Мәдәни җомга

Әлфия СИТДЫЙКОВА: КҮҢЕЛ ТАРИХЫМНЫ СУРӘТ ИТЕП ТӨШЕРӘМЕН ШИГЪРИ ЮЛЛАРГА...

* * * Үлчәп булмый микъдарларда Яратуның серле көчен. Мин сөюдән яралганмын, Сөелер һәм сөяр өчен. Үлчәп булмый чакрымнарда Озынлыгын гомерләрнең. Яши-яши төшенәсең Мизгелләрнең кадерләрен. Үлчәп булмый бәхетләрне Бизмәннәргә салып һич тә. Минем бәхет миндә яши, Үз җанымда булган көчтә. Минем күңел Минем күңел көзге көнгә охшаш - Кояш, бер...

* * *

Үлчәп булмый микъдарларда
Яратуның серле көчен.
Мин сөюдән яралганмын,
Сөелер һәм сөяр өчен.

Үлчәп булмый чакрымнарда
Озынлыгын гомерләрнең.
Яши-яши төшенәсең
Мизгелләрнең кадерләрен.

Үлчәп булмый бәхетләрне
Бизмәннәргә салып һич тә.
Минем бәхет миндә яши,
Үз җанымда булган көчтә.

Минем күңел

Минем күңел көзге көнгә охшаш -
Кояш, бер карасаң, елмая,
Бер карасаң, тулган болыт булып
Яшен түгә якты дөньяга.

Минем күңел көзге урман төсле -
Яфрак коя җилләр искәндә:
Әллә инде язны юксынганга,
Әллә яшьлек искә төшкәндә...

Минем күңел тирән күлгә охшаш -
Тигез түгел күлнең өсләре.
Аккошлары киткән күл күзендә
Чагыла көзнең барлык төсләре.

Мәхәббәтне ятим итмик

Ак болытлар булып җаның карый
Күзләремә бүген зәңгәр күктән.
Безне дә бит язмыш болыт кебек
Җиһан буйлап куып ялгыз йөрткән.

Болытлар да җиңеләеп китә
Яңгыр булып җиргә түгелә дә.
Бергә булыйк, аермасын тәкъдир,
Алма булып җаннар өзелсә дә.

Гомер юлын, әйдә, бергә үтик,
Мәңгелеккә җитәкләшеп китик.
Безнең бәхет үзебезнең кулда,
Мәхәббәтне берүк ятим итмик.

Яныйк әле

Син - тоташ наз, мин - тоташ моң,
Кабатланмый торган җыр.
Бу янулар дөньялыкта,
Бәлки, соңгы янудыр.

Бәлки, яшьлеккә кайтудыр,
Яңадан кабынудыр;
Минсез үткән, синсез үткән
Елларны сагынудыр.

Яныйк әле, дөрләп яныйк!
Кемнәр янып китмәгән?!
Синдә наз бар, миндә наз бар,
Димәк, язлар үтмәгән.

Бәхет диңгезен кичәрлек
Дәрман бездә бетмәгән.
Сагышлардан саргайтучы
Көзләр әле җитмәгән.

Янып калыйк тагын бер кат
Без сөю учагында.
Син - тоташ наз, мин - тоташ моң,
Тирбәләм кочагыңда.

Күбәләк

- Син - биек тау. Сине яулар өчен
Бер гомерем, белмим, җитәрме?
Серле караш, иңгә канат куеп,
Болытларга кадәр күтәрде.

- Син - киң диңгез. Дулкыннарың белән
Кагарсыңмы язмыш ярына?
- Җилкәннәргә яңа сулыш өрдең,
Синең көчкә хыял табына.

- Син - тоташ ут. Көйдерерсең микән,
Тисә әгәр күңел канатым?
Янып сөйдем, син дә ялкын идең,
Ут булганың өчен яраттым.

- Син бит минем җырланмаган җырым,
Язарбызмы көен бергәләп?
-Ярат мине, мин яраткан кебек,
Күңелемә кунган күбәләк.


* * *
Күзләр сүзсез серләшсә дә күптән,
Җаннарыбыз бергә кушылмаган.
Сызылып аткан таңга охшап җанда
Сөю туып килә пышылдаудан.

«Синең дөньяң миңа якын», - дисең,
Әйләндерә башны наз сулышы.
Ямьләндерер өчен бер сүз җитә
Караңгылык баскан тормышымны.

Җаннарыбыз кайнар учак булып
Кушылырлык мизгел эзләп йөри.
Хис ташкыны уртасында калып
Утлы кузга салган йөрәк көйри.

Болыт

Болытлар да күңел кошы сыман,
Арадашчы итик аларны.
Көн дә күкне гизгән хәбәрчеләр
Якынайтсын безнең араны.

Ак болытлар елмаюым булса,
Күксел болыт сагыну-сагышым.
Тып-тып тамса яңгыр, хәтерләтер
Ярсу йөрәгемнең тавышын.

Мин сагынсам, болытларга карыйм,
Сәлам юллап синең тарафка.
...Синнән килгән болыт эленеп калган
Өй янында үскән наратка.

Исеңә ал

Көзге җилләр ярсып искән чакта
Үзәгеңә үтсә салкыны,
Исеңә ал икебезне бергә
Өтеп алган дәртле ялкынны.

Шул мизгелдә туңган җаның эрер,
Дулкын кагар күңел ярыңа.
Хыял канатларың алып кайтыр
Шау чәчәкле яшьлек языңа.

Авырлыклар килсә, исеңә ал,
Шатлык булып сиңа килермен.
Яшәр өчен көч-дәрманың бетсә,
Яңа сулыш сиңа өрермен.

Исеңә ал, оныта күрмә мине,
Син онытсаң, мин дә туңармын.
Тараталмас һичкем җанда купкан
Зилзиләле сагыш буранын.

Учак

Нишләдек без? Кемдә күбрәк гаеп?
Якты язда учак кабыздык.
Кабыздык та, очкынланып янган
Учакны без салда агыздык.

Елга уртасыннан агып китте
Дөрләп янган сөю учагы.
Икебезне ике якка этеп
Җибәрде бит язмыш кочагы.

Син бер ярда, мин икенче ярда
Карап калдык сөю артыннан.
Бер ялгышлык аерып куя икән
Тәкъдирләрдә язган яртыңнан.

Агып китте салда безнең сөю,
Соң аңладык ятим иткәнен.
...Сүнгән учакларның көле булып
Карап тора ярда үткәнем.


* * *
Үз хаклыгың исбатлавы авыр,
Танытырга авыр дөньяга.
...Чишмә суы, сафлык өстәр өчен,
Суын коя алкын елгага.

* * *
Өйрәтә тормыш, өйрәтә,
Өйрәтә кыйнап безне.
Аяк астына карыйбыз
Имгәткәч бары тезне.

* * *
Уттай кочагыңа алдың,
Дары бөртеге идем.
Кабындым, яндым, яндырдым -
Гаепле бары үзең.

* * *
Хакыйкатьнең тамырлары тирән,
Без күрәсен күрми бүтәннәр.
Арттан калмый ияреп йөри икән
Күләгәгә охшап үткәннәр.

* * *
Ялган сүзләр, каты күзләр генә
Каралталмас җаным аклыгын.
Мең борчуны егып сала кайчак
Бер мизгелгә килгән шатлыгым.

* * *
Киңәш-табыш итеп яшьләр дәшсә,
Күңелләргә тула олы шатлык.
Картлык килми, өлкән яшькә җиткәч,
Кирәклегең беткәч, килә картлык.

* * *
Тән ярасын вакыт дәвалады,
Җан ярасы сыкрый, әрни һаман.
Күңел түрендәге манарада
Үткән гомер әйтеп тора азан.

* * *
Күңел тарихымны сурәт итеп
Төшерәмен шигъри юлларга...

* * *
Мин - бер колың. Телем ачылуга
Бисмиллаңны ихлас ятлаган.
Сакла, Аллам! Мине чиксезлеккә
Ефәк бауга тотынып атлаудан.

Үзем язам

Тормыш китабымның һәр битенә
Язмышымны үз кулларым язды.
Үзем иҗат иткән көйне көйләп,
Сагышланды моңлы күңел сазы.

Үзем яздым, үзем укый бардым
Һәр җөмләсен, һәрбер яңа сүзен.
Кара төндә арып йомдым да мин
Таңны күрер өчен ачтым күзем.

Төсле бизәк белән бизи-бизи,
Язам әле тормыш китабымны.
Ак хыяллар дәшә алга таба,
Сүндермә, җил, гомер учагымны!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: