Мәдәни җомга

Лена Шагыйрьҗан: Илең турында уйласаң, Үзең турында уйла!..

Үз башың булсын - акылың, Үз йөзең һәм үз күзең. Кешеләр колак салырлык Булсын әйтер үз сүзең.

ДӨНЬЯ КАЙГЫСЫ

Шигырь юлы буйлап кая киттем, 
Беткән идемени бүтән юллар?..
Еллар, еллар... Чәчләр агаргач та, 
Шигырь кайгысыннан кемнәр елар?..

«Синдә һаман шигырь кайгысы, – ди, – 
Калган бүтән һөнәр сайлыйсың», – ди… 
Ул бит миңа түзәр өчен кирәк,
Юкса түзәр идемени йөрәк?!

Кемнәр әнә колак төбендә үк 
Кычкыралар: «Урының тегендә! – дип –
Безнең башка төшкән бөтен уйлар 
Нигә һаман синең телеңдә», – дип...

Изгелекме, белмим, сизгерлекме – 
Күңелгә ни килсә, алда – шулар...
Бу юлда да була адашулар,
Мөмкин түгел ләкин алдашулар...

«Шигырь язып үтә бөтен гомере,
Эше юктыр», – дигән кайсысы ул? – 
Сезнең дә бит җаныгыз сыйган аңа, 
Шигырь түгел – дөнья кайгысы ул...


КУРКЫТМАГЫЗ МОҢНЫ!

Акрынрак!
Былбыл тавышына
баррикада корган барабаннар!..
Акрынрак!
Палач кулындагы 
автоматтай «аткан» гитаралар!.. 
Көчәнмәгез, зинһар, микрофоннар! 
Өркеп качып бетте инде сездән
                                  изге моңнар...
Тонды колак, берүк, акрынрак!..
Утлы сугыш юлларында туган, 
солдат сагышы белән тулган
                                              җырлар 
кадерлерәк безгә мең кат,
                                              якынрак...
Микрофоннар түгел, 
тол хатыннар җаны 
саклап калып
                   көчәйткәндер аны...
Акрынрак!
Малайларга охшап беткән кызлар! 
Кызыйларга охшап калган егетләр!.. 
Җилдән туган, җилгә очкан 
телсез җырлар сезнең 
гарык итте ил колагын тәмам... 
Көйләгәндә бишек җырын Анам, 
бүлдермәгез, зинһар:
«Әлли-бәлли»...
Яраларга дәва –
«Әллүки лә,
                  бәллүки лә...» –
нәселләргә дәвам...
Акрынрак!
Күңел төпләреннән саркып чыгып, 
әргән телләренә ягылып үткән, 
Моңлы сазның кылларыннан ташып, 
орган күкрәгеннән ашкан күккә 
даһи моңнарны сез куркытмагыз!
Алар безгә мең кат кирәгерәк... 
Тамырларга сеңгән шифалы дым – 
үзәкләрне өзгән Зиләйлүк-моң – 
куркытмагыз, зинһар, ипләбрәк... 
Магнитофон тоткан тәти егетләр! 
Микрофонны йоткан тутый-кызлар! 
Акрынрак!
Сәйдәше бар моңның, Илһамы бар.
Бар тарихы җырның, бар Ватаны... 
Ничек кенә сындыр син, ват аны – 
барыбер исән, 
җырлый, зурлый белсәң...
...Бик тирәннән әнә, сөзелеп-сөзелеп, 
былбыл тавышы килә өзелеп-өзелеп... 
Якынрак килеп тыңла, йөрәк – 
үзе якын, үзе чиксез ерак...
Тыңла, Заман, җырла кушылып син дә 
Сандугач һәм Чишмә кебегрәк...


МИН НИГӘ ИРГӘ ЧЫКМАДЫМ?..

«Ник соң болай ялгыз калдың? – дисез, 
Җырларымны тыңлап, – кызганыч...» 
Шушы матурлыгың белән, имеш, 
Гомерең заяларга узган ич...

Сезнең сүз дә дөрес, минеке дә:
Мин бит ярәшкәнмен Шигырьгә.
Иргә чыксам, игелек булмас иде 
Ни шигырьгә миннән, ни – иргә...

Түзмәс идем, ярсу дулкыннардай, 
Кыргый куәт-көчтән тилереп.
Ташып чыккан булыр идем ярдан, 
Буаларны ерып, җимереп...

Агып киткән булыр идем аерым,
Ә ятимнәр нигә бу җиргә?!
Ичмасам, бит мине бүген әле 
Каргап йөрми җирдә бер ир дә...

Сөйдем дә мин янып, сөелдем дә, 
Истәлеге калды күмергә...
Шул хисләрдән таҗ-мәхәббәт үреп 
Киерттем дә куйдым шигырьгә.

Заяларга гомер, ай, үтә, дип, 
Зөлхиҗҗәләр, әйдә, яшь түксен. 
Үкенмим дә, рәнҗемим дә хәзер, – 
Күлләр түгел, түккән яшь кипсен!

Ирем булса да шул берәрегез,
Әйткән булыр иде барыбер дә: 
«Тормышың да бөтен, кызганыч тик, 
Айрылдың, дип, нигә шигырьдән?»

Үкенмим дә, үксемим дә хәзер,
Ялгыз үтә диеп гомерем.
Мин бу җирдә таптым үз тиңемне –
Гел янымда – хәләл шигырем!..

ИСБАТЛАУ

Исбатлап хак чынбарлыкны, 
Исбатлап үзебезне,
Мең ел элек әйтеп куйган 
Иң бөек сүзебезне, –

Тайдык инде тәмам хәлдән, 
Исбатлап кемлекне без.
Гомер буе шуңа бирдек 
Бөтен мөмкинлекне без...

Бүгенгәчә бар дөньяга 
Исбатлыйм барлыгымны. 
Исбатлыйм кемдер каршында 
Бөек татарлыгымны:

Карганың – карга икәнен, 
Былбылның – былбыллыгын. 
Былтырның үтеп киткәнен,
Бу елның – быеллыгын...

Исбатлыйм күп билгесезле 
Тигезләмәләр белән...
Гасырлар түшәп калдырган 
Нигезләмәләр белән...

Исбатлыймын саннар белән, 
Искергән даннар белән.
Намусның «нам»ын белмәгән 
Сатлык эт җаннар белән...

Яшәсәң икән, хаклыкны 
Исбатламыйча гына, 
Кызыкмый-нитми тарихның 
«Хан заманы» чагына...

«Без бөек булган», – дип түгел, 
«Без менә нинди!» – диеп 
Яшәсәң икән дөньяда,
Башны да горур иеп...
 
КАРТАЙГАЧ УКЫРМЫН, ДИП...

Инде яшьләр яшәлгән шул, 
Инде ашлар ашалган.
Ниләр генә узмаган ул 
Безнең газиз башлардан.

Күпме сулар эчелгән дә 
Күпме юллар кичелгән. 
Яндык-көйдек, исән чыктык 
Җәһәннәмнәр эченнән.

Йөрәккәйләр таушалган шул, 
Күңелкәйләр кителгән. 
Кайгы-хәсрәтләргә түзеп, 
һаман бәхет көтелгән.

Күпне күрдек, күпне белдек, 
Күп гыйбрәтләр ишеттек. 
Кар-буранда өшемәдек,
Салкын сүздән күшектек.

Үтте җәйләр, үтте көзләр,
Инде җитте кышыбыз. 
Картайсак та, бөкрәйсәк тә, 
Шөкер, олы кеше без...

Бишектә дә, түшәктә дә 
Олыга вә кечегә 
Гомер буе кадер кирәк,
Җылы кирәк кешегә.

Яшь чагында ни беләсең, 
Уйныйсың да көләсең.
Уйласаң да ышанмыйсың 
Беркөн картлык киләсен... 

Үткән көннәрне сагынып,
Күргән төшләрне юрап 
Көн итәбез, бер Ходайдан 
Шәфкать-мәрхәмәт сорап.

И Ходаем, аерма, дип,
Изге бәндәләреңнән,
Карыйбыз дөнья күзенә 
Тәрәз пәрдәләреннән.

Бездән соң да әйләнерләр 
Дөнья тәгәрмәчендә...
Сабыйларга әйләнәсең 
Олыгайган яшеңдә.

Бездән нәрсә калмаган да,
Безгә нәрсә җитмәгән...
Узмады, шөкер, көнебез 
Ипи ашап тикмәгә.

Тыныч кына үтсәк иде 
Гомернең калганнарын.
Онытмасагыз Алланы,
Онытмассыз без барын...
                   

                        Актаныш, Пучы картлар йорты. 

 

ҮЗЕҢ ӨЧЕН...

        Үлем турында уйлама, 
        илең турында уйла...

                                  Ф. Кәрим

...Илең турында уйласаң,
Үзең турында уйла!..
Күп булса да югалтулар,
Үзеңне үзең җуйма...

Үз башың булсын – акылың,
Үз йөзең һәм үз күзең.
Кешеләр колак салырлык 
Булсын әйтер үз сүзең.

Үз өең булсын торырга,
Чәчәк атсын үз бакчаң.
Учыңа керсен кыштырдап,
Үзең тапкан үз акчаң...

Бәхетле син бу дөньяда,
Булса үз атаң-анаң...
Үз кояшың булса гына,
Синең өчен ата таң...

Үз җырың булсын җырласаң,
Хәтта ки үз белдегең...
Табыныйм дисәң – үз динең,
Сөйләшергә үз телең...

Үзең башлап йөр син алдан,
Үзең өчен бул гадел.
Өйрәнсәң дә кеше өчен,
Үзең өчен – белгәнең...

Үзең өчен янып сөйсәң –
Сөярләр үзеңне дә.
Үзең өчен сукмак салып 
Калдыр син эзеңне дә...

Үзең өчен якла дусны,
Үзең өчен бул бердәм.
Үз дошманың булсын хәтта 
Сагаеп синнән йөргән...

Үзең өчен курка да бел: 
Югалтыр нәрсәм юк, дип 
Йөрер бары хәерчеләр, 
Тамагым бүген тук, дип...

Үзе өчен кайгырмаган –
Чит кешедә ни хәбәр?..
Үз уенчыгыннан алып 
Үз Ватанына кадәр.

Буласың килсә чын хуҗа, 
Көрәш син үзең өчен.
Ятма көтеп, җигәрбез дип, 
«Бердәм коллектив» көчен...

Үзең өчен даула ирек,
Үзең өчен көл, ела...
Илең турында уйласаң,
Үзең турында уйла!..
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: