Мәдәни җомга

Мансур ШИҺАПОВ: КҮҢЕЛЕҢНЕ КАЙЧАК ТЫҢЛАП КАРА...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур ШИҺАПОВка 1 майда 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат куанычлары телибез. Кырыс җилләр Кырыс җилләр Агач башларына Сагышларын элеп калдырган. Агачы да усал, Шул сагышны Минем...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур ШИҺАПОВка 1 майда 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат куанычлары телибез.



Кырыс җилләр

Кырыс җилләр
Агач башларына
Сагышларын элеп калдырган.
Агачы да усал,
Шул сагышны
Минем күңелемә тамдырган.
Кырыс җилләр хәзер,
Пыр тузынып,
Көлеп уйный минем тирәмдә.
Ә арыгач,
Рәхәтләнеп сузылып,
Ял итәләр яшел келәмдә.
Кырыс җилләр
Азат сагышлардан...
Мин сагышлы - көтәм берәүне.
Кара чәчкә көмеш яңгыр яугач,
Гашыйк булдым - кара юләрне!

Җылы җилләр исә

Җылы җилләр исә,
Җылы җилләр,
Җылы җилдә битең иркәлә.
Җылы җилләр,
Тапшырыгыз әле
Кайнар хисләремне иркәмә.
Җылы җилләр исә,
Җылы җилләр
Толымыңны кагып уйныйлар.
Алар шулай,
сине назлый-назлый,
Бәхет таңы сиңа юрыйлар.
Җылы җилләр исә,
Җылы җилләр
Яулыгыңны алып китмәсен.
Җылы җилләр,
Алай шаярмагыз -
Бер кыз бала көтә иркәсен.

Гармун моңы

Авыл тын. Утлар сүнгәннәр.
Ай җиргә сибә нурын.
Тик бер гармун су буенда
Тарата яшьлек моңын.
Моң, ай нурына күмелеп,
Тибрәтә күңелләрне.
Сызылып барып кочып ала
Сихри зәңгәр күлләрне.
Дулкынлата ул күлләрне,
Тибрәтә ул тирәкне.
Нигә соң били алмый моң
Бары бер яшь йөрәкне?

Хата киңәш

Җырчы булма, дидең миңа,
Ул сиңа кирәк түгел.
Шагыйрь гомере - бәхетсез,
Ул гомер - утлы күмер.
Бул син, дидең, сәясәтче,
Алар нинди көчлеләр.
Күкне иңнәрендә тоткан
Алып, Антей төслеләр.
Бар шөһрәт-дан аларныкы,
Бәхете күктән ява.
Алар тотка ясаучылар
Син яраткан дөньяга!

...Юк, тотмадым киңәшеңне,
Мин идем моңлы бала.
Сәясәтче килә-китә,
Ә җырчыдан җыр кала.

Моңлану һәм сызлану

Әллә инде җилләр усалланган,
Әллә инде каты күз тигән,
Яшьлегемнең сихри җырчылары -
Ак каеннар сулып баш игән.
Тургайларым гүя мәрткә киткән,
Сүрән чыгып килә кояш та.
Урамнарда өйләр кечерәйгән -
Тәбәнәеп калган бер башка.
Урай урманы да боегып тынган,
Җырлап акмый Шыңгый чишмәсе.
Аҗаганнар уйный шырпы сызып,
Кыр түрендә төннәр киртәсе...
Ах, ак җәй бит әле! Бу манзара
Керфегемә нигә эленгән?
...Күңелемдә сары яфрак шавы,
Гомерем агышына көз килгән.

Сагыш

Укытучы-шагыйрь Мостафа
Ногман истәлегенә

Еллар аша матур хатирәләр
Бүген мине монда китерде.
Яшьлек мәккәбезнең залларында
Кабат сине искә төшердем.

Белем кыясына менгән чакта
Булдың безгә
Якын дус та, ныклы терәк тә.
Мәгърифәтнең нурлы дәрьясыннан
Нурлар салдың даулы йөрәккә.

Әдәбият дигән зур дөньяга
Бездә янар хисләр кузгаттың.
Туган телнең фәрештәсе идең,
Әүлиясе безнең иҗатның.

Еллар аша биредә тагын күпме
Матур хатирәләр калыкты!
Халкыбызның синдәй егетләре
Җырлы мәдхиягә лаеклы.

Киек казлар кайта

Киек казлар тагын кире кайтыр,
Туган якка тарткан - күңел ул!
Кеше гомере дә кире кайтса,
Икенче кат мин яшәмәс идем -
Кабатлану кызык түгел ул.

Кирәклеләр китә

Илдар Юзеев вафатыннан соң

Китә кеше... Җаның сызлап кала,
Язмышка без бик зур үпкәдә.
Ни аяныч, кирәклеләр китә,
Алар кирәк, ахры, күктә дә.

Китә кеше... Яхшылары китә,
Гүя йөрәк тамырын актарып.
Кирәкленең гомрен озайт, Аллам,
Сүнгәч, булмый аны кайтарып.

Унҗиде яшем

Язгы ямь белән йөрәк серләшә,
Каеннар шавы - киләчәк дәшә.
Кулда - таныклык, чәчәк бәйләме,
Бу безнең язмыш, яшьлек бәйрәме.

Нәрсәгә тиңлим унҗиде яшем?
Ул - кояш нуры, ул - көчле яшен.
Ул - саф таңнары без барыр юлның,
Туачак моңы без җырлар җырның.

Күктән сокланып тулган ай карый,
Йомшак май җиле бөдрәләр тарый.
Бөдрәләр бизи сылу йөзләрне,
Зөһрә йолдыздай нурлы күзләрне.

Әйләнә яшьлек ургылып хискә,
Бу онытылмас бәхетле кичләр.
Күңелдә - шатлык, йөрәктә - көю,
Беренче хатлар, беренче сөю.

Нәрсә әйтим

Күңелеңне кайчак тыңлап кара,
Сизәсеңме, салкыная ара.
Талкый булса кирәк сине миннән
Җылы сүзләр көткән хаксыз яраң.

Язның чәчәкле таҗ кигән чагы,
Йөрәгемдә тынмас хисләр давы.
Син дә минем шундый бер таҗым бит,
Нәрсә әйтим сиңа шуннан ары.

Мин дә көтәм синнән кайнар сүзләр,
Күзләреңә төбәлгәннәр күзләр.
Син янар хис, мәхәббәтем хөкемдары, -
Шуннан артык нәрсә әйтим тагы.

Гүзәл затка бир түзем

Бәйрәмнәр бетте... Саклады
Сигезенче март үзен.
Инде башкача әйтәм мин
Ирләрчә котлау сүзен:
Күңелләр җәүһәре булган
Асыл затка бир түзем,
Асыл затка бир түзем.

Үзгәрде заман... Саклады
Изге җан нурлы йөзен.
Яшәү көче, сулыш биргән,
Әйтеп иманлы сүзен...
Мәхәббәтнең таҗы булган
Әнкәйләргә бир түзем,
Әнкәйләргә бир түзем.

Сулдылар гөлләр һәм ирләр,
Шиңде чәчәкләр көзен.
Таллыкта моңнар тараткан
Сандугач тынды кичен.
Мәңге сүнмәс, төсен җуймас
Гүзәл затка бир түзем,
Гүзәл затка бир түзем.

Тәңкә карлар ява

Тәңкә карлар ява,
Тәңкә карлар
Нәфис кенә куна битләргә.
Тәңкә карлар кунган чигәләрең
Кызлар үпсә - белмим нишләргә?!
Тәңкә карлар ява,
Тәңкә карлар
Мәрҗәннәр күк юлга түшәлә.
Яшьләр сөеп әле оныта ала,
Картлар сөйсә, ничек түзала?
Тәңкә карлар ява,
Тәңкә карлар,
Ап-ак канат чыршы ылысы.
Беренче сөю - дөрләп сүнгән утлар,
Ә соңгысы - гомер җылысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: