Мәдәни җомга

Марсель Галиев: Күңелемдә адашырга яратам мин...

Еланнан елау көтмә син,  Еланнан елау көтмә;  Елатыр елларны йолып,  Дөнья тетмәсен тетмә!

РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марсель Галиевкә 8 октябрьдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа саулык-сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.



ҮТКӘН ГАСЫР БУЙЛАП БАРАМ

Мәшәкатьле чуар урам. 
Ялкау гына карлар төшә. 
Үткән гасыр буйлап барам.

Соры йортлар ышыгыннан, 
бүрек кадәр эт җитәкләп, 
ханым үтә купшы гына.

Урам юеш җепшек кардан. 
Шәһәр үзәгенә җиткәч, 
«барабыз»дан төшеп калам.

Нәни максат – түбәң булу, 
Сатылулар һәм сатулар – 
сәүдәгәрләр төбәге бу.

Печән базарында арыйм. 
«Кисекбаш»ны күреп калгач, 
үз башымны тотып карыйм.

Кыюланган, кызып алган 
бер мосафир җырлап уза: 
(җыры язылганмы тузга?)
«...Байлар кайда саклый икән 
безгә дигән хәмерләрне? 
Ханнар әллә үлми микән – 
булыр иде каберләре».

Ә бер чатта чегән кызы 
язмышларны юрап тора. 
Ышанганнар чират тора.

Мәшәкатьле чуар урам. 
Ялкау гына карлар төшә. 
Үткән гасыр буйлап барам.


ВАКЫТНЫ УЗГАН ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА

Гади генә кыяфәтле иде, 
иске кәпәч иде башында. 
Аның эзе меңнәр эзе белән 
буталгандыр урам ташында.

Сүзен әйтсә, тыңламыйлар иде, 
ишетмиләр иде табында, – 
Эре гәүдәлеләр эре сүзләр 
сайлап кына тезгән чагында.

Ул көннән-көн кечерәя барды,
Наполеон буйлы калгач та 
көрәште ул туры сүзе белән, 
нужа якасыннан алгач та.

Заманга ул сыя алмый иде,
артык иде шаулы тормышта. 
Ул бит бары шагыйрь, шагыйрь иде, 
Тәңре улы иде тумыштан.

Вакытында үлә белеп үлде, 
шул мизгелдән һәрбер шигыре, 
һәрбер әйткән сүзе канатланып, 
бөек мәгънә алып өлгерде.

Вакыт аны куып җитәр өчен 
туктатты да, мәрмәргә төрде.


ИКЕ УРМАН ЧИГЕНДӘ
                  
                    Хәсән Сарьянга

Ике урман арасы,
йөгерә болан баласы,
борылып кергән юллар булыр, –
шуннан озата барасы.
Ике урман арасы...

                 Халык җырыннан

Күккә ашкан җиз наратлар зыңлый,
ә кырыйда – каен урманы. 
Ике чиккә җиткәч, әйтеп куйды: 
– Сулап кара әле һаваны.

Наратлыкка керсәк – һава башка – 
бер адымнан нинди үзгәреш. 
Җиңел канат сыйпап үткән кебек, 
үзгә монда, үзгә яшәеш.

Алан кебек ачылды ул шунда 
язылачак әсәр хакында. 
Кем гомерен саный башлады соң, 
күке аваз салды якында?..

Күке тавышы... Изге бер моң гүя,  
манарадай нарат янында 
тыңладык без, нинди моңсулык бу? 
Күке чикнең теге ягында.

Ә ул сөйли. Кайчак юри кушып 
сөйли төрек акценты белән. 
Шул чагындук кырыс күзләрендә 
тетрәү барганлыгын кем белгән...

Наратларны ерып китеп барды, 
ике урман чиге – алдында. 
Ак каеннар аны дәшеп алды, 
көзләр алды сары җанына.


МАЛЕЕВКА ТАҢЫ
                            Мостай Кәримгә

Башын кыңгыр салып атлап бара, 
йөз яшәрлек чыршы асларыннан. 
Карлы таңда туган шигырь юлы 
башлангандыр шәрык дастаныннан.

Чигенмә әле, тынлык, иркенлек бир, 
әрнүләрдән торган уйларына. 
Чыршыларның кызыл энәләре 
янып төшә, әнә, юлларына.

Кулын артка куеп атлап килә... 
Таң уянган яшь кар җылысыннан. 
Тиен булып күчә җитез Вакыт 
карлар коеп чыршы ылысыннан.

Кулын артка куеп, салмак кына, 
килә заман белән бәхәсләшеп. 
Йөрәгендә утлар дөрли микән, 
учларына ала кар тәлгәшен.

Көн яктысы төшкән эзләр карда, 
уйланыр ла чагы бу дөньяның. 
Җирем ни дип җавап бирер, әгәр 
күкләр дәшсә изге шагыйрь җанын?.


ТАБАРЛАР БЕЗНЕҢ ЭЗЛӘРНЕ

Еланнан елау көтмә син, 
Еланнан елау көтмә; 
Елатыр елларны йолып, 
Дөнья тетмәсен тетмә!

Уйлар уйла бер утырып 
Елантау итәгенә. 
Халкыңның гомер агачы 
Күрмәде ниләр генә.

Текә язмыш маңгаена 
Күпме әр, күпме яра?! 
Янә яшәреп, еланнар 
Иске кабыгын сала.

Иске кабыгын сала да 
Ысылдап урап ала. 
Эчкә елан йотканнарның 
Җан күзе салкыная.

Аттила оныкларының 
Учагы сүнеп бара. 
Үрчи мөгезле еланнар, 
Кыйтгалар ятка кала.

Еланнан елау көтмә син, 
Еланнан елау көтмә; 
Бүген җуйган зурлыгыңны 
Үткәннән өмет итмә!

Табарлар безнең эзләрне,
Әйтерләр хәйран калып:
– Үзе үстергән еланнан
Чагылып үлгән халык...


ХОДАЙГА ДА БИК КҮҢЕЛСЕЗ БУЛЫР

Аргамаклар аягүрә басып, 
Кешнәп ауган дәверләр сыман, 
Убылыр татар тарих бәгъренә, 
Легендалар калкыр җан сорап.

Бу – хыялда. Чынбарлыкта исә 
Куеп карыйк гадел хөкемгә: 
Горур үлә белү горурлыгы 
Бирелгәнме безнең кавемгә?

Үзе теләп бетә бара халык, 
Гүя үз-үзенә үч итә; 
Ничә гасыр буе, чимал булып, 
Төрле кавемнәрне үрчетә.

Бетә-бетә шулай бетә торгач, 
Коргаксыр да язмыш казаны. 
Торып калыр ялгыз бер могикан! 
Бик гыйбрәтле булыр азагы.

Олыларлар соңгы могиканны, 
Илләр буйлап зурлап йөртерләр. 
Нинди бөек халык булган диеп, 
Дөнья аңа карап фикерләр.

Ә көнчелек, татар көнчелеге 
Бетәрме соң Җирдә, ниһаять, 
Хәтәре дә бетсә, татары да, 
Нинди хәлгә калыр бу хәят?

Юк. Тагын да татар бер калкыныр, 
Соңгы могиканнан көнләшеп, 
Үрчи башлар соңгы могиканнар, 
Тешләшеп тә янә үчләшеп.

Бәхәс кубар, әрсез могиканнар 
Төрле кыйтгаларда дан алыр. 
Иң актыкта мин беренче дигән 
«Татар чире» Җиргә таралыр.

Ә барыбер соңгы могиканга 
Бетү чираты бер җитәчәк. 
Күзгә кырып салыр татар беткәч, 
Киләчәксез калыр киләчәк.

Ходайга да бик күңелсез булыр, 
Галәм үкенечен татырлык:
– Җирдә бармы тагын берәр халык 
Саллы исем белән атарлык?!

Менә шунда инде яңабаштан 
Уйлап чыгарырлар татарны!


ЧИСТАРЫНУ

Күңелемдә адашырга яратам мин –
Андый чакта син чакырма мине. 
Кемнәр белән, кайсы чатта хушлашылган –
Мин шуларны сагынып кайтам кире.

Дөньялыкта бүтән, ә күңелдә Вакыт 
Туктап калган һаман бер ноктада. 
Иделемнең ачык көндәлеге сыман –
Акчарлаклар күктә, укып кара...

Барлап карыйм. Үз асылын үзе белгән 
Күпме кеше күңел галәмендә?
Сокланырга кабат яңа өмет туа, 
Якынлашкан саен үткән көнгә.

Бар да исән монда, чиста карашларда 
Чагылмый да ниләр күрәчәгең. 
Ә тормышта шулай: кайсылары түләп, 
Кайсы яулап алган киләчәген.

Бар да шул ук монда. Бар да якын итә. 
Күрешергә әзер сузган куллар. 
Исмен җуеп олы сулар кочагында, 
Күмелмәгән әле инеш-сулар...

Күңелемдә онытылырга яратам мин, 
Сәҗдә кылам, кайтып узган чакка. 
Ә син дәшмә андый чакта, чакырма син, 
Бер чистарып кайтыйм дөньялыкка.


БУЛМАГАЕ

Ничек хәлең, газиз халкым, 
Бетә-бетә бетәсеңме, 
Җан асрау өчен яшәп, 
Язмыш йонын тетәсеңме? 
Уңга каера сулагае, 
Сулга каера уңагае, 
Татар әйтә:
– Булмагае.

Хәтереңә балта чабып, 
Бөгелүдән таласыңмы, 
Чит кавемне ашлый-ашлый, 
Үзең ашсыз каласыңмы? 
Уңга каера сулагае, 
Сулга каера уңагае, 
Татар әйтә:
– Булмагае.

Ат чабарлык торбалардан 
Ага читкә җир майларың, 
Үзебезнең җир-суларга 
Торып кала «чир майлары». 
Уңга каера сулагае, 
Сулга каера уңагае,
Татар әйтә: 
– Булмагае. 

Буй сындырып буйсынучан,  
Кушканга хуш халыкмы без,
Вак җим кабып, тел өзәрлек 
Кармак йоткан балыкмы без? 
Уңга каера сулагае, 
Сулга каера уңагае, 
Татар әйтә:
– Булмагае.

Ходай бездән йөз чөереп, 
Инде тәмам өмет өзсә, 
Теле корган бу халыкка 
Хәтта тәмуг язык, дисә... 
Уңга каерыр сулагае, 
Сулга каерыр уңагае, 
Татар әйтер:
– Булмагае...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: