Мәдәни җомга

Лилия Фәттахова: Ялгыз дәрвиш бара Җирне иңләп-буйлап...   

Моңсуланма әле,  күңел...

        * * *
Бер шагыйрьдән йөз чөердем бүген,
Исемен дә хәзер зурдан язмам.
Гафу, каләм! Дәгъвам сиңа түгел,
Ияң генә, ахры, юлдан язган.

Шагыйрьгәме төс ул үткәннәрдән
Кер эзләргә диеп чокынулар?
Әллә азмы, тез астына суккач,
Исәнгерәп китеп, чукынулар?!

Әллә азмы тарих битләренә
Учлап- учлап сипкән кара таплар?
Соңгы маякларны аударыйкмы?!-
Татарымның рухын кемнәр саклар?

Вакланабыз...Вагаябыз һаман...
Бүлгәлиләр, ә без карышмыйбыз.
Барып җиттек - олуглардан көлеп,
Шамакайларнымы алкышлыйбыз?

Йөз чөердем бүген бер шагыйрьдән,
Милләтеннән күпләр бизгән кебек.
«Инкыйраз» ны язган Исхакый да
Безнең бүгенгене сизгән кебек.

Ә «Китап»та ямьсез шәрәләнеп,
Иртәгәбез катып калган чакта,
Җырлап-биеп, елан авызына
Кереп барасың ла, татар, тукта!..


           * * *
Матур  малай. Акыллы да.
Тамырлар шул
Гаярь яугир Атилладан...
Куш йөрәкле Кубратлардан...
Чичән телле  Акмулладан...
Батулардан...
Их, кума ла Хәтер атың
Үткәннәргә!
Үткәннәрдә  шанлы чагың –
Ярты бәлаң...

...Дагаланган 
гайрәт чәчкән  чаптарларың,
Сусын  басар арыкларың – 
агуланган...
Моң утырган  һәр буынның  үзәгенә...
Һай, кыен ла
Дәрьяларның  
Ак хуҗасы булган көннән –
Ярык тагарак янында  калулары...
Һай кыен ла,
Кандашыңның- кардәшеңнең
Синең телне  аңламавын  танулары...

...Матур  малай. Акыллы да...
Тик...уйламый Кол Галичә.
Акмуллача...
Туфаннарча “татармын” дип
 горур йөрми,
Тукай кебек  “и туган  тел...” 
дигән гаме
Йөрәккәен парә-парә итеп телми.
Белер иде. Күреп торам.
Сизеп торам!
Ярык тагарак янында – 
Торган урны.
Ул башка урынны әле белми...


           * * *
Дәрвиш бара юлдан
(Юк, юк, бу мин түгел...)
Җилнең  зәһәреннән
Яңаклатып  битен...
Шәһәр урамнары...
Ком-таш  булып җанга
Ыгы-зыгы  тула –
Сулыш алу читен...

Ялгыз  дәрвиш бара
Җирне иңләп-буйлап.
Биштәрендә аның
Иң авыр  йөк -  уйлар...
Күптән  җыя инде,
Җыя, коя инде –
Ком сәгатемени –
Ага гына еллар...

Дәрвиш бара юлдан...
Адымнары салмак.
Чагылып кала йөзләр –
Авырайтып  йөген...
Меңнәр арасында
Ялгыз булгангадыр –
Уйлар арасында
Япа-ялгыз бүген...


           * * *
Мин  бит сине
Бик күптәннән  беләм.
Төрле чагың  беләм,
Сер капчыгы!
Тик  һаман  да әле
белмим кебек:
көн тууга 
тагын ни ачылыр?!

Башка беркем белән
бу кадәрле
таныш түгел,
тынышалсам да мин.
Сиңа карышуы авырырак,
чит кубызга – 
карышалсам да мин...

Уйларыңның 
иңен-буен  беләм,
тирәнлеген беләм –
белми, димә!..
Хисләреңнең пәрәвезе генә
ниләр тартачагын
белмим менә.

Алтын табам кайчак,
Кайчак -  чүп-чар
пәрәвезнең 
елтыр челтәреннән.
“Минме соң бу?!” дим дә...
танып алам...
Үзем шул бу...
Беләм бик күптәннән.


Үз вакыты белән...
Ярый әле 
Мәскәү вакыты белән 
йөрибез дип 
уйлый идем элек. 
Җайлы түгел икән... 
Безгә дигән чакта 
Мәскәү сәгатенең 
угы һәрчак кыек... 

Җайсыз дәүләтенең 
Җаен тапмый
Җирдән үткән
хәзер ничә буын?..
Кан балкышы түгел, 
Ак хыяллар яктысына
текәргә дип ымсынганда
күзе угын...

Мәскәү сәгатенең 
Тылсымы бар: 
Каймаланган сүз якуты белән. 
Көтүләрнең чиге 
булмас кебек- 
Мәскәү йөри 
үз вакыты белән... 


           * * *
Мактауларга исем китми минем...
Тик шулай да... җитми, җитми бүген
гади генә, төчеләнми генә
Әйткән сүзең әни: « Менә бит!..»

Ул «менә бит»» шундый җылы булган,
Аңа Күкнең бар йолдызы тулган,
Бар гөлләре тулган Җир-бакчаның,
Мин, ахрысы, соңлап сер ачамын:

Ихласлыклар шулай гадидер ул,
Гадилеге белән галидер ул...
Өзелергә торган күңел кылын
Шулай тереклеккә бәйлидер ул...

Ул «менә бит» - ышанычка тулган,
Аның шундый сихри көче булган:
Җан канатың җилпенәлми торса,
Үзенекен ялгап- канат куйган...

Мактанасы иде бүген, әни...
Мактанырга теләгәннән түгел...
Күрер идем синең сөенгәнне...
Һәм...җылыныр иде минем күңел.


           * * *
Әй, шул кирәк сәнә безгә!..
дим дә...
туктап калам.
Уйлыйм анамны.
Бишек җырын зынҗырларга әле
Кемнәр бирә ала фәрманны?!

Кемнәр минем
анам сөте белән
Җанга сеңгән моңга кизәнә?!
Анам теле- ул мирасым минем,
Ул - тиңдәшсез, олуг хәзинәм!

Әй, шул кирәк сәнә безгә...
дим дә...
Сискәнепләр 
Уйлыйм баламны.
Күз карасы кебек сакла, диеп,
Буш биштәрне суза аламмы?

Әле тумас борын
Оныгымны
чит кавемгә  туфрак итимме?!
Ирен чәйнәп шулай,
Дәшми генә
Юксызлыкка таба китимме?

Аллаһ әманәтен онытырга
Җөрьәт иткәннәрнең  юлы бу.
Кабер казучылар күп булыр ул...
Калеб ачучылар белән бул-
Шул  кирәк безгә.


           * * *
Моңсуланма әле,  күңел...
Моңсу  чагың
беркемгә  дә  кирәк түгел.
Моңсуланма...
Син  бит әле
төбеннән үк киселәчәк
тирәк түгел...
Калгандыр  ич бер тегәрҗеп-
шат чагыңнан.
Чик әле син
матур пәрдә түр ягыңа...
Моң  сулама!
Яздан оял!
Күрәсеңме, 
тал песие сиңа бага...
Тере  ич  син!
Өрәк  түгел...
Моңсу  чагың
үзеңә дә  кирәк түгел...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: