Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ: АЙЛЫ АЛКА ТАККАН ЧЫН ӘНИЛӘР…

Гүзәл туташ гаме - Гүзәллегем белән бәхетле мин, Гүзәллегем белән бәхетсез. Буйсынырдай бер яр күзләп киләм, Күңелемдә уйлар хөсетсез. Сезме соң бу, дастаннардан чыккан Үлмәс каһарманга тиң затлар? Заманага ак перчатка ташлап, Дуэльләргә чыгар ир-атлар, Сезме соң бу?! Бармы арагызда, шигъри сүздән Тәкыялар үрер телдәрләр? Хатын-кызга һәйкәл куяр өчен, Мәрмәр...

Гүзәл туташ гаме
- Гүзәллегем белән бәхетле мин,
Гүзәллегем белән бәхетсез.
Буйсынырдай бер яр күзләп киләм,
Күңелемдә уйлар хөсетсез.
Сезме соң бу, дастаннардан чыккан
Үлмәс каһарманга тиң затлар?
Заманага ак перчатка ташлап,
Дуэльләргә чыгар ир-атлар,
Сезме соң бу?!
Бармы арагызда, шигъри сүздән
Тәкыялар үрер телдәрләр?
Хатын-кызга һәйкәл куяр өчен,
Мәрмәр җанын тыңлый белгәннәр,
Бармы арагызда?!
Йә, кайсыгыз чорның шаһзадәсе!
Йөрәгемне учка саламын.
Тәхет тоткан шәрыкъ кызларының
Яна миндә каны - дәвамы.
Сагаюлы ирләр, вагаюлы...
Ерып барам күзләр диңгезен.
Бу урамның үги шавы баса
Кайсы чорның шанлы нигезен?
Юксынсам да узган гасырларны,
Үксез булып анда калалмам.
Шаһ-Галидәй ирләр урам тулы.
Мин дә...
Сөембикә булалмам.
Дәһшәтле чибәрлек
I
Кәттә атлап килә!
Нәзакәтле бармаклары арасында
Җем-җем көйри сигаретның көлсу күзе.
Кызыл кучкыл иреннәрдән, бөдрәләтеп,
Боҗра-боҗра төтен чөеп килә үзе.
Көмеш ука - зәһәр озын тырнаклары,
Колагында - киергедәй алкалары.
Ничә илнең байрак төсе - чәчләрендә,
Сокланыйммы бу замана чәчәгенә?!
Бар да кебек, юк та кебек - кыска итәк,
Көязлекнең тантанасы - чая ботлар,
Чыкы-чыкы чукып бара үкчәләре,
Хәтта туктап, тынын көйли чал ир-атлар.
Калку-текә күкрәгенең ядрәләре
Тетрәп тора муенсалар арасыннан.
Сискәнер дә кояш нуры, кире чигәр
Назы качкан тәкәббер боз карашыннан.
"Шоу" дигән шау, иблис көе -
металл шаңы
Яшьлегеннән эчке моңын савып алган.
Узган гасыр комсомолы - әбисеннән
Татарлыгы бер әчмуха йогып калган.
Чибәр үзе каһәр!
Мондый килеш-килбәт
Халыкара модаларны тез чүктерә,
Асылында - нинди фасыл?..
Селти язып,
Сүз камчысын тыеп калдым чүт-чүт кенә.
Яшь әнкә бу!
Парк буйлап этеп бара -
Фаэтондай купшы-матур баларбасы.
Хакыйкатькә күзеңне ач, менә шундый -
Милләтеңнең сөтен җуйган чор анасы...
II
Шакып уятты да...
Хатирәләр купты тамырыннан.
Әнә ул - мин, ята сабый, күккә карап,
Имезлеге - арыш камырыннан.
Кабык арба тартып әнкә бара
Рәшәле басу камылыннан.
Кинәнәме тургай, нинди моңнар саркый,
Талир тәңкә чыңы - толымыннан.
Елату да шуннан, юату да шуннан -
Буыннардан күчкән үз моңыңнан.
Әнкә сөте белән, үлән суты белән
Ныгып, ялантәпи җилдергәнбез!
Догаларны белеп, дагаларны бөгеп,
Яшәү гамен тәнгә иңдергәнбез.
Туган телдән тәлгәш-тәлгәш
сүзләр өзеп,
Тәм-сихәтен җанга сеңдергәнбез.
Тынма, хәтер... Йодрыклана
үҗәтлегем:
Искермәгән әле иске көйләр!..
Бәхилләшә кырыс заман аръягыннан
Айлы алка таккан чын әниләр.
Җырда гына калган инәкәйләр...
III
Үтеп китте әнә!
Чәнти бармак белән
Этеп кенә затлы баларбасын.
Үткен тояк - биек үкчә, чыкы-чыкы,
Узып бара, чәнчеп... үзалласын...
Җәйге этюд
Чыңлы аяз күк йөзеннән
Тургай моңы түгелә.
Кызыл косынкалы кызый
Бәрәңге төбе күмә.
Җитез күләгәсе төшә
Үрчемле сабакларга.
Ничә буразна чыгасын
Йөгертеп санап кара.
Тезләренә йоккан сутлы
Тузаны да килешә.
Ачык түшенә сыялмый
Пар алмасы биешә.
Аръяк болында яшь тайлар
Тәкатьсез кешнәп ала.
Өянкеләр сабырлыгын,
Чайкап, инешкә сала.
Ашык рәссам, җетеләнеп,
Нинди төсләр җилкенми!
Кыз тирәли әйлән-бәйлән
Пар күбәләк җилферди.
Ул әнә, гөл-түтәл итеп,
Каеп бара җир дымын.
Ә кичен - чишмә сукмагы
Санар кәз-кәз адымын.
И авыл, бу манзараның
Кадеренә кем ия?
Кызыл косынкалы кызый
Бәрәңге төбе өя.
Ак яулыклы сабырлык
Нинди сөлгеләр элгәнсең
Гомер кашагасына;
Нинди мендәрләр тезгәнсең
Тәкъдирең ягасына!
Нинди догалар белгәнсең
Иблис өнсез калырлык...
Түзгән - иелмәс җаныңда
Ак яулыклы сабырлык.
Андый сабырлык төбендә
Сулкылдар сары алтын.
Нинди бизмәннәргә салып,
Кем үлчәп аклар хакын?
...Хыялың - офык артында
Калган буразналарда.
Шул буразна үремнәре -
Киселгән толымнарда.
Томылып чаба, томылып,
Яшьлекнең чаптар аты.
Шунда бит, шунда ялгышның
Борылып кергән чаты...
Күндәмлеккә күнә барып,
Язмышың читлегендә,
Нинди ярсулы назларның
Җене җуелган синдә.
Ак атлы шаһи җайдакның
Килерен көткәнсеңдер.
Чәмчәле читек чигешен
Төшләрдә үпкәнсеңдер.
...Ачыла хәтер, ябыла...
Нинди җил килеп кагыла
Капкаңның келәсенә.
Нинди бу - бөек ышаныч
Сөенеч киләсенә;
Ак атта, җилле җайдакның
Тупырдап керәсенә!
Яңабаштан, бер айкалып,
Сөлгеләр эләсең дә...
Яңабаштан, сөеп-сыйпап
Мендәрләр тезәсең дә...
Нинди бу - рәхмәтле әрнү
Мәхәббәт сүрәсендә?!
Куш мендәрең нәүмиз ята
Күңелең кәгъбәсендә...
Тәкъдир
Күндәм гашыйк колың булып,
Имәс башны исәм дә;
Көнчелекнең кара кошын
Упкыннарга чөйсәм дә;
Йолдыз алып бирәм диеп,
Кыяларга менсәм дә;
Җирдәге оҗмах капкасын
Ачып түргә үтсәм дә;
Алтын тәхетләрне биләп,
Ханнар таҗы кисәм дә;
Тургай сулышы кабарлык
Җырлар иҗат итсәм дә;
Барыбер ярый алмассың! -
Тәкъдирем әйтә көлеп.
Аллаһтан узып яратсам,
Сине җуярмын кебек.
Васыять
Туган җирнең җиле пышылдавын
Яшьлегемдә салдым күңелемә:
- Пәрәвезләр җебен өзә күрмә...
Әниеңнән алда үлә күрмә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: