Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфия СИТДЫЙКОВА: Гомер тора тоташ көтүләрдән...

Очар канатларың җилпеп, хәят киңлеген иңлә.

ДӨНЬЯГА ШАГЫЙРЬ ХУҖА
          
 (Тукайчарак)

Шагыйрь булу җиңел түгел, күңелгә сыймаса сер;
Шагыйрь булсаң, бар дөньядан берүк син аны яшер.

Белмәсеннәр сүзләреңнең көч-кодрәте ни хакта.
Көзгеләрдән чын төсең дә күренмәстер ул чакта.

Беркайчан да чит-ятларга чын уеңны белдермә,
Йә юләргә сал башыңны, йә ялганга күндер дә,

Сөйләшсәң син сөйләш бары, уенга гына борып.
Киңәш кирәккән чакта да, бары тик хәйлә корып.

Шигырь хакында сүз катса, үлчәп сөйлә сүзеңне,
Ялгышып та кимсеттермә башкалардан үзеңне.

Капчыгыңны төптән тотып бушатма туганга да,
Кайчак артык көнләшүдән аңнары томалана.

Үз-үзеңә генә ышан, булдыр син үз дөньяңны.
Артык гади булган чакта уңа төсләр буявы.

Килешми ләкин читлектә ябылып яшәү мәңге.
Кош та тына сайравыннан, югалгач тормыш яме.

Очар канатларың җилпеп, хәят киңлеген иңлә.
«Фәйзы бакый – таҗе шагыйрь» эләкмәсә дә илдә. 

Каш-керфегең селкенмәсен шылтыравына алтынның.
Баш бәясе генә түгел, хак бәясе халкыңның.

Башың имә, синең алда баш исен бөтен дөнья.
Падишаһ син! Чын шагыйрьнең сүзе дөньяга хуҗа!


АКСЫН ВАКЫТ
       
(Сонет)

              1
Кыюланып кердең син минем җанга,
Боздың сулышымның тын тынлыгын.
Кочагыңа сеңеп онытылдым,
Базымсызландым, килә алмыйм аңга.

Кабат-кабат наз белән төрәсең дә
Яраланып беткән йөрәгемне,
Шаулатасың күңел тирәгемне,
Былбыл сайратып йортым тирәсендә.

Бар акылымны инде буйсындырдың,
Чарасызлык биләде иркемне.
Горур җаннымы, уйнымы сындырдың?

Күз салма йөзгә, сылуландырдың,
Татлы чия, дидең иренемне,
Наздан мәхрүм итмә, аһ, сагындырдың!


             2
Йөрәкләр мәхәббәткә тугры булса,
Көтеп зарыгулар ялкын тулы.
Гаепме тән тәнгә тартылуы,
Ике җан да саф хистән ургып тулса?!

Башта зиһен җуелмаса, гаҗәпме
Тоташмаса әгәр сүзләр сүзгә,
Йоткышланып текәп күзне күзгә,
Тату бергә татлы сөю-шәрабне?!

Әгәр берсе, җаннан артык күр, дисә
Мәңге айнымаслык ләззәт тәмен,
Табармы юл мәңгелекнең серенә?

Тугры калу кирәк чама хисенә
Һәм сакларга яшәешнең ямен
Менгән чакта биек гомер үренә.

             3
Килгән китә, китү ул котылгысыз.
Яра кала һәрчак китүләрдән...
Гомер тора тоташ көтүләрдән,
Калып һәрдәм берьялгызың сулышсыз.

Тынгылыкны белми торган йөрәк кенә
Җәберсенеп, сыкрап куя тибеп,
Китте, калдым җаным көеп диеп,
Саклап тора һәр туар көнгә кинә.

Килгәч, ирештереп китү ник кирәк,
Җәрәхәтләп янә ялгыз җанны,
Язмышларны ярәштереп булмагач?!

Аксын вакыт, типсен сагынып йөрәк
Сөю-хискә тулы алсу таңны.
Көзен чәчәк ата алмас алмагач.


ЗИЛЛӘТ

Ахырзаман галәмәте – 
Телне хөкем итәләр.
Халкыбызны  чит кавемнәр
Телдән  мәхрүм итәләр.

Кимсетәләр, кыскарталар,
Бүтән телгә өстенлек.
Ниләр булды, и милләтем,
Телсез гомерең өч көнлек.    

Тел – байлык ул,  васыять итеп
Бабаң  калдырган мирас.
Гаяз Исхакый кисәткән
Килде мәллә инкыйраз?!

Бу ни хәл бу, ни галәмәт,
Нишләдең, газиз халкым?
Битарафлыгыңны күреп, 
Эчемдә кайный ялкын.

Йөз яшәр картлар сызлана:  
«Нишләде безнең милләт?!
Өзеп алганда да телен
Эндәшми түзә, зилләт.*    

Ышанмыйм, мәрткә киткәннең
Җаны уянмасына.
Яшәр милләт, яшәр телем,
Миллият баласы да!»


      * * *
Еллар арты еллар үтә, 
Хәтер яши, хәтер тере. 
Чарам булса, балачакка
Кайтыр идем йөгереп кире. 

Дүрт почмаклы, ак морҗалы 
Җанга газиз туган йортым, 
Кайда гына яшәсәм дә: 
«Кайт!» – дип һәрчак чак(ы)рып тордың. 

Авылкаем, туган нигез 
Минем өчен изге урын. 
Саклыйм күңел түрләрендә 
Әнкәм сузган бишек җырын. 

Күз алдында такта сәке, 
Әткәй ясап куйган өстәл. 
Кичен сукыр лампа яна, 
Сүрән генә якты өстәп. 

Әткәй – оста, итек баса, 
Калыплары таман гына. 
Яңа баскан киез ката – 
Шатлык бала аягына. 

Әнкәй бәйли оекбашлар, 
Ялтыр-йолтыр биш инәсе. 
Мич артында чер-чер килә 
Чикерткәме, өй иясе?! 

Лампа сүнә, мае бетеп, 
Йокы баса өйнең эчен. 
Сәке тулы бала-чага, 
Йоклый күреп тәмле төшен. 

Мамык мендәр, сырган юрган 
Сеңдергәндер күпме серне, 
Тынып калгач төнгелеккә 
Бисмиллалы өйнең түре.


БЕЗ ҮСКӘНДӘ

Без үскәндә кышлар салкын иде, 
Суык тешли иде битләрне. 
Көянтәләп судан кайткан чакта 
Бозга катты чиләк читләре.

Җил куенга кереп, чеметеп ала, 
Чабу китсә кинәт ачылып. 
Шыгыр-шыгыр кар өстеннән атлап, 
Кайтып керә идек ашыгып. 

Өйдә җылы. Мичтә утын яна. 
Кызарыплар төшә күмере... 
...Әнкәй ипи баса. Көн аралаш 
Ипи салып үтә гомере. 

Самавыры кайнап чыккан инде, 
Табасыннан төшкән коймак та. 
Тулы табын янын сарып алган 
Балалары гүя кунакта. 

«Аша, кызым, аша, улым!» – диеп 
Кыстый-кыстый сыйлый җай гына. 
Тәлинкәгә өеп куйган коймак 
Тел йотарлык тәмле, май гына. 

Ачлык газапларын күргәнгәдер, 
Без тук булсак, әнкәй сөенде. 
Арып-талып без йокыга талгач, 
Ямап куя иде киемне. 

Ямау салган кием кисәк тә без, 
Кимсенмәдек кеше алдында. 
Яңа пешкән икмәк, ит, бәрәңге, 
Таба ашы булды табында. 

Кай арада өлгергәндер әнкәй, 
Булмады гел үзе иркендә. 
«Эшле кеше – ашлы кеше»  диеп, 
Калдырмады эшне бер көн дә.

Без дә аннан күреп эшләп үстек, 
Беләкләр дә эштә чыныкты. 
Әнкәй кебек, икмәк кадерен белдек, 
Әрәм итми үстек сыныкны. 

... Без үскәндә кышлар салкын иде, 
Шыгыр-шыгыр иде карлары. 
Хатирәләр белән тула икән 
Яши-яши күңел ярлары.


КЫШ ҖЫРЫ

Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр – 
Кар шыгырдый.
Шырык-шырык әллә көлә,
Әллә җырлый.

Атлап барам урам буйлап
Алга таба.
Кар аклыгы, кар сафлыгы
Сеңә җанга.

Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр – 
Шыгырдый кар.
Кыш җырында җан җылытыр
Сихер – моң бар.


НӘСИХӘТ

Син әле хыялда гына
Яралган идең, балам!
Ә мин сиңа бишек җырын
Көйләп җырладым алдан.

Туганчы ук сеңсен дидем,
Җаныңа Ана теле.
Якты булсын киләчәгең,
Көнең нурлы, өметле.

Иң кадерле бүләк итеп
Тел бирдем сиңа тугач.
Телең белән син илеңдә
Сайрап торган сандугач.

Телең булса, илең була,
Телле тәхеткә менә.
Сатылма алтын-көмешкә,
Байлык бер көнлек кенә.

Туган телеңне кадерлә,
Үстер син лаек дәвам.
Телне кызыңа калдырсаң,
Бүләгең булыр, балам!


         * * *
Айлы төндә йолдызларны күзләп,
Йөргән чакта икәү хисләнеп.
Карашыңнан күкләр дертләп китте,
Дөнья куйды кинәт сискәнеп.

Хисләр безне чөйде өскә... өскә...
Йолдыз булып күккә атылдык.
Күк гөмбәзе, гүя, бәллүр бишек,
Ай нурында таган атындык.

Чиксез галәм кояш чыккан төсле
Яктырыплар китте, җылынып.
...Киек Каз Юлыннан җиргә төштек,
Йолдыз нуры белән коенып.

Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев