Лилия ФӘТТӘХОВА: Бата-калка йөзеп барган чакта Дәрьяларның ярсу агымында…
* * * Гел шулай булган ла... Ахмаклар, наданнар, Җаннарын карага манганнар Үз сүзен күтәргән әләм дип.
Галимен хурлаган,
Залимен зурлаган,
Җан кыеп, таң көткән,
Үткәнен шәмдәлдә эреткән
Кем дисәң, –
Аһ-зарлар базары –
Гавам бит...
Аңлармы ул сине?
Гамеңне, борчуың?
Ул, көнем, дип яши,
Син – телем...
Кемнәрне ни белән
Сыныйдыр Раббыбыз,
Белмибез,
Ә гомер сүтелә...
Гел шулай булган ла –
Ак- кара...ак- кара...
Мең төсле дөньяны чикләгән
Уйларның очына
Ахрысы, берәү дә,
Һаман да берәү дә җитмәгән.
Йә акыл, йә гомер чикләнгән...
* * *
«Татарская литература шатается, как верблюд в степи...»
А.Хәлим
Кояш – Ак Ут Күктә...
Ул җаныңны синең-
бөтен барлыгыңны
куырып ала,
өтә...
Синең Кояш түгел шул ул.
Аларныкы...
бүтән.
Синең Кояш
Күңел багыңдагы
бозлы гөлең эр(е)тә...
Синең Кояш – үле түгел.
Тере!
Ул терелтә!
Ә бу Кояш-
Чүл кояшы...
(Даланы чүл иткән!)
Мескеннеке миссиясе:
Гөлдән – чүпкә...
Түзсә – түзә моңа бары
дөя генә.
Әл(е) дә бара әле алга,
Сабырлыгын төягән дә
төягенә...
Ашыкма!
Җыен әтрәк-әләм уйлар
Әсир итсә капыл гына,
Кабаланма, каударланма:
Калкан – салкын акыл гына.
* * *
Параллель дөньялар монда ул...
Бу Җирдә...
Күренә йөзләре, эзләре.
Бер-берсен аңламас җаннарның
Уйлары параллель...
Сүзләре...
Эшләре параллель бара гел.
Тәннәрне янәшә күргәндә,
Бергәләр икән, дип алданма,
Бергәлек- бары тик рәшә, бел!
Баскычлы дөньяда
басмалар арасын
Гасырлар буена барасы...
Бәлагә тарасы...
Ярасын аласы... булса да,
Чигенмә, кеше бул!
Астагы басмага кара да,
Кулың суз... –
Өстәге басмага күчәргә ишек ул...
* * *
Каһкаһәләп көлә-көлә
Учак яга Иблис.
Һәрбер коткы – очкын монда,
Очкыннары – әрсез...
Ялмап ала ышанычны,
Көлгә кала өмет.
И сөенә булыр Иблис,
Өметсезне күреп.
Дөрли учак, кыза таба-
Кыза бара табан.
Кызган табада биетә
Иблис азган заман.
Татар рухы тере әле-
Исән чыгар уттан.
Шул хакыйкать көч биргәнме,
Кырмыскалар* купкан.
Иблис яккан уттан күчкән
Йөрәкләргә ялкын.
Ялкынланып даулар чаклар
Яралтучы хакын.
*Ибраһим пәйгамбәрне утка салгач, бер кырмыска утка су ташый. «Сүндерә алырмын, дип уйлыйсыңмы?», дип сораучыларга ул: «Бәлки, сүндерә алмам, ләкин Аллаһ каршына баргач, «Әй Раббым, мин тырыштым бит», дия алырмын, ди.
* * *
Бата-калка йөзеп барган чакта
Дәрьяларның ярсу агымында,
Тотынырга салам булса да тап –
Маяк булып өмет калсын җанда.
Тынмас давыл булмас... Давыл соңра,
Күкләр серен ныграк аңларбыз без.
Кан хәтере исәннәрне барлар-
Яраларны тагын ямарбыз без...
Тотынырга салам булса да тап!
Тәкъдир көче –дәрья көче түгел.
Соңгы Сүзне җирдәгеләр әйтмәс-
Саламыңа ябыш, үҗәт күңел.
Җир көй эзли...
Күчәреннән ычкынганчы
Җир көй эзли...
Ф.Сафин
Җир көй эзли...
Ә көй күптән монда –
Җанда, аңда, моңда...
Тик...
Ул көй хәзер
Җирнең дәверләрен
Кичә-кичә ничә төргә күчкән...
Көчсезләнгән...
Көйсезләнгән хәтта.
Үз-үзеннән бизгән...
Ул да эзли чыккан бугай үзен.
Көйдә хәзер мең ялганга
Ялганалган аһәңсезлек йөзе...
Галәмнәрнең көен ота алган
Шагыйрь җаны түзем-
Үз көенә кайтыр Җирне эзли...
(Хакны эзләү ләзем).
* * *
Тәрәзәдән карыймын да...
Үз уемны күрәм.
Ул уй миңа төсмени соң? –
Боек, моңсу, сүрән...
Ул уй бүген хуҗа миңа,
Ул уй бүген – түрә!
Ул уй бүген акылымны
Чабатадай үрә...
Тышта нидер?.. Тәрәзәне
Каплап алган уем.
«Кара квадрат» тиңдәше ул-
Аркылысы- буе...
...Тәрәзәдән карыймын да –
Яп-ят дөнья күрәм...
Яп-яктысы кайда соң, ә?! –
Бар иде бит...Беләм!
...Күңелемнең иң түренә
Куйдым каб(ы)зып бер шәм.
Кап-караңгы булмас әле-
Шәмдә дә ямь ...күрсәң...
* * *
Әллә ничек кенә әле шунда.
Бүген күңел
кызсыз туй сыман...
Уй-кияүнең урыны түрдә дә соң...
Буш урын бар...
Качкын хисләр көен
юксынган.
Куш урынга исәпләнгән бәхет! –
Җан
тик шул канунга буйсына.
Буш урын шул –
Көнгә пәрдә элгән
Күз карасындагы
җөй сыман...
Күнеккәнбез
Күнегергә күнеккәнбез.
Нихәл итик күнекми?!-
Кеше көенә биесәң,
Уй гамәлгә берекми.
Кемдә – ничек
Горурлыктан бәреп чыккан
мактану бар:
Эш күрсәткән ирнең тыйнак мактануы.
Туры юлдан язганнарда мактану бар-
Кара йөзнең битлек киеп аклануы.
* * *
Килде заман:
Илне «саклаучы» күп,
Яклаучылар сирәк.
Ил нигезе төптән җимерелә –
Терәүләнгән терәк...
Усал җилләр бәгырьләргә үтә.
Ышык куыш кайда?
Ашык-пошык яшәп ятыш әле –
Алны уйламый да.
Кесәләрдән чыга алмый тора
Йомарланган йодрык.
Сүзләр дә күп.
Шундый гайрәтлеләр!
Гаярь ирләре юк...
Кайнар башлар җитәрлек тә үзе...
Кыйнашудан узмый.
Ә хыялда – төрки каһанлыклар –
Кан хәтере тузмый.
Яклаучыларны да саклыйсы бар,
Рәтләр сирәгәйгән.
Йа Ходаем, үксез илең какма,
Көч-дәрт кирәк әле!
Яшиселәр килә «Ватаным!» дип,
Горур башны чөеп.
Җир-көнемнең күзенә туры карап,
«Безнең ил бу!» диеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев