Мәдәни җомга

Мөхәммәт МИРЗА: БЕРҮЗЕМӘ БЕР ДИҢГЕЗ…

* * * Ярларын үз кирәгенчә ипләгән, Кайдан кискән, кайдан өстәп сипләгән. Кыйтгаларны тотып тора төенләп, Көньягын куйган төньяктан киртәләп. Тәкъдиренә, әҗеренә тигәне - Дистәләгән мәмләкәтне чикләгән. Бөтенлеге һәммәсенең исәптә - Тәкъдиренә тәңгәллектә төп таләп. Шул таләпкә күнекмәгән күпләрнең Хәрабәдәге хәлләре төптәрәк. Урта диңгез - тереклекнең бишеге, Бер Хак Үзе...

* * *
Ярларын үз кирәгенчә ипләгән,
Кайдан кискән, кайдан өстәп сипләгән.
Кыйтгаларны тотып тора төенләп,
Көньягын куйган төньяктан киртәләп.
Тәкъдиренә, әҗеренә тигәне -
Дистәләгән мәмләкәтне чикләгән.
Бөтенлеге һәммәсенең исәптә -
Тәкъдиренә тәңгәллектә төп таләп.
Шул таләпкә күнекмәгән күпләрнең
Хәрабәдәге хәлләре төптәрәк.
Урта диңгез - тереклекнең бишеге,
Бер Хак Үзе тора сөеп, иркәләп...
* * *
Чуарланган август төне күгендә
Иң яктысы минем йолдызым, - дисең.
Иреннәрем иренеңә күмелде:
Өр-яңа йолдыз кабынды - белмисең...
Әйтергә дә хәтта базмый торамын,
Керфек какмый үткәргән бу төнемдә
Киек Каз Юлын җиде кат урадым:
Каурыйлар җыйдым
җуймый бөртеген дә.
Шәп егетләр идегез
Азаккача ватылып
Бетү чиге - алтылык.
Шәп егетләр идегез -
Ватты нинди катылык?
Хәзер «шестер»ка булу
Килешеп тора бугай,
Аккан-тамганны бүлү
Ахрысы, бик кулай.
«Алтылык»ның төп эше -
Алтыдан артмау гына.
Вакланып беткән җанын
Ышыкта саклау гына.
Шәп егетләр идегез,
Алтыдай ваклангансыз...
Шайтан биргән таякка
Ат диеп атлангансыз.
Иҗатчы ач булсын...
(Съезддан соң уйланулар)
Кумирларны, шөкер, хәтсез күрдек
Күмерләнеп янган гомердә...
Иҗатчы ач булса, диде берсе
Имин булыр бар да кол илдә.
«Иҗатчы ач булсын» -
Белеп әйттеме кем,
Ач даһины күреп,
Көлеп әйттеме кем?
Иҗатчыга әүвәл
Ирек кирәк, дидек.
Ирекле сүз генә
Илгә терәк, дидек.
Иректән ирәеп,
Китүчеләр булды.
Әдәби әхлакны
Изүчеләр булды.
Иҗатчыга хастыр
Гыйсъянлык хисләре:
Алар өеп якты
Җыеп искеләрне.
Ачның ачу - яман,
Тукның китмәс исе...
Мәңге каршылыкта:
Ачлык, туклык хисе.
... Янәсе, туклыкта
Булмый нидер язып,
Була - азып-тузып
Була - тузып-азып...
Мәгәр ач килеш тә,
Булмый икән язып.
Була бер-береңә,
Тирән чокыр казып.
Ач, тук хәлендә дә,
Хактыр - кемдер яза.
Тик ач гел ачыга,
Тук һаман да аза...
... Сыныкка сылтавы
Табыла да тора.
Тап-такыр сукмакта
Әйләндереп ора.
Шунда куба җәнҗал:
Сакалы аклар да,
Уртакул, ваклар да
Саташып котырып
Әзерләр бер-берсен
Өзгәләп атарга.
- Иҗатчы ач булсын!
Белеп әйткәнме кем?
Иҗаттан котылып,
Көлеп әйткәнме кем?
Ач җәнҗалчылар да,
Тук азгынчылар да,
Табалмый һаман юл
Шул хәлдән чыгарга?!
Иҗатта кирәк юл
Олысы, такыры!
Шәп әйтте - акыллы.
Тагын да җыелмый
Булмастыр, ахры,
Илбашын чакырып...
* * *
Сугыш уеннарын күп уйнадык,
Сугышларда фәкать җиңдек кенә.
Җиңү ләззәтеннән һич туймадык,
Сугыш өчен булсын җирлек кенә.
Чын сугышка дучар ителгәчтен,
Татыдык югалту ачысын...
Нәсел-ыру тамыры киселгәчтен
Уеннан ни кызык табырсың?
* * *
Анда аталар туптан -
Монда тыңлап яталар.
Кемдер торадыр хуплап,
Кемдер бик хаталана...
Туптан аткан якларда
Кыела кемнәр җаны?
Бер сәбәп юк акларга
Җан кыючы җанварны...
Берүземә бер диңгез
Ялгызым торам ярында,
Берүземә бер диңгез...
Көтмәгәндә сискәндереп
Күкне кап урталай ярып
Яндырып төште йолдыз.
Качаклар кичкән диңгез бу,
Кайчыдай кискән диңгез.
Чалгыдай чапкан дулкыны,
Суырып йоткан упкыны -
Ачу, үч иткән диңгез.
Күз яше тозлы диңгез бу,
Кайнаган, кузлы диңгез.
Берсеннән-берсе күрмәкче
Һәлакәтенә кермәкче -
Бәгыре бозлы диңгез.
Тау-тау дулкыннары килеп,
Ярына суккан диңгез...
Таралган, сынган саллары,
Хәбәрсез югалганнары -
Бер тында йоткан диңгез.
Ятаклы, комлы диңгез бу,
Уенлы, кызык диңгез.
Кызып каралган тәннәре,
Тума шәрә бәдәннәре -
Уйнашлы, бозык диңгез.
Качаклар кичкән диңгез лә,
Кем кичалмаган диңгез.
Ятаклы, комлы ярында
Онытып бар дөнья гамен
Кем кочалмаган диңгез...
Раббым Бер, хозурыңда
Дүрт ягым да төп-төзек.
Төшемдә түгел, өнемдә дә
Качаклар кичкән диңгезне
Колачлап чыктым йөзеп.
Ялгызым торам ярында
Берүземә бер диңгез!..
Йөзьяшәр Мөкәррәмә анага
Соңарып килгән яз төне,
Томан пәрдә япкан күген.
Бар да йоклап беткән димә:
Сәҗдәгә оеган түнеп,
Йөзьяшәр Әнкәсе бүген.
Хәтеренең төпкеленнән
Актарамы гомер көлен...
Утыз сигезенче елның
Зәйдә боз кузгалган мәлдә
Тулгагы тулкыган өнен?
Дисбесенең һәр төймәсе -
Хатирәләр хәситәсе...
Ил агасы бүген улы!..
Сәҗдәгә оеган түнеп:
- Сузылмыйча яз килсәче?!
Соңармыйча килсәче яз,
Кермичә җәй өлешенә...
Томан таралды... Тулган ай
Челтәрле ак шәлен япты
Йөз яшьлек чал көмешенә.
* * *
... Ярылды да авышты яр
ярты юлда туктап.
Киселде ничә ел буе
йөреп торган сукмак.
Сикреп атлап басар идең -
төшәр кебек авып...
Үз эзенә кайтарыйм соң
нинди җаен табып?!
Кышын тыгызлап кар ята,
язын бетә эреп...
Ел тәүлеге бер тын тынмый -
җил сызгыра өреп.
Күзгә күренеп сыза яр,
күнекте күп күзләр.
Берьялгызы калып, тагын
Кайчангача түзәр?...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: