Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Марат Кәбиров: Дала буйлап бөркет атлап бара Әрнүләрен белми беркем дә…

Миңа булган хисләрең дә шулдыр... Тик мизгелләр генә бүтәндер.

Җәяүле бөркет

Дала эчләрендә колан дала – 
Дөнья киң дә, илләр иркен дә… 
Дала буйлап бөркет атлап бара… 
Бер зыяны тими беркемгә… 

Омтылып та, талпынып та карый… 
Кыя кирәк аңа, күк кирәк… 
Хыял гына күккә күтәрми шул,
Канатлар да кирәк. Бик кирәк.

Кыя очларында – кыйгач оя,
Ояларда – бөркет җаныдыр.
Кыя очларына куналмагач,
Бөркет ни дә каз ни – барыбер.

Дөнья киң дә, илләр иркен дә ул… 
Бу иркенлек – үзе бер төрмә.
Дала буйлап бөркет атлап бара – 
Әрнүләрен белми беркем дә… 

Кыяларга кунар бөркетләрнең
Канат очы җилдә киселгән.
Канатларның очын кисә торган
Җилләр исә илләр өстеннән.

Дала эчләрендә колан дала… 
Дөнья киң дә, илләр иркен дә… 
Илләр буйлап бөркет атлап бара – 
Фаҗигане тоймый беркем дә.


Ераклык

              Ук җитәр ераклыкта.
                      (Билгеле тәгъбир)

Кирәк түгел монда яугирлек тә,
шагыйрьлек тә,
гади ир-атлык та...
Барысы да -
Хәнҗәр генә түгел,
Уклар җиталмаслык ераклыкта.

Уклар алалмаслык ераклыкта
атлар чаба... әллә сарыклармы?..
Әллә халыклармы... Көтүләрнең
кешелеген үлчәр калып бармы?

Хәер, ни аерма... Заман куа...
Ярсып чаба көтү... Кайда? Кайдан?
Шәхесләрдән көтү хасил булмый,
Ә көтүдә барысы да – хайван.

Кирәк түгел монда шагыйрьлек тә...
Кеше өчен кеше – ерак нокта.
Яннарымда... – җанга якыннарым...
Шигырь җиталмаслык ераклыкта...


Гомер буйлап барам

Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам...
Уйлар бетмәле түгел...
Алай итеп карыйм,
Болай итеп карыйм –
Башың җитмәле түгел.

Акыллы да булдык,
Ахмаклык та кылдык,
Барсы да булды инде.
Булды шатлыклары,
Авыр вакытлары
Булды да узды инде.

Шатлык-кайгылар да
Үземнеке бар да,
Үземнең юлдан барам.
Әлләкем түгел без,
Әмма ким түгелбез,
Әлләкем булганнардан.

Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
“Эз калдырып китәм
Бу дөньяда”, – дисәң,
Гомер җитмәле түгел.


Син һаман да 

Син һаман да шул килештер әле,
Самимидер, шундый күркәмдер.
Миңа булган хисләрең дә шулдыр...
Тик мизгелләр генә бүтәндер.

Барсына да үзем гаепле дип,
Җәзаларын үзем күтәрдем.
Сиңа булган мәхәббәтем шул ук,
Үзем генә бераз бүтәнмен.

Синең белән үтәр юлларымны,
Елларымны ятим иткәнмен.
Синең артык исең китмәгәндер,
Тик күңелең генә көткәндер.

Тик күңелең генә көткәндер шул,
Мең халәткә кереп беткәндер...
Ул газаплар эзсез үтмәгәндер,
Бераз гына син дә бүтәндер...

Сөю кадерен белмәвебез өчен
Еллар безне хөкем иткәндер:
Хисләребез һаман шул килештер,
Тик үзебез генә бүтәндер.


Хәбәрләр юк

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Синең тарафлардан җил исми.
Җил иссә дә, кайнар хисләреңне 
Алып килми миңа килешли.

Әллә инде җилләр аяусызлар, 
Әллә инде үзең сүрелдең.
Җилләр генә шундый аяусыздыр,
Сүрелүең дөрес түгелдер.

Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Хәлләреңне белми тилмерәм.
Язмышларың кайда йөртә икән,
Нинди уйлар белән, кем белән.

Йөрәк хәлен йөрәк сизә, диләр…
Шулай дигәннәре хак микән?
Синең дә шул ачы билгесезлек 
Утларында янган чак микән?

Хәбәрләр юк синең тарафлардан…
Кайчан килер икән хәбәрең?..
…Хәлләреңне белү белән генә
Җиңеләер кебек хәлләрем…


Тәрәзәмне кем кага

Тәрәзәмне җил кагамы?!
Тәрәзәмне кем кага?!.
Уянам да йоклый алмыйм,
Җил кагылып узса да.

Кайтыр кешем юк бит инде,
Тәрәз кага җил генә.
Тик кемнедер көтә күңел,
Кем өчендер өзелә.

Тәрәзәмне кемдер кага,
Төн бит инде – кем анда?!
Кайтыр кешем юк бит инде,
Җил дә тынган урамда...

Урамнарда җил дә юк бит,
Юк бит кайтыр ярым да...
Тәрәзәмне кемдер кага
Төннең урталарында...


Хат

(Больницадан чыкканда 
язылган шигырь)

Кара тормыш инде ничәнче кат
Яза мине үлем иленә...
Барып җиталмаган хат шикелле
Әйләнәм дә кайтам кирегә.

Барып җиталмаган хат шикелле
Күпме катламнарны актардым...
Юлы – урау, язмышлары – дансыз
Барып җиталмаган хатларның.

Бу юлы да менә кайтып киләм...
Бераз гына үкенү бар җанда, –
«Китә» диеп кайгыручыларның
Өметләрен акламаганга.

Үкенү генә түгел, үзгәреш бар...
Җанда... нидер... кабынган сыман....
Тыелган һәм үзем аңламаган
Нәрсәләргә кагылган сыман.

Киткәндәге кебек кара түгел,
Ә мәңгелек кебек яктымын.
Ә бәлки мин...
Барып җиталмаган хат түгелдер,
Җавап булып кайткан хаттыр ул.


Юллар көтә

Юллар көтә, юллар көтә,
Юллар көтә тагын да...
Үз юлымнан җилдерәмен
Язмышым кочагына.

Төрле чаклар булыр әле,
Юлларым озын әле...
Чит-ятларга сер бирү юк –
Үземнең юлым әле.

Алда ниләр көткәнлеген
Белергә теләмимен.
Үз юлымның ят ярларга
Илтмәсен беләмен мин.

Авыр чак та булыр әле,
Юлларым озын әле...
Бер егылсам, бер торырмын,
Үземнең юлым әле.

Булыр биеп шатланыр чак,
Булыр еларлык чагым.
Елатырлык кайгыларны
Җиңеп чыгарлык чагым.

Күмелермен томаннарга,
Калырмын бураннарда.
Кул селтәргә ашыкмагыз
Үз юлы булганнарга.


Кораб

Әй, бу гомер елгалары...
Әй, тормыш диңгезләре...
Упкыннарның тирәннәре...
Давылның тиңсезләре...

Мең давыллар уртасында
Гомер корабы бара.
Кемнәрнедер упкын ала,
Кемдер дулкында кала.

Давылларны яра кораб,
Эзләп бәхет ярларын...
Ул үзе дә белми кайчак
Кайда табан барганын.

Безнең гомер кораблары
Озын юл үтәр әле.
Ак бәхеткә илтер әле
Язмышның җилкәннәре.


Кеше

Чәчәкләр кала үрелеп,
Назлы җил үбеп ала...
Таң кояшы кебек балкып
Язларга кереп бара.

Дөньяга ул хуҗа сыман,
Үз җырын сузып бара.
Мин – язда дип уйлый-уйлый,
Җәйләрен узып бара.

Җанындагы яз кояшын
Көзләрдән алып бара.
Кояш инде офыкларны
Алтынга манып бара.

Юлларын да, җырларын да
Бураннар күмеп кала...
Бураннарны да күрмичә
Кышларга кереп бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

56

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев