минем утлы йөрәктер.
Шунда йөрәктә күпме тугрылык,
Күпме җәрәхәт барын тоярлар…
Ә күзләремне, әйе, күзләрне
Чокып алудан кемнәр тыярлар?.
Аларны, бәлки, хөр лачыннарга
Бирү кирәктер? Шунда узганны
Күрә алырмын. Ниһаять, килер
Тою билгесез булып торганны.
Әй, Тәңрем, мине яндыр да, әйдә,
Көлемне яңгыр һәм җил таратыр.
Ашкынган атлар таптап узарлар…
Әй, чиксез вакыт, алга бара тор!


        * * *

Инде өч тулды, мин һаман
Йоклый алмыйм төн ката.
Эт шикелле аруларым
Мендәр өстендә ята.

Шкаф – дивар арасында –
Шул киңлекнең кисәген
Ашаргамы исәбе?


        * * *

Үтенәмен,
и су-анам, чиста суым,
кочакла бер,
ял итимче, гамем юып.

Сеңлем атлар алып килер,
туйганчы эчәрләр.

Үтенәмен,
дала-атам, мәңгелегем,
коткар мине,
кыргый үлән үссен димен.

Сеңлем атлар алып килер,
туйганчы ашарлар.


        * * *

Чиксез далада туганбыз
Бүре баласы кебек,
Кан тартуы бик сизелми –
Алда буласы кебек.
Әниләрдән – сарык ите,
Аннары бия сөте...
Кичен аналар җыр суза,
Озын, сагышлы итеп.
Җырлар – бабайлар телендә,
Сүзләрен беркем белми,
Гүя изге моң эчендә
Күләгәләре бии.
Алар һәрчак мәңге зәңгәр
Күк капусы астында,
Җир, Су, Һава көче белән
Тирбәләләр бер тында.
Аннан әтиләр, күтәреп,
Ат сыртына утырта.
Чуалган ялны ике кул,
Бер булып, каты тота.
Җил йотабыз, ашкынабыз,
Йон исе сеңә аңга,
Йөрәкләр бөтенләй ачык –
Дөньяга, алсу таңга.
Җилдерәбез. Үлән шаулый...
Җир чәчрәп кала артта...
Без монда!.. Әйе, без – монда!..
Юртып киләбез атта!..


        * * *

Кичә төнлә
бабам килде,
сүзсез торды.
Күзләре пыяла иде.

Ул күзләрдән
бер йорт карый,
ап-ак дивар...
Өй каршында – карт һәм сабый.

Шул йорт ялгыз
басып калды,
ал офыкка
күләгәсе озынайды.

Һәм, ниһаять,
шыр ялангач
туган нигез.
Җиргә сеңдек өй артыннан, –
гүя агач.


* * *

Күзләрем, минем күзләрем, 
сез мине күрәсезме?
Сездән өстә – зәп-зәңгәр күк,
 ә аста – бары дала.
Мин үләндә йоклап ятам, 
үзгәрешсез манзара
Хәтеремне төшләндерә. 
Күк кала, дала кала...
Меңьеллыклар, дөньяларны 
нур булып кисеп узам,
Беркем күрмәгәнне күрәм, 
шәүләләргә сүз дәшәм.
Мин тоям. Хәзер җан белән 
ал таңны якынайтам...
Бөркет канатлары бара 
рухым белән янәшә.
Шуларда очып китик без, 
ат ялларын кушучлап,
Ерак тарафка чаптырыйк, 
мәгърур Кояшка тикле!
Әй, Тәңре, галәмнәрне ач,
Ач безгә мәңгелекне!

Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: