Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ: Алтын Урда – татарның Атлантидасы...

Өстәлемдә - Сарай-Бату туфрагыннан алып кайткан чүлмәк ватыгы, фирүзә төсен җуймаган кирпеч кисәге. Тагын... бер учма әрем. Әремдә - балбаллы бөек дала хәтере, учаклардан күтәрелгән төтеннең әчкелтем исе. Әремдә - тояклар астында калып та, янәдән калку, таптала белмәү көче. Әремдә - көмеш җил, Ватан-Җир исе. Үкенечле горурлык... Бар да җуелган...

Өстәлемдә - Сарай-Бату туфрагыннан алып кайткан чүлмәк ватыгы, фирүзә төсен җуймаган кирпеч кисәге. Тагын... бер учма әрем. Әремдә - балбаллы бөек дала хәтере, учаклардан күтәрелгән төтеннең әчкелтем исе. Әремдә - тояклар астында калып та, янәдән калку, таптала белмәү көче. Әремдә - көмеш җил, Ватан-Җир исе.
Үкенечле горурлык... Бар да җуелган инде... Күзгә яшь килә...
Алтын Урда - татарның Атлантидасы...
Бөек дала - Ана-Ил
Алтын Урда,
Дөнья хозурында
Кайда синең сөрмә-алтыннарың?
Хач имезгән күпме гөмбәзләрдә
Күрәм аның зәһәр ялтыравын.
Алтын Урда,
Дала күкрәгендә
Кайда синең мәшһүр калаларың?
Тәхет җуйган халык - бәхет җуя,
Ятим даны иңрәп кала бары.
Алтын Урда,
Зиннәт байлыгыңа
Көндәш булган, тиңдәш булалмаган.
Хан казнасы - җан казасы булса,
Мәңгелек рух илдә туалмаган.
Алтын Урда,
Кемнәр котырткандыр,
Өч туганны канга-кан килергә?
Була икән Ана-Илнең билен
Сындырырлык итеп тилертергә.
Алтын Урда,
Күкрәп янган дала,
Хан таҗлары янган - асылташлы.
Байраклары янган - бүре башлы,
Еланнары янган ысылдашып.
Алтын Урда,
Үзен-үзе җиңеп
Җиңелгәнне ничек аклап булсын?!
Иярдәге Илхан иелгәндә,
Илне халык ничек саклап калсын.
Алтын Урда,
Сабак алмас халык:
Таралганы күпме, таркалганы?
Әрсез кавемнәрне үрчетергә
Җитәр микән Җирдә татар каны?
Алтын Урда,
Гаярь улларыңның
Дәвамнары кайсы халыкларда?
Таныйм йөздән, әмма рухы бизгән,
Теле-дене - бүтән калыпларда.
Алтын Урда,
Дала ләхетенә
Иңгән атлы дәвер җәсәденнән
Өннәр килсә, тояклардан кубып,
Моң сирпелә хәтта җил күзеннән.
Алтын Урда,
Нинди кодрәт сүнгән!
Ни үкенеч, ела оятыңнан.
Бүре булып улый җанда Хәтер,
Ә хәтергә елан оя корган...
Дала җыры
Күктә - Тәңре. Җирдә - Илхан,
Алтын Урда уллары.
Заманында байракларны
Күтәрдек без югары.
Без атларда чапкан чакта
Тетрәп торды даласы.
Тәңре үзе кызыккандыр:
Даланың үз догасы.
Гөлләр үскән шанлы илләр...
Көлгә күчкән шәмаилләр,
Манаралы ак калалар...
Дала җилләренә дәшә
Ятим калган таш балбаллар;
Ана күңеле - балада,
Бала күңеле - далада...
Әрем исе - далаларда...
Әрнү хисе - аналарда...
Дала җилләре тарата
Сүнгән учак көлләрен.
Кем хәтерли, кемнәр белә
Алтын Урда хәлләрен?
Җир йөзенә таралдык шул,
Талды дала йөрәге.
Кайсы телдә җырлый хәзер
Алтын Урда ирләре?
Күктә - Киек казлар юлы,
Җирдә - дала юллары.
Кайсы чатта адаштык без
Алтын Урда уллары?
Күңел тула, курганнардан
Калыкса Ай урагы.
Кайда соң без, җиһангирлар,
Алтын Урда уллары?
Гөлләр үскән шанлы илләр,
Көлгә күчкән шәмаилләр,
Манаралы ак калалар...
Дала җилләренә дәшә
Ятим калган таш балбаллар:
Ана күңеле - балада...
Бала күңеле - далада...
Әрем исе - далаларда...
Әрнү хисе - аналарда...
Дала каны
Таң бөркете иңрәп күтәрелә
Җилгә изү ачкан балбаллардан.
Чыңгыз ханның елгыр аргамагы
Кешнәп чапкан япан далалардан
Өне килә ерак дәверләрнең,
Кемгә аны тою язмагандыр;
Гомер агачыннан башкаена
Әремле бал, әрнеп, таммагандыр.
Ялган зурлык - яман хурлык булып
Кайта берчак тормыш уенында.
Балбал кебек изүеңне ачсаң,
Кысыр җилләр бары куеныңда.
Җанда дала җиле уйнамаса,
Карашыңнан учак кабынмаса,
Җәя тартыр бармакларың дәрте
Саз кылына назлы кагылмаса -
Сиңа иңмәс Күкләр ихтыяры,
Дәвер ябар хәтер капкаларын.
Язмас хәтта төшләреңдә күрү,
Җир тетрәткән, атлы чапкыннарын.
Атлы дастаннарга иелерлек
Дәрман бармы хисси төннәреңдә,
Тиңсез бөек дала поэмасы
Кайсы курган-кабер төпләрендә?
Уянырмы Турфан оазисы,
Алтай-Саян, Тургай далалары?
Балбал түшендәге тустаганнан
Чык-су эчә бөркет балалары,
Күзләрендә - кыя чаткылары
Йөрәгендә яна дала каны.
Туган җир кадере
Идел ага,
Текә ярлар кала.
Җилгә иркен җилле киңлекләр.
Туган җирен җырлап туялмаган
Бармы тагын безнең кебекләр?
Заман кемнең заманы, дип
Заманадан сорама.
Ил кайгысы, ил шатлыгы
Ир-егеттә сынала.
Асыл затлар - азаматлар -
Бар ул безнең халыкта.
Булган ирләр мәйдан тотса,
Манаралар калыккан.
Идел ага,
Дулкыннары кага.
Офыкларда - таулар кәрваны.
Күз карасы кебек Туган җирнең
Күчә безгә дәрте-дәрманы.
Заман кемнең заманы, дип
Заманадан сорама.
Ил кайгысы, ил шатлыгы
Ир-егеттә сынала.
Асыл затлар - азаматлар -
Бар ул, бар ул халыкта.
Булган ирләр мәйдан тотса,
Манаралар калыккан.
Идел ага,
Бөдрә ярлар кала.
Аргамаклар чаба үрләрдән.
Ияренә сикереп менәр чаклар, -
Без бу җиргә юкка килмәгән.
Заман кемнең заманы, дип
Заманадан сорама.
Ил кайгысы, ил шатлыгы
Ир-егеттә сынала.
Асыл затлар - азаматлар -
Бар ул, бар ул халыкта.
Булган ирләр мәйдан тотса,
Манаралар калыккан.
Туй атлары
Сезме - сез, безме - без,
Җилдереп киләбез!
Тупырдаша тулпар тояклары,
Ялларында тузгый йолдыз җиле-
Менә шундый безнең туй атлары!
Йөрәкләрдә дала рухы тибә,
Ә иңнәрдә - хыял канатлары.
Сезме - сез, безме -без,
Җилдереп киләбез!
Һәй- ләл-лә, һәй- һәй-һәйй!
Куал-ла, кууал-ла, кууал-ла атларны,
Камчылар - җидедән үрелгән.
Уал-ла, уал-ла, уал-ла юл кары,
Сызгырып, чаналар эзеннән.
Урал-ла, урал-ла,урал-ла хыяллар,
Очабыз - яшьлекнең үзеннән!
Сезме - сез, безме - без,
Җилдереп киләбез!
Дугаларда чыңлый кыңгыраулар,
Туйдан-туйга күчә кайтавазлар,
Әй ул дәртле көмеш яңгыраулар!
Киленнәрнең ак шәлләре кебек
Челтәрләнеп ява мамык карлар.
Сезме - сез, безме - без,
Җилдереп киләбез!
Һәй - ләл-лә, һәй - һәй - һәйй!
Куал-ла, куал-ла, куал-ла атларны,
Камчылар - җидедән үрелгән.
Уал-ла, уал-ла,уал-ла юл кары,
Сызгырып, чаналар эзеннән.
Урал-ла, урал-ла, урал-ла хыяллар,
Очабыз - яшьлекнең үзеннән!
Сезме - сез, безме - без,
Җилдереп киләбез!
Җилне тешләп, туй атлары чаба,
Капка төпләрендә халык кайный,
Бөтерелеп кала бала-чага,
Бәхет юрап тояк эзләреннән
Туй Иясе юл чатына чыга.
Сезме - сез, безме - без,
Җилдереп киләбез!
Һәй - ләл-лә, һәй-һәй-һәйй!
Куал-ла, куал-ла, куал-ла атларны,
Камчылар - җидедән үрелгән.
Уал-ла, уал-ла,уал-ла юл кары,
Сызгырып, чаналар эзеннән.
Урал-ла, урал-ла, урал-ла хыяллар,
Очабыз - яшьлекнең үзеннән!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: