Миләүшә Гафурова: Давылларым – тоташ тынлык, Тынычлыгым – шул ук давыл...
Туктый алмыйм: хәзер сиңа Барыннан да кирәк мәлем.
ТОМАНДА
Күзләрең куркусыз елтырый.
Күзләрдә кара юк – гел томан.
Чакырам – килмисең: син кыргый, –
Томанда йөрергә чакырам.
Тынлыкка тиң түгел ялвару.
Бөтен җан калтырый тавыштан.
Тавышың! Иң ерткыч җанвар ул.
Эч каным! Башкага багышлан!
Керфекләр артына җанны түк,
Уеңда адашыйм: аһ, кызык!
Берсүзсез дәшкәнне ишетү
Һәм җавап кайтармау – кансызлык.
Дәшмичә җилләтеп сер исен,
Караңгы карашың үзгәргән.
Адаштым. Син, бәлки, килерсең
Томаның җыярга күзләрдән...
* * *
Улечу на этом кресле
прямо в новости...
Земфира.
Уң кулымда – көмеш йөзек,
Сул кулымда җылың калды,
Кояш булып калды йөзең.
Синең исемеңнән яшим,
Синең өчен сулыйм бүген.
Нәкъ син - үзем.
Гел син булып аңкый шыксыз
(Синсез) шәһәр урамнары,
Яшьләремне үртәп-үртәп.
Минем хисләр яши синдә.
Кайтмасыңны белә торып
Һаман көтәм.
Ак кәфенең. Хәрабәләр.
Давылларым – тоташ тынлык.
Тынычлыгым – шул ук давыл.
Кулымдагы йөзегемдә,
Башкаларның булуында тик –
Булмавың.
Очрашырга урын итеп
Төшләремне билгелим дә
Килмәвеңнән шылт уянам.
Газеталар сине яза:
«Ул бар иде, хәзер юк», – дип.
Чеп-чи ялган.
Бөтен уең миндә ага.
Һич кызганмый бер буал да
Сүнмәс хәтер булып кабар.
Мин юк хәзер. Гаделлек юк.
Буйсыну бар. Мәхәббәттәй
Чиксезлек бар.
Син бар.
КАЗАН
Коп-коры сәламнән эреде дә китте
Тротуар сеңдергән «Барыбер!» эзләре.
Машина көенә биегән урамың
Иңемнән кочканын үзе дә сизмәде.
Назлады төтенгә туенган һаваны
Муеным җылысын оныткан чәчләрем.
Бар булган тыйнаклык, куркуны күтәреп
Капкаңнан кердем дә
Чәчрәдем.
ЧЫН ТӨСЛӘР
Каушавымны чиккә этеп
(Бу – Галәмнең бетмәс үче!)
Минем йөзгә каннар бәрә –
Әллә синең тарту көчең?
Йөзнең тыныч кызыллыгы
Күчә синең чәчләреңә.
«Кыюлыгыңны җый!» – дисең,
Ә мин аны чәчмәдем дә.
Синең табигатең – ташкын.
Бер туктасаң –Тәңре орсын!
Таш коймалар, машиналар –
Казан табигате мон(ы)сы.
Синдәй төкәнмәс машина
Ташкынына бәреп кереп,
Йөгерәбез (хәтта көз дә
куып җитә алмас кебек!),
Эзәрлекләп карт шәһәрнең
Хәлдән тайган өрәкләрен... .
Туктый алмыйм: хәзер сиңа
Барыннан да кирәк мәлем.
Аптырыйсың: «Чапкан саен
Нигә уңа бара төсең?
Шәһәремә чын төсеңне,
Чын көчеңне күрсәт!» – дисең.
Кояш байый. Шәмле шәһәр
Каршы ала көзге кичен.
Ак йөзенә кан йөгерә –
Мон(ы)сы – минем тарту көчем.
* * *
Күлләвекләргә су тулды,
бар күк тулды кереп.
Җирнең һәрбер ярасында
болыт йөзә кебек.
Җир сызлаудан һәм рәхәттән
ыңгыраша сыман...
Күлләвектә болыт ага, –
хат җибәрәм сиңа.
Җавап юк. Күк почтасының
эшле чагымы соң?..
Онытканмын: син бит әле
суда чагылмыйсың.
Суда йөзгән болыт шуңа
табалмыйдыр сине.
Берәр күлдә тәмәкесен
тартадыр көрсенеп,
сүгенәдер, тамчыларын
чәчеп уңга-сулга...
Ә син, күккә карыйсың да,
Чагылмыйсың суда.
...Ләкин әгәр күк почтасы сине
эзләп тапса,
яныңдагы күлләвекнең
өс ишеген какса,
ә син хатны алмый китсәң,
мин җавап көткәндә,
йә алып та укымасаң...
үзеңә үпкәлә.
Җыярмын да төргәк итеп
йомшак күк паласын,
яшерермен. Күккә бүтән
карый да алмассың!
Һәм яшәрмен шул төргәктә.
Бар дөнья корысын!
Бәлки, тора-бара хәтта
син дә онтылырсың.
Бәлки, тора-бара хәтта
мин-минлегең кимер...
...Һәм яңа савылган суда
чагыласың килер.
Ә әлегә әнә, кара,
Бар күк – күлләвектә.
Һәм әйтерсең без моңарчы
әле үлмәдек тә.
Бер тапкыр да...
* * *
Эчтә нидер челпәрәмә ватылды да,
Мине кертмичә ябылды йорт ишеге.
Тыңлап торган берәү бәхет юрап үтте.
Җавап кайтармадым, –
Йортым буп-буш иде.
Ялгыш кына ачык калган тәрәзәмә
Чүл бүресе бишек көен улап чыкты
Төне буе. Иртән, канлы мендәр капшап,
Үз-үземә дәштем: «Чы́ктыр, чы́ктыр...»
Түбә буйлап кемдер йөрде, һәм чормада
Өз(е)леп төште тумас нарасый бишеге...
Утын урынына мичкә ашкынучы
Бармаклар да никтер гел өшеде;
Каләм тота алмый тилмерде дә
Санап чыкты мендәрдәге ертыкларны,
Кыямәткә кадәр койрык сөягенә
Поскан курку үсентесен кытыклады...
Унтугыз ел җылы карынымда йөргән
Тынгы кинәт үле булып туды бүген.
Табутына өметләрем кереп тулды.
Хәтта шикләналмыйм. Үзем күрдем.
Аннан орды кайнар яңгыр. Яңгыр белән
Әрнеп көткән тынычлык та иңде күктән.
Ә мин ялгыш ачык калган ишегемнән
Никтер кемдер күренүен көтәм икән...
КАНЫГУ
Һавага төбәлгән карашың –
Биеккә кагыну уедыр.
Көйдереп, күзләрең күмере
Хәтергә уелыр.
Битеңдә пәрәвез җыерчык,
Тузгыган чәчләрең чолгана.
Төн килеп, битлегең кубаргач,
Елама, елама.
Агудай чәнчегән сүзләрең –
Йомшарган җаныңа калканмы?
Урынсыз. Синдәй һичберәү дә
Рәхимсез якланмый.
Төкәнмәс үсмерлек. Ахрысы,
Яшьлекне җуюдан куркасың.
Вөҗданың утларны сүндерә.
Ярар соң, йокласын.
Һәр төнне яңа төш көтәсең,
Ирексез нурыңны тышаулап...
Тик йокы бирмичә, вөҗданың
Сызланып кымшана.
Һавага төбәлгән карашың –
Сөюгә каныгу тавышы...
Юлларым яктысы – тышауда.
Ярар соң, кавышмыйк...
* * *
1
Төнлә сиңа чәчәк җыям,
Иртән аны учак ала.
Мин чәчәкләр эзләгәндә,
Сине башка кочак ала.
Иртән мине учак ала.
2
Кырыслыгың эретим дип,
Уч тутырып чәчәк урам.
Бер мизгеллек елмаюың
Күпме чәчәк гом(е)ре тора!
Кан исеннән баш әйләнә,
Елыйм үзем. Читен, читен!
Кычкыралар: «Син, ичмасам,
Үтергәндә гафу үтен!»
Елмаюың шундый җитми!
Һәм мин урам тагын, тагын...
Үтергәндә гафу сорыйм,
Ә син миннән сорамадың...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев