Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лилия Фәттәхова: Ә син саклан кабат ялгышудан, Кабаланмый гына ашык, яме...

Итәк асты уеннарын Үз иткән бу заманда, Ак белән караны бутау Дәвам итәр һаман да.

КУЛЪЯУЛЫК БИР ӘЛЕ МИҢА, ӘНИ

Кулъяулык бир әле миңа, әни.
Зур кызыңның күңеле тулган мәле.
Суык тигән бугай, диярмен дә...
Син ышанган булып торчы, яме.

Күрмәмешкә салыш керфегемнән
Тәгәрәргә торган әрсез яшем.
Беләсең ич, ни гомерләр инде
Күңелем тулы сагыш белән яшим...

Кулъяулык бир әле миңа, әни, –
Сытык көннәремдә юклык тәме.
Яшьле уем төреп кулъяулыкка,
Ераграк яшереп куйыйм, яме.

             * * *
Миннән артист чыкмый инде. Беләм...
Тормыш сәхнәсендә уйный белгән.
Һичбер рольсез генә уйныйм менә
Сәхнә сөймәс үз йөрәгем белән.

Уйный белгән шамакайлар шактый –
Алар даһи булып кыланалар.
Күңел тәрәзәсен тоныкларга
Көзге яңгыр сыман сыланалар.

Артык тыйнак олугларны күрәм –
Рольгә кермәс өчен тартышалар.
Аларның да йөрәк сәхнәсендә,
Һич шигем юк, яшерен орыш бара...

Битлеклеләр иллә күбәйделәр!
Матур сөйләп, уяулыкны буган...
Аңлыйм инде (аңлыйм кебек үзе),
Һәр заманда алар һәрчак булган.

Бер нәрсәне генә аңлый алмыйм.
Йөрәк, ахры, шуңа сыкрап тора.
Тормыш сәхнәсендә «уйнар өчен»
Ник кирәкми икән рөхсәт сорау?

Җанның кере – кул пычрагы түгел!
Юылмый ул, була бары йолып.
Уйнамыйча гына яшәгезче! –
Бу – Күкләрнең иңрәве дип уйлап...


МИЗГЕЛЛӘР СИБЕЛӘ

Күкләрнең учыннан мизгелләр сибелә...
Сизгер җан өчен ул ябалак кар сыман.
Өн салып уздыңмы кардагы эзеңә?
Сиздеңме: ул эзгә мизгелдә тар сыман...

Эзләрең көтәләр туган як юллары,
Комнары чал диңгез ярының...
Мизгелнең мең төрле шифасын тоярга
Мең төрле сукмагы бар аның.

Мизгелләр сибелә... чәчелә, түгелә,
Йотыла, онтыла... Мизгел лә!
Кем әле гомерне мизгелләп үлчәгән,
Дуамал нәфесен тезгенләп?!

Мизгелләр сибелә Күкләрнең учыннан –
Чылатып Вакытның керфеген...
Кыйраты* кыйбат та, танучы сирәк шул
Кар көрте эченнән бердәнбер бөртеген.

Мизгелләр сибелә..
Тотып кал...

* Кыйрат – карат (үлчәү берәмлеге).


КАР ТӘКЪДИРЕ

Кар сылана биткә...
Җил – каршыдан.
Җил каршында
көчсез
ап-ак карлар...
Яңаклыйлар гына,
яңаклыйлар –
Бит очыннан үбәр чакларында...
Ә мин аклыйм
ап-ак карларның да
бозлы камчы булуларын,
аклыйм...
Җил тынуга, талгын гына,
тагын,
Җиргә алар
җылы шәлен каплый.
Бер тына җил җирдә,
Бер уяна...
Кар тәкъдире –
җилләр сүрәсендә.
Кем каршында кемнең
көчсезлеген
Ишетерсең җилләр тирәсендә...


ТУРЫЛА!

Юлларыңны йөрәгеңә карап
Турыла син... Йөрәк укларына!
Кемнең барлыгына дертләп куяр,
Һәм сискәнер... кемнең юклыгына.

Юклык ешлыгында дөм-караңгы.
Кемнәр адашмаган ул ешлыкта??
Кемнәр хаталардан сукмак түшәп,
Килеп егылмаган шыр бушлыкка?!

Ә син саклан кабат ялгышудан,
Кабаланмый гына ашык, яме.
Икебезгә тик бер сорау хәзер:
«Йөрәк угың миңа төбәлгәнме?»

             * * *
Итәк асты уеннарын
Үз иткән бу заманда,
Ак белән караны бутау
Дәвам итәр һаман да.

             * * *
Авыр холыклы кешегә –
Дөнья көндәш кебек.
Күркәм холыклы кешегә –
Дөнья тиңдәш кебек.

             * * *
Һай, Алланың кашка тәкәләре!
Мөһер сезнең кулда диярсең.
Хакның барын онытмагыз әле –
Һәммәбезгә өлеш тиясе.

             * * *
Берне ун дип күрсәтеп тә була,
Унны бер дип күрсәтеп тә була.
Ялган белән шыплап тулса дөнья,
Унның унлыгы да онытыла.

             * * *
Хыялдан – ният хуплырак,
Нияттән – кылган гамәл.
Уйларың изге булса да,
Эшең күренә әүвәл.


СҮЗ

(Мәсәл)

Бер Сүз, игезәген күреп, куркып киткән:
Бигрәкләр дә төссез, ипсез, өтек икән.
Сүз беркавым өнсез торган, ә аннары
Сорап куйган: «Ник син төптә, мин – югары?»

– Аптыравың урынлы да сыман, юк та, –
Икенче Сүз башын игән бу хурлыктан.
– Синең бәхет – күрде сине бер Зур Исем,
Зур Исемнең Сүзе булгач, ник кер тисен?

Йөрисең син үз дәрәҗәң белеп кенә,
Ә миңа гел карадылар көлеп кенә.
Ишетеп тә ишетмәгән кыландылар,
«Мин дә шул ук Сүз» дигәнгә хурландылар.

– Тик иямә була гына бу кадерем?
– Казый түгел, әйтә алмам ул кадәрен.
Мин бары тик шуны гына төгәл беләм:
Кешене – Сүз, Сүзне кеше күтәрә лә.

RS. Бу мәсәлгә сүз ахырын яза алмыйм,
Мин дә Хакны тик бер яклы гына аңлыйм.
Зур Сүзнең дә кечерәеп калганы бар,
Чүп Сүзнең дә биек урын алганы бар...


УЯУЛЫК КЕМГӘ КИРӘК?

(Мәсәл)

Шулай бер заман уйга калган Елан:
«Зирәклегем – таман, агуым – яман,
Нишләп дөнья хакиме түгелмен һаман?!
Мин шуышкач, башкалар да шуышсын,
Мәрхәмәтем көтеп, койрыгыма елышсын!”

Бар еланны үз янына ул туплаган.
Елдамнарын үсендергән һәм хуплаган:
«Өнсез-тешсез диеп сезне белсеннәр,
Һич курыкмый, гел җай гына йөрсеннәр.
Уяулыкны югалтуы тиз аны –
Шул чагында яуларбыз без дөньяны!

Куяннары өркә-өркә сырышыр,
Аюларга читлек-тозак булышыр,
Сиздермичә генә һөҗүм итәрбез,
Ваемсыз чаклары җитәр! Көтәрбез!»

PS. Елан үрчесә, пошмаслык куркыныч.
Мәкер азса, ничек яшәрсең тыныч?!
Акыллы дошманны җиңәрсең бары
Үткен күзең булса һәм үткер кылыч.


УЙЛАНУ

Киткәннәр көтәдер дигән уй килгәли...
Көтәдер безнең дә кайтасы көннәрне.
Һәм шулчак, бәгырьне телгәли-телгәли,
Вакыт күк тарала хәятнең өннәре.

Бүләкнең иң зуры – кул белән орынмас,
Кадере беленмәс Вакыт ул...
Иң затлы касәдән татлы сут уртлыйбыз
Һәм... йөзне чытабыз: «Ватык ул...»

Һәр җанда бу Җирне яктырак итәрлек
Ут-чыраг булуын оныттык...
Аяныч түгелме: без Җирне никадәр
Аяусыз рәвештә корыттык...

Вакытның үзен дә, камчылый-камчылый,
«Йөгенер ул безгә!» дидекме?!
И адәм затлары! Без соң бу бакыйны
Мәңгелек булыр дип белдекме?

«Вөҗүден күргәнче – гадәме хәерле»**
Дип кемнәр озатыр кемнәрне?..
... Киткәннәр көтәдер дигән уй килгәли.
Көтәдер безнең дә кайтасы көннәрне...

** Булуыннан булмавы хәерлерәк мәгънәсендә.

   
             * * *
Сүз көтмәгез миннән...
Мин үзем дә
Көтәм сүзне олпат агайлардан.
Сүзне әйтсен кыю йөрәк белән –
Җилнең исү көчен абайлаган.
Ә минем сүз –
яшьле сүз ул бары...
Яшел сүз ул.
Ул соң кемгә кирәк?!
Авыр чакта сүзнең егәрлесе,
тик зирәге була ала терәк.
Сүз көтмәгез миннән...
Мин үзем дә
тилмерепләр көтәм акыллы сүз.
Инә сыман тишеп,
Сипләсен ул!
Мин җеп сыман 
Иярермен сүзсез.


             * * *
«Ахырзаман, – дибез. – Һәр сыйфаты
Туры килеп тора. Менә хикмәт!»
Һәм шуннан соң... тәүбә итәбезме?
Китәбезме туры юлдан ипләп?
Шулай булса кана!
Шулай булса,
Гел кирегә китмәс иде дөнья,
Гөлбостанның гөләпләре чирләп,
Тоташ энә булып кипмәс иде.
Акны ак дип әйтүдән дә куркып,
Азап чикмәс иде адәм заты,
Чүкмәс иде черек нигезләргә,
Инсан дигән горур атын сатып...
«Ахырзаман...» дибез.
Буп-буш сүзләр
томан кебек тарала да бетә...
Сез дә сизәсезме??
Җир йомгагын,
һич аямый,
Елгыр заман сүтә...
Тәүбә...тәүбә...

                                                 Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев