Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

МӨҖӘҺИТ: Күптән вакыт инде безгә Бер-беребезне аңларга...

Мин үземне ачтым әле  Җитмеш яшькә җиткәндә.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган ба­­­лалар шагыйре, Татарстанның атказанган укытучысы, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗановка (әдәби тәхәллүсе – Мөҗәһит) шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.



ТЕЛ БИТ УЛ

Телне тыеп та була, 
Телдән туеп та була. 
Телгә алып та була, 
Телдән калып та була.

Телгә салынып була, 
Телгә алынып була. 
Телне отып та була, 
Телне йотып та була.

Телне чүпләп тә була, 
Хәтта үлчәп тә була. 
Телне ватып та була, 
Әле сатып та була.

Туган телне саклыйк без, 
Аны һәрчак яклыйк без. 
Тел бетә дип, югала дип, 
Кысалар дип ятмыйк без.


АЧУ

Китермәскә тырышсаң да, 
Ачу килә дә тора. 
Килеп кенә калса бер хәл, 
Түргә менеп утыра.

Күрсәтмәскә теләсәң дә, 
Күренмичә калмый ул. 
Югыйсә синең хәлеңне 
Әллә каян аңлый ул.

Үзең ачулы булмасаң, 
Ачу да килми икән. 
Чөнки сиңа килер юлны  
Ул хәтта белми икән...


НУРЫН ЧӘЧЕП ТОРА

Күренекле шагыйрь 
Харрас Әюп истәлегенә

Аның әле бездән киткәне юк, 
Ул һаман да безнең арада. 
Ул һаман да нурын чәчеп тора 
Кайсы якка гына карама...

Тау астында чишмә булып ага, 
Кунак кабул итә Түрештә.
Урман өсләреннән кулын изәп, 
Әйдәп тора изге һәр эшкә.

Әле һаман авыл картларының 
Берәмтекләп хәлен сорый күк. 
Авылдашларына сәламәтлек, 
Тик бәхетләр генә юрый күк.

Көйгә, моңга исе китә иде, 
Әйтерсең ул шуннан яралган. 
Тиккә түгел, каләм, кәгазьдән  соң
Кулларына гармунын алган.                                                                                                                                                        

...Харрас исеме ишетелгән саен,

Күңелләребезне моң баса. 
Бу кадәрле якын булмас иде, 
Матур шигырьләре калмаса, 
Һәм Түрештә әгәр тумаса...


БЕЛӘКТӘГЕ КӨЧЕҢ БЕР ХӘЛ

Бөтен кеше алдында да 
Киртәләр булып тора.
Эшләр уңып кына бармый, 
Каршылык тулып тора.

Беләктәге көчең бер xәл, 
Ихтыяр көчең булсын. 
Ул көчне файдаланганда, 
Ходай Үзе уң кылсын.

Бәхет бакчасына сине 
Алып бармаслар сөйрәп, 
Аның өчен акыл һәм көч, 
Иман булуы кирәк.

БАЛАЛАРГА

Безне бары онытмагыз, 
Искә алып торыгыз. 
Безнең хакта сирәк-мирәк  
Әңгәмәләр корыгыз.

Безне искә төшерегез  
Шатлык килгән чакларда. 
Авырлыкларыгыз туса,
Тырышырбыз якларга.

Сез бит безгә туу белән, 
Шатлык бүләк иттегез. 
Сизеп торабыз, сез бездән 
Күбрәкне дә көттегез.

Өеп бирү – бәхет түгел, 
Аңларсыз үзегез дә. 
Иман байлыгы бетмәсен 
Сезнең күңелегездә.


СИН МИНЕМ СӨЙГӘН ЯРЫМ

Сандугачларның тавышын 
Торып тыңлыйм таңнарда. 
Күптән вакыт инде безгә 
Бер-беребезне аңларга.

Таң атуларын күзәтәм, 
Тик сине уйлап кына. 
Сүзләремдә хаклык ята,
Әйтсәм дә уйнап кына.

Сандугачларның моңында 
Тирбәлә хыялларым. 
Ни булса да булган инде –
Син минем сөйгән ярым!..


БЕЗНЕҢ ХОЛЫК ҮЗГӘРӘК

Көн бозылды, дип үзем дә 
Бозылам икән әгәр, 
Минем хакта китәр иде 
Бары тик яман хәбәр.

Кәефебез көнгә карап 
Начарлана күрмәсен.
Безнең хакта юньсез хәбәр
Тирәбездә йөрмәсен.

Без бит җиргә ямьсезлекне 
Матурларга туганбыз. 
Кеше булып туу белән, 
Матур гамәл кылганбыз.

Табигатьнең үз холкы бар, 
Бездә холык үзгәрәк. 
Үзебезгә матурлыкны 
Ясыйк, дуслар, бергәләп.

СЕР

Серле дөньяга туганбыз, 
Тарихыбыз да серле. 
Сер ачабыз үзебезне 
Белә-белгәннән бирле.

Туганлык та серле икән, 
Серле атаң-анаң да. 
Серле хәтта сөйгән ярың 
Бигрәк тә бу заманда.

Серне әле гайбәт диеп 
Сөйләмәскә кушалар. 
Сер сандыгын беркемгә дә 
Ачмаска тырышалар.

Аның мәхәббәте дә бит 
Серлелекне ярата. 
Әле менә шигырь яздым 
Бер туташка карата...

Сер булмаса, бу яшәүләр 
Үзгәрер иде микән? 
Әллә бераз уңай якка 
Төзәлер иде микән?

Бер уйласаң, Җир үзе дә 
Тора бит сердән генә. 
Ә ул серләр бөтенесе 
Бары тик сүздә генә.

Сүз әйттеңме – сер ачыла, 
Тел шуңа тора биктә. 
Кайчакларда шул бикләрне 
Ачасы килә бик тә.

...Бу дөнья ник серле һаман, 
Туктаусыз сер ачалар. 
Әллә курку, әллә мода –
Чынбарлыктан качалар.


ҮЗЕМНЕ АЧТЫМ

Мин үземне ачтым әле 
Җитмеш яшькә җиткәндә.
Оныкларым үсеп җитеп, 
Чәч агарып беткәндә.

Мин дә яхшыны яманнан 
Аера беләм икән. 
Тик кеше көлә дип, кайчак 
Ялгышып көләм икән.

Авылдашларымның барсын 
Тугандай күрәм икән. 
Беләм дигән һөнәрне дә 
Үлгәнче өйрән икән.

«Яратам», – дип, сирәк-мирәк 
Әйтү дә кирәк икән. 
Хатын – кызны санга сукмау 
Миндә күбрәк икән.

Мин белмәгән язучылар, 
Әсәрләр бик күп икән. 
Наданлыгым болындагы 
Чәчкәләр кебек икән.

Бар җирдә дә сиңа хөрмәт –
Ышанып бетмә икән. 
Күңелеңдә генә йөргән 
Бүләкләр көтмә икән.

Өметең өзгән кешең дә 
Шатлыкка күмә икән. 
Яктырып барган киләчәк 
Кайчакта сүнә икән.

Бәхет ул ишелеп төшми, 
Ул сүзләр ялган икән. 
Дуслар бер-бер артлы китсә, 
Бигрәкләр яман икән.

Туган җирдән бәхет эзләп, 
Чит җиргә китмә икән. 
Мине рәнҗетәләр диеп, 
Кешене сүкмә икән.

Дөресен әйтәм дип, кешегә
Артык бәрелмә икән. 
Сәләтең булмаган җиргә 
Бик күтәрелмә икән.

Үзсүзле булып кыланып 
Кеше көлдермә икән. 
Ышаныч уты кабынгач, 
Аны сүндермә икән.

Булдыралмаган бурычны 
Өстеңә алма икән. 
«Мин» дип мактанган эшләрнең 
Башында Аллаһ икән.

Иң бәхетле кешенең дә 
Борчуы була икән. 
«Мәңге онытмам» сүзләре 
Кайчак онтыла икән.

Сәламәт балалар туу –
Бәхетнең зуры икән. 
Картлыкта шатлык булсалар, 
Бәхетнең нуры икән.

Иң кадерле кешеңә дә 
Ачулар килә икән. 
Аның кайбер гадәтләре 
Йөрәкне телә икән.

«Акылга утыртам» дип 
Бик шапырынма икән. 
Кемгә-кемгә, балаларга 
Каты орынма икән.

Адәмнең бөтен байлыгы 
Мал түгел, күңел икән. 
Кешедән артык җирем юк, 
Һәм ким дә түгел икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев