Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мөхәммәт Мирза: Хәбибҗамал

(Поэма)

            1
Хәбибҗамал Абыстакай – Ерак  Әбкәм,
Ярты гасыр безне ташлап киткәнеңә...
Синең яшькә җитеп яшәү тели идем: - 
Хыялым тормышка ашмас исәбендә...
Ерак Әбкәм, Син бердәнбер якын идең,
Яклаучым да, саклаучым да дөресендә...
“Бисмиллаһи” сүзен дә тәү син җиткердең, 
Биш намазның калдырмадың бересен дә.
-Җиде буын тамырыңны белү фарыз,
Җаһиллек җиленә һичкем тарымасын.
Ике дөнья сөеклесе булу өчен,
Гамәлләрең Хак юлында булсын бары... 
- Гаилә, - дидең, - яшәүнең бар мәгънәсе дә,
Кул кушырып утырганның булмас кушы.
Җан биргәнгә җүнен бирә – кодрәтендә,
Танып  табар өчен җитсен генә һушың...
Дөньяның мең куласасы әйләнәдер, 
Кем булырың яралгыда шәйләнәдер.
Кем булсаң да, Хак каршына кайтасың  бар:
Ахирәтең фани көнгә бәйләнәдер...
Тукталганчы тибүдән юан тамырың,
Туктамасын эзләнүдән язган табырың...
Бар тапканың утырып калыр, таркалыр,
Иманың – бердәнбер озата барырың.
Әйләнеп торыр дөньяның куласасы,
Басканында – хәлең, сурәтең күрерсең.
Мең бер сынаудан торган илең-көнеңдә
Тәкъдиреңнең таләбенә син күнерсең.
Ерак Әбкәм, күз алдымда гәүдәң-сының,
Вәгазьләрең колагымда чыңлап тора.
Өшкергәндә тамырыма үткән тының
Әлегәчә җанымны җылытып тора.

            2
... Сынау арты сынау биреп торырмын,  дип
Кисәткәне үтеп кергән бәгыреңә...
Җиде сабыйның гөнаһы нидә иде,
Кем каргышы төште нәсел-кавемеңә?
Ерак Әбкәм, Габделхәлим мулла кызы,
Ерак Бабам Нурлыгаян сөрелгәчтен,
Казып кереп,  землянкада көн күргәнсез,
Мал-туары, йорты талап бүленгәчтен...
Йортыгызны сүтәргә дип, керделәр дә,
Намаздагы хәлегезне күрделәр дә,
Сүтеп-җыеп, талап чыктылар барысын -
Саҗдәдә оеп калдыгыз как идәндә...
Землянкада җиде сабый кыш чыкканын
Хәтерлиме  зәһәр җилләре кырлачның?..
Җиде сабыйның шешенеп ачыкканын
Сәбәп итте җаһил  ирләре Кормашның...
Рәнҗеш-каргыш төшми калмасын белгәнгә,
Кан булса да авызыңда төкермәскә -
Әткәң Габделхәлим мулла мәдрәсәдә
Искәртә иде - гөнаһына кермәскә...
Талангач та каргамадың – түздең, бәгырь,
Япа-ялангач калгач та үксемәдең... 
- Ярлыкагыл гөнаһларын, - дип ялвардың
Саташудагы гакылсыз мескеннәрнең.
Гарасат җил туздыргандай туздырдылар
Җиде бабаңның корган-торган оясын...
Җиде сабый утырып калды урамда, 
- Хәлең ничек? – дип, ник берәү сорасын?..
Талангач та каргамадың – түздең, бәгырь,
Мең бер сынауларга син идең бит әзер.
Мәчет манарасын кисеп аударгачтын,
Үксеп-үксеп каһәрләдең, әйтеп нәзер...
Кормаштагы тормышың гел башка иде.
Урак, чалгы урганда гел ташка тиде.
Мәчет манарасын кисеп аударганда, 
Рәнҗеш-каргышың күкләргә ашкан иде.

            3
Ерак Бабам Нурлыгаян сак астында
Этап белән барып җитте башкалага.
Дистәләгән мәхбүсләрнең кайсы гына
Белде икән баш саласын таш аранга?
Номерлар суктылар баш саннарын чутлап,
Кайсын кайда озатасын айрып гурдлап, 
Барып җитсә, җитмәсә дә табар гүрен,
Баржалары, вагоннары шыплап тулган...
Мәхбүс Нурлыгаян бабам таш капчыкта,
Кыйнаулардан тәне кара янып чыккан.
Төнозыны тамып торган бозлы тамчы,
Башын тишеп, акылыннан авыштырган.
Кыйнап-изеп чиләнгән тән череп бүсә,
Күгәргән күзләре берни күрмәс булды...
Себер юлында болай да күп үләксә, - 
Чигәсен ярчеп,  миенә кургаш тулды.
Төнге кыйнау – газаплаулар сәгатендә
Җаны күккә ашты тишеп таш диварны...
Землянкада җан саклаган җиде сабый,
Абыстакай әлдә күрмәде боларны...
... Унөченче елы иде түнтәрешнең...
Бер тын да тынмады ил канкоештан...
Ата-баба нигезләреннән кубарып,
Миллионнарны сөрделәр, күреп дошман...
Каторжаннар юлы тулды кабер белән,
Җәсәдләре җирләндеме кадер белән?!
Баш өстенә салып киткән кәс-билгеләр
Юылып таралды канлы яңгыр белән...
Каторжаннар юлы тулды сөяк белән,
Чардугансыз каберләргә кылган үскән.
Ачыккан ил – ачыкмаган кыргый этләр...
Гасыр буе козгыннар кызыл туй иткән.
Кубарылып ил-йортыннан куылганнар
Япа-ялан кырда, суык баракларда...
Мәңгелек туңны актарып, канал казып,
Субай кагып, сала- калалар корганнар...
Дөньялыкта үтмәс тәмуг сынауларын,
Котылгысыз итү – фарыз соңармавың.
Иблис коткысына тарган җәлладларга
Җавабыннан күбрәк булыр сораулары.
Бөек  түнтәрешнең егерменче язы-
Тиран Хәким чиктән ашып явызланды:
Дошманнарны фаш иткәннәр, дошман диеп,
Сөрелделәр, төрмәләрдә газапланды.
Нурлыгаян мөәзинне таптап изгән
Надан Галләм- явыз дошман булган икән.
Ун елга сөрделәр Колымага үзен,
Погоннарын йолкып алып иңнәреннән.
Гомер бакый иген иккән җир улларын
Кулак диеп Себерләргә кууларын-
Яңа тормыш төзибез, дип саташканнар
Көткәннәрме шул язмышка таруларын?
Туган туганын чагып гүргә керткәнен,
Бер Аллаһы Үзе белеп, күреп торды:
Җан биргәнгә сынауларын биреп торды,
Җан кыйган ерткычларына орып торды – 
Нәсел-ыруларын тәмам корыттырды...

            4
Егерме дүртенче елы түнтәрешнең:
Илгә кабат афәт килде көнбатыштан,
Афәт килде... моңа чаклы һичберкайчан
Бу кадәрле үлмәгән мир мур кырыштан.
Хәбибҗамал Абыстайның ике улы,
Бер хәбәрсез югалгачтын, китеп яуга,
Ике кызын җибәргәчтен Кузбасс тауга-
Һушын җуеп торф базында ул ауган...
Кырык өчнең кырлачында Көләгештән
Саз камышын, талын кисеп ташыганда,
Йончу үгез хәлсезләнеп, калгач туктап,
Икәүләшеп төн чыктылар кыр-далада.
Кырлач төнен үткәрделәр шәрә кырда,
Кемгә хаҗәт – кемнәр эзләп чыксыннар соң?
Учак тергезеп талыннан, камышыннан
Сүтеп якты үрәчәсен  чанасының.
Өстерәлеп ярым-йорты чанасында,
Кайтып керүгә үк басу капкасыннан,
Актив Фәрди чыбыркысын болгый-болгый,
Каршысына җикеренеп килеп басты:
- Кая, - диде – йөгең: талың, камышларың,
Хәлсез хәлгә төшергәнсең калхуз малын?
Әйтеп бетереп булмый кыланышларын -
Кансыз кандала шул кушаматы аның.
Мәчетле  вә мәдрәсәле иде авыл,
Мәрхәмәтле, илтифатлы кешеләре...
Унҗиденче елны кубарылган давыл,
Үрчетте кандала Фәрди ишеләрне.
Кулга тотып, ни дә булса майтаралган,
Арып, йончып кайтып калхуз эшләреннән,
Төн йокламый йонын тетте, киез басты -
Безе-шөшлесе кулыннан төшмәде дә...
Төненә дә хуҗа түгел иде гавам,
Өйдән-өйгә йөреп шакып ишекләрен,
Кандала Фәрди идәнгә атар иде:
- Ямагыз, - дип, - капчык 
                                    тошык-тишекләрен...
Ертык иде калхузның бар капчыклары...
Җирен сөрде, чәчте, урды карчыклары,
Яланаяк буразна ярды ятимнәр -
Әрни бәгырь, күреп алар талчыкканын.
Сугыш алды, сугыш чоры, сугыш соңы-
Чор-дәверләр килә-китә бер-бер артлы.
Җитмеш ире яуга китеп башын салды - 
Яңа Кормаш искереп,  картаеп калды...
Кайгы йөри Адәм баласы башыннан,
Сорап килми, куып китми ул һичкемнән.
Җитмеш өйнең капка-ишеген каерып,
Кара хәбәр иңрәп керде өй эченә...
Кайгы берләштерә, диләр, ил-гавамны,
Баш куярга ире- иңе булмаганга,
Кайда, кемгә сыенсын соң ятим толлар,
Кайдан, кемнән яшәрлек кодрәт табарга?..
... Хәбибҗамал Абыстакай землянкадан
Күчкән иде каенэне мунчасына, 
Аңар килеп сыендылар, ялвардылар:
- Калдырмачы, Абыстакай, догасызга!..
- Җеназасыз җирләнгәннәр ят җирләрдә,
- Кәфенлеге – тишкәләнгән шинельләре...
- Кем каргышы тиде соң илгә, ирләргә...
- Ярлыкагыл, - дип, - җаннарын 
                                                 шәһитләрнең!
... Март аеның йолдызлы чуар төнендә
Кинәт ертылып ачылды Күк Капусы...
Ургылып тулды тәненә сихәт-көче – 
Ишеттеме догаларын Раббысы??

            5
ФЗОгә дип чыгып киткән кызларының
Бер тарафка гына булды поездлары,
Мәңгелек туңын актарып Кузбасс тауның,
Алар корды корыч кою заводларын.
Поездлары алып китте – кайтармады,
Ике айга бер килеп торды хатлары: 
- Инәкәй, кайгырма, баш исән, монда гел
Китерелгәннәр – Идел, Урал яклары...
Атнасына алты тәүлек сменада,
Торуыбыз-яшәвебез – баракларда.
Ашау-эчү ягы, шөкер, ярыйсы да – 
Сагынуларны басып булмый, юк бер чара...
Себердә дә яшәп була – үлми бәндә,
Ходай биреп,  гаиләсен тергезгәндә...
Башлы-күзле булды да куйды кызлары,
Кырык җиденче ел көзенә кергәндә.
Кияүләре икесе дә шахтёр икән:
Күмер чаба, забой кага җир астында.
Шөкер, икесе дә мөэмин-мөселман,
Тамырлары Тәтешледән, Чакмагыштан...

            6
Олы кызы Фаягөлне утырттылар...
Шөкер, төрмәгә түгел – сабан артына.
“Колесный”ны  шакмак ягып җылыту да
Керә иде сабанчы вазифасына..
Фаягөлнең кулы каты, кулы оста,
Иң тәвәккәл, гайрәтлесе ул МТСта.
Сыңар кулдан сөйрәп чыгарыр сабанын,
Сүнеп калса тракторы борылышта...
Җан биргәнгә җүнен бирү шул булдымы:
Кышын китеп курсларда ул укыды...
Тәвәккәлнең таш ярасы билгеле бит:
Иң беренче ЧТЗга  ул утырды...
Сөрде, чәчте, урды бөтен басуларны-
Алдынгы стахановчы,  диләр аны.
Кем уйлаган Ил дошманы баласының
Бөтен илгә таралыр дип шөһрәт-даны?!
Комач, вымпел, байрак белән тулды дивар,
Язгы-көзге сабаннарда ярыштан соң.
Сурәтләрен гәҗитләргә бастырдылар,
Абыстакай күпме генә карышмасын..
Мәскәүләргә күргәзмәгә барып кайтты,
Күкрәгенә көмеш медаль тагып кайтты,
Калининның үз кулыннан пар күлмәклек,
Тукымасын, каптырмасын алып кайтты...
Фаягөлнең бар эшләре китте худка.
Кандала Фәрди инде үзеннән курка.
Тынып калды, бер сәбәпсез тамак ярып:
- Син, кулак калдыгы, - диеп акырулар...

            7
Әйләнеп торыр дөньяның куласасы
Басканында хак тәкъдиреңне күрерсең...
Тәкъдиреннән качып китәлмәгән кем дә,
Ни язганына карусыз син күнерсең..
Тәкъдирләренә төенләп куйган икән:
Сәмәрәне, Санияне – Себерләргә...
Фаягөлне- Сөннең аргы як ярына,
Мөсәвәрә – үз янында, җеп эрләргә.
Эрләнә җеп – очын очка ялгый-ялгый,
Энәсенә күз алдырып җеп бәйләнә...
Чалманарат-Яңа Кормаш арасында
Яучы йөри – чәчләре чәчкә бәйләнә...
Әнкәм белән Әткәм димләп кавышканнар,
Бер гарибкә бер ятимә пары булып.
Кимлекләрен бергә кушып тулышканнар:
Гомерләре дәрьясының яры булып.
Ярларына тулып акты гомерләре:
Унбер бала – гомерләренең гөлләре.
Гөлләренә иман нурын иңдерүче – 
Ерак Әбкәм, киң-якты булсын гүрләрең!

            8
Дөньялыкның куласасы әйләнә дә,
Тын алган бер мизгелендә басып кала...
Чылбырларын чылтыратып бер арада,
Ярдан очкан таштай түбән ул ташлана.
Дөньялыкны – өч көнлек, 
                                     дип әйткән кайсы,
Көн иткәнеме бу җирдә бер кайгысыз?
Иблис коткысында калып газапланды
Ил-кыйтгалар һәр көнен кояшсыз, айсыз...
Дөньяның бар куласасы торып басты:
Әйләндереп каплады ул өстен-аска...
Кубарылып үзгәрешләр җиле исте – 
Ни күрер ил, әлегә аңлап булмас та...
Яңа Кормаш яңарып килә яңадан...
Ярымае ялтырый таш манарадан.
Таңнан намазга чакырып яңгрый азан:
Исәпләре – калышмаска заманадан.
Дөньялыкта бар да  тора гел үзгәреп,
Ниләредер барыбер үзгәрми кала.
Хәбибҗамал Әбкәм, төсмерләрең эзлим:
Тоям – алар оныкларда кабатлана...
Югалмасын, хәтерләргә кереп калсын,
Тамырлардан күчеп барсын тамырларга.
Ихтыяры, иманы камиллегеннән
Оныкларның оныкларын танырлар да!
Хәбибҗамал Абыстакай, Ерак Әбкәм
Ярты гасыр безне ташлап киткәнеңә...
Хәтеремдә, тамырымда исән ич Син,
Догаларыңнан тик мәхрүм итмә генә!

Март, 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X