Мәдәни җомга

Мөхәммәт МИРЗА: САБАН ТУЕ – СӨТНЕ СӨТКӘ ЯЛГАУ УЛ

Сабан туе Сабантуйдан Сабантуйга Монда ел әйләнәсе. Кем туганлык хисен җуйган, Бер кайтып килсә нигезгә, Тамыры бәйләнәсе. Таңнан таңга нурын коя Җәйнең бу назлы мәле. Күңеле сау сизә, тоя: Аның тәпи эзләрен дә Хәтерли каз үләне... .. Сабан туе таңын һәрчак Керфек какмый аттырам... Хәтеремдә, күз алдымда: Җилкапкада тояк тибеп...

Сабан туе

Сабантуйдан Сабантуйга
Монда ел әйләнәсе.
Кем туганлык хисен җуйган,
Бер кайтып килсә нигезгә,
Тамыры бәйләнәсе.

Таңнан таңга нурын коя
Җәйнең бу назлы мәле.
Күңеле сау сизә, тоя:
Аның тәпи эзләрен дә
Хәтерли каз үләне...

.. Сабан туе таңын һәрчак
Керфек какмый аттырам...
Хәтеремдә, күз алдымда:
Җилкапкада тояк тибеп
Кыңгыраулы ат тора...

... Мин бер истән исерәмен,
Мин шул хистән мөкиббән:
Әнкәсенең имиенә
Кушучлап ябышкан улым
Йокы аралаш сөт имә...

Уртабызда бәби йоклый,
Тибенеп ала тагы.
Бәхетебез - Тулганайның
Күккә сыймый өебезгә
Бәреп үк кергән чагы!..

Борынгыдан килгән бер өн
Кабатлана ел саен:
Узган елда төшкән килен
Сабан туе мәйданында -
Биләүдә нарасые!..

Узган елда төшкән килен
Бүләген алган Батыр
Әзерләгән тиң бүләген
Биләүдәге нарасыйга -
Мәгънәле йола, матур!..

Сабан туе йолалары,
Гасырлар сынавында, -
Табын тулы - нигъмәтләре
Туганнарның барын барлап
Ихластан сыйлавында...

Сабан туе - нәселеңнең
Тамырларын барлау ул.
Кендек каның тамган җирдә
Гомрең бишеген тибрәтеп,
Сөтне- сөткә ялгау ул!

Сабан туе - яңа көннең
Бусагасы, түре дә...
Биләүдәге нарасыйның
Күзләрендә мәңгелекнең
Яктылыгы күренә...

Без

Тыелганнан тыела белергә
Ана сөте белән күнгәнбез,
Судан чыгып утларга керергә
Өндәмәсәләр дә күндәм без.

Сары алтынны сабырланып таптык.
Тама-тама ташлар ярдык без;
Авыз пешкән саен өреп каптык,
Котыпларда катып яттык без;
Чернобыльнең котсыз авызына
Кургашын эретеп яптык без;
Мөстәкыйльлек капкаларын ачып,
Керер-кермәс кире яптык без.

Без алмаган биеклекләр бармы,
Бармы таулар без күчермәгән?..
Уртак ватан өчен иң кулае -
Безнең кавем, без - күч үрләгән...
Орышларда - алып, алышларда
Аркасына сылап салучы,
Котыбыннан алып Дакарына
Чүлләренә сукмак салучы...
Ярышларда, бәйгеләрдә ыргып,
Өстен чыктык барысыннан да...
- Булдырасыз! - диеп мактадылар,
Тынгысыз без, караусызлар да...
Татар бугазын да буып куйдык,
Байкалны да йөзеп чыктык без...
Антарктиданың төпсез төбен
Бер чумуда сөзеп чыктык без.

Тыелганнан тыела беләбез.
Ана сөте белән күнгәнбез.
Уртак ватан өчен кирәк икән
Оҗмахтан тәмугка керәбез, -
Шундый батыр, шундый күндәм без?!

* * *

(... Вафатына санаулы атналар, көннәр генә калган бер иртәдә остазым Рөстәм Мингалим белән телефоннан сөйләшеп алдык. Бу - соңгы сөйләшүебез булган икән...)

Яшәлде хәл җиткәнче,
Гомер үтеп киткәнче...
Уелганы хәтергә -
Әремнән эчкән әче...

Ярлар гел булды текә...
Ярны тамыр беркетә...
Тамырларга тотынып
Өскә менмәк идек тә,
Инде менеп басканда
Убылып төштек аска...
Кабат менеп булмас та -
Тәндә үтмәслек хаста...

Язмыштагы булгандыр,
Касәсе дә тулгандыр.
Дәрья ярында гөлем:
- Бер йотым?- дип сулгандыр...
Үкенүдән мәгънә юк -
Беркемгә дә дәгъва юк,
Үтеп киткән гомердә
Үтәлмәгән вәгъдә юк...

... Күргәннән күрмәгәннәр
Күптер күп мәртәбәләр...
- Бер ни күрмәделәр, - дип,
Кемдер хәтта битәрләр.

Хәл җиткәнчә көн иттек:
Янып - күмер, көл иттек.
Җитмәгәне җитми калды
Барына шөкер иттек!

Узып китеп барышлый
Тәкъдиремә карышмый
Әйтелгән бу сөальләрем -
Беркемгә дә каглышмый!..


* * *

Тоныкланды нидән хисләр,
Көлмим дә, еламыйм да?..
Инде берни кирәк түгел:
Бирмим дә, сорамыйм да...

Хисләр чакрып алыр
кунак түгел,
Юлчы түгел куна кертәсе...
Күңел тәрәзәңнен пәрдәләрен
Төшергәнсең, инде күтәр син.

Күңелеңнең учагында кузың
Ялкынланыр тулы тыныңнан.
Җылы сүздән, җылы карашлардан
Иң әүвәл мохтаҗлар җылынган.

Сорап аласыңны ачыкла да,
Бирәсеңне анык билгелә...
Алыш-биреш ике дөньяда да
Кемлегеңне синең билгеләр.

Алыш-бирешләрдә тернәкләнә
Нәфеслек, нәфислек хисләре...
Алыш-биреш ике дөньяда да -
Анык билгеләнгән чикләре...

Хисләр диңгезендә, дулкынында
Каекмы син, әллә корабмы?
Кем булсаң да, ярга чыгасың бар -
Ярда булсаң иде яраклы?!


* * *

Хатирәләр дулкын-дулкын булып,
Күңел ярларына кагып тора,
Күктә йолдыз булып янып тора.
Ак болытлар булып агып тора.
Дулкын-дулкын ярга бәреп тора,
Ярда кулын сузып ярым тора.
Дүрт дистә ел узып киткән ләса -
Ярым маяк булып янып тора...


* * *

Икебез ике яктан;
Мин Чулманнан, Иделдән,
Син кыр-дала иленнән.

Икебез ике яктан,
Ике төс, ике холык:
Кем кемне алыр йолып...
Холыклар төрле-төрле:
Игәп тора телебез -
Шулай үтә көнебез...

Икебез ике яктан...
Гел аеры булып та
Юлларыбыз юлыккан...

Көтмәгәндә килер көн:
Кояш чыкмас, ай чыкмас...
Безне һич ни яктыртмас...

Икебез ике яктан:
Шөкер, әле тере без -
Бергәлекнең төре без...


* * *

(Газәл)

- Йөрәгеңә ярдәм кирәк! - диде табиб,
Йөрәк бик нечкә мәсьәлә - җаен табыйк!

Ярлар яралап калдырган йөрәк шул ул:
Ярасыннан тора тамчы-тамчы тамып.

Иңнәренә ил-ыру йөге салынган:
Җитәренә җитә алырмы ул барып?

Камчы белән сыйлый үзен үр менгәндә,
Оят: ярты юлда калдисә тукталып...

Узышларда уктай очкан аргамакны
Араннарга куйсыннармы инде ябып?!

Тынгысыз җанымның ул тугры колы,
Ярдәмеңне, Бер Ходам Үзеңнән табыйк!!!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: