Мәдәни җомга

Әлмәттә – шигърият бәйрәме

Шагыйрьләр дөньяның кызыл-сары һәм алтынсу төсләрен үзенә җыйган көзне ярата, диләр. Татар халкының сөекле шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова да табигатьнең шушы затлы чорында - октябрь аенда дөньяга килгән. Ел саен аның туган көненә туры китереп нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә - шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән үрелгән шәһәрдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия...

Шагыйрьләр дөньяның кызыл-сары һәм алтынсу төсләрен үзенә җыйган көзне ярата, диләр. Татар халкының сөекле шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова да табигатьнең шушы затлы чорында - октябрь аенда дөньяга килгән. Ел саен аның туган көненә туры китереп нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә - шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән үрелгән шәһәрдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм шул исемдәге стипендия тапшыру тантанасы - шигърият бәйрәме уза. 2006 елда - шагыйрәнең тууына 80 ел тулуны билгеләп узган көннәрдә ул чактагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов тәкъдиме белән "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең "Рухият" яңарыш фонды гамәлгә куйган әдәби бүләккә һәм стипендиягә шушы еллар эчендә 59 иҗатчы, 76 студент лаек булган.
Быел да шагыйрә ахак кебек янып торган тәлгәшле миләш агачлары арасындагы һәйкәле янына каләмдәшләрен җыйды, шигырь бәйрәме шагыйрә истәлегенә кызыл канәфер чәчәкләре салу белән башланды.
Үлән булып җирдә үсәмме мин,
Балык булып суда йөзәмме?
Җилләр исә... Төш икән бу дисәм,
Өн икәнсең, тормыш, исәнме!
"Тормыш, исәнме!" - Саҗидә Сөләйманованың соңгы шигыре. Шагыйрә исемен йөрткән китапханәдә үткән шигърият бәйрәме дә "Тормыш, исәнме!" дигән шигар астында узды. Ул быел әдәби көрәш формасында оештырылган иде. Тантанага килүчеләр "Яшьлек" һәм "Мәңгелек яшьлек" командаларына бүленеп шигъри бәйгегә чык­ты. Көрәшнең беренче өлешендә тезмә сүз осталарыннан тормыш мизгелләре турында үзләре язган әсәрләрне уку соралды. Әлбәттә, бер команда да сынатмады. Әдәби көрәшнең икенче өлеше "Үз шигыреңне сөйләү - әйбәт, башкаларныкын белү тагын да яхшырак", дип атала иде. Шагыйрьләр бу юлы да аптырап калмады, рус һәм татар әдәбиятының йөзек кашы булган әдипләр шигырьләренә шундый игътибар бирүне күрә алса, сөенми калмас иде. Тезмә сүз осталары чираттагы бәйгедә Саҗидә Сөләйманованың "Тормыш, исәнме!" шигырендәге "Бу язда да тагын, бу язда да Шомырт чәчәкләрен иснәдем," дип башланган юлларны дәвам итәргә тиеш иде. Шагыйрьләр, берсен-берсе уздырып иҗат итте, вакытның кысан булуына карамастан, үзенчәлекле шигырьләр яңгырады. Хисләре кайнап торган ялкынлы "Яшьлек" гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче итеп игълан ителсә дә, моның әллә ни әһәмияте юк иде кебек, әдәби көрәш шагыйрьләргә дә, шигырь тыңлаучыларга күп кенә ләззәтле минутлар бүләк итте, күңелләргә бәйрәм алып килде.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкне тапшыру тантанасы Әлмәт Татар дәүләт драма театры бинасында узды. Әдәби премия тапшыру бәйрәменең унынчысы барлык лау­реатларны үзенә җыйган иде. Алар арасында Саҗидә Сөләйманова белән аралашып яшәгән талантлы шагыйрә Флера апа Гыйззәтуллина да бар. Аның иҗаты бу әдәби бүләккә 2006 елда ук лаек булган. Шагыйрә каләмдәшен иң җылы сүзләр белән искә алды, аның нык ихтыярлы, көчле рухлы, искиткеч саф күңелле шәхес булуы, кешеләрне яратуы, теләсә нинди очракта да төрле ваклыклардан өстен калуы турында сөйләде.
Хәсән Туфан Саҗидә Сөләйманованы татарның Анна Ахматовасы, дип атый. Күпләр аның шигырьләренең дә рухи савык­тыру көченә ия булуын әйтә. Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның студент елларындагы иҗаты Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия белән зурланса, аннан соңгы еллардагы әсәрләре әдәби бүләккә лаек булды. Рүзәл Мөхәммәтшин Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк алу, күңелле булу белән бергә, үз иҗатына карата җаваплылык хисен дә көчәйтүен әйтә.
Залдагыларны бәйрәм белән котларга сәхнәгә чыккан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наҗия Хәйдәрова әлмәтлеләр өчен Саҗидә Сөләйманова исеме бик кадерле икәнлеген, аны олылауларын искәртте. Шәһәрдә аның исемендәге китап­ханә һәм урам булдырылуы да урынбасарның сүзләренә дәлил.
Быел шигърият бәйрәменә Саҗидә Сөләйманованың туган ягы - Башкортостаннан да кунаклар - Яңавыл районыннан туган якны өйрәнүче тарихчы Клара Байгазина, Тәтешле районының Туган як музее директоры Айсылу Шәрифьянова, Яңавыл районы мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлнара Ханнанова килгән иде. Яңавылда һәм Тәтешледә дә Саҗидә Сөләйманова исемендәге урамнар булдырылган, шагыйрәгә багыш­лап әдәби кичәләр үтә икән. Аларның чыгышын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов дәвам итте. Әлмәтнең әдипләребезгә бик игътибарлы икәнлеген, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте бар иткән "Рухият" фондының әдәбиятыбызны үстерүдә әһәмиятле эш башкаруын, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкнең язу­чыларыбызга ярдәм дә булуын белдерде.
"Татнефть" акционерлык җәм­гыятенең генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды рәисе Рөстәм Мөхәмәдиев фикеренчә, шагыйрә исемендәге бүләкнең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, лауреатларны сайлап алу да авырлаша. Быел бу бүләккә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Миһербанлык чишмәсе" мәкаләләр, очерклар китабы авторы, Ижау шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ринат Батталов, "Ветер сердца" шигырьләр җыентыгы өчен Ольга Левадная, "Кар юлы" шигырьләр китабы авторы Сирень Якупова лаек булды. Сирень ханым Саҗидә Сөләйманованың иҗатын бик тә яратуын, аның шигырьләренең һәр юлы олы мәгънәгә ия икәнлеген телгә алды.
Кызыксындыру премияләре Түбән Камадан прозаик Илдар Хәйруллинга ("Ерып чыгарбыз" юмористик хикәяләре өчен), Әлмәттән шагыйрә, журналист Нәфисә Сабирҗановага ("Икегә бүленгән гомер" дигән шигырьләр һәм җырлар җыентыгы өчен), Лениногорск шәһәреннән язучы Наил Шәрифуллинга ("Соңарган сөю" повестьлар, хикәяләр китабы өчен) тапшырылды. Алар бүләкне Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов һәм "Казан утлары" журналы баш редакторы, шагыйрь Илфак Ибраһимов кулыннан алды.
Әдәби иҗатта үзләрен күрсәткән 10 студентка ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия бирелеп барыла. Заманында ия булган студентлар арасында Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәләх, Эльвира Һадиева кебек шагыйрәләр, язучылар бар. Быел премияләрнең һәм стипендиянең күләме дә арткан. Төп бүләк 50 мең сум тәшкил итсә, кызыксындыру бүләге 35 меңгә, стипендия күләме 24 меңгә җиткән. Яшьләрне бүләкләү өчен сәхнәгә Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов һәм "Рухият" яңарыш фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова чакырылды. Әнвәр әфәнде искәртеп үткәнчә, исемле стипендия яшь иҗатчыларда ышаныч уята, аларга канатлар куеп җибәрә. Ул бу уңайдан әнисе турында бер хатирә белән уртаклашты. Саҗидә Сөләйманова мәктәп елларында ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. Шигырьләр тулы дәфтәрен укытучысына танышып чыгарга бирә. Шуннан соң дәфтәр кулдан-кулга китә, бу исә яшь шагыйрәдә үз-үзенә ышанычны бетерә һәм Саҗидә Сөләйманованың иҗатка соңрак килүенә китерә. Ә тормышның һәр мизгеле шагыйрә өчен үзе шигърият кебек була. Ул аяусыз авыру белән тартышканда да, кәгазь белән каләм сорап алып, соңгы шигырен яза.
Гомер озын дисәм, рас булырмы,
Сиздерми дә узды дисәмме?
Күп тә түгел, гомер, аз да түгел,
Бер икәнсең, - тормыш, исәнме!
Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: