Мәдәни җомга

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ: АК КАЕННАР КҮЛӘГӘСЕНДӘ…

Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел МИН ТАБЫШМАК ЧИШӘМ Яралганмын кара туфрагымнан, Идел-судан, халык җырларыннан, Ак яулыклы татар карчыгының Яргаланып беткән кулларыннан. Яралганмын әнкәм көлтә итеп Бәйләр өчен җыйган учмалардан, Көлтәләрдән учма булып кына Безгә килеп җиткән кыйссалардан. Яралганмын җил-давыллар узып Исән калган агач башларыннан, Чиркәүләргә нигез булып яткан Бабамнарның кабер...

Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел
МИН ТАБЫШМАК ЧИШӘМ
Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.
Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан,
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.
Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан,
Чиркәүләргә нигез булып яткан
Бабамнарның кабер ташларыннан.
Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп әнкәм мине тапкан.
Тапкан табышмакка җавап итеп, -
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» -
Еллар минем аяк-кулны чишкән;
«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен» -
Туган халкым сөйләр телем чишкән.
...Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,
Үз алдыма табышмаклар куйган.
Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
Мин табышмак чишәм нәселемә.
Аяк-кулын вакыт чишәр аның,
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә...
Мин табышмак чишәм нәселемә.
ТӨНГЕ СУЛАР
Ничә күрмим төнге суны -
Төнге сулар гел борчулы...
Аларда бит көн буена
Кем балыкта, кем коена,
Кем ял итә, кем туена.
Ничә төшмим - төнге сулар
Ярга тиеп авыр сулар...
Телем-телем йортлар сына,
Телем-телем утлар сына...
Ул кем әйтә: сулар тына?
Ничә күрмим - төнге сулар
Күкрәгеннән җылы чыгар...
Күтәрелә җылы томан,
Җәйләрдә дә һаман туңам,
Туңа дөнья Тукай сыман.
Төнге сулар, төнге сулар,
Төнге сулар гел моңсулар...
Моңы барның йөрәгеннән
Һәрвакытта җылы чыгар.
Соңга кадәр үзе туңар.
...Ярга тиеп төнге сулар
Кеше кебек авыр сулар...
«КӨЙМӘ Ю-У-К!»
Экспедиция. Археолог
Егет ята минем янымда;
Аргы ярга чыгар көймә кирәк,
Тукталганбыз елга ярында.
Экспедиция чордан-чорга
Чыгар өчен юлга чыкса да,
Бу вакытта әле елга аша
Чыгу - шуның белән бер чама.
Үртәләбез, гасабиланабыз -
Бәлки бу хәл китәр озакка.
Ә көймәләр ярда. Ә көймәләр
Тимерчыбык белән йозакта.
Аргы якта эшләпәләр болгап,
Кычкыралар безгә инәлеп.
Ә без, менә, көймәләргә басып
Җавап кайтарабыз: «Көймә ю-у-к!»
Ә көймәләр ярда. Әйтерсең лә
Тәгәрәшеп бездән көләләр...
...Кайчак чордан-чорга чыгар өчен
Йозакланган була көймәләр.
Син көймәгә басып кычкырасың
Ерак бабаңнарга: «Көймә ю-у-к!»
Экспедиция. Йозакларга
Күзне текәп, ятам уйланып.
ТӘРӘЗӘГЕЗ БУЛСА...
Г. М.-ка
I
Яңа урам булыр монда,
Бетә иске йортлар.
Кич җитүгә сокландырып
Кабыныр төсле утлар.
Каударланып, әйтә алмый
Саубуллашу сүзен,
Күбекләнеп чәчәк аткан
Соңгы тапкыр сирень.
Тупыллар ап-ак кәфендә,
Хушлашалар кебек,
Каралып калган йортларны
Ак мамыкка төреп.
Уяныгыз!
Бар тирә-як
Киемен алыша.
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!
II
Пәрдәләрне сискәндереп
Керсен язгы һава,
Бүлмә болай да кешене
Кан чыкканчы сава.
Шагыйрь такыр басу кебек
Шып-шыр бушап кала,
Өстәлендә торган агач
Сынга охшап кала.
Иң кадерле вакытыңны
Ашый комсыз йокы -
Үзең белән фикерең дә
Инде йокыныкы.
Дөнья дәшәр, күкрәгеңә
Язгы һава тулса.
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!
III
Түшәмнәрдә «куян» бии,
Кояш чакыра тышка.
Хәрәкәткә дәшә заман
Һәрбер тукталышта.
Бүлмәгә куылган суда
Бит чылату? Җиткән!
Язгы сулар ташкын булып
Төшә биеклектән.
Бар тереклек хәрәкәттә -
Ява, ага, бара.
Күтәрелсәң, кояш белән
Якыная ара.
Таш булып таш та тарала,
Суламыйча торса.
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!
IV
Язгы аваз шундый тәмле,
Шалкан кебек сусыл.
Яшәү ул - шул! Син илеңнең
Авазына кушыл!
Күр әнә, тынычлык кошы
Ак күгәрчен куна.
Бөеклекне эзләп ятма
Китаплардан гына.
Шаккатырмасын бөекнең
Даны, көче, яше...
Ул - илеңдә, хәрәкәттә,
Ул - үзеңдә яши.
Киләчәккә барасы бар,
Саубуллашыйк, йәгез.
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Булса тәрәзәгез!
КӨЗГЕ ХИКМӘТ
Искитмәле көзнең хәрәкәте,
Ипләп кенә басып килә дә
Тәрәзәгә үрелә, сүзе күптер,
Лепер-лепер һаман сөйләнә.
Искитмәле аның хәрәкәте,
Үз-үзенә шундый ышанып
Атлап килә, җимешләрен бирә,
Яшь ана күк кала бушанып.
Күз төпләре эчкә батып кергән,
Йөзләренә төшкән сары су...
Үзеңнән соң дәвам итәр тормыш
Калдырулар, әйе, авыр шул!
Искитмәле көзнең хәрәкәте,
Рәнҗүләрне белмәс, үпкәне...
Җирдә орлык - аның киләчәге,
Өстәлдәге икмәк - үткәне.
Бүгенгесе - әнә, саубуллашу,
Кошлар китә - яфрак талпына.
Канатлы көз кышка кереп бара
Шул җирдәге орлык хакына.
Искитмәле соңгы хәрәкәте,
Йөзләренә коела сары су...
Үзебезне уйлап киләм әле,
Үзебезне уйлап...
Бары шул.
АК КАЕННАР КҮЛӘГӘСЕНДӘ
Аккош күле, тагын сиңа килдек,
Яшьлек эзләп килдек, ә синдә
Күзне камаштырган ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.
Азмы калды синдә кышкы кичләр
Бураннары, көртләре белән.
Еллар үтә-үтә кеше нишләр -
Очрашмаса үткәне белән?!
Бу тәрәзә капкачларындагы
Һәрбер кадак таныш,
Һәр уем.
Ни хәл итим, ни хәл? Бит мондагы
Таянычлар ауган... ах, кыен!
Чүп үләннәр хәтта сагыналар:
Исән чакта кадрең юк, бәндә...
Алмагачлар кебек ауды алар -
Тамырлары киткәч тирәнгә.
- Зур булганнар икән, хәзер белдек, -
диеп дөнья сөйләшәсен дә...
...Ап-ак киңлек алар,
Ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.
Рәхмәт сиңа, Аккош күлендәге
Безне очраштырган Тирән күл,
Саегасың,
Тик бетмисең әле -
Чыганагың, димәк, тирәндер.
Саегасың, беләм... Сыкранам да,
Учлап кына тотам бәгырьне...
Иң гаҗәбе шунда: син һаман да
Саега барган саен кадерле.
Саега барган авыр көннәреңдә
Нинди тирән икән күңелең!
Күпне бирдең,
Күпне салдым иңгә,
Мин аз гына сораган идем.
...Менә тагын... янә сиңа килдек,
Без шигъри өн биләмәсендә...
Ап-ак киңлек алда,
Ап-ак киңлек
Ак каеннар күләгәсендә.
Эрот Зарипов рәсеме.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: