Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ: ВАКЫТ ҖИЛЕН ТЕШЛИ-ТЕШЛИ...

Казанга мәдхия Йәле Казан! Туган телдә асыл таҗлы исем язам: Ул - башкала, Ул - ташкала, ул син - К а з а н, Күкләреңне нурландырсын моңлы азан. Йәле Казан... Хәтереңә иңрәп иңгән утлы казаң - Җан тетрәтеп, манаралар ауган заман. Айлы күгең убылмыйча калган аздан. Йәле Казан... Үз көлеңнән...

Казанга мәдхия
Йәле Казан!
Туган телдә асыл таҗлы исем язам:
Ул - башкала, Ул - ташкала, ул син - К а з а н,
Күкләреңне нурландырсын моңлы азан.
Йәле Казан...
Хәтереңә иңрәп иңгән утлы казаң -
Җан тетрәтеп, манаралар ауган заман.
Айлы күгең убылмыйча калган аздан.
Йәле Казан...
Үз көлеңнән калыккансың кабат,Казан,
Алда тагын инде күпме сынау язган?!
Тәкъдир безгә фидаилар юлын сызган!
Йәле Казан...
Кодрәтләр ал, Нәүрүз туган һәммә яздан,
Татар рухын кәгъбә итү сиңа язган,
Раббы, шөкер, безнең яклы, әй фаразан!
Йәле Казан!
Идел-Йортны яңгыратып син дан казан,
Дастаннарда җырланырлык гамәл казган,
Мәңгелеккә яшьтәш булып яшә, К а з а н !
Бәһалеме татар башы?
Татар элек кыйммәт йөргән
Елдам Мәскәү базарында.
Кенәз, граф, морза булып,
Алган малын, даннарын да.
Рәсәйдә бер - дөнья корып,
Яшәп алган, киерелеп,
Кирәк дисә, тәхетне дә
Тота белгән, хас бирелеп.
Төшенгән дә Мәскәү ныклы
Дәүләт төзү хикмәтенә,
Калкыр өчен таянган ул
Тугры татар өммәтенә!
(Көче барда көчен сыгып,
Хезмәтенә меңне түлә).
Дала кебек ачык җанлы,
Ат йөрәкле, кайнар канлы, -
Гаделлектә тиңдәш бармы, -
Файдалан син бу татарны!
Хәзер инде заман узган,
Кенәз, морза туны тузган;
Җыйган малы, казганганы,
Аты- даны, затлы каны
Бүтән нәселләргә күчкән.
Санлау-бәя үзгә күптән.
Бүген Мәскәү базарында
Бүтән кавем - йөзек кашы!
Чөелсә дә, иелсә дә -
Арзан тора татар башы.
Йотыла ил хәтерендә
Ул күтәргән нигез ташы...
Өч баһадир
Бездә дә бар өч баһадир,
Әкият түгел - тормыштан.
Тик аларның язмышына
Шайтан үзгә ым кушкан.
Каһарман булган үзләре
Сугыш театрында.
Кан кардәш тә, көрәштәш тә,
Дошман да яу кырында.
Өч сәргаскәр кылычында
Алтын Урда каны бар.
Һәммәсенең үз байрагы,
Каһәрләнгән даны бар.
Идел буйлап кырык якта
Балкыган кырык кала;
Тәңре догасын иңдергән,
Фатиха биргән дала.
И газиз Ил, балкышыңа
Әллә соң күз тидеме?
Илбашлары чама белми
Нәфес таҗы кидеме?..
Кодрәт чәчеп торган җирдән,
Бу язмышка түз генә...
Алтын Урда каны чәчри
Өч баһадир йөзенә.
Бер кабынса, сугыш җенен
Тотып, тыеп буламы...
Өч яктан да "Иншалла", дип,
Ботарлана Ил җаны.
Ятим калган Ил иясе
Курганнар буйлап йөри.
Кайсы акын думбрасында
Үкенечле кыл көйри?..
Вакыт җилен тешли-тешли
Далада кешни атлар.
Бәддога, дип өч исемне
Хәтер күпме кабатлар...
Аксак Тимер
Яшәргә дигән йорты кая?
Үләргә дигән йорты бар.
Үзеннән соң да дөньяның
Котын алыр коты бар...
Күпме король, хуплап, сөенешкән:
Яңа Чыңгыз җирдә калыкты, дип,
Ислам илләренә дәһшәт салып,
Коткарыр ул безнең халыкны, дип...
Византия мут елмайган булып,
Астан шундый ятьмә үрә белә;
Заманында бөек Атилланы
Сыйпап салган үлем мендәренә.
Европа бу! Аулый көчлеләрне
Мәкер, хәйлә, байлык исәбенә.
Тимер кебек әмир сирәк туа,
Ал чумырып, алтын кесәленә!
Җим сал! Керешсен, әй, төрки кавем
Берсен-берсе тапау кәсебенә.
Юха юнәлеш бир Тимерләңгә,
Кырып салсын барын, аса-кисә.
Санамаслар аны тилергәнгә,
Ислам динен шулай пакьлим, дисә...
Һәм кузгала чирү, дәрья булып,
Мәшһүр Сарай гөлдән көлгә кала,
Шәрекъ илләрендә билен бөгә
Мең мәчетле гүзәл һәр башкала.
Туктамышлар ава, Баязидлар...
Кисәү төшә ислам дөньясына.
Ә Европа, әмир саулыгына
Учын каплап кына дога кыла...
Туктамыш
Әй Туктамыш, Туктамыш,
Иблис белән ук алыш,
Сине көтә - укталыш,
Илең җуяр тукмалыш...
Хан хатадан хали булаламы
Ил язмышы кыл өстендә чакта?
Киеренке халәт, ялгыш бер сүз -
Очкын чәчәр, кыҗрап, утташ-чакма.
Кыныларда кылыч уянган мәл,
Зәһәр сөңге ерта Күк гөмбәзен.
Әлегә бу - атылмаган кодрәт,
Кем өммәте яклый кем өммәтен?
Туктамышка хәбәр юллый Әмир,
Кардәшлекне хәтта искә ала,
Вәкарьлегең җиңеп килештеңме -
Илең - Алтын Урда исән кала.
(Холкын тыялмаган хакими зат
Илен фаҗигагә алып бара).
Ничә тапкыр, ничә гасыр аша
Үреләм мин ханны кисәтергә.
Тәхет гөмбәзендә кара шәүлә
Сорау-теләкләрне кисә тора.
Инде бер кат Терек ярларында
Тимербәкнең угын тоймадыңмы?
Киңәшчең кем тәхет эргәсендә,
Кем ысылдап аңың томалады;
Бу орышта җиңү көтә, диеп,
Нинди Иблис сине юмалады?!
(Кайсы илдән, нинди кавемнән ул,
Шушы сорау мине бимазалый...)
... Көтә әмир, өзәңгегә басып,
Атының да холкы ярсу-зирәк.
Көтә әмир... Сарай тәхетеннән
Кылыч чабалмаслык бер сүз кирәк.
Каракошлар оча... Сүз юк, димәк...
Әмер бирә тимер җанлы Әмир,
Куба дәһшәт. Бишйөзмеңлек чирү
Капма-каршы килеп тураклаша.
Ашинәдән туган диндәш кавем...
Бүре рухы азау ярып шаша.
Аксак Тимер аты җиңү даулап,
Ыргып чыга канлы упкын аша.
Ә Европада понтификлар юрый:
"Алтын Урда бетә...бетә...бетә...
Безгә нигә тәреле яу-сәфәр...
Болар, әнә, үз-үзләрен тетә!"
Һәм тетелгән, бар да исәпләнгән,
Иблис кенә шул ук - һаман исән,
Төз утыра канлы иярендә.
Яргычлый ул динне. Ул дигәнчә:
Кырыш бара ислам илләрендә.
Шәрекъ һаман шәрик булып кала,
Сабак алалмый шул үткәннәрдән.
Иблис йөри утлы кузлар эзләп,
Илләр янып сүнгән чал көлләрдән.
Идегәй
Әй, Идегәй, Идегәй,
Күз карасы идең, әй!
Хыянәттән - кыямәткә
Башсыз калып кердең, әй...
Дәвер кемнең дәвере бу -
Идегәйнең дәвере.
Алтын Урда тәхетенең
Хан булырлык дәү ире.
Тәхет тоту язмаган шул
Бөтен яктан килсә дә,
Качып кына тирмәсендә
Хан халаты кисә дә...
Оста мәргән, гаскәр башы,
Далада бер шаһ-даны.
Затлы нәселдән булмагач,
Акмагач Чыңгыз каны
Дога кылып, Ак киездә
Ил-йорт күтәрмәс аны...
Кимсенүдән - үчсенүгә
Бары бер адым гына.
Көчлеләрнең үче яман -
Хыянәт сызыгында.
Туктамыштан - Сәмәркандка,
Тимербәктән - Сарайга
Уравыч юллар чаты.
Ике арада Идегәйнең
Сөрлеккән язмыш аты.
Үз халкыңа хыянәтне
Кичерер көч бармы соң?!
Дастаннарга кереп кенә
Ышыклана алмыйсың.
Нинди буласы иде бит:
Ил күркәме, ил улы!
Эт типкесенә калдырып,
Хаин башы чабылды.
Тынды дала киңлегендә
Шанлы дәвер чалымы.
Соңгы аккорд
Хакимлеккә дәгъва кылган -
Йә уч тотар, йә үч тотар.
Ни учлап калды соң әле
Татарны җиңгән өч татар?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: