Мәдәни җомга

Мин кайтырмын язгы күкрәү белән...

Сибгат ХӘКИМ ЮЛЛАР, ЮЛЛАР Мин Германия буйлап атлыйм, ярсып Тамырларда тибә кан минем. Юл бир, тайпыл читкә... Ачы, усал Тавышы яңгырый чорның - конвойның. Борылып карыйм чирек гасыр артка: Яшь тамган да җиргә, кан тамган, Күр, атылган йөрәкләргә охшап, Юл буенда ята кантарлар. Юлларны да юганнардыр төсле, Шундый шома алар,...

Сибгат ХӘКИМ
ЮЛЛАР, ЮЛЛАР
Мин Германия буйлап атлыйм, ярсып
Тамырларда тибә кан минем.
Юл бир, тайпыл читкә... Ачы, усал
Тавышы яңгырый чорның - конвойның.
Борылып карыйм чирек гасыр артка:
Яшь тамган да җиргә, кан тамган,
Күр, атылган йөрәкләргә охшап,
Юл буенда ята кантарлар.
Юлларны да юганнардыр төсле,
Шундый шома алар, әй, тигез.
Бу эзләрнең кайсы Алишныкы?
Мусаныкы кайсы, әйтегез!
Юллар, юллар... Ул куркыныч заман
Тик үлемне монда шаһ иткән;
Шаһитләр юк, яратмаган заман
Калдырырга җирдә шаһитләр.
Мин Германия буйлап атлыйм, эзлә,
Төрмәләрнең ишеген как барып;
Бер елыйсым килә алар узган
Шул юлларга минем капланып.
Нури АРСЛАН
ҖЫЯРЛАР УЛЛАР ИНДЕ
Яшьлек мәйданда иде, -
Эшләр хәйранда иде!
Ат уйнаткан, яулар чапкан
Заманнар кайда инде!..
Берәүләр айга менде,
Безгә җай сайда инде...
Дәртләнеп үрләргә ашкан
Заманнар кайда инде!..
Гомерләр көзгә керде:
Томаннар күзгә керде,
Кыраулардан көмешләнгән
Заманнар безгә килде.
Көзнең дә кояшы бар,
Җылытыр оясы бар, -
Әле гомер бакчасыннан
Җимешләр җыясы бар!
Җимешләр... безгә түгел,
Варислар үзгә түгел:
Калганнарга мирас калса,
Шуңа да риза күңел.
Батыр да булган булдык,
Матур да булган булдык:
Элек фашистларны кудык!
Аннан соң... дөнья кудык.
Буласы булган инде,
Урасын урган инде;
Бездән соңгы уңышларны
Җыярлар уллар инде...
Әнвәр ДАВЫДОВ
ТАТАР КИТАБЫНА
Рәхмәт сиңа!
Ертып минем күздән
Бөтен уйдырмалар пәрдәсен, -
Син күрсәттең, бөтен бөеклектә
Гадилеген һәрбер нәрсәнең.
Дөнья танудагы тәүге юлым
Артык гади:
Мин бит күрмәдем
Ерак гасырлардан кала килгән
Бөек һәйкәлләрнең үрнәген.
Мин узмадым ул чак,
Тетрәнеп,
«Тәмуг»лары аша Дантеның...
Минем пирамидалар:
Тирес түккән
Калкулыгы ындыр артының...
Әйе, алар
шомлы төскә кереп,
Серләр тулы эңгер-меңгердә
Дәһшәтлелек дәгъва итеп торган
Әби әкияте белән бергә.
Тигәнәкләр,
Шайтан таяклары,
Төнге кошлар очкан тавышлар -
Кичен пышылдаган дога белән
Бар да серлелеккә авышкан.
Менә шуңа синең хәрефләрең
Карашыма минем калыккан.
Күңелемә
Хаклык алып кергәнсең,
Үзең хаклык алып халыктан.
Һәм син шунда,
Ертып минем күздән
Бөтен уйдырмалар пәрдәсен,-
Күрсәткәнсең бөтен бөеклектә
Гадилеген һәрбер нәрсәнең...
Әхмәт ФӘЙЗИ
АЧ ТӘРӘЗӘҢ
Ф. Кәрим истәлегенә
Ач тәрәзәң язгы күкрәүләргә,
Яңгыр тамсын, гөлләр чылансын.
Мин кайтырмын язгы күкрәү белән,
Син сагынып каршы чыгарсың.
Язгы күкрәү үтәр тәрәзәңнән,
Мин кайталмам, бәлки... Шулай да
Яшь аркылы, иркәм, елмаерсың
Һәм юрарсың моны уңайга.
Бәлки, ерак Карпат итәгендә
Мин егылырмын сулышым киселеп,
Тик шулай да синең яныңа кайтыр
Дан казанган минем исемем.
Минем исемем кайтыр синең яныңа
Җиңү көне белән беркөнне -
Кабынып сүнгән ерак яшеннән соң
Соңга калган күкрәү шикелле.
Салих БАТТАЛ
БАРОКАМЕРА ҺӘМ ТОРМЫШ
X. Т-га
Очучылар утырабыз
барокамерада,
нинди басым бирелмәсен -
чыдап барына да.
Басым кими. Башны гүя
кыса бара төен.
Тышкы якка суырыла
күзләр аша миең.
Авыртулар чиккә җитеп,
ары үтә... Ары...
Шартлар дәрәҗәгә җитә
колак ярылары.
Күнегүләр җитәкчесе
карый безгә тыштан.
Учыбызга тырнак бата -
йодрыклар кыскан.
Сер бирмибез. Елмаябыз.
Тыштан күрә кеше:
бу елмаю - рәхәт түгел,
тик ихтыяр көче.
Шул көч балкый. Күнегүнең
нормалары тулып,
бу елмаю кабына тышта
кызыл лампа булып.
Сынаучы да аңлый безне.
Рәхмәт аңар, рәхмәт -
нормаль басым бүләк итә...
Бу нинди зур шәфкать!
Әнә шундый күнегүләр
тагын кабатлана.
Нормаль булмаган басымнар
нормаль булып кала.
Ихтыярың куша икән,
тәнең синең күнә
җен чыдамас сынауларга,
эт әрсезлегенә.
Колак ярыларыңны да
авырттырмый һични,
чөнки алар чүпрәк кебек
хәзер эластичный.
Тик эш начар, ихтыярың
шундый чиккә җитсә -
тормыш барокамерасы
аны чүпрәк итсә.
Зыя МАНСУР
БӨТНЕК ЧӘЧӘКЛӘРЕ
Мин ярата идем, бик ярата идем
Үзем туган-үскән җирләрдә
Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен
Рәхәтләнеп ятып иснәргә.
Бүген менә Польша кырларында
Мин аларга карап уйланам.
Узам гүя Идел буйларында
Җанга якын таныш юллардан.
Әйтерсең лә мендем Урал-тауга,
Саф һавасын сулап илемнең.
Күрәм гүя серкә очыруын
Дүртөйлемдә үскән игеннең.
Күңел, күңел!
Менә күз алдымда
Туган якның оча кошлары:
«Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик, -
Диләр гүя, - явыз дошманны!..»
Ят җирләрдә шулай юл үтәмме,
Җыр язаммы туган Казанда,
Көчем арта, туган-үскән җирнең
Бер чәчәген искә алсам да!
Гали ХУҖИ
ТУГАН ТУФРАК
Күп узгансың, илем, сынауларны,
Баш имичә, һичбер офтанып.
Тап төшермәс өчен намусыңа,
Синең һәр уч көлең, туфрагың
Миллионнарның тир һәм каны белән,
Ут һәм металл белән кушылган.
Яктылыкка үрләп, яшәргә, дип
Чыктык шытып барыбыз шушыннан.
Һәм аңарга күңел тамырларын
Бик тирәнгә җәйдек аннары.
Һичбер вакыт нинди давыллар да
Ала алмас каерып аларны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: