Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Миләүшә ГАФУРОВА: Җомга көнне үзем килермен мин...

Миләүшә Гафурова Балтач районы Карадуган авылында дөньяга килә. Кече яшьтән үк әдәби иҗат эше белән мавыга башлый. Бүген ул КФУның Югары журналистика мәктәбендә белем ала. 2017 елда Миләүшә яшь язучыларның «Глаголица» бөтенроссия конкурсында җиңеп, бәйгенең Гран-приена лаек була. Аңа 18 яшь...

Яктылыксыз

Коткарыгыз! Мондый караңгыда
Миңа хәтта төш тә күренми.
Үз артымнан куып хәлдән тайдым,
Яктылыкка мохтаҗ бүген мин.

Маңгайдагы күздән артык түгел
Күңел күзем бүген – саташа.
Ничек авыр дөрес юлны табу
Гафиллектә тоткан сак аша!

Коткарыгыз! Зур үсәсем килми!
Мин самими бер сабый бит әле.
Картлык гүя янәшәдә генә:
Җыерчыклы, хәлсез, ютәлле...

Шулкадәр яшь! Уналты яшемдә
Миңа хәтта төш тә күренми.
Әллә нинди сәер уйлар килә,
Яктылыкка мохтаҗ бүген мин.

Әгәр үзем җиңсәм караңгыны,
Тәкәбберлек басар күңелне.
Әллә күңелемне назлап кочу –
Минем генә теләк түгелме?


Йөрәгең тибешенә

Икенче кеше  Миләүшә булсын!
Мин синең өчен булам фәрештә.
Ачармын безгә  күкнең капусын,
Ярдәм итәрмен сиңа һәр эштә.

Дәшсәң, гомерлек шаһит булам мин,
Мактаулар очар гел төркем-төркем.
Өлгерсәм, булыр тормышың имин,
Дөньяң да үзе күрсәтер күркен.

Бар төшләреңне җыеп куярмын.
Күз дә салмассың ул ятагыңа.
Күрмәссең башка ялкау юрганың –
Яшьлегең барда тик  ятма гына.

Корбаннар саны көн дә күбәя.
Сиңа да һаман артадыр бәя.
Бер эшең калды, калганы әзер, –
Барган юлымда очрыйсы хәзер.


Эзлә

Эзлә.
Табалмасаң,
Шуыш, тезлән,
Өскә ыргыл
Астан,
Кире егыл...
Эзлә.
Пычрак из дә
Чистага кер,
Пычрак из дә
Матурлыктан бизмә,
Кирәгер бер.
Кирәкмәсә, кызык булмас.
Кирәкмәсә, аерырсыңмы
Кайда өс, ас?
Нәфесеңне йозакта
Тот.
Тукта,
Оныт.
Эзлә
Төбенәчә ачып күзеңне.
Кипсәләр дә гәрчә,
Йомма,
Тынма.
Бары эзлә,
Эзлә
Үзеңне.


            * * *
Җомга көнне үзем килермен мин.
Әзер бул алырга кулымнан.
Синең кочагыңа керер өчен
Ул кул ничә айлар суынган!

Әгәр кемгәдер мин ишетелсәм,
Салган күперләрен җимерсен –
Йөрәгемә юл юк... Ә син аңа
Сорамыйча йөгереп керерсең.

Күптән шулай язган иде инде,
Минем өчен кояш син хәзер.
Кабат карашыңнан янар өчен
Тагын, тагын туңарга әзер!


            * * *
Шәһәрдәге нәзберек агачлар
Яфракларын төк(е)реп чыгарды.
Алар коелганчы көтәсе бит
Суларыннан киткән бу ярны.


            * * *
Күңелемнән ташып чыккан
Кайнар сүзләргә,
Ул сүзләрне ишетмәгән 
                              ялсыз сезләргә

Туры килер
Бик күп юллар гизәргә,
Пычрак изәргә,
Дөнья бизәргә.


Унбиш яшь

Унбиш яшьтә берни мөһим түгел,
Бу тормыштан артык кирәкми.
Һәм шулай ук һәрнәрсә дә кирәк:
Йөз сиксән ай күпкә өйрәтми.
Унбиш яшьтә әле мөһим түгел
Кешеләрнең төпсез  фикере.
Максатыңа таба салган юл да
Туры сызык түгел, - кәкере...


            * * *
Һәр көн - кояш, һәр кич аяз, һәр төш төсле.
Иптәш тә күп. Ялгыз алма гел биш төсле.

Тормыш серле, бишек-гүрле, үзе ямьле.
Кайгы, ару, яра кайчак ифрат тәмле.

Вакыт диңгез сыман бетмәс, гел бар кебек,
Дөнья йә чикләрсез кебек, йә тар кебек.

Йөрәк ярсу. Җил өрсә дә, каннар кыза.
Яшәү авыр, ләкин рәхәт бер могҗиза.

Бар(ы)сын күреп, һәрнәрсәгә сөенәсе:
Күңел – сабый, холык – җиңел, иң иләсе.

Күңел - сабый һәм аксакал, кояш һәм төн,
Гаҗәп кире: ялкынсыз да чыга төтен.

Күңел - утта, йөрәк - утта, акыл - утта...
Иҗат, көрәш, белем эстәү - йокы юк та.

Ният гаҗәеп садә дә, бик җитди дә...
Гомернең иң җылы язы - унҗидедә.


Бар мәгънә

Тормыш мәгънәсе дип сөйләгәнче, иптәш,
Иң беренче, утырып, намус белән киңәш.
Тирәңдә аһәң юк! Булса да каршылык,
Яхшылык кыл, иптәш, бар мәгънә - яхшылык.


            * * *
Куәтеңнән таулар эри.
Холкың – гаҗәп төче...
Синең күңел - крематорий 
Минем уйлар өчен.

Көзге кебек синең тормыш,
Уйсыз карап торам.
Очрашырга чыкса сәбәп,
Шәһәремдә – буран.

Тынычлыкта калырга дип,
Синсезлекне көттем.
Бер мизгелдә булдым шагыйрь,
Күңел булды төтен.

Хәзер көн дә аяз күгем,
Шундый тыныч кала!
Тик мин синсез беркем түгел,
Синең белән – алла.

Сөй, көл, кычкыр, җырла, сүген!
Шуны гына аңла:
Син дә минсез беркем түгел,
Минем белән – алла.


Нәкъ

Бар җавап –
Синдә.
Атлыгып
Кил дә,
Аһәңне сакла
Ялган – бер катлам – 
Тизрәк атла.

Көлүең – дога,
Нурлардан
Колга.
Догадай изге,
Миндәй сабыйга –
Иң чиста көзге.

Мәхәббәт
Чиксез.
Хаталарны тез.
Сөйми мөмкинме
Синдәй битараф
Ялгыш мөэминне?

Мөмкин 
Түгелдер.
Биткә түгелдер
Бар булган
Канны!
Минем дөньяда
Гаделлек
Бармы?

Бар.
Ул - син.


Язылып бетмәгән

Синнән – бары тик бер ялган,
Тик бер хата,
Һәм мин яңгыр булып явам
Бар тарафта.

Синнән – бары назлы караш,
Ягымлы сүз.
Миннән – үз башыма ак таш:
– Сөюсез түз!


            * * *
Тәрәзәмә бүтән шакыма,
Кышкы һава аннан агыла.
Сине яратырга сәбәп эзлим,
Яратмаска җиңел табыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев