Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Миләүшә ӘХМӘДУЛЛИНА: Ниләр кыла дөнья безнең белән, Әллә безме нидер кылабыз?..

Миләүшә Әхмәдуллина янына килгән һәркем белән җылы әңгәмә кора, күңелендә туган хисләрен  шигырьләргә, хикәяләргә сала

Миләүшә Роберт кызы Әхмәдуллина Кукмара районы Күкшел авылында дөньяга килә. 9 яшендә гарипләнеп, 45 ел буе инвалид  коляска­сында гомер кичерә. Миләүшә 79 яшьлек әнисе белән яши.Бәхетенә, авылда яшәүче сеңлесенең гаиләсе дә аларга һәрдаим ярдәм итә. Зарланмый ул үз язмышыннан. Янына килгән һәркем белән җылы әңгәмә кора, күңелендә туган хисләрен  шигырьләргә, хикәяләргә сала.


БӘХЕТ КӨТӘ КҮҢЕЛ

Җирдә беребез дә мәңгелеккә түгел,
Сагышларны куып, бәхет көтә күңел.
Синең җырың миндә, минем моңым
                                                       синдә,
Назлы сагышыңны  көтә күңел көн дә.

Мин бәхетле синдә, син бәхетле миндә,
Санарбызмы серле йолдызларны төндә?
Аермасмы сагыш – барыр юлларыбыз,
Бәхетебез өчен – кулда кулларыбыз.

Җырың ишетәмен, моңың иш итәмен,
Язлар кояшыннан сине тик көтәмен.
Ләйсән яңгыр кебек – иреннәргә тамчы,
Мәхәббәттән кабыз  утлы камчы.

Җирдә беребез дә түгел мәңгелеккә,
Хисләр тулы яшәү – тигез тәңгәллеккә.
Җырың белән яшим, 
Җылың белән яшь мин,
Кайнар кочагыңда – яшим әле, яшим.


ҖӘРӘХӘТ МАТУРЛЫЙ

Җәрәхәт матурлый ирләрне,
Батырлар ярасыз булалмый.
Тау-ташлар ярылса – ярыла,
Бәгырьгә комнары кагыла,
Илһамнар сагышсыз туалмый.

Кан саркып акса да ярадан,
Ирләр бит гел түзем, еламый.
Керфекләр чылана, әмма да,
Сабыр ул һәрчакта, сына(а)лмый –
Теш кыса, тын кыса, суламый.

Ургыла, ярсына, омтыла,
Кыядан кыяга атыла.
Очына күкләрне яуларга,
Көрәшә аяусыз дауларда –
Йөрәге үлемсез лачын ла.

Кан сарка иңнәрдән, сизәме,
Әрнегән күңеле түзәрме?
Баш имәс, тез чүкмәс беркайчан,
Нык тотып каләмен кулына,
Тик тугры калыр ул юлына.


ЭЗЛИМ СИНЕ

Мин хат яздым сиңа бүген кабат,
Озын итеп,
Ак дәфтәрнең битен тутырып.
Хыялларым зәңгәр кара булып 
Сырландылар,
Хисләр канатына утырып.

Очтым әле ак болытлар белән 
Яннарыңа,
Хыялларым әл(е)дә акбүзат.
Онытырга мөмкин булалмады 
Сине һич тә,
Йөрәк үрсәләнә: – Син, ярат?!..

Ярат мине гел дә, үткәндәчә –
Очкынланып,
Серле төндә назга уралтып.
Кулларыңда йолдызларга күтәр –
Киек казга.
Юл алырмын мин дә, нур атып.

Хисләреңә синең уралырмын,
Чорналырмын,
Назларыңда төреп барлыгым.
Талдай нәфис иркә күңелләрем
Ургып ташый 
Самим ярсу дулкын – ярлыгым.

Мин хат яздым сиңа бүген кабат,
Озын итеп,
Ак кәгазьдә яшьлек эзләрем.
Аланнарда үскән каеннардан –
Үткәннәрдән,
Эзләрмен мин сине, эзләрмен.

Бүген кабат сиңа мин хат яздым,
Бик юксынып,
Сабыйлыкның Кафтау артыннан.
Урау юллар, борылышлар, кыя
Ярларыннан –
Озатып килә яшьлек артымнан.


ТАБАЛСАҢ

Бөркет булып очып кара әле, 
Син тауларда мине табалсаң.
Кояш нуры булып үрел әле, 
Яраларым әгәр ябалсаң.

Мин дә бит кош, үтә гадимен дә,
Тик канатым – ике иңемдә.
Чит күзләргә мәгәр  беркем түгел,
Бәлкем, газиз, изге илемдә.

Инде көткәнемчә, максатымны 
Тоялмасам беркөн – үземдә,
Самим үзгәлегем, гакыл өстәр: 
– Мөкатдәс бул килер көзләрдә!

Бөркет булып очып кара әле, 
Син тауларда мине табалсаң.
Төн күзеннән йолдыз булып очам, 
Киек Каз Юлында яналсам.


ЮЛ САЛАМ

Мин юлларга карап еллар үтәм,
Еллар үтә, күзләп юлларны.
Өмет белән яшәү – татлы гомер, –
Көтәр кемең барда бу тормышта,
Үткән гомер – аккан сулармы?..

Мин суларга карап еллар үтәм,
Гомер үтәм, серләр – суларда.
Табигатем – чәчкә болыннардан,
Инешләрен, ерганаклар кушып
Елга ага, моңнар – шуларда.

Мин моңнарым тыңлап еллар үтәм,
Гомер сүтәм, җырым - моңнарда.
Җырларыма кушып, сандугачлар
Сайрый таңда, сайрый талларда,
Сөюләрем ташкын таңнарда.

Мин ташкыннар ишеп еллар сүтәм,
Давылларда калып югалам.
Ярсу аргамаклы хыялымда –
Чиксезлекле җиһан киңлегенә 
Үз хисләрем илә юл салам.


МОҢНАРЫМНЫҢ ЯМЕ

Язларыма назлар биргән – ул  син,
Ул бары син – җәйнең бар яме.
Шул җәйләрнең чәчкәләре өчен 
Очар күбәләге – мин әле.

Җәйләр бүләк иттең язларымда,
Шау чәчкәле иде бакчалар.
Сиреньнәрдә яши  яшьлек төсе,
Сөю ямен кабат ачалар.
Сөюләрдә пар канатлар җилпеп,
Зәңгәр күктә дәрья иңләдек.
Каршыладык атар таңыбызны,
Көзләр килде, ә без сизмәдек.

Язларымда назлар өргән – ул  син,
Ул бары син – җәйнең бар яме.
Көзләремдә – яшьлегемнең хисе,
Кышларыма  җылы өргән – ул  син,
Моңнарымның бары син – тәме.


БЕЛӘСЕҢМЕ

Беләсеңме, бик сөясем килә сине, 
                                        бик кочасым,
Синең белән булган сәхраларда 
                                           гел очасым.
Иңнәреңә синең гүзәл күбәләкләр 
                                     булып кунып –
Иренеңә ябешәсем, пешкән җиләк 
                                        кебек тулып.

Чалгы кайрап, синең печән 
                             чапкан болыныңда 
Яшел үлән өсләрендә уйнаклаган  
                                          колының да 
Булыр идем, сине назлап искән  
                               иркә җилләрең дә,
Тиргә баткан, яшел чирәм исле 
                                           иңнәреңдә.

Булыр идем аланнарда синең  
                            назлы гөлләрең дә,
Сайрар кошы – шау чәчкәле 
                       гөлбакчалы өннәреңдә.
Сандугачың елгаларның тирәсендә,
                                        тал-тирәктә,
Синең кайнар дулкын тының истән 
                             китми, гел йөрәктә.

Беләсеңме, бик сөясем килә сине, 
                                    бик кочасым,
Кочагыңа кайнар утлы дулкын булып 
                                           гел очасым.
Синең кайнар иренеңдә – тәмам 
                                   эреп югаласым,
Таң алдыннан, йолдызларга икәү менеп, 
                                             юл аласым.

САРГАЙТМА, КЫЗАРТМА

Оялтма, саргайтма, кызартма,
Дәшә тик йөрәгем: – Югалтма?!
Мәгълүм түгеллек дөньяда –
Бары бит мин генә, юатма.

Югалтма, ташлама, башлама,
Илаһи бер тормыш башлана.
Башлана, шатлана, омтыла,
Сагышлар бары да онтыла.

Төзәтеп, үзгәртеп булалмый –
Вакытлар юарлар сагышны.
Үткәнне, көткәнне, беткәнне -
Булала үзгәртеп язмышны.

Гакылдан шашулар юләрлек,
Ашкынам, әмма да түзәрлек.
Сагышмы, ялгышмы, язмышмы,
Төн үтә, таң – шәфәкъ балкышлы.

Кызыллык – төсләрнең ачышы,
Сарылык – язмышның сагышы.
Каралтма, таптама, ваклама,
Хыяллар - сөюләр агышы.

Төсләрне, хисләрне алкышла,
Түгел тик бураннар ак кышта.
Төрлелек чагыла язмышта,
Алкышла, каршыла, чагышма.

Югалтма, ташлама, башлама,
Илаһи бер тормыш башлана...


НИЛӘР КЫЛА ДӨНЬЯ

Ниләр кыла дөнья безнең белән,
Әллә безме нидер кылабыз?..
Шаяргандай кыланабыз, беркөн 
Үзебез үк өркеп шылабыз.

Барлармы соң безнең качар урын –
Калдырдыкмы посар кыйбла?..
Үзебезме, әллә язмышлармы –
Кайсы якка тели, һәм бора?!..

Барлыйк әле төрле тарафларны –
Кайда, нинди гөнаһ кылганбыз?..
Күрмәенчә, әллә нәүмизлектән,
Әллә инде дорфа булганбыз?..

Китеп бара ташлап безне дөнья,
Сабыйларча чара көтәбез.
Үкенергә, уфтанырга теләп,
Сукмак үзгәртмичә үтәбез.

Кемнәрдән соң шәфкать көтәбез дә,
Җир-Анага ярдәм итәбез?!..


МИН БӘХЕТЛЕ КҮПТӘН

Өлкән яшьтә сыман тоелсам да,
Каушый, көлә, елый беләм икән.
Нарасыйлык әле китмәсә дә,
Җәйләр үтеп, инде көзем җиткән.

Җәйләрдә дә язлар кайта икән,
Йөрәгемдә шомырт чәчкә аткан.
Шул көннәрдән алып, бүгенгемә 
Күпме бозлар китеп, сулар аккан.

Гомер сукмакларым эзләр салып, 
Сулар сыман ташып, еллар үткән.
Озын-озак тормыш юлын сүткән –
Сабыйлыклар артта калган күптән.

Ак бураннар сарып маңгай чәчкә,
Көзләрдән соң, кыш килерен көткән.
Таҗларына тәлгәш алка элгән –
Җиләк җәем бераз үтеп киткән.

Тик шулай да мин бәхетле күптән –
Якыннарым биргән Тәңрем күктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев