Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

МӨҖӘҺИТ: КӨЛЕП БУЛА ҮЗЕҢНӘН ДӘ…

Әй бу кеше дигәнең... Кемнәр генә бу дөньяга Килмәгән дә китмәгән. Кемнәр кемне бик бәхетле Йә бәхетсез итмәгән. Кемнәр гомер буе эшләп, Бер рәхәт тә күрмәгән. Кемнәр, чәчкә утлап кына, Дөнья гизеп йөрмәгән. Кемнәр тарихны язган да, Кемдер тарихка кергән. Кемдер туган җирен ташлап, Чит илдә гомер сөргән. Кемдер таулар...

Әй бу кеше дигәнең...
Кемнәр генә бу дөньяга
Килмәгән дә китмәгән.
Кемнәр кемне бик бәхетле
Йә бәхетсез итмәгән.
Кемнәр гомер буе эшләп,
Бер рәхәт тә күрмәгән.
Кемнәр, чәчкә утлап кына,
Дөнья гизеп йөрмәгән.
Кемнәр тарихны язган да,
Кемдер тарихка кергән.
Кемдер туган җирен ташлап,
Чит илдә гомер сөргән.
Кемдер таулар күчерсә дә
Алалмаган тигәнен.
Бәһале дә, бәһасез дә
Әй бу кеше дигәнең!..
* * *
Тел сагында кемнәр тора?
Юк, тормый әти-әни.
Байлык булса, тел турында
Борчылмыйлар әллә ни.
Тел сагында кемнәр тора?
Юк, тормый әби, бабай.
Алар күпме тырышса да,
Оныклар: "Бабай, давай!.."
Тел сагында бәлки бакча
Яки мәктәп торадыр.
Штурвалны урысчага
Менә шулар борадыр.
Телче галим, язучылар
Сакта торган булалар.
Мәктәптән чыгып киткәнче
Телсез кала балалар.
Тел, тел... диеп сөйләнербез
Ябылса да читлеккә,
Яки соңгы чиккә җитеп,
Атылса да чүплеккә...
Безнең гомер үтмәгән
Яшьлегем үтте дә китте,
Төшемдә күргән кебек.
Өннәремдә ул әле дә
Җитәкләп йөргән кебек.
Яшь чакларның кадерләрен
Белмичә дә калганбыз.
Шуңа бүген җырлап-биеп
Күңел ачып алабыз.
Йөрәкләребездә әле
Дәрт һәм дәрман бетмәгән.
Яшьлегебез көтмәсә дә,
Безнең гомер үтмәгән.
* * *
Яраттым мин сине гомер буе:
Сабый чактан - кече яшемнән.
Хәзер менә карарга да кыймыйм,
Курыккандай җәйге яшеннән.
Яраттым мин сине,
Башкалар да
Күз салганга, яраткангамы...
Мине генә түгел, бик күпләрне
Тик үзеңә караткангамы...
Ә син һаман бер дә үзгәрмисең,
Гаделлегең чагыла күзеңдә.
Безне сирәк-мирәк,
Ә яшьләрне
Чакырасың әле үзеңә.
Сине яратсак та, курыксак та,
Син барыбер гадел һәм изге.
Дөресен һәм киресен күрсәтсәң дә,
Синнән башка тормыш юк, көзге!
* * *
Карак бит ул урлыйм дими,
Ялкау итә ял гына.
Коррупционерлар тора
Сәламәтлек сагында.
Наданга "надан" ди күрмә,
Күрмәгәнең күрерсең.
Икенче көн дер калтырап,
Ишек шакып керерсең.
Исереккә "алкаш" димә,
Ул "эчмәдем" диячәк.
Сиңа хөрмәт күрсәтәчәк,
Йә башыңны төячәк.
Кешеләрнең кайберләре
Хайванлык кылгалыйлар...
Безгә карап ни уйлыйдыр
Исхакый, Кол Галиләр.
* * *
Көлим дисәң, көлеп була
Йөзеннән дә, күзеннән дә.
Чит кешедән генә түгел,
Көлеп була үзеңнән дә.
Көлүчеләр була төрле,
Кайберләре бик мәкерле.
Кайсыларын аңламассың,
Үзе шаян,үзе серле.
Көлгәннәргә үпкәләмик,
Көлә белү - матур гадәт.
Тик онытмыйк беребез дә:
Көлгәндә дә саклыйк әдәп.
Шөкер итәм
Көнләшмим, ди икән кеше,
Алдакчы ул.
Синең алда изге булып
Калмакчы ул.
Мин дә кайчак көнләшәм дә
Айнып китәм.
Ирешкәнем җитәр, димен,
Шөкер итәм.
Ачу килә, кайчак шартлар
Чиккә җитәм.
Үз-үземне юатамын -
Шөкер итәм.
Илебездә берәр тәртип
Булыр микән?!
Як-ягыма каранам да
Шөкер итәм.
Кул-аяклар сызлаштыра,
Нидән икән?
Гарипләрне күрәм дә мин
Шөкер итәм.
Талантым да ташка үлчим,
Язмыйм бүтән.
...Күзем күрә, кулда - каләм,
Шөкер итәм.
* * *
Мин матурлык тудырам, дип,
Син артык шапырынма.
Үзең белән бик мактанма,
Уйла Ходай турында.
Матурлыкны күрү, тою
Бирелмәсә Ходайдан,
Сиңа нинди соклану да,
Нинди мактау, нинди дан?..
* * *
Хәбәрсез туганнар да бар,
Хәбәрсез югалганнар.
Хәбәрсез баеганнар бар,
Хәбәрсез егылганнар.
* * *
Тукай булмаса, ул урын
Буш торыр иде микән?
Әллә берәр әтрәк-әләм
Утырыр иде микән?
* * *
Кулыннан килгән кешенең
Теленнән бик килми ул.
Батырлыгын кыла, ләкин
Ни әйтергә белми ул.
* * *
Сандугачларның барсы да
Оста сайрамыйдыр ул.
Осталык исемгә генә
Бер дә карамыйдыр ул...
* * *
Халык белән шулкадәре
Оста идарә итә,
Гипнозга бирелгән кебек
Бар да мөкиббән китә.
* * *
Үзен мактатасы килә,
Бүләк аласы килә,
Якын-тирәгә бер кеше
Булып каласы килә.
* * *
Ятам өйдә тыныч кына,
Ә тышта ыгы-зыгы.
Мине беркем дә борчымый-
Менә шул иң кызыгы.
* * *
Гап - гади сүзне алтынга
Тиңләүчеләр дә була.
Саранланып: "Рәхмәт инде", -
Димәүчеләр табыла.
* * *
Ике генә сан югыйсә:
Туган, үлгән еллары...
Шул ике сан сөйләп тора
Аның узган юлларын.
* * *
Кайгы бик олы булса да
Сыйдыра ала йөрәк.
Тик аз гына шатлыкка да
Туганнар, дуслар кирәк.
Андыйлар да юк түгел
Язалар төрттереп тә,
Сөйлиләр бүрттереп тә,
Аталар бетереп тә...
Мактыйлар теттереп тә...
Мөслим районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев