Мәдәни җомга

Мөхәммәт Мирза: Уратып та, турайтып та Булмый язмыш сукмагын...

ҖИР ӘЙЛӘНӘ, ҖИЛ  ИСӘ

       1

Җир яратылган мәленнән
Җил исә дә җил исә,
Күчереп өя комнарын,
Таш кыяларын кисә.

Диңгезләрне күтәрә җил,
Болытларны болгата.
Карурманнарны шаулата,
Сызгыртып  сур тыңлата.

Өермәсенә ияртеп,
Айкый чиксез даланы.
Ача күкнең тәрәзәсен,
Яба күк капкаларын.

Кирәксә каерып бөгә – 
Беркемне дә аямый.
Күтәрә дә, төшерә дә,
Юкса, юк кул, аягы!

Җилдәге дуамаллыкны
Йөгәнли алырлыкмы?
Җил уңаена тормыйча,
Каршыга барырлыкмы?

       2

Җир яратылган мәленнән
Бер исә җил, бер тына.
Җилдән җитезләр – җәһәтләр
Күнегәләр холкына.

Язын салмак искәнендә,
Кубарылып хисләре,
Уяна, үрчи-ишәя
Бар тереклек ишләре.

Җәен маңгаеңнан үбеп,
Таң җиле куя исеп.
Сырпаланып керфегеңә
Ягыла болын исе...

Таңында җиле уята
Талында сандугачны:
Моңына коена гөлләр,
Таҗ – пәрдәләрен ачып.

Җилнең тынып тынганын  гел
Көткәннәр  сабыр гына.
Тәңкә-тәңкә күбәләкләр
Гөлләргә ябырыла...

Җилнең тынып торганында
Дәррәү атылып китеп,
Түгелә, түгелә тургай
Ак болытларга җитеп...

       3

Көзен буяп куя җирне,
Алтын төсенә манып.
Кышын саклый салкыныннан,
Ап-ак юрганын ябып.

Җил тынып туктап торса да,
Буранлап дуласа да,
Җир тынып тормый 
               бер тын да,
Әйләнә куласада.

Әйләнә – Галәм чигенә
Барып-урап кайтканчы,
Мәңгелекнең киләчәген  
Шулай якынайтканчы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: