Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Әлфинур Вафина: Җәйге җиңел күлмәгемне киеп, Атлап кермәк идем алтын көзгә...

Сөюем дә тик шигырьләремдә... Яратуым – бары хыялда... Көчлеләрдән хәтта мәхәббәт тә Курка, килеп, туарга җанда!

АЛГА БАРА БУ ГОМЕР!

Киң итеп сулыш алалмый,
Ярты гасыры узылган
Калада гомеремнең;
Шулай да тупасланмыйча,
Сакланган нечкә кыллары
Моң сарган күңелемнең.

Яши-яши күпме җирләр,
Күпме шәһәрләр гизелгән,
Диңгезләрдә йөзелгән;
Ә гомерем такыясы,
Кырда үскән, гади генә
Күкчәчәктән үрелгән...

Түземлекне сыный-сыный,
(Кайчак түзми, елый-елый!),
Акыл керткән башкала;
Очраган боз күңеллеләр,
Табылган гомерлек яр да –
Тормыш корган кыз бала.

Борчу-мәшәкатькә тулып,
Бәхетле мизгелләр булып,
Бик тиз уза  гомерем;
Гәүдәм калада булса да,
Күкчәчәкле, аяз күкле
Кырны гизә күңелем...

Шул кырларда йөреп кайткач,
Җанда яшәү көче арткач,
Киң сулыш ала күңел;
Күкчәчәкләргә үрелеп,
Яшәү җырын көйли-көйли,
Алга бара бу гомер!

АТЛЫЙ БЕРӘҮ ГОМЕР КӨЗЛӘРЕНӘ...

Җәйге җиңел күлмәгемне киеп,
Атлап кермәк идем алтын көзгә...
Ни кызганыч, алтын көз, дигәнем,
Күренеп кенә киткән икән күзгә!

Җәйге күлмәгемне төреп куйдым-
Моңсу булып китте күңелемә...
Ышанасы килә, үткән җәйнең
Һичничек тә соңгы түгеленә!

Шул җәйләрне якынайту өчен
Киләләр бит инде көзләр, язлар!
Нигә читкә тибәрергә көзне,
Җәйдә генәме соң җылы назлар?!

Вакытлыча гына, тик бик азга
Юмартланып ачыла көз кочагы:
Көлтә-көлтә нурлар сибә кояш –
Көзнең күзләр камашырлык чагы!

Дога укый-укый, сәҗдә кылып,
Шул кочактан җылы көчләр алып,
Атлый берәү гомер көзләренә,
Затлы шәлен иңнәренә салып...

ЕЛЫЙ ЯФРАК...

«Өзеләм бит! – диеп елый яфрак, –
Ник булмый соң җәйдә калырга?»
Мәрхәмәтсез көзге җил котыра,
Аны  йолкып, җиргә салырга...

Вакытлыча асылынып тора-
Төшәр җиргә, шунда тапталыр...
Гөлләр үсү өчен, ул яфрактан
Яңарган туфраклы җир калыр...

Көзен өзелә яфрак, кеше гомере
Өзелергә мөмкин көзсез дә...
Маңгайларга язып куйган тәкъдир-
Үзгәртергә кеше көчсез лә!

Мәңгелеккә килмәгән берәү дә!
Мәңгелек ул- вакыт агышы.
Язлар, җәйләр бизи яшәешне,
Ә көзләр  ул-гомер сагышы...

Яфрактан да хәтта туфрак кала!
Ә кешедән- дәвамлы нәсел!
Бер гөнаһсыз сабый килә Җиргә,
Аңлау өчен яшәү мәгънәсен...

            
БУ ҖИРДӘ БЕЗ КУНАК КЫНА

Бу дөньяда без тик кунак кына –
Яшик чама белеп, тыйнак кына.
Иң зур байлык булсын безнең өчен    Алтын түгел, бары саулык кына.

Кунак кына икән без бу җирдә,
Яшәү тәмен табыйк һәрбер көндә.     
Яратып һәм яратылып яшик,
Ялгыз калу язмасын һичкемгә.
        
Ялгызларның хәлләренә керик,
Ятимнәрнең күңелләрен күрик,
Хәсрәтленең кайгысын бүлешик,
Бер-беребезгә ярдәмгә килешик.

Яшик әле җанны каралтмыйча,
Без бу җирдә бары вакытлыча,
Кеше булып кала белсәк иде,
Бу дөньяда соңгы сулышкача.

ӘЛЛӘ ҖИЛЛӘР ЯРСУ, ӘЛЛӘ ҮЗЕМ...

Никтер бүген тәрәзәдә күзем...
Әллә урам моңсу, әллә үзем.
Карлар да бит әле эремәгән –
Ә кыш инде гүя  җуйган йөзен.

Көзен өзелмичә калган яфрак
Җилдә сыкрый, тәрәзәмә тиеп...
Әллә пышылдыймы ачы җилгә:
«Яз килгәнне көтеп яшим!» – диеп?

Никтер бүген тәрәзәдә күзем...
Әллә җилләр моңсу, әллә үзем.
Кар аклыгын җуя язган инде –
Кыш әзерли саубуллашу сүзен.

Саубуллашу сүзе буран булып,
Яңа карлар булып, җиргә ятар.
Моңсу күңелемә шатлык өстәп,
Тәрәзәмдә яран гөлем атар.

Әллә кышлар моңсу, әллә үзем,
Әллә җилләр ярсу, әллә үзем.
Язны көтәм, куып гомер көзен...
Тәрәзәдә бүген ике күзем...


КӨЧЛЕ, ДИЛӘР...

Көчле, диләр, холкы кырыс, диләр,
Сүз башларга кайчак кыймыйлар.
Җылы сүзгә шундый мохтаҗ бит мин!
Никтер шуны алар тоймыйлар...

Көчле, диләр, артык горур, диләр,
Горурлыгым – тышкы кабыгым.
Күңелемнән шигырь булып чыга
Нечкә күңелле сабыйлыгым...

Көчле, диләр, көчле булмый хәл юк –
Тормыш йөген бар бит тартасым!
Таянам тик салкын акылыма –
Беләм шулай көчем артасын!

Сөюем дә тик шигырьләремдә...
Яратуым – бары хыялда...
Көчлеләрдән хәтта мәхәббәт тә
Курка, килеп, туарга җанда!

Ирне санлап, сабыр гына яшим,
Бала-оныкларны яратам!
Яшәвемнең мәгънәсе аларда,
«Балаларым!» – диеп җан атам!

«Балаларым!» – диеп сулыш алам,
Алар, диеп, кайчак ут йотам...
Күңел генә сыза, янган шәмдәй,
Тик хыялда мин бит яратам...

Көчле, диләр, ә бит көч-куәтне
Аллаһ күптән язган колына –
Тормыш йөген тарту вазифасын
Ул биргән көчлеләр кулына!
          
                
МИН – ХАЛКЫМНЫҢ БЕР ТАМЧЫСЫ

Мишә дулкыннары сыман,
Күңелдән дулкынланып,
Туган авылым Явлаштауга
Кайттым сезне сагынып.

Ачык йөзле якташларым,
Якын сез күңелемә.
Сезгә булган хөрмәт хисе
Кайный йөрәк түрендә.

Авылның нәкыш-бизәге
Сез бит ул эшчән халкым!
Шул халыкның бер тамчысы
Булуыма мин шатмын!

Ә тамчының хәтта ташны
Тишәргә сәләте бар –
Кайнар шигъри хисләремә
Җанда гына урын тар!


МОНДА  ДА БАР...

Яфракларым җил иркендә...
Туфрагымнан ерак мин.
Бүтән агач кәүсәсенә
Ялганган бер ботак мин...

                                  Госман САДӘ.

Монда да болытлар бар ул –
Яшене дә камчылый...
Яңгыры салкын күзләрдән
Яшьләр булып тамчылый...

Монда да болыннар бар ул,
Тик алар чит-ят сыман...
Чит болында чүп үлән мин-
Чәчкә булалмыйм-сулам...

Монда да бар текә таулар –
Никтер, менәсе килми...
Үз тауларым сагындыра –
Алар күңелдән китми!

Монда да инешләр бар ул,
Диңгез сыман Идел дә...
Ә барыбер шыртлакалы
«Урта  Дугай» күңелдә...

Монда да Ай  ялгыз күктә,
Ялгыз уйлый  күңел дә...
Ятим коштай булмас идем,
Очсам мин үз күгемдә.


МОҢЛЫ БЕР ҖЫР ЯЗЫП

Сөекле туган якларым,
«Шәм» ягы урманнары,
Арышлары тук башаклы,
Иксез-чиксез кырлары.

И минем газиз авылым,
Син – минем йөрәк парәм,
Сагынуымны басарга
Авылыма кайтып барам.

Наратлык елгасы буйлап,
Айкап йөрим тауларны,
Сихри моң булып тарала
Наратларның шаулавы.

И син, «Бөтнек» чишмәкәем,
Челтер-челтер агасың,
Шул челтерәүләрең белән
Күңелемдә каласың!

Авылымны, туган җирне
Кочагыма тутырып,
Китеп барам,йөрәгемдә
Моңлы бер җыр тудырып.

И кадерле туган җирем,
Син – минем йөрәк парәм,
Сүрелмәс ярату белән
Еракка китеп барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев