Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ләис Зөлкарнәй: Урлап китәм сине үз-үзеңнән, Гомер сизелмәс тә, бу төндәй...

Саргайтмады салкын җил сарылганын Сабырсыз Шомлавыннан Танырсыз... – Тамырсыз алар... Ничек яши икән?. – Алар ничек яши икән...  Тамырсыз?!

ҖИЛКӘНЛЕ УТРАУ

Чыкты җилләр,
Купты тулкын -
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

                                       Дәрдемәнд

Тамырларга асылынып мендем ярга:
Саумы, ата-бабалардан калган атау!
Тау-тау дулкын...
Талдым йөзеп...
Хәл алыймчы... –
Комың булып, һәр күзәнәк ятсын тарау.

Сулар аксын, кояш күчсен, иссен җилләр.
Ә мин ятыйм, ятыйм шулай, кымшанмыйча.
Урталыкта калыйм әле.
Өмет өзим,
Идел кичәр көчләремә ышанмыйча.
Ышанмыйча дәвер кичәр көчләремә
Каләмемә, илһам килгән кичләремә, –
Калыйм синдә...
Онытылыйм...
Монда тып-тын... –
Күтәрергә теләп түгел,
Батырам дип!
Баш калкыткан саен сукты саллы дулкын.
Онытылыйм
Онытылсын дип үткәннәрем.
Тик нигә соң тынгы бирми өянкелек?! –
Өянәкле җилкәннәрдәй шашып шаулый!
Кымшаныплар куя атау, кораб кебек...
Борынгыдан,
Болгарымнан килгән кораб
Комга утрып калган мәллә, утрау булып? –
Өянкеләр давыл даулый!
Китсен өчен
Сәях атау,
Тоткынлыктан кубарылып.

...Кичер, шигырь, мин юләрне
Ялгышканмын,
Синдә икән дәверләрне кичәр көчем.
Тормыш заман комнарына терәлгәндә,
Давыл даула!
Кубарылып китәр өчен...

Әрнүләр бар,
Таш йөрәкне эретерлек,
Язмышларны борып тоткан борчулар бар –
Кубарып ал манкортлыктан хәтерләрне,
Битарафлык сайлыгыннан
Җанны кубар!
Йолдызлар да чут төймәсенә әйләнгәндә, 
Бәйләгәндә намус күзен нәфес, җәнҗал –
Кубарып ал максатларны түбәнлектән, 
Матурлыкны һәлакәттән Кубарып ал!

Тау-тау дулкын,
Ил – җилкәнле ярсу атау.
Шаула, давыл!
Кузгалырбыз сөенешеп,
Баш калкыткан саен суга саллы дулкын,
Суга, димәк,
Ил күтәрелеп китсен өчен!
                                                        1986

ТУЗГАН КҮЛӘГӘМӘ ЕГЫЛГАНДА

Иртәнге сүз кичкә һич ярамый... –
Бакый бер сүз эзлим мин – шашкан. 
Кешеләрдән эзлим,
ә кешеләр
Фанилыкка кереп адашкан. 
Заманыннан эзлим,
ә заманы 
Мордар киткән –
канлы чигәсе...
Бакый бер сүз кирәк!
Аннан башка
Гомер ни йөз белән чикләнсен?

Тузган күләгәмә егылганда, 
Эзләүләрдән арып, сулыгып, 
Тыны кысылган рух бәргәләнер, 
Бакый бер сүз сорап, –
Соңгы сулулык...
                                               1986

БОРЫЛА ДА КАРЫЙ

Кара көздә,
Арагызда
Бардыр аклык тансыклаган;
Көтмәгәндә, төн эчендә
Сырлан-сырлан
зыкы сарган –
Зыкылаган карамалар!

Аклык тансыклаган карамалар... 
Ыкның кара сулы көзгесенә
карамыйлар, 
Тарамыйлар сырлан-сырлан
зыкы сарган
толымнарын, 
Көнозын тарамыйлар... 
Җилләр дә юк! –
Зыкы сарган толымнарны 
Кызыгып тарамыйлар...

Җәйләр буе
Су кызының
Озын чәчен тарый-тарый,
Тараклары да юкарган! –
Ярамыйлар!
Караманың толымнарын
Сырлан-сырлан зыкы сарган, –
Зыкылаган!
Аклык тансыклаган карамалар
Карасу Ык көзгесенә
көнозын 
карамыйлар...

Карамалар, карамалар!.. 
Шау чәчәктә
килеш корган 
Алмагачлар бакчасына 
Борыла да карый алар...

Шау чәчәкне
килештергән 
Алмагачлар бакчасына 
Борыла да карый, 
Борыла да карый 
Карамалар.

ФӘИЗ ЧИШМӘСЕ

Таллы тауда; 
Караталда –
Тамырлар...
Талган булсаң,
Табаныңнан
Танырлар.
Караталда 
Абынмаса 
Тамырсызлар,
Тамыр сызлар... 
Тамыр сызлар... 
Тамыр сызлар! –
Таллы тауда
Талымласа
Талымсызлар,
Су тамыры... 
Су тамыры 
Сыкырап сызар!

 

КЫШ ЧЕЛЛӘСЕ 

(Элегия)

Чикерткәләр төш юрый. 
                       Җ. Сөләйман

Печән белән бергә кайткан чикерткәләр 
Кычкырмады...
Алар, әйе,
сайрый иде!
Сандугачны
Төн буена тын калдырып, 
Таң атканчы, таң атканчы 
Таң калдырып, 
Күңелләрнең нечкә җирен
сайлый иде.
Җәйләр үткәч,
Җылы эзләп кергәннәр дә
Ни өчендер үз иткәннәр мич асларын.
Үз урынын тапкан, имеш, –
Үз урманын тапкан алар! 
Үз агачын эзләп тапкан –
Табагачын!
Кисәүгачын!..
Чеңләп кипкән чырагачны зеңгелдәтеп, 
Алар өйдә
төн буена
сайрый иде!
Тәрәзләрне кыш челләсе бозлаганда, 
Җәй эссесен сала-сала,
Җаныбызны
сыйлый иде...
– ... Эс-с-седән
эс-с-се
ни эс-с-се?
– Печән өс-с-те
эс-се-се-ме?!
– Кыш челлә-се
эс-се-се!..
«Печән өсте» ариясе тәмамланса, 
Әй изрәтә симфония:
–  Киләсе җәй, 
Киләсе җәй... 
Кит-мәс-ләр-гә
ки-лә-се җәй...

Кыш уздырып
Сайрый белгән чикерткәләр,

Кош уздырып
Сайрый белгән чикерткәләр
Узмас кышлар сару белән
Сикергәләр!
Мәңгелекнең
келәседәй...


ТАМЫРСЫЗЛАР

– Тамырсыз алар ничек яши икән?..
–  Алар ничек яши икән... 
Тамырсыз?!

Бер-берсенә имәнгеч сорау биргән
Имәннәрне
Шаулавыннан
Танырсыз...

Саргайтмады салкын җил сарылганын
Сабырсыз
Шомлавыннан
Танырсыз...
– Тамырсыз алар... Ничек яши икән?.
– Алар ничек яши икән... 
Тамырсыз?!

Агачлар бер-берсеннән сорый төнлә,
Сорый,
Бер-берсенә
Шом салып...
Бу сорауга әгәр җавап эзли калсаң,
Җаның куяр шомланып...
Җаның куяр шомланып...

ӘЙТЕЛМИ КАЛГАН СҮЗ

Ярен әйтмә, борын әйт, 
Мин исәндә үлмәссең! 
Үлмәссең дә бөлмәссең, 
Авырлыклар күрмәссең!

                           «Идегәй» – дастаны

Син бәхилләш айлы урам белән, –
Урлап китәм сине бу төндә. 
Капка төбегездә бу үбешү 
Бүтән кабатланмас
бөтенләй.

Капка төбе белән бәхилләш син. 
Кузгала ат атлар-атламас... –
Кабатланмас төннәр
кала монда, 
Качып кайтсаң да... –
кабатланмас!

Кузгала ат...
Туктар өчен түгел,
Инде туктамаска кузгала.
Авылыңны чыккач,
Куллар изә,
Үзең белән хушлаш, кыз бала.

«Ашыгасың» диеп елый-елый, 
Кыз чакларың кала... 
Ул – садә!

Ә син минем белән,
Хәтта сөю 
Капка төбендә үк калса да...

Урлап китәм сине үз-үзеңнән, 
Гомер сизелмәс тә, бу төндәй. 
...Капка төбегездә үбүләрең 
Инде кабатланмас...
бөтенләй...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев