Мәдәни җомга

Луиза Янсуар: Офыкларның ефәк тоҗымына Икебезнең йөрәк тоташкан...

Ефәк  Иң бәхетле көнем бүген җирдә.  Иң бәхетле көнем – кичәдә.   Һәм уянып, күзләреңнән үбеп,  Сөя алсам әгәр – иртәгә. 

...Офыкларның ефәк тоҗымына 
Икебезнең йөрәк тоташкан. 
Күкләр алтын-зәңгәр ука белән 
Чигелгәндәй, әнә, тоташтан! 

Яфрак өннәреннән алсу алма 
Тәгәри дә чыга юлыңа... 
Йөрәк арфасында уйный кемдер –  
Шулкадәрле назлы орына... 

Һәм каңгырап йөри кешеләрнең 
Үксез өметләре, хыялы... 
Яратуым белән генә бары 
Юата да, җылыта да алам 
Бу бәгыре каткан дөньяны. 


* * * 

                    (Есениннан) 

Тупасларга шатлык бирә Ходай.
Назлыларга – сагыш бертөрле.  
Миңа хәзер беркем кирәк түгел. 
Кызганмыйм да башка беркемне. 

Бераз гына үземнедер, бәлки,
Йортсыз маэмайларны – чак кына.  
Китерде бу сукмак мине туры
Гөрләп торган кабак чатына. 

Ник тузына, белмим, шайтаннары, 
Мин ил улы түгелме әллә? 
Әйт, кайсыбыз салып алмашмады
Соң ыштанын сыңар чәркәгә?

Тонык кына тәрәзәгә карыйм. 
Йөрәгемдә – сагыш та ялкын.  
Кояш нурларына чыланган да,
Агып бара язмыш урамым. 

Ә урамда маңка малай тора.  
Һава коры, кайнар... чатнама! 
Шулкадәрле бәхетле бу малай: 
Гамьсез генә борнын актара. 

Әйдә, рәхәтләнеп бер актарсын
(Азга булса вакыт тукталсын). 
Тик шул көче белән берүк кулын 
Йөрәгенә генә тыкмасын! 

Әзермен дә, инде юп-юаш та. 
Күр бу сансыз шешә чирүен! 
Бөкеләрен җыям, бәлки, шулай
Җанны каплап булыр диюем. 


* * *

Сөйләшәсем килә, дисең, 
Килә сөйләшәсем. 
Белмим ләкин сиңа хәзер
Ничек эндәшәсен. 
Тынлык аша, колак ярып, 
Ишетелә тының. 
Сүзләр күп ул. 
Сөйлим кайсын –  
Ялганынмы? Чынын? 
Сиңа кайсы кулай, белмим,
Һәм кайсысы тансык? 
Гавамың бит 
Сүздән тора: 
И сөйлиләр, ярсып, 
Кайчан кемне сөйгәннәрен, 
Сөймәүләрен кемне, –  
Агып керә бүлмәләргә 
Серме? Дөнья кере? 
Безнең, дисең, сөйләшер сүз 
Бер дә калмаганмы? 
Миндә сүзләр күп. 
Юк никтер – 
Сиңа яраганы. 


Өзмә!
                 М. белән А.-га

Әгәр без сөйгәндәй сөйми икән кемдер,
Юк, зыянлы түгел... 
Табып ямен, күркен, 
Җирдә ул ирекле – өйләр сайларга да,
Илләр сайларга да – кайда сулыш
                                                        иркен.   

Тик ватанны гына булмый сайлап алып.
Тик телеңнән генә булмый 
                                        «чыгып качып».  
Ул беренче тойган сөт тәмедәй – 
                                                      тансык.
Ул – ләхетең уйгач... убылачак балчык.  

Бар кыйтгалар ачык –  
Чык та йөгер, әнә... 
Тартмыйм итәгеңнән.
Тотмыйм кулларыңнан. 
Тик телемне генә –   
Телем-телем китеп –   
Өзмә 
Туарга да 
Әле өлгермәгән   
Нәни улларымнан! 


Туфрак 

Без сезнең шикелле идек. 
Сез безнең шикелле булырсыз.

         Кибәч зиратының капкасына 
          язылган сүзләр. 

Җир дә – бер күләм. Күк тә – бер күләм. 
Җан да – бер күләм.  
Шуңа – пошынма.  
Тын тор. Сүзеңне тыңласын Җиһан 
Яфрак шавында. Җил сулышында. 
Сирень фокстроты, шомырт кадриле, 
Тузганакларның көяз вальсында. 
Яратыр өчен сүзләр... кирәкми. 
Син бит беләсең. Сүзсез. Барысын да. 
Дөнья бер чиктән икенче чиккә 
Айкала әле. Айкалыр озак. 
«Без идек сездәй. Бездәй булырсыз». 
Кочаклап елар...
Юк! Үбәр өчен – 
Җирсегән чакта –  
Калсын бу туфрак.

Бары – бер күләм. 
Артыгы түгел.
Артыгы – хәрәм.  
Артыгы – әрәм.  
Шуңа – пошынма.  
Чиксез бу җирдә
Чикләр булганга
Бәхетле адәм.  


Таман 

Көләме күзләрем, елыймы – 
Дөньяга ышанып караган: 
- Син бигрәк бәхетле, – дияләр. 
Бәхетем үземә тап-таман. 

Канатлар, бөгәрләп, яшергән
Булса да... сөйгәндәй аркамнан:
- Син, – диләр, – әй, рәхәт язмышлы... 
Язмышым үземә тап-таман.  

Ә, шашып, таныйсы килгәндә –  
Кайсы дус, кем дошман... арадан, 
Берәве төшерә битлеген: 
Үз йөзе үзенә тап-таман. 


* * * 

Хәтерлә юлларың, юлларым 
Бер йолдыз яктырткан төннәрне. 
Үлемнән котылып... кайткачтын, 
Ышаныр-ышанмас көлгәнне. 
Бәхеттән... җирдәге сүзләрне 
Онытып, эндәшми торганны. 
Керфек тә какмыйча кунганны, 
Ябынып икәү бер юрганны. 
Җиһанда үлемне җиңәрдәй 
Ярату барына... шаккатып. 
...Ул йолдыз урынында. 
Һаман да. 
Карасаң, болытны таратып... 
Яктырта чуалган юлларың. 
Син тиеш яшәргә – яктыда! 
...Мин сине шулкадәр яратам!..  
Шуңа да карамыйм борылып, 
Борылып карамыйм –  
Артыма. 


Сөт юлы

                       ...-га 

Тауларда болан йөгерә,   
Ай тулып юкарганда. 
Татлы ис булып ярату 
Тарала утарларга. 

Дөньяның кырыс йөрәге 
Дөп тә дөп тибә һәр төн. 
Син мине яраткангадыр,
Мин – сине, әллә бәлкем. 

Сулыкка төшә боланнар,
Күзләре – өркәк-көрән. 
Каяндыр, тирән-тирәннән,
Карый күк төбәп... үткән. 

...Карый күк учар йолдызлар –  
Сөт юлы... Кучкар... Сәвер... 
Без, Күктән иңгән оланнар,
Җир иңләп очкан дәвер…  

Дөньяның зәгыйфь йөрәге 
Сулкылдап тибә һаман. 
Ул безнең буза-даулардан 
Йончыган инде тәмам. 

Шулкадәр иркен, югыйсә
Урманы... тугайлары... 
Тынлыгын җанга тутырып, 
Керепләр югалмалы... 

Күк тулы учар йолдызлар –  
Аждаһа... Тимерказык... 
Кайсына кайтырбыз кире,
Йөзебез ак, дип, базып?!

...Тауларда болан кычкыра... 
Җемелдәп яткан эздән 
Йөгерә улым... 
Бөркелә
Сөт исе – 
Чуак Көздән. 

 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: