Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лилия Фәттахова: Мәйданнарда ипсез кагыйдәләр Аяк чалып, тыны буган мәлләр... 

Үзең булып яшәр өчен җирдә, тагын кемнән рөхсәт алу кирәк?

       * * *
Ни язарлар икән безнең хакта?
Чор хакында? –
Еллар аша карап...
Гөлбакчагыз кайда, диярләрме?
“Кемнәр харап итте?
Кемнәр – карак??”

Еллар аша ачык күренер ул...
(Тарих сукыр, хәер, сукырайтсаң...)
Бүген әле йөзе тонык аның,
“Йөзем – кара!” дияр микән Ватан?..

...Җәйләр матур шул ул. Печән өсте.
Җиләк пешә тора... Дөнья – гүзәл!
Гүзәл дөнья күзләрендә әле
Гамьсез генә ак болытлар йөзә...

Һәм языла тарих. Ялган катыш
Дөреслеккә манып караларны.
Ни диярләр икән еллар аша?..
Каргарлармы безнең карарларны?

Акларлармы өнсез әрнүләрне,
Иман нуры саклап йөзләрендә?..
Хыял аша шуны гына күрәм –
Алар торган булыр тезләреннән.

        * * *
Мәйданнарда ипсез кагыйдәләр
Аяк чалып, тынны буган мәлләр...
Оран салыр идең – тавыш җитми,
Берәм-берәм...генә булган мәлләр.

Көн тудисә, татар баскан эзнең
тарайганын күреп әрни йөрәк.
Үзең булып яшәр өчен җирдә,
тагын кемнән рөхсәт алу кирәк?

Берәм-берәм килә тора хәбәр –
Берәм-берәм ава баганалар...
Үз-үзеңне кыйнар чактыр да бу –
Гаепләргә ярый замана бар!..

...Мәйданнарда ипсез кагыйдәләр
Чукмар булып башка орган мәллә?
Тынсыз калып,
Хәрәкәтсез калып,
«Иртәгә»не көтеп торган мәлләр...

        * * *
Болай гына түгел...

Болай гына түгел...
Болай гына
Җил дә йөрми
Җирнең яшен сөртеп.
Болай гына таңнар атамыни?! –
Ата алар көн арбасын этеп...

Болай гына түгел.
Болай гына
Нурның көче җитмәс караңгыга.
Яз булса ни инде,
Көз булса ни?! –
Чолгап алса әгәр кара дөнья.

Болай гына түгел.
Болай гына
Иңми җиргә җаннар, ашмый күккә.
Тереклекнең серен ачалмаудан
Саклый күрмик әле
рәнҗеш-үпкә.

Болай гына түгел.
Болай гына
Очраштырмый очрак... Аңла шуны.
Сабакташым!.
Күкләр җавап көтә –
Күзне күзгә текәп аңлашуны...

        * * *
Нинди төстә икән
синең дөньяң?..
Менә бүген,
Менә шул минутта?
Ут төсендәдер ул –
Юкка гына
салмыйсыңдыр мине
уттан утка...
Челтер чишмә төсендәме икән?..
Әйе...әйе...Үтә күренмәле! –
Миңа анда бар да
ачык кебек.
Тик ...
сөюең генә күренмәде...

Карурмандай микән
синең дөньяң?
Куе кара?!
Юк, юк!
Яшелдән ул!
Тере аның
һәрбер күзәнәге.
Тик...беразын
никтер яшергән ул.

Томан төсендәме
синең дөньяң?
Менә бүген...
Менә шул минутта?..
...Сер пәрдәсен
тыным белән ертам...
Тик...куркыта бераз.
тик...куркыта...

        * * *
Тормыш –  дәрья ла ул.
Ымсындыргыч.
Тирән...
Кабат-кабат тарта –
Кабат-кабат керәм...
Кабат-кабат батам – 
Гамьле-ләмле уйга...
Пакьләнү дә шунда...
Пычрану да шунда...
Дәрья өсте –  шадра.
Дәрья өсте – тыныч...
Кабатлана бар да – 
Көймә...
Ишкәк...
Кылыч...
Судан коры чыгып 
була инде. 
Була...
Шулмы икән ләкин 
дөрес яшәү?  Уйла...


        * * *
Япь-яшь айны
якты сагышыма
урадым да
бәллү-бәллү итәм...
Яратуым сыман нарасый ул.
Син күрдеңме, иркәм?

Төпсез галәм
йөрәк тибешемне
ишетте дә тынды...
Сөенчегә –
йолдыз белән чиккән
кулъяулыгын сонды...

Юк ла инде,
бәхетемнән генә
күз яшемне сөртәм...
Тулган айдай йөзем.
Багам күккә...
Сизәсеңме, иркәм?


        * * *
Баш чүмечен ачып
һәм кыршаулап
калын тире белән миләрне:
“Сез инде кол хәзер!
Үткәннәр – юк!
Сез инде КОЛ бары!” – 
диләрме?!.

Бу фарсның ахыры 
булмас диеп
уйлыйлармы әллә кемсәләр?
Булачак ул!
Театрның төре
“Абсурд” икәнлеген күрсәләр...

Булачак ул!
Җир әйләнә тора!
Җир әйләнә Хакның юлыннан.
Җаннар инде 
шундый ялыктылар
Кыршау булып кыскан 
Золымнан...

“Без инде кол хәзер,
Киләчәк – юк.
Без инде кол бары...” – димәгез!
Чит арбаның 
Көен көйләр өчен
Килмәгән ич инде Җиргә без!

“Нигезенә чаклы җимерү”нең
Осталары – өстә...
Бу – үтәр!
Мәңгелеккә килгән кебекне дә
Вакыт иләп, 
бары чүп итә...

Бу уен да бер көн тәмамланыр.
Башы булгач – булыр азагы.
Финиш якындыр дип тибә йөрәк –
Артта калды сабыр сызыгы.


КӨЗГЕ 
(Мәсәл) 

– Әнә килә Ага, – диде Көзге, –
Хәзер миңа ул бер багар, – диде. –
Һәм күрермен шунда мин мең бизәк,
Дөнья матур икән, ямьле, төзек!.. 

– Әнә тагын килә икән Берәү, –
дип уфтанды Көзге күрү белән. –
Монысы инде ак сакаллы “бала”,
Кара сакал сөйрәп йөргән бәла!

Мин күрермен бары аның Үзен!
Томалар ул Үзе белән йөзем,
Тәмам гафләт йокысына китәр,
Зур дөньяны үз артына этәр...

P.S. Көзгедә син бары Үзең күрсәң,
Вөҗүдеңнең  хакын белми йөрсәң, –
Күр: артыңда Дөнья торыр көлеп,
Нәркислектән ни каласын белеп.


ТАМАША 
(Мәсәл)

Матурлык бәйгесенә килгән Күркәнең
Үзенә дикъкать  көтеп тәкате бетә.
Онытып шунда нәзакәтле йөрешләрен, 
Каен тузыдай, дөртләп кабынып та китә: 

– Сез нәрсә, – ди, – аккош белән былбылмы кош?!
Берсе исәр ич аның, берсе – тыңкыш!
Менә миңа карагыз сез – күзегез ачып!
Буй-сын – кәттә, койрык – затлы, йөзем – ачык!

Дәррәү кубып көлә аннан тамашачы,
Отыры кабарына Күркә, отыры кыза.
Ябыштырган тавис койрык кубып төшә,
Катлам-катлам салган кершән бетә яза.

P.S. Мораль монда – артык гади, артык җыйнак:
Матурлык ул – ясалмалылыктан ерак.
Матурлык ул – өстәвенә әле тыйнак,
Үз йөзеңне саклау авыр – уен уйнап.


ИКЕ ТАШ 
(Мәсәл)

Ике таш сөйләшә. Берсе – Эш, берсе – Аш. 
– Йә ничек хәлләрең? Арумы?
Искәрттеңме әле: өстендә таш булгач,
Карусызмы адәм, карумы? 

– Аш бит ул Эш түгел – карышмак авырдыр.
Ул мине күтәрә сөенеп.
Адәм шат – никадәр зуррак булсам да,
Күтәрә – бәхеткә тиенеп. 

– Мине дә күтәрә адәмнәр карусыз.
Кайсыдыр – сөенеп, кайсы – юк.
Эш басты, туган, дип, зарланса зарлана,
Кесәдә – чыгалмас зур йодрык.

PS. Кемнедер Эш баса, кемнедер –
Нәфесен кузгаткан байлык-Аш.
Дөньяның күпкә киң булуын ничекләр
Аңласын иелгән мескен баш?!


ХАК 
(Мәсәл)

– Миннән яхшырагы юк ич инде,
(Һич тынгы юк кавышканнан бирле!) –
Нигә шулкадәрле сөймисең,
Һаман читкә таба сөйрисең? –

Күн Муенчак шулай дигән Эткә.
Ә Эт шунда элеп алып киткән:

– Алтынмы син, көмешме син,
Күнме син, –
Син бит бәйдә тору хакын белмисең.
Ни кысса да муеныңны – барыбер,
Чын тугрылык – тик иреккә бәрабәр.

PS. Затлы каеш түгел бәхет үлчәме,
Җирдә бәхет хөрлек белән үлчәнә.
Хәер, аңлый алмас моны Муенчак –
Ул бит инде “эшкәртелгән уенчык”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев