Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Максатыма җитәр өчен, Сүтәм тәкъдир төенен...  

Аулак өйләр калды диеп Кем әйтер үткәннәрдә. Яши әле «Аулак өйләр» Бүген дә, иртәгә дә.

«Үз өем» электрон журналының «Китап киштәсе» сәхифәсе кысаларында оештырылган  – «Аулак өй – баттл» проекты үз эшен Казан шәһәренең берничә гимназиясендә, республикабызның Арча, Апас, Балык Бистәсе, Кукмара районнары мәктәпләрендә уздырды. Киләчәктә дә ул үз эшен дәвам итәчәк. Аның максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, күңел җәүһәрләре булган җырларын, уеннарын яшь буынга җиткерү, кулга китап алып, классик әдипләребезне өйрәнү, балалар арасында иҗат куәсе булган сәләтле буынны барлау, төрле буын шагыйрәләре белән укучыларыбызны таныштыру.
Бүгенге сәхифәдә без шагыйрәләребезнең әсәрләрен һәм «Аулак өй»дә катнашкан  укучыларыбыз иҗатыннан үрнәкләр тәкъдим итәбез.


Фәүзия СОЛТАН

НИГЕЗ САГЫШЫ

Кайттым әле менә туган йортка,
Ачып кердем бикле капкасын.
Беләм инде, кайттыңмы, кер, диеп,
Әнкәй бүтән тәрәз какмасын.

Капка төпләренә кар өелгән,
Тәрәзәләр сукыр. Бозланган.
Алар аша юлга карап, көтеп,
Безне сагынып әнкәй сызланган.

Әвеслектән, сәнәккә таянып,
Әткәй чыгар кебек күңелгә.
Аяк арасыннан песи үтәр,
Абзарында сыер мөгерәр...

Шыгырдатып ачтым ишекләрен,
Яме дә юк өйнең, җаны да.
Матчадагы Коръән кемне көтә?
Почмак сәке кемне сагына?
Билдән карны ерып китеп барам.
Тагын кайчан кайтып күрәсе...
Кыектагы бозның сөңгесеннән
Тамчы тама... Нигез күз яше...


Нәҗибә САФИНА

МИН – ТАМЫР!

Мин – тамыр, җирдән сузылып,
Күкләргә терәлгәнмен.
Ничә кат үтерелсәм дә,
Яңадан терелгәнмен.

Ауган давыл, егылган җил,
Мин – аягөсте агым! –
Бар иде бит җир өстендә
Минем дә Кеше чагым.

Мин – тауларның кайтавазы...
Ярылган чакта таулар,
Нәкъ минем җаным шикелле
Кычкыра икән алар...

Мин – яраланган хәрәкәт,
Мин – тарихи җәрәхәт.
Җир сибеп төзәтмәкчедер, –
Һаман дулый гарасат...

«Мин!» – диеп әйтер өчен дә,
Кирәк тоташ җан булу!
Язмышлар янмасын өчен,
Үз чорыңда чаң булу.

Мин – язмышлар кайтавазы! –
Ирекле! Көрәшче! Кол?
Кол булганчы җир йөзендә
Син мәңге көрәшче бул!

Мин – тамыр! Күкләрдә – яшен
Булып ялтырыйм бары.
Яшенне кол итәр көчне
Юк әле ачканнары!

Йолдыз ШӘРАПОВА

БОЕК ТҮГЕЛ, БӨЕК

Ятим, диләр, боек, диләр,
Мескен, диләр Тукайны.
Кем мескендер әле бүген
Безме, әллә Тукаймы?!

Алтыннарга табынмаган,
Дан дип чабып абынмаган,
Җырлаган ул җанын ачып,
Ятмаган һич посып, качып.
Булган аның үз көе,
Булмаса да, үз өе.

Ул заманда да булган бит
Маллылар гаярь ирләр
Базарларда сату иткән
Мәш килеп сәүдәгәрләр.

Тик аларның исемнәрен
Тарих себереп очырган.
Ятим, авыру Тукай гына
Килеп җиткән ул чордан.

Тукай калган һәм калачак!
Хәтер ич ул – мәңгелек.
Уйламаган үзе турында
Халкым, диеп сызган иң элек.

Сөендергән, көендергән аны
Милләтенең күрәчәге-киләчәге.
Бүген дә ул халык бәгыренең
Мәңге шиңмәс газиз гөл-чәчәге.

Тукай түгел, без үзебез мескен,
Телебез ята үлем түшәгендә.
Янган шәм шикелле сызабыз без,
Дәүләтебез дә юк әлегә.

Ә Тукай ул бездән бәхетлерәк,
Яшәсә дә кара заманда.
Ә замана кайчак ак булган соң?
Авыр әле менә һаман да.

Уйлаганын уеп әйтә алган –
Бүген кемдә андый кыюлык?
Кулларына каләм кысканнар да,
Куркуыннан төшә коелып,
Көтеп ятып өстән боерык.

Юк, мескен дә, бичара да түгел,
Халкымның ул иң-иң кыю улы.
Җитми әле безгә бүген менә
Нәкъ Тукайлар кыюлыгы.

Тукай боек түгел, түгел ятим.
Моңа өстәп тагын ни әйтим?
Боек түгел, бөек булыр Тукай,
Яшәгәндә минем милләтем!

Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА

ДӨНЬЯ ШУНДЫЙ

Дөнья шундый гаҗәп, аңлаешсыз,
Дөнья шундый сокланырлык, матур.
Каршылыклар гел янәшә яши;
Бер югалган бәхет тагын кайтыр.

Дөнья шундый татлы һәм талымсыз,
Акыллылар бөтен ямен татыр.
Шул дөньяның тезгененнән тоткан,
Курку белмәс гаярь ирләр – батыр.

Шатлык, бәхет. Сөю – бар да бергә,
Кайгы, кан-яшь, әрнеш җанга тия.
Сабырлыгың җитеп тик түз генә,
Бер йөрәккә барсын бергә өя.

Өелеп килә борчу-мәшәкать,
Давыллатып, өерелеп килә.
Син елыйсың җаның бер бушатып,
Ә ул синнән шырык-шырык көлә.
Әнә шундый дөнья...гаҗәп...

 

Галия ГАЙНЕТДИНОВА

АУЛАК ӨЙЛӘР

Аулак өйләр калды диеп
Кем әйтер үткәннәрдә.
Яши әле «Аулак өйләр»
Бүген дә, иртәгә дә.

Җыр, бию, мәзәк әйтешү
Китәргә дип килмәгән.
Тик аларны күрми калыр
Аулак өйдә йөрмәгән.

Кызлар ничек сайлар иде
Егетнең булганнарын?
Кайда күреп булыр иде
Кызларның уңганнарын?

Бездә дә бүген «Аулак өй»,
Дуслар килгән кунакка.
Кызлар утырган уң якка,
Егетләре сул якта.

Егетләрнең башларында
Кыңгыр кәләпүшләре.
Читтән генә күзәтәләр
Кызларның йөрешләрен.

Ә кызларның калфагында
Җем-җем нурлар уйнаша.
Күлмәкләре аллы-гөлле,
Нәкъ Сабантуйдагыча.

«Йөзек салыш» уеныннан
Кемнәр баш тартыр икән?
Кунакларның кайсы ничек
Үзен танытыр икән?

Хуҗабикә йөзек сала,
Кулларында беләзек.
Кем кулында качып ята
Учка салынган йөзек?

Менә йөзекле сикереп
Чыкмак була уртага.
Күршеләре тотып алып,
Җәза бирергә тора.

Ә «җәза»сы – йә биетү,
Йә җыр, такмак җырлату,
Йә булмаса, гармун алып,
Дәртле көйләр уйнату.

Бүген дә бар «Аулак өйләр»,
Һәрберсендә тамаша.
Сынаулары, ярышлары,
Уеннары заманча.

Шул «Аулак өйләр» түрендә
Яңгырый милли көйләр.
Яшәсен матур гадәтләр,
Яшәсен аулак өйләр!

 

Люция ӘБЛИЕВА

          * * *
Тәрәзәдән күзне алмаган көн
була кайчак. Сез дә шулаймы?
Көздә – язны саг(ы)нып, җәйләр җитсә,
Көтә-көтә килер кышларны.

Тәрәзәдән күзне алмаган көн.
Әллә миңа гына тоелды?!
Өй каршында үскән миләшемә
Купшы кошлар килеп сарылды.

Исемен дә белмим, хәер ан(ы)сы,
Мөһим түгел иде миңарга.
Күңелем очып чыкты тәрәзәдән,
Өзелеп сайрауларын тыңларга.

Чү! Арада берсе аерым кунган,
Тавышы да таныш кебек ич!
Киләсеңне сизеп, тәрәзәдә
Күзләр булган икән иртә-кич.

И Илаһым! Безне очраштырыр
Җаен шулай тиеш тапкансың.
...Кошым сайрый. Басар чарасы юк
Йөрәгемнең әрнү-ярасын.


ГӨЛСӘРВӘР 

ЯЗМЫШ ХӨКЕМЕ

Таралышып бетәр микән
Киек казлар төркеме?..
Безне ниләр көтә икән,
Нинди язмыш хөкеме?..

Җирдә бәхет барын белсен
Бу дөньяның hәркеме.
Матур тормыш бүләк итсен
Безгә язмыш хөкеме.

Чәчәк таҗын коя җиргә
Көзнең салкын җилләре…
Аларда да була әллә
Язмышларның хөкеме?!.

Ышанычлы була күрсен
Бу тормышның hәр көне.
Имин еллар гына бирсен
Илгә язмыш хөкеме.

 

Руцилә САДРИЕВА

КОЕ КҮЗЕ

Авыл урамында кое күрдем,
Бик борынгы кое, сиртмәле.
Ләкин үзе шулкадәрле матур,
Гаҗәп серле, исләр китмәле.

Чыңлап торган тимер чылбыры бар,
Еллар серен салган үзенә.
Әллә серле көче тартты микән,
Мин карадым кое күзенә.

Томырылып күккә карап тора,
Ә карашы чиксез үпкәле.
Кое ятим....үксезлекне кочкан,
Бигрәк нәүмиз, исләр китмәле...

Сагынадыр кое япь-яшь чагын,
Су алырга килгән кызларны.
Юксынадыр, челтер-челтер килеп,
Чылбырлары чыңлап куйганны.

Бүрәнәсен яшел мүк каплаган,
Бер сукмак юк тирә-ягында.
Усалланган әрсез кычытканнар
Ниргәсенә аның сарыла.

Авыл урамында кое күрдем,
Бик барынгы кое, сиртмәле.
Сүз катасым,эндәшәсем килде,
Эндәшергә көчем җитмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X