Әлфия Ситдыйкова: Ышанмадык ул чагында яшьлегебез үтәренә...
Җырларыма күчкән яшьлек дәрте Яшәү көче өсти бүген дә.
СӨЮ КАДЕРЕ
1
Син – язым! Син – назым! Кабыздың яшьлектә мәхәббәт учагын.
Син күрдең, син белдең, яндыргыч, көйдергеч ялкынлы ут чагым.
Ул учак сүнмәде һаман да. Ялкыны үрләде күкләргә.
Икәүләп кичергән ул хисләр, тойгылар бирелми күпләргә.
Талларда сайраган былбылым! Моңнарың үрелде гөлләргә.
Син булып атты да таңнарым, нур булып ялганды көннәргә.
Чәчәкле җәйләрем син булдың. Патшасы җиләкле җәйләрнең.
Ничә ел ял итте күңелем, үз итеп болының, җәйләвең.
Челләдә дым көткән чагында, яудың син беренче яңгырдай.
Ягымлы карашың күңелгә төнен дә нур сипте булып ай.
Назладың җил булып эсседә. Су булдың сусаган чагымда.
Туңганда «Җылын!» дип син миңа, юл ачтың җаныңа җай гына.
2
Мәкер юк, алдау юк арада. Манмадык көннәрне карага.
Хиссият диңгезен кичкәндә, чит-ятлар кермәде арага.
Ничә ел син диеп җан ату, мавыгу түгел ул, ярату.
Шик кертеп күңелләр түренә, булмады хисләрне каралту.
Кояшлы көннәрем күп булды. Йолдызлар яктыртты төнемне.
Гашыйклар көнләшеп күзәтте, чәчәккә күмелгән гөлемне.
Беркем дә өзәргә кыймады. Шау чәчәк бүген дә бакчамда.
Керерсең, күрерсең бар ямен, капкасын аз гына ачсам да.
Тик сиңа ачыла ул капка. Ятларга бикләдем келәсен.
Гел сине зарыгып көтәмен, беләмен яңадан киләсең.
3
Ничә ел үтсә дә исемдә. Тәү күргән мизгелем хәтердә.
Мин сине беренче күргәндәй, яратам икән бит хәзер дә.
Сөюнең кадерен беләм мин. Син миңа шулкадәр кадерле.
Йокысыз төннәрем яңарта, син – минле, мин синле хәтерне.
Син булдың таяныч һәм терәк, абынган чагымда ялгышып.
Сайрадың былбылдай өздереп, җанымда чайпалса сагышым.
Яшәргә көч-куәт өстәдең. Яңадан ачтың син төсләрне.
Яңарттың йөрәгем түрендә пыскыган, сүрелгән хисләрне.
Акладың, якладың, сатмадың. Тугры дус булдың син һәрвакыт.
Төбәдең карашың күземә, үз итеп, төз итеп, яратып.
Чагылдым мин синең күзләрдә, синең дә күзләрдә мин идем.
Акылың, асылың, талантың алдында түзмәдем, баш идем.
4
Ак булып, саф булып сакланды күңелдә самими хисләр дә.
Мин – сине, син мине сагындык, буранлы, давыллы кичләрдә.
Мин сиңа хыянәт итмәдем... Әрнетмә җаныңны уй белән.
Мин бит ул караңгы төнеңдә яп-якты нур булып түгелгән.
«Бердәнбер!» – диясең, ышанам. Сөюне вакытлар сынады.
Ышанып яшәрлек көч бирә йөрәккә мәхәббәт сынавы.
Син – минсез, мин синсез бу дөнья кайгыдан каралыр шикелле.
Син барга, мин барга якты ул. Язлардай, кызлардай сөйкемле.
Тургайлар күкләрдә атынып, җыр суза мәхәббәт турында.
Син язган нотаны таныдым, тылсымлы табигать җырында.
Синең көй, минем көй яңгырый. Тургайлар ул көйне яңарткан.
Мин сине беренче күргәндәй хәзер дә өзелеп яратам.
ТОМАН
Син – яшь нарат, мин – яшь каен. Ап-ак томан күтәрелә.
Ышанмадык ул чагында яшьлегебез үтәренә.
Ак томаннар таралды да, озын юлга дәште еллар.
Сәфәр чыктык. Күзләр – күздә, аерылмады кулдан куллар.
Җилләр исте. Диңгез кичтек. Дулкын бәрде күңел-ярга.
Сизмәгәнбез юллар аеры. Син бер ярда, мин бер ярда.
Гомер үтә. Үкенечләр җан түрендә яши һаман.
Ялгыз нарат... Сары каен... Арабызда куе томан.
ШАУЛЫЙ ДИҢГЕЗ
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Дәрдемәнд
Тормыш – диңгез. Диңгез шаулый. Дулкын кайный. Йөзә кораб.
Йомычкадай бөтерелә. Дулкын басса эшләр харап.
Мачта иңри. Шомландырып ыңгыраша, сулкылдый да.
Ә җил усал. Зур корабны бора уңга, бора сулга.
Кораб тулы халык өнсез. Курку баскан йөрәкләрне.
Дога укып ялваралар, исән калу теләкләре.
Шаулый диңгез. Кайный дулкын. Кораб йөзә. Диңгез кичә.
Дулкын белән өскә менә, дулкын белән аска төшә.
Котылырмы бу бәладән, батып калыр микән кораб.
Йомычкадай бөтерелеп йөзә кораб алга карап.
ҖАНГА ДӘШҮ
И нәзберек, нәфис җаным! Күпме яра яши синдә.
Күпме көннәр хыянәттән әйләнделәр кара төнгә.
«Кагылмагыз!» – дип дәшсәм дә, гел читләтеп үтмәделәр.
Кемнәр генә җилдәй исеп, тәрәзәмә чиртмәделәр.
Түздең ниләр хисабына? Бирешмәдең давылга да.
Яндың дөрләп, гайбәт сүзләр уктай килеп кадалганда.
Тыеп калдың ярсуларың, өермәгә әйләнмәдең.
Кыю җавап кайтардың син, телен өзеп бәйләнгәннең.
Шуңадырмы, бүген дә син яңа туган сабый кебек.
Горурланып керәсең син яңа көнгә балкып, көлеп.
АПРЕЛЬ БУЛЫП ЯШӘР ӨЧЕН
Апрель керә җанга өмет булып....
Наис Гамбәр
Апрель булып килгән идең миңа,
Өмет булып, мәңге сүнмәслек.
Агып киттең, язгы ташу судай,
Мин идемме өзелеп сөймәслек?!
Кояш булып яндым, күңел күгем
Балкып торсын, диеп, нурыннан.
Ул чакта бит дөнья яңгырады
Җанга тулган сөю җырыннан.
Кошлар кайтты һәр яз туган якка,
Канатлары юлда талгандыр.
Апрель булып килгән идең миңа...
Яратуың бәлки ялгандыр.
Китмәс идең мине ялгыз итеп.
Ташып ага сагыш елгасы.
Апрель булып яшәр өчен җирдә
Эх, яңадан җиргә туасы!!!
Ник калмадың минем янда, яшьлек?!.
КҮЗЛӘРЕҢ ЯКТЫСЫ
(Триптих)
I
Көн үтте, дөньяны бар иткән
Раббыга мең рәхмәт! Төн туды...
Күзләрең нур чәчеп яктыртты
Төн буйлап барачак юлымны.
Уйлыймын, көнгәме, төнгәме
Баш иеп әйтергә рәхмәтне.
Йолдызлар елмаеп эндәште:
«Табышу, кавышу рәхәтме?!»
Сулышың тойдым да бер минут
Шым калдым алалмый тынымны,
Күземнән түгелде энҗе яшь,
Чылатты, чылатты толымны.
Җаныма наз тулган мизгелдә
Әллә син, әллә төн үзгәрде.
Күк буйлап йөзде тик ай тулып,
Җиһанны һәм безне күзләде.
II
Ул көн үткәч, кинәт кояш сүнде,
Кайгысына түзә алмады.
Әле ярый син янымда идең,
Синең караш таңга ялгады.
Уйламаган идем, сөю көчең
Йолып алыр диеп упкыннан.
Кабат кабынып, яшәр өчен җирдә
Мин тормышка ныклап тотынам.
Таң сызылды, кояш чыкты балкып,
Йөрәк типте шашып, тилереп.
И Ходаем, сакла җан дустымны,
Йөртә күрмә, язмыш, тилмертеп.
III
Җырларыма күчкән яшьлек дәрте
Сүрелмәгән әле, сүнмәгән.
Ул чакларда күпме ялгышылган,
Күзләр әле күпне күрмәгән.
Ал хыяллар, татлы газаплардан
Өзелмәгән икән тавышым.
Рәхмәтлемен үткән елларыма,
Сиздермәгән гомер агышын.
Көзгә кергәч кенә аңладым мин
Яшәүләр шул булган лабаса.
Хәзер күрәм инде, аңлыйм барсын,
Үткәннәрне уйлап моң баса.
Яннан яшьнәп узып киткән яшь чак,
Кайтавазы исән күңелдә.
Җырларыма күчкән яшьлек дәрте
Яшәү көче өсти бүген дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев