Мәдәни җомга

Максим БОГДАНОВИЧ: НИГӘ ШАГЫЙРЬ БУЛДЫМ ИКӘН?..

Быелның 9 декабрендә белорус әдәбияты классигы Максим Богдановичның тууына 125 ел тула. Беларусь Республикасында бу юбилейны зурлап уздыралар. М.Богданович турында уйланганда, ирексездән, аның замандашлары - үзебезнең Тукай кебек ша­гыйрь­ләребез искә төшә. Ул да Тукай кебек үк бик кыска гомерле була, 25 яшендә туберкулез авыруыннан үлеп китә. Тукай кебек үк сәйяр...

Быелның 9 декабрендә белорус әдәбияты классигы Максим Богдановичның тууына 125 ел тула. Беларусь Республикасында бу юбилейны зурлап уздыралар. М.Богданович турында уйланганда, ирексездән, аның замандашлары - үзебезнең Тукай кебек ша­гыйрь­ләребез искә төшә. Ул да Тукай кебек үк бик кыска гомерле була, 25 яшендә туберкулез авыруыннан үлеп китә. Тукай кебек үк сәйяр тормыш белән яши: Минск шәһәрендә туа, аннары ата-анасы Гродно шәһәренә күченә, бик яшьли ятим кала: әнисе туберкулез авыруыннан шулай ук бик иртә дөнья куя. Әтисе балаларын ияртеп Түбән Новгород шәһәренә күчеп китә. Максим гимназиядән соң Ярославль шәһәрендә юридик лицейда укый, яңадан Минскига кайта. 1917 елны Ялтада вафат була.
Шагыйрь ХХ гасыр башында әдәбиятка Якуб Колас һәм Янка Купала белән бергә килеп керә. Кыска гына гомерендә дә үзеннән соң күп кенә шигырьләр, проза әсәрләре, тәнкыйть, публицистика, әдәбият теориясенә һәм тарихына кагылган мәкаләләр, тәрҗемәләр калдыра… Аның иҗаты белорусларның милли һәм социаль үзаңын уятуда, туган халкын, М.Богдановичның үзе әйткәнчә, гасырлар буена сузылган «летаргик йокы»дан уятуда, һичшиксез, зур роль уйный. Бу урында Тукайның «безнең халык үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дигән сүзләре дә искә төшә. Күрәсез, шагыйрьләр бер уй, бер хис, бер уй-теләк белән яшәгән, иҗат иткән.
Әлеге тәрҗемәләрем бөек белорус шагыйренең иҗатын бераз гына булса да күзалларга мөмкинлек бирер дип ышанам.
Роберт МИҢНУЛЛИН, Татарстанның халык шагыйре.
* * *
Мин авыру, канатсыз бер шагыйрь...
Тик чиремне беркөн оныттым.
Мин чиремне онытмас та идем,
Ярый әле сезгә юлыктым.
Мин башкача яза алмам инде...
Җырлар белән җаным тулса да.
Сезне күргәч, кайгым онытылды,
Вакытлыча гына булса да.
1909
Карт
Көн бик матур бүген. Карт та әнә
Төшеп утырган мич башыннан.
Аның эше беткән, хыялларын
Ул тормышка күптән ашырган.
Агачларның шавы, су агышы...
Гомер ага акыртын гына.
Озакламый җиргә әйләнәсен
Көтеп утыра карт тын гына.
1913
* * *
Миңа да бүген бәхет елмайды,
Йөзен ачты миңа аклык та.
Тик нигәдер авыр кайгы кебек
Авырттыра җанны шатлык та.
Минем тормыш хәзер буран кебек.
Китап алам, укый алмыймын...
Ничек шулай гашыйк булдым әле?
Юк, аңламыйм... Хәер, аңлыймын.
1912
* * *
Корым кебек карала кич,
Яңгыры - ташкын, күбек.
Җил улый бүре шикелле,
Ул килеп тешләр кебек.
Кереп качам тегермәнгә.
Монда ышык, су ташмый.
Куласага кагылсам, ул
Әкият сөйли башлый.
Тегермән ташы әйләнә,
Дөбердәү арта һаман.
Ә уйларым - буш башаклар -
Йокыга тарта һаман.
Куласаны әйләндерәм,
Соң чиккә җитеп арам -
Акрын гына, талгын гына
Йокыга китеп барам.
1909
* * *
Нигә шагыйрь булдым икән
Мин хәерче бу илдә?
Күкрәк сызлый, тәнем хәлсез...
Ял итәр идем мин дә.
Тыя алмыйм уйларымны,
Белмим, кая җитәрмен?
Бәлки, каным ташып чыгар...
Шул чакта ял итәрмен.
1909-1912
* * *
Килешми ул мәңге елау
Язмышыбызны уйлап!
Төн булса да ай бар әле,
Нурлары тора уйнап...
Килер вакыт - кояш чыгар
Һәм нурларын уйнатыр.
Безнең тарафыбызны да
Ул йокыдан уятыр!
Кар астында - язның йөзе...
Сизәм - тиздән яз булыр!
Күктәге йолдызлар төсле
Якты җырлар язылыр.
1911
* * *
Җып-җылы һәм тып-тыныч җил, яшь кибән,
Мине җиргә яткырдыгыз йокларга.
Ай мөгезе чыгып тора болыттан.
Йолдызлар да чәчәк аткан тынлыктан...
Карап ятам күктәге шул утларга.
Берсе тамды утлы күз яше булып,
Үзем күрдем өзелепләр төшкәнен.
Күреп торам җилләрнең өшеткәнен,
Йолдызларның шул җилдән күшеккәнен.
Һәм ишетәм үләннәрнең үскәнен.
1910
* * *
De la musigue avant toute chose.
P. Verlaine *
Чияләр чәчәк аткан чак.
И очына, кагына
Зәңгәр канатлы күбәләк...
Ул ут кебек кабына.
Кояшның алтын нурлары
Тора әнә җырларга, -
Канаты белән кагыла
Күбәләк шул нурларга.
Дулкынлана җандагы җыр
Мәдхия булып язга!
Җанымдагы тантанадан
Күңелләр тула назга.
Дулкыннармы шулай дулый?
Җилләрме шулай улый?..
Камышлармы шулай шаулый?..
Һич кенә аңлап булмый...
Бер дә таныш түгел кебек,
Юкса бик тә танышлар...
Уйларыма ирек бирми
Шушы серле тавышлар.
Яктылыкка ашкына җыр,
Талпына җырның җаны...
Әгәр шагыйрь ишетмәсә,
Беркем ишетмәс аны.
1910
_____________
* Иң элек музыка.
П.Верлен (франц.)
Берчак Ходай әфәнденең...
Берчак Ходай әфәнденең
Дисбеләре өзелгән.
Аннан алар йолдыз булып
Зәңгәр күккә тезелгән.
Шуннан бирле моңсу гына
Безне күзләп торалар...
Тик ни күрә, ни ишетә,
Ник калтырыйдыр алар?..
1910
* * *
Тәндә дә - чир, җанда да - чир,
Чирли егетең, -
Синдә генә, туган җирем,
Бөтен өметем!
Шифалы сулы чишмә бар
Туган җиремдә.
Сагышларны юасым бар
Шунда минем дә.
Каберемә ятканда да
Еламас идем, -
Туфрагың авыр тоелмас,
И туган җирем.
Читтә ятарга язмасын
Үз җирләремнән, -
Синдә генә арынырмын
Мин чирләремнән.
1912
* * *
Бу соры кич сагыш белән тулы,
Моңландырып җырлыйм тын айны:
- Беларусьтан казлар очып китә,
Дулкынландырып тын Дунайны.
Мәхәббәт бар, сагыш-кайгылар бар, -
Ничек китим барсын тоймыйча...
Башкаларның сөюләрен җырлыйм,
Үз хисләремне дә тыймыйча.
1915-1916
* * *
Өйгә кайтып китәргә дә вакыт,
Бик соң инде, урамнар да тынган.
Сизенсәң дә яхшы булыр иде:
Һич китәсем килми минем моннан.
Юк урамда бернинди дә буран.
Караңгылык керер кочагыма.
Бер ялгызым кара бушлык ерып,
Кайтып егылырмын почмагыма.
Кап-кара җеп булып сузылырлар
Моңсу уйлар минем сагыш-моңнан.
Сизенсәң дә әйбәт булыр иде:
Һич китәсем килми минем моннан.
1915-1916.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: