Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лилия НУРЛЫ: Син кабызган төнге учак пыскый әле җилләрдә...

Лилия НУРИЕВА 1983 елның 7 августында Актаныш районы Иске Сәфәр авылында дөньяга килә. Әдәби тәхәллүсе - Лилия Нурлы. Урта белемне ул туган авылында, ә югары белемне КДУның татар филологиясе факультетында ала. Кечкенәдән шигырьләр яза, рәсем ясарга ярата. Хәзерге көндә Лилия КФУда аспирантурада укый. Казан педагогика көллиятендә укыта. 2016 елда яшь...

Лилия НУРИЕВА 1983 елның 7 августында Актаныш районы Иске Сәфәр авылында дөньяга килә. Әдәби тәхәллүсе - Лилия Нурлы. Урта белемне ул туган авылында, ә югары белемне КДУның татар филологиясе факультетында ала. Кечкенәдән шигырьләр яза, рәсем ясарга ярата. Хәзерге көндә Лилия КФУда аспирантурада укый. Казан педагогика көллиятендә укыта. 2016 елда яшь иҗатчыларның "Иделем акчарлагы" конкурсында аның балалар өчен язылган шигырьләре 1 нче урынга лаек булды.
Безне инде ятлар назлаган
Бу йөрәкне нишләтергә икән?
Уйлап йөрим сине кич, иртә.
Бәхетеңнән үзең качып, киттең,
Куркаклыгың шуңа өркетә.
Сизәм ич мин, карашыңнан тоям:
Син бәхетле түгел, түгелсең.
Сине югалтканнан бирле көям,
Көнем-төнем үтә күңелсез.
Ник язмаган икән бергә булу,
Кавышырга безгә язмаган?
Йөрәкләрдә сөю яшәсә дә,
Безне инде ятлар назлаган.
* * *
Сөйдек шашып.
Шашып сөйдек, качып...
Ашкынганбыз -
Күрәчәкләр булган бит ачык.
Ялкыннарда
Көйдек аерым-аерым...
Сагышларны сыга-сыга,
Җырлар язам сиңа хәзер мин,
Тик сынмасын гына каурыем!
Төнге учак
Син кабызган төнге учак
Пыскый әле җилләрдә.
Язмагандыр инде ике
Йөрәк бергә тибәргә...
Их, сүндереп, көлен җилгә
Сибәргә бит кирәк тә.
Тик учагың, тик учагың
Көйри һаман йөрәктә...
Эзең бардыр кебек...
Көз сагышы кышкы буранда.
Сөю калды әллә кайларда...
Язлар җитмәс төсле һичкайчан.
Бик ямансу ялгыз Айга да.
Улым уйный кышкы буранда.
Юлны күзлим иртән торам да...
Кайталмастай җирдә булсаң да,
Эзең бардыр кебек урамда...
Ялгызлык
Бу төссез тормышта
Сагынулар гына,
Тигез сукмакларда
Абынулар гына.
Инде ничәнче кат
Ялгызым моңланам.
Ялгызлык бик яман,
Шул хакта уйланам.
Ник соң болай, нигә
Кырыс икән язмыш?
Әллә минем генә
Бөтен гомер... ялгыш?..
Алданганмын...
Гомер буе
Алданганмын икән
Матур күзләр,
Ялган сүзләргә...
Бер көнем дә
Дөрес яшәлмәгән -
Әрнүләргә
Ничек түзәргә?!.
Кем гаепле -
Өстен күрүемә
Чынбарлыктан
Татлы ялганны?
Өйрәнәмен
Инде аерырга,
Еллар узгач,
Яхшы, яманны...
Алданулар, таланулар
Ашкан инде чиктән.
... Бактың исә,
Мин үземнән күбрәк
Алданганмын икән.
Рәхмәт сиңа
Рәхмәт сиңа:
Көзләремдә язлар бирдең.
Рәхмәт сиңа:
Йөзләремне нурга күмдең.
Иренемнән назлап үбеп,
Кырау алган
Йөрәгемә җылы өрдең.
Көзге яфрак
«Сау бул», - дидем.
Көзге яфрак итеп
Өздем сине,
Өздем йөрәктән...
Көзге сөю
Көзге яфрак булып
Җилгә очты.
Ә йөрәгем,
Шәрәләнгән агач сыман,
Бушап калды.
Тынып, калтырап...
Яши хәзер менә
Ни эшләргә белми,
Аптырап.
* * *
Зур диңгездә көймә сыман
Айкалам да чайкалам.
Тормышның чоңгылларында
Батмыйча чак-чак калам.
Ишкәкләре ярдәм итсә,
Йөзеп чыгар ул көймә.
Тик ишкәк тә ишалмасам,
Инде еламам, көймәм!
* * *
Бу тормышның давыллары
Мәңге түгел. Тынарлар.
Тайпыла калсам кыйбладан,
Күңелкәем тырналыр...
Исеп куйса саба җиле -
Хак юлларым табылыр.
Көчсез түгел мин
Әллә нишләп
Җебеп төштем әле.
Куркып калдым
Тормыш алдында.
Зур сынаулар
Тез чүктерде мине,
Киңәшчеләр
Юк шул янымда...
Үзем теләп
Алган кыенлыклар
Киртә булды
Барыр юлымда.
Шул кадәрле
Көчсез микәнни мин?! -
Елап алам
Кеше югында.
Нигә диеп
Җебеп төштем әле,
Ни үзгәрде
Минем тормышта?
Үзем теләп
Алган авырлыклар -
Хуҗа булыйм
Әле язмышка!
Көчсез түгел бит мин
Ялгыш та.
Юаш булдым
Юаш булдым,
Никтер юаш булдым.
Шуңа, ахры,
Һаман кыйналдым.
Җавап кирәк чакта
Дәшалмадым,
Артык сүзләр күп әйтелде
Дәшмәүләрең
Алтын чагында.
Дәшалмадым
Кычкырырга кирәк чакта,
Онытмагыз, диеп,
Минем хакта -
Юаш булдым.
Юаш кына
Өйрәнәмен хәзер
Көчле булырга!
Җир корты
И, җир корты!
Ә җир корты
Күбәләк булалмый ул.
Күбәләктәй
Очып-очып
Чәчәккә куналмый ул.
Башка тормыш
Күрмәсә дә,
Мактанып туялмый ул.
Тик җир корты
Җир корты шул,
Күбәләк булалмый ул.
* * *
Олы юлда узган вакыт
Узмасын әле әрәм:
Тәртипләргә телим бераз -
Ай, чуалган гомерем!..
Шаулы вакыт агымында
Яшәвем яшәү түгел.
Тоткынлыктан котылырга
Талпына шашкын күңел...
Башта уйлар өермәсе:
Таң атармы күгемдә?
Ярышамын Вакыт белән,
Кем өлгер - улмы, минме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев