Мөдәррис Әгъләмов: Мин табышмак чишәм нәселемә...
Яхшылыкка юллар ябылганда, Яманлыкка юллар салына...
(Татарстанның халык шагыйре Мөләррис Әгъләмовның тууына 75 ел)
МИН ТАБЫШМАК ЧИШӘМ
Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.
Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан,
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.
Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан,
Диварларга нигез булып яткан
Истәлекле кабер ташларыннан.
Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп, әнкәм мине тапкан.
Тапкан, табышмакка җавап итеп, –
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» –
Еллар минем аяк-кулны чишкән;
«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен»
Туган халкым сөйләр телне чишкән.
...Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,
Үз алдыма табышмаклар куйган.
Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
Мин табышмак чишәм нәселемә.
Аяк-кулын вакыт чишәр аның,
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә...
...Мин табышмак чишәм нәселемә.
«КӨЙМӘ Ю-Ю-К!»
Экспедиция. Археолог
Егет ята минем янымда;
Аргы ярга чыгар көймә кирәк,
Тукталганбыз елга ярында.
Экспедиция чордан чорга
Чыгар өчен юлга чыкса да,
Бу вакытка әле елга аша
Чыгу шуның белән бер чама.
Үртәләбез, гасабиланабыз –
Бәлки, бу хәл китәр озакка.
Ә көймәләр ярда.
Ә көймәләр
Тимер чылбыр белән йозакта.
Аргы якта эшләпәләр болгап,
Кычкыралар безгә инәлеп.
Ә без менә көймәләргә басып
Җавап кайтарабыз: «Көймә ю-ю-к!»
Ә көймәләр ярда. Әйтерсең лә
Тәгәрәшеп бездән көләләр...
...Кайчак чордан чорга чыгар өчен
Йозакланган була көймәләр.
Син көймәгә басып кычкырасың
Ерак бабаңнарга: «Көймә ю-ю-к!»
Экспедиция. Йозакларга
Күзне текәп ятам уйланып.
БЕРДӘНБЕР
(Баллада)
Иделнең иң гүзәл җирендә
Шәм кебек сузылып үскән ул,
Борынгы җырларда җырланган
Чишмәгә суга дип төшкән ул;
Авылның гармунчы егете
Аны нәкъ шул чакта күргәндер –
Алмадай кызлар күп авылда,
Арада ул гына –
Бердәнбер.
Кичләрен уенга чыкканда
Беркемгә сиздерми чыгарга,
Яхшыга киясе күлмәген
Чыгарып яшергән чоланга.
Үзе дә кичергән әнисе
Аның бу хәйләсен белгәндер –
Хәйләкәр кызлар күп авылда,
Арада ул гына
Бердәнбер.
Күбәләк шикелле талпынып
Очкан ул бер чыккач иреккә,
Яшьлектә кал шулай
Гомерлек уйнап та,
Җырлап та, биеп тә.
Ул, бәлки, нәкъ шушы уенда
Яшьлеген озатып көлгәндер,
Һәркемнән узачак ул бәйрәм –
Һәркемнең яшьлеге
Бердәнбер.
Ул кемнән ким әле,
Ник әле
Яраткан егетенә чыкмасын!
Туй белән биргәннәр аны да,
Искечә укытып никахын.
Кем белә, ә бәлки, ул чакта
Бу безнең туйлар да кергәндер
Ак туймы, кызылмы – барыбер
Ул аның туе бит,
Бердәнбер.
Аннары бу сугыш, озату,
Аерылу иреңнән дүрт елга.
Дүрт елга барган бу сугышның
Газабы барачак күп елга.
Үпкәдән килгән бу кара кан
Симәнә ташыган үрдәндер,
Ә ире исән-сау кайтачак –
Ул аның ире бит,
Бердәнбер.
Зур сугыш узды ул, тик менә
Тын кыса, кимерә үпкәне.
...Ире дә исән-сау, янында,
Бу сугыш бетсә дә, үтмәде,
Тәүлекләп игеннәр урганда
Ул аңа чир булып сеңгәндер –
Идәндә сабые үрмәли,
Ул аның сабые,
Бердәнбер.
Идәндә сабые үрмәли,
Алырга иде бер кулыңа!
Бу соңгы теләге үтәлми,
Чем-кара күзләре йомыла.
Ә аның шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер.
Онытма, кешелек,
Ул минем
Әнием иде бит,
Бердәнбер!
ШАГЫЙРЬНЕ ОЗАТУ
I
Кайтып кына кергән иде әле
Егерме биш еллар элгәре,
Инде менә тагын ятим калды
Аккош күлендәге гөлләре.
Болай да бит инде күпне күргән
Ул гөлләрнең моңсу күзләре,
Алар бүген төнлә, күз йоммыйча,
Йолдызлардан аны эзләде.
Кайтып кына кергән иде әле
Җаны җылы салкын яклардан,
Шигъри сәлам алып кайткан иде
Шул якларда йөргән чаклардан.
Яхшылыкка юллар ябылганда,
Яманлыкка юллар салына...
...Җәлил кичкән мәхшәрләрне кичкәч,
Кайту ярый туганнарыңа.
II
Авырлыгы бәгырь төпләренә
Кара юшкын булып төшсә дә,
Шәкертләре озатып бардык аны
Тукаена – Яңа бистәгә.
Кайтып кына кергән иде әле,
Әйтерсең лә яшьлек чагына
Озатып куйдык аны...
нык ышанып
Тукай булып кайтачагына.
Бездән соң да яңа буын килер,
Үзләренчә көйләр көйләрләр...
«Кайтып кына кергән иде әле,
Китеп барды», – диеп сөйләрләр.
...Җирдә чакта сабыр иңнәреңә
Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә,
Тукай алган биеклекне алгач,
Китү ярый Яңа бистәгә.
1981, июнь
КЫЙБЛА ДҮРТ ЯКТА
Алга – көн чыгышыннан,
Уңга – көн уртасыннан,
Артка – көн батышыннан,
Сулга – төн уртасынача...
Орхон-Енисей язмаларыннан
Мин киткәч тә, әллә ни үзгәрмәс,
Мин киткәч тә, сезгә калачак, –
Актарылып-актарылып болыт
Киләчәк тә...
оеп явачак.
Мин киткәч тә, әллә ни үзгәрмәс,
Татар халкы сыер савачак, –
Һәм вакытлы түрәләре аның
«Иман шарты»н тартып алачак.
Мин тәгәрәп үскән үзәннәрнең
Уртасыннан инеш агачак, –
Шул инешне бетерергә үчегеп,
Мәскәү тагын канун табачак.
Бушлат кигән татар балалары
Шуны үтәп хәлдән таячак;
Уйламагыз, мондагылар безне
Аяр, диеп, –
Аямаячак!
Үз телләрен белмәс малайлары
Калдырачак безне таякка –
Шундый хәлдә милләт ничек инде
Тәпи китсен,
Бассын аякка?
Бавырларга, бөерләргә сауды,
Баш миенә каннар савачак, –
Орхон-Енисейдан калган язма
Күрсәткәнчә – дүрт як калачак.
Шундый чагы бүген яшәешнең,
Шундый чагы бүген дөньяның;
Күпме телләр,
Күпме илләр әнә
Кыйбла итеп яши дүрт ягын.
Заман кырыс,
Заман үз дигәнчә, –
Бер кавемне аямаячак.
Бу түрәләр корсак мәнфәгатен
Үтәячәкләр дә
Таячак...
Үпкәләдем, диеп,
Үпкә сонып,
Авыз ачып татар калачак.
...Һәм дүрт ягы кыйбла булганнарны
Бер заман да аямаячак.
ТУГАН КӨНДӘ
Мең еллык тарихны ялгап
Куялса сезнең сагыз,
Яшәүне сезгә калдырам,
Үлемнән курыксагыз!
ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ
Күз төбен ярып, яшьләрем
Тәгәри телем-телем:
Акчага сугылмаган тел
Ул дәүләт теле түгел.
Кәнфит-прәннек алырга
Йөгергән бала-чага
Акчага сугылган сүзне
Хәрефләп таный ала.
Нәкъ шулай белеп үсә ул
Туган телнең бар тәмен –
Ни нәрсә бер тиен тора,
Ни нәрсә – бер тәңкәлек.
Әткәң-әнкәңнең теленнән
Назлы моң ташып тора;
Ул, дәүләт теле дә булса,
Бер башка ашып тора.
Мохтаҗларына ярдәмле,
Яманга гыйбрәтле ул –
Бары акчага сугылган
Тел генә дәүләтле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев