Мәдәни җомга

Марат Кәримов: Мин яши торган кешемен Патшалар  алыштырып...

Уфада яшәп иҗат итүче күренекле әдибебез, Башкортстанның халык шагыйре Марат ага Кәримовка 90 яшь тулды. Без аксакал каләмдәшебезне олуг бәйрәме бе­лән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм иҗатта да, тормышта да, һәрвакыттагыча, “үз туксаным-туксан” дип гомер сөрүен теләп калабыз.

КӨЧЛЕ КЕШЕ

Үземнең кем икәнлекне
Үтәмен таныштырып;
Мин яши торган кешемен
Патшалар алыштырып.

Мондый эшләр чүп кенә ул
Минем кебек ир-атка.
Алты патша алыштырдым,
Җиденчесе чиратта.

Әй бушкуык бу, дисездер,
Борчакны яра эре.
Гаепләргә ашыкмагыз,
Бик гади аның сере.

Ходай кушып, озын гомер
Тисә сезнең бәхеткә,
Күп күрерсез кемнәр төшә,
Кемнәр менә тәхеткә.

Алар халкы бер-берсенең
Башларын ашый торган,
Фашлый торган, ә сөяген
Чүплеккә ташлый торган.

Сезгә азак сөйләр өчен,
Хәтергә ала-ала,
Шушы тарихи хәлләргә
Шаһит булырга кала.

Мин, мәсәлән, озын гомер
Йомгагын сүткән кеше,
Сталиннан Путингәчә
Авыр юл үткән кеше.

Һәм әле дә яшәп ятам
Су эчеп, икмәк көйшәп.
Тагы биш-алты патшаны
Алыштырырга исәп.


ҮПКӘ

Баш заманы булган элек,
Булган да беткән инде.
Хәзер аның урынына
Аяк заманы килде.

Туп тибүче егетләрне
Күкләргә күтәрәләр,
Илнең герое шулар дип,
Исләрне китәрәләр.

Сәхнәләрдә сикеренгән
“Йолдыз”ларга бак кына;
Адәм рәтле моңнары юк,
Бар шәрә аяк кына.

Без шуларга карыйбыз да
Кәеф-сафа корабыз.
Үзебезне шуның белән
Әй бәхетле тоябыз.

Кеше кебек сөйләшү юк,
Ул чаклар узды, дибез,
Вафат булды, дип әйтмибез,
Ул аяк сузды, дибез.

Үпкәсе бар шуны күреп
Шигырь язган Маратның;
Ходай, нигә мине аяк
Заманында яраттың?


ВАМПИР

Күккә танау чөйгән сарай,
Стиле нинди! Ампир.
Шушы сарайны салдыртты
Заман тудырган банкир.

Туры килми аңа монда
Вакытын уздырырга,
Канар утравына йөри
Арт санын кыздырырга.

Аның барлык бу байлыгы
Атасыннан калмаган,
Ил халкының бар байлыгын
Сәрмәгән дә кармаган.

Без ябыга барган саен
Симерә бара банкир.
Юк, юк, ул бит банкир түгел,
Ил канын эчкән вампир.

Берчак теге дөньяларга
Китәр бит шушы банкир.
Кем соң аны каршы алыр?
Мөнкирме, әллә Нанкир.

         
НИ БУЛДЫ?

Бу заман без күргәннәрнең
Әле яманы түгел.
Ә шулай да ул барыбер
Шигырь заманы түгел.

Нәрсә генә димәсеннәр,
Ул заман кичә иде,
Шагыйрь килсә, бөтен авыл
Клубка күчә иде.

Түшәм күтәрелә иде
Залдагы алкышлардан.
Төн яктырып китә иде
Йөздәге балкышлардан.

Гаҗәпмени! Шигырь бит ул
Ярларга сыймый ташу,
Күкләргә ашу, Алланың
Үзенә якынлашу.

Шигъри сүзләр онытылган,
Алкыш башкага хәзер.
Тиен, сумнар өчен бәндә
Җанын бирергә әзер.

Ни булды безгә? Ни булды?
Үзгәрдек – танымаслык,
Күңелләр тар – киңәймәслек,
Йөрәкләр – кабынмаслык.

Иманнан читкә китәбез,
Көн шуңа калып бара.
Иманнан читкә киткән юл
Иблискә алып бара.


БӘЙРӘМНӘР  ХАКЫНДА

Сагынып сөйләү өчен калды,
Бәйрәм – бәйрәм иде элек.
Ә хәзерге бәйрәм исә
Үзенә күрә сугыш кебек.

Кайдан алып бетә диген
Милитарист холыкларын,
Безгә каршы җибәрә ул
Шешә-шешә полкларын.

Өскә килгән шушы яуга
Каршы чыкмый чарабыз юк,
Соңгы полкын екмый торып,
Туктарга һич чамабыз юк.

Сугыш булмый югалтусыз,
Шуны сөйли үткәнебез.
Тора алмый яу кырында
Ятып кала күпләребез.

Яу үткәч тә без  - без түгел,
Башлар чатный, чәнчә бавыр,
Йөрәк сызлый. Шул хәлләргә
Чыдаулары, ай-һай, авыр.

Эшебез – чүп, ә бәйрәм – күп,
Шуңа исләр китеп тора.
Берсе үтеп тә өлгерми,
Икенчесе көтеп тора.

Әнә тагын яңа бәйрәм
Атакага тора әзер.
Монсыннан да исән калсам,
Бомжларга бирәм хәер.


ҖИРНЕ ЗУРАЙТАМ

Элек кеше җәяү йөргән,
Җир шары да зур булган.
Берәр җиргә барам дисә,
Җитә алмый бер булган.

Барган саен шул Җиребез
Бәла – бәләкәйләнә.
Ерак ара “һә” дигәнче
Үтер юлга әйләнә.

Машинада, самолетта
Кайларга  җилдермибез!
Тиз җитәбез, ачкан күзне
Йомып та өлгермибез.

Кечерәю шул тизлектә
Барса артабан әгәр,
Җир шары торып калмасмы
Борчак зурлыгы кадәр?

Шундый хәлләр булмас өчен
Тәү хәлгә кайту кирәк.
Кечерәеп калган Җирне
Кабат зурайту кирәк.

Мин зурайту серен беләм!
Мактанып күкрәк сугам;
Акчам беткән. Иртәгә үк
Җәяү йөрергә чыгам.


ЭШ ӨСТӘЛЕ ЯНЫНДА УЙЛАНУ

Бер кире ягы бар
Иҗади эшемнең,
Ничә ел язышып,
Мин шуңа төшендем;

Иң әйбәт язучы -
Язмаган язучы.
Оныта мәкерен
Сиңа баз казучы.

Юк синең уңышка
Көнләшеп йөрүче,
Алдыңда елмаеп,
Артыңда өрүче.
 
Үрләргә менгәндә
Юк аяк чалучы,
Юк синең өстеңнән
Аноним язучы.

Колагың тып-тыныч –
Ишетми гайбәт сүз,
Һәм синең хакыңда
Йөри тик әйбәт сүз.

Язмаган язучы –
Иң яхшы язучы...
Бу сүз бит иҗатка
Юлларны ябучы!

Әй, мескен каләмдәш,
Бик җиңел сулама,
Язудан бу туктар,
Тынар дип уйлама.

Күңелемдә күпме җыр!
Чыксыннар иреккә,
Очсыннар моң чәчеп
Биектән-биеккә!

Күпсенсен вак җаннар,
Китми һич исләрем.
Үзенә чакыра
Мине эш өстәлем.

КЫЮЛАР

Кухняләрне әйтәм, соңгы вакыт
Кирәкләре артты ифрат та.
Аш-сулары өчен генә түгел,
Бөтенләйгә башка сыйфатта.

Күптәнмени әле урамнарда
“Ирек! Ирек!” диеп исердек.
Үтте ул чак. Көрәш мәйданнарын
Кабат кухняләргә күчердек.

Трибуналар безнең хәзер шунда,
Йодрык төйнәп, өстәл кагабыз.
Яманлыкны ярсып фаш итәбез,
Дөреслекне ярып салабыз.

Өметләрне акламаганнарны
Тарттырабыз каты хөкемгә.
Безнең хөкем каты, ташламалар
Ясаулар юк һич тә һичкемгә.

Безнең өчен хәтта Илбашына
Тел тидерү тормый бернигә.
Вәгъдәләрен үти алмый икән,
Җәмгыятькә андый ир нигә?

Кыюланып әле күп сөйләрбез,
Тик телебез генә талмасын.
Әй, хатын, дим, кухня ишеген яп,
Күрше-фәлән ишетеп калмасын!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: