Мәдәни җомга

Лилия Гыйбадуллина: Җәйрәп гомер сөрә бирсен вакыт Дөньялыкның бәрхет болынында... 

Салават күпере артыннан Үзәннән үрләргә чапмасаң, Кем соң син? Бу җирдә кем соң син? Шул үрдә үзеңне тапмасаң... 

КЕМ?

Бәхетле чакларның сагышын –  
Күренми, сизелми торганын, 
Күзләрем карасы артына 
Гавамнан яшереп куйганын
Кем күрде? 

Үрелде калтырап сүземә 
Бу фани тормышның сорысы. 
Югалган сагышлы көннәрнең 
Зыкысын кемнәрдән сорыйсы? 

Таңнарның, көннәрнең, елларның 
Тәрәзгә ягылган яктысын 
Күрмәдем, күрмәдем кебек лә. 
Күзләрем кайларга бакты соң? 

Бәхетле көннәрнең сагышын 
Үземнән, сүземнән яшергән
Язларым булгандыр. Көз инде. 
Кемнәргә үзсенеп дәшергә? 

Бәхетле чакларда сагаеп,
Яшереп яшәгән сагышым – 
Мөгаен, бу җирдә яшисе 
Берәүнең адашкан язмышы.
                        
АК КҮБӘЛӘК

Мин сагынган йортның чаршаулары зәңгәр,
Зәңгәр бизәкләрдән көн агыла талгын. 
Утсыз тәрәзләргә, төнге пәрдәләргә 
Борылам да карыйм, борылам ла тагын...

Кашагага сонган орчык төсле менә 
Кыбырсый да күңел, ашкына да тына. 
Тәрәз төбендәге сулган яраннарга 
Канатлары таплы ак күбәләк куна. 

Ул адашкан, ахры. Утсыз тәрәзләрнең
Яктысы та соры, сулышы да салкын.
Шушы тәрәзләрдән шушы дөньялыкка
Ак күбәләк төсле балачагым бакты.

Сизгер сайгаклардан вакыт уза сыкрап. 
Өстәлдә өч касә – кул җылысын җуйган.
Үзен-үзе кочып, кабат кырлач көтә 
Сәке түрендәге иске сырган юрган. 

Йортның ишегенә тотка куйган кешем –  
Каенлыкта ташка чүкеп уйган исем.
Бабам кочагына сыенырга ымсып,
Җанда сызлап торган үксез сөю хисе,

Мичтә тәгәрәткән кайнар көлчә исе, 
Әкиятле кичләр, кәгазь-каләм исе.
Әбкәм күзләрендә туган туфрак төсе,
Җан ярасы төсле, күз карасы төсле.

Шүрлек түрләрендә иске тальян гармун,
Сыны сынган инде, җыры тынган инде. 
Тәрәз аръягында безнең күңелләргә 
Коры-сары җырын заман сонган инде.  

Еллар арты еллар, гомер арты гомер
Шартлап ава җиргә, кара туфрак кочып. 
Вакыт күзен төртеп, нидер көтә төсле 
Кашагада калган иске җитез орчык.

Зәңгәр чаршаулардан чор агыла талгын, 
Шушы үксез йортка әйләнәм дә кайтам. 
Салкын тәрәз төбе, сулган яран гөле, 
Канатлары таплы ак күбәләк ята. 

ТУГАН ҖИРЕМ

Чапкан булам, тапкан булам
Югалткан табышларым.
Әй туган җир, мин дә синең
Бер балаң – табышмагың.

Әй туган җир! Мин дә синең
Колының, юлым читтә.
Үзем читтә, тик уйларым
Таң саен сиңа илтә.

Иртәләр саен кояшың
Минем җанга үрелә.
Ул нурлардан бар булмышым
Моң-сагышка күмелә.

Туган җирем, синнән генә
Җанымның әрнүләре.
Язмышларның камчылавы,
Кизәнеп бәрүләре.

Синдә генә ачылыгы
Кып-кызыл баланнарның,
Ятимлекнең, кайтам диеп
Кайталмый калганнарның.

Синдә генә таганнарның
Күкләргә очырганы.
Синдә генә хыялларның
Офыкка очынганы.

Агыйделдә таң атканда,
Чыбыркы шартлаганда,
Ялантәпи балачагым
Тугайга атлаганда,

Гомер дигән үз сукмагым
Нәкъ синдә башланган ла,
Әнә шулай башланган да,
Читләргә ташланган ла.

Синдә генә эпекәйнең
Тәмлесе, татлылары.
Синдә – күкләрнең биеге,
Йолдызның яктылары.

Чапкан булам, тапкан булам
Югалткан табышларым.
И туган җир, бар булмышым – 
Бер сиңа багышлавым.

Синдә генә үзәгемне
Өзәрлек моңнар көтә.
Актаныштан киткән юллар
Гел Актанышка илтә…


ГОМЕР СӨРҮ

Дөньялыкның бәрхет болынында
Елый-көлә Вакыт гомер сөрә.
Монда кояш бата үз җаена,
Таңнар ата монда көлә-көлә.
Елый-елый җиргә Кеше килә.
Үчти-үчти чөеп үстерә дә,
Үтерә дә вакыт дигән хаким.
Шуннан ары тагын ниләр әйтим – 
Вакыт ызанында без бер ятим.
Сөрмә тарткан күзләр төпкеленнән
Чая вакыт төбәп карап тора...
Елый-көлә гомер сөргән җайга
Ярап тора болай, ярап тора:
Күге зәңгәр, җире кара булсын,
Язлы-көзле җилләр исеп торсын,
Туфрак зыңлап, күкләр җирсеп торсын,
Җиргә кара күзле углан тусын.
Елый-елый тусын, иркен сулап.
Тупырдатып тәпи китсен аннан.
Бабасының тезләренә менсен,
Арка терәп торсын аңа заман...
Һаман шулай булсын, һаман таңнар
Көлә-көлә килә торсын монда.
Җәйрәп гомер сөрә бирсен Вакыт
Дөньялыкның бәрхет болынында…

ФӘРМАН

              Без яшәргә хөкем ителгәнбез…
                                       Айрат Суфиянов

Яшә!
Борынгыдан иңгән, канга сеңгән
Фәрман йөртә сөйрәп якалардан.
Якаң каралганмы, ару-акмы –
Карап тормый, сөйри бирә заман.

Ни хәлең бар, дими, җанга тими,
Хәлләреңне үзең хәл кылырсың...
Тудың икән – яшә, сула, атла –
Фәрманнарның гади һәм корысы.

«Әйдә, малкай!..» – чыбыркылый дөнья,
Тәртәләргә тибеп карасаң да.
Чабулыйсы-карулыйсы килми,
Каруларга хәтта яраса да…

Шундый вакыт җитә: бер борылып
Карыйсы да килми үткәннәргә.
Җил дә кояш булсын, икмәк уңсын,
Рәхмәт яусын көтү көткәннәргә.

Баш күтәреп багасы да килми
Күкләр багалмасы – йолдызларга.
Зур буласы, хөр буласы килми.
Түгел дөнья тарга…

Түгел! Дөнья киңдер, гаҗәп иркендер ул.
Тәртәләрнең аръягында – ирек
Бардыр. Исен сизәм, рухын тоям кебек.
Юллар тора көлеп…

«Тудың икән – яшә!» – катгый фәрман
Чыбыркылап сөйри бирә һаман.
Ыңгырашып алга кузгалабыз,
Безгә шушы боерык бик таман... 

ӘГӘР

Таң ката үләннәр йөзендә
Кояшлы чыкларны тапмасаң,
Җилкәңә чыбыркың аударып,
Яланнан сызгырып кайтмасаң,
Үзеңне табарга ашкынып,
Камыллы юллардан чапмасаң,
Болытлар артыннан агылып,
Чүмәлә өстендә ятмасаң,
Әнкәең пешергән кап-кайнар икмәкнең
Ярчыгын ашыгып капмасаң,
Урамның иң усал казына
Койма аша таш-мазар атмасаң,
Яңгырда чыланып кайтканда,
Егылып ләпеккә батмасаң,
Салават күпере артыннан
Үзәннән үрләргә чапмасаң,
Кем соң син?
Бу җирдә кем соң син?
Шул үрдә үзеңне тапмасаң... 

ҖАЙ

Намусың юк икән – саклыйсы юк.
Хакың булмаса, җай – хаклыйсы юк.

Теле-сүзе юкка дәшмәү җиңел,
Әпә булып кына яшәү җиңел.

Җире юклар җирен җуя алмый,
Иле юклар илен җуя алмый.

Илсез, телсез – дәүләт корасы юк.
Яшәмәсәң – үлеп торасы юк... 

КӨЙ

Мин нибары бер көй генә – 
җил көенә, уй көенә, юл көенә.
Сулар талгын гына ярга сеңә,
карурманда киек кайта үз өненә.

Болыт микән, кәрнизләргә кунып микән
кыргый күктән таң сызыла миңа таба.
Иртәләрдә офыктагы очкыннардан
төсле утлар, җете утлар тынга каба.

Үз көенә бии-бии яңгыр ява,
ерганаклар буйлап чаба көн кызуы.
Юлын таба юлын җуйган мосафирлар – 
кыйммәт бары көн узуы, юл узуы.

Кыйммәт бары очкын чәчкән офыклардан
күзең алмый сагынуың киләчәкне.
Вакытларны кичеп, сулар күчеп,
яңгыр булып кайтуыңны – күрәчәкне.

Һәм нибары бер көй. Куралардан
умырылып кала җилләр белән.
Җирсү булып һаман кая дәшә соң ул?
Сулар тына, үз өненә киек иңә,

язлар сына, ярсу тына... Тыңла гына – 
бер җаныңа мең куралар көй тутыра.
Үз җаена уза еллар, туза уйлар,
үз көенә җилләр тына. Җилләр тына...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: