Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ: ЧАЛКАН ЯТЫП ҖЫЛЫЙ ЯПАН ДАЛА

Ничек хәлең? Ничек хәлең, газиз халкым, Бетә-бетә бетәсеңме... Җан асрау өчен яшәп, Язмыш йонын тетәсеңме? Уңга тарта - сулагае, Сулга тарта - уңагае. Әйтә татар: - Булмагае... Тамырыңа балта чабып, Бөгелүдән таласыңмы, Чит кавемне ашлый-ашлый, Үзең ашсыз каласыңмы? Уңга тарта - сулагае, Сулга тарта - уңагае. Әйтә татар: - Булмагае......

Ничек хәлең?
Ничек хәлең, газиз халкым,
Бетә-бетә бетәсеңме...
Җан асрау өчен яшәп,
Язмыш йонын тетәсеңме?
Уңга тарта - сулагае,
Сулга тарта - уңагае.
Әйтә татар:
- Булмагае...
Тамырыңа балта чабып,
Бөгелүдән таласыңмы,
Чит кавемне ашлый-ашлый,
Үзең ашсыз каласыңмы?
Уңга тарта - сулагае,
Сулга тарта - уңагае.
Әйтә татар:
- Булмагае...
Ат чабарлык торбалардан
Ага читкә җир майлары.
Үзебезнең җир-суларга
Торып кала «чир майлары».
Уңга тарта - сулагае,
Сулга тарта - уңагае.
Әйтә татар:
- Булмагае...
Буй сындырып буйсынучан,
Кушканга - хуш халыкмы без,
Вак җим кабып, тел өзәрлек
Кармак йоткан балыкмы без?!
Уңга тарта - сулагае,
Сулга тарта - уңагае.
Әйтә татар:
- Булмагае...
Ходай, бездән йөз чөереп,
Инде тәмам өмет өзсә...
Теле корган бу халыкка
Хәтта тәмуг язык, дисә...
Уңга тартыр - сулагае,
Сулга тартыр - уңагае.
Әйтер татар:
- Булмагае...
Атлы Болгар ядкәре
Капкаларың ачыламы Көнкарашка,
Мәңгелек гамь уелганмы һәрбер ташка, -
Җиһаныңда мондый кала бармы башка?!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Томыласың,
Тояклардан очкын чәчрәп яна,
Кытыкланып көлә япан дала.
Капкаларда усал җилләр кагышымы,
Тәкъдирме бу, әллә Ходай каргышымы, -
Каракошлар дәррәү чукый һәр ташыңны!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Ник дулыйсың?
Ияреңнән җайдак чәчрәп кала,
Кара сөрем яга япан дала.
Күкләр сорый: болгаттыңмы Болгарыңны,
Йә ашыгып кылычыңны болгадыңмы, -
Үз башыңны үзең чабып куймадыңмы?!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Канлы яшең
Әрем бәбәгенә чәчрәп тама,
Чалкан ятып җылый япан дала.
Шагыйрьләр түтәле буйлап
Йәле, Кояш! Биек күк гөмбәзе -
Шагыйрьләрнең аяз түбәләре.
Берәм-берәм сорау биреп барам,
Офыккача шигырь түтәлләре...
- Йә, кикриге бармы шигыреңнең?
Юк, дисеңме! Димәк, "һи" генә син...
Вак йомырка салган тавык булып,
Түтәлеңдә кыртлап тибенәсең.
- Йә, төлкесе бармы шигыреңнең?
Мут елмаю аша, кинаяләп,
Күңелләрне аулый аласыңмы,
Сүз ятьмәсен оста киергәләп?
- Йә, мөгезе бармы шигыреңнең?
Чатнатып бер сөзә аласыңмы?
Мүкләк бозау булып, койрык чәнчеп,
Үз шәүләңнән өркеп чабасыңмы?!
- Йә, канаты бармы шигыреңнең?
Оч син шанлы чор-дәверләр аша,
Ата-баба эзен барлап кайт та,
Учыма сал Әдрән диңгез ташын.
- Йә, җене кайда, җене шигыреңнең?
Нинди җен, дип, алай үртәләнмә.
Җене-җаны бардан кимсенеп син
Күләгәңне күммә түтәлеңә!
Шигырь шытып чыгар, аягүрә,
Дога моңын кушсаң сүз тәменә.
Куркыныч төш
Акыл бик куерган, имеш, Җир йөзендә,
Бар да "беләм", бар да аң иясе.
Шагыйрьләргә көн дә беткән,
төн дә беткән,
Сатыла, ди, Пегас дирбиясе.
Гөрли дөнья, үрли дөнья, гүли дөнья,
Тезгеннәрен өзеп, бар да шаша.
Уйлар - шәрә, буйлар - шәрә,
туйлар - шәрә,
Акылыңны селтәп сала бу тамаша.
Милләт дигән аермалык беткән, имеш.
Хәтерлеләр хәтәр икән ләса!
Сорау-билге өндәү итеп турайтылгач,
Аумакай кол җаны калыплаша.
Ходай биргән меңләгән тел йотылган да,
Бары бер тел - Иблис теле калган.
Шиңеп төшкән храмнарның гөмбәзләре,
Җирдә яңа алла сөрән салган.
Бар илләрне йотып, калган бер ил - хаким!
Бер әмердән гавам катып кала.
Китаплардан сукмак түшәп, кеше заты
Маймыллыкка җырлап кайтып бара.
Хакимнәрнең мәгъшукасы - елдам тарих -
Чынбарлыкны тез чүктерә һаман:
Ваклар - бөек, бөекләр - вак булып чыга -
Уйдырмасы - заманага таман.
Яши дөнья, яшьни дөнья, кешни дөнья,
Шигъри дога тыны кысылса да...
Раббе әйтер, җиргә карап: бу кешелек
Хаталанды тагын бусында да...
Ләхет алыр көрәгенә таянган да
Ахырзаман мышный бусагада...
Тау рухы
Чатыр тау, дисәм, күңелдә
Чөелә бер горурлык.
Ул горурлык гел дә шулай
Тау рухына торырлык.
Саумы, диеп каршылый ул,
Кочаклап ала җиле.
Тау гынамы - туган җирнең
Кыйбласы, шәмаиле!
Җир йөзендә күпме таулар
Күктән йолдызлар аулый.
Тышаулана яшеннәре,
Бөркетләр томшык чарлый.
Миңа калса, бар таулар да
Бер тамырдан - кардәштер.
Мәңге горур кыялар да,
Энекәш, дип Чатыр тауга
Ерактан танып дәшер.
Бәллүр бозлы кыяларның
Бүтән ырым-уены.
Миңа газиз үз тавымның
Мәҗүси җил куены.
Менә ул - гомер Чатыры!
Күңелнең үз тәүбәсе;
Ятып ауна күкрәгенә -
Шулдыр бәхет түбәсе.
Ханчишмә сукмагында
Иске Казан тавы. Текә ярдан
Калка бик борынгы, чалмалы баш -
Без кичкәнне кичермәгез, диеп,
Ярып бирер җанын яралы таш...
Бәлки...
Шәп әйткән бит, кергән чакта,
Казанына Тукай:
- Дәртле Казан! Моңлы Казан!
Нурлы Казан!
Киткән чакта өстәгәндер
Язганына Тукай:
- Кәртле Казан... Комлы Казан...
Бурлы Казан...
Дала догасы
Кылыч йөзе кебек үткен -
Бу Кыпчак даласымы,
Бәйсез-уйнак җилне, үртәп,
Атларда чабасымы;
Әлегәчә таланмаган
Курганнар табасымы,
Учагы сүнгән чорларның
Көлләрен кагасымы;
Миндә дала каны бар дип,
Шушында каласымы,
Балбал шәүләсенә ятып
Бер сыктап аласымы;
Беләмме дала догасын,
Мин дала баласымы?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: