Мәдәни җомга

Лена ШАГЫЙРЬҖАН: ҖИЛКӘННӘР АГАРДЫ ҖИЛЛӘРДӘ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лена Шагыйрьҗан кичә күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без каләмдәшебезне юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, илһамлы еллар һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Китап хакын хаклап... Китап хакын хаклап, хакыйкатьне Ярып әйтер вакыт җиттеме...

РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лена Шагыйрьҗан кичә күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без каләмдәшебезне юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, илһамлы еллар һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Китап хакын хаклап...

Китап хакын хаклап, хакыйкатьне
Ярып әйтер вакыт җиттеме -
Ничек яши бүген милли Китап?
Буш сораумы?.. Әллә җитдиме?..

Кеше хокукларын гына түгел,
Китап хокукын да якларга
Кирәк икән әле, каләм тотып,
Җанны саклар өчен ятлардан.

Рухи ачлык кизүеннән арынып,
Күтәрәмнән чыгып килгәндә,
Кемдер «рухи ашлык амбарыңа»
Бармак төртеп усал көлгәндә,

Авызга су кабып утырыйкмы?!
Йозак салмыйк Телгә - ачтырыйк!
Яшәп булмый, юк, китапсыз гына,
Булмаган күк җирдә ач торып...

Китапны бит халык үзе яза,
Сусагачтын йөрәк сүзенә...
Кем ул юрый безгә «юл азагы»? -
Әдәбият шуны сизенә...

Кем булса да, түгел ул теләктәш,
Йөзгә төбәп угын атучы.
«Сатылмыйча ята тауарыгыз»
Дип, татарның данын сатучы...

Сатыгыз соң! - Бик шәп корасыз ич
Җайлы-майлы «калҗа» сәүдәсен...
Язучы да, Укучы да шулчак
Турайтыр тик бөкре гәүдәсен...

Татарча көрәш

Һәр халыкның көрәшче уллары бар,
Көрәшнең дә милли ысуллары бар.
Без данлыклы Татарча көрәш белән,
Гаделлектә җиңәргә теләш белән.
Тирән мәгънә ята ошбу тәгъбирдә,
Төйнәлгән ул безнең язмыш-тәкъдиргә.
Тик Татарча көрәшнең бер сере бар,
Хикмәте шул - күптәнге өч төре бар:
Берсе аның - тарихи зур тартышу,
Хөрлек яулау - максаты шул, шарты шул.
Бу тартышта, бәлки, без арганбыздыр?
Бу бәлагә ни сәбәп тарганбыздыр.
Бил көрәше генә түгел инде ул,
Ил көрәше безнең, изге милли юл...
Икенчесе бу көрәшнең - Уенда,
Бик борынгы шанлы Сабан туенда.
Монысы инде пәһлеваннар алышы,
Ир-атларның көч сынашып ярышы.
Кайсы татар калыр бу зур Җыеннан,
Милләтнең иң татлы тансык сыеннан?!
Килә монда күзәтеп торучы да,
Биюче дә, курайчы, җыручы да.
Шагыйрь сыман, тирә-якны шаулатып,
Сүзе белән көч биреп торучы да.
Хәрәмләшмә, аяк чалма, чама бел,
Егылсаң да, горур булып кала бел.
Гыйбрәт ал да ихтыяр җый яңадан,
Килми калмас көткән җиңү, яңа дан...
Сабан туе мәйданында көрәшү -
Зур тартышка әзерлек ул, берләшү...
Тик Татарча көрәшнең өченчесе
Бар шул әле - шактый үкенечлесе.
Җитмәсә дә эшләр калкан-сөңгегә,
Тап төшерә бу хәл ап-ак сөлгегә.
Ни гаҗәп, татар татарын үз күрмәс,
Баш калкытса, башына сугар, үстермәс.
Нәрсә бу, дим, сүз чыкканда сүз ара,
Көрәшүме, көнләшүме үзара?!
Әллә соң бу куркып артка караумы,
Бер-береңне кагып, ятка яраумы?..
Нинди хәл бу - яман чирме, кизүме,
Гарьлек йотып, үз каныңнан бизүме?..
Ә татарча көрәшергә көч кирәк,
Гайрәт кенә түгел, акыл, хис кирәк.
Сабантуйлар ул бит көч туплау өчен,
Бер-береңә дәрт биреп хуплау өчен.
Вакламыйк без бөек Татар көрәшен,
Мишәр, нугай, типтәр, себер, керәшен!
Татар исемен кая куйыйк, өләшик?! -
Аумас өчен, иңгә иңне терәшик!
Соң шул инде яңа милләт ачарга,
Татар исеменнән чыгып качарга...
Ни күрсәк тә, бергә-бергә күрербез,
Тәмугка да, оҗмахка да керербез...
...Сабантуйлар кызу килер бу язда,
Төптән уйлыйк әле, тынып беразга:
Маяк итеп зур максатны көрәшик,
Төшмик дисәк упкынга - инкыйразга!!!

Сусыз акчарлак

Тагын кайтып төштем үземә
Мин, үземне үзем сагынып...

...Заманында шундый җырлар белән
Мин коткара идем үземне,
Кабат-кабат кайтып төшеп үземә,
Ялгый идем шигъри сүземне...

«Үзем» дигәнем ул асылым булган,
Хәятымның төше-үзәге:
Хыялыма җегәр биреп торган
Хисләремнең асыл бизәге.

Елларга ияреп, хыяллар да
Ераклаша барды, читләште.
Күңелем исә явыз рухка очрап
Кырысланды, шактый этләште.

Үкендерә... Коеналмыйм инде
Хыял дәрьясына чумып мин.
Әйләндерә алмыйм юкны барга,
Йомыкый булмасам да, йомык мин...

Калды дәрья, әле дә ята җәйрәп...
Тик теләк юк иңләп йөзәргә.
Чал бер дулкын үзе киңәш бирде,
Хыялдан, дип, вакыт бизәргә...

Ярый дидем, чыктым кара җиргә,
Үз-үземнән, имеш, качарга...
Басып торам охшап яр читендә
Сусыз калган акчарлакларга...

Мөнәҗәт тыелганда...

Сатып алып булмый хәләл моңны,
Алып торып булмый әҗәтләргә...
Тыңлап утырам, калып гаҗәпләргә
Су күк аккан көй-мөнәҗәтләргә...

Гыйбрәте ул бабам язмышының,
Кайтавазы әбкәм сулышының.
Күңелләрне сыйпап савыктырган
Кечесенең һәм дә олысының...

Боз суыгы өшеткәндә канны,
Хәсрәт уты көйдергәндә җанны,
Бәгыремә тула өмет нуры,
Табармын күк мәңге югалтканны...

Көйгә салып үгет-нәсыйхәтен,
Сихәт бирә шифа-сүзе белән.
Күргән кебек булам Илаһ йөзен
Аруланган күңел күзе белән...

Сатып алып булмый хәләл моңны,
Сорап торып булмый әҗәтләргә...
Әҗәл даруы күк, мөнәҗәтләр
Калдыра гел мине гаҗәпләргә...

Әверелсәң икән җилкәнгә...

Җилләрдә агарды җилкәннәр...
Инде менә без дә өлкәннәр.
Яшь гомернең ефәк сагышларын
Болытларга җилләр элгәннәр...

Диңгез якка йөзә болытлар,
Агар идем болыт булыплар...
Офыктагы алсу җилкәннәргә
Кунар идем, җитсәм куыплар...

Җилкәннәр җилләрдә агарды,
Ал шәфәкъкә йокты аллары...
Су кергәндә җуйган ай-тарагым
Дулкыннарның тарый ялларын...

Тормыш диңгезендә айкыл-чайкыл
Гомер буе йөзсәң икән дә,
Коткарырга ялгыз бер көймәне,
Әверелсәң икән җилкәнгә...

Гомеркәйләр кире кайтканда...

Чыгып китим ерак сәфәрләргә,
Өйдә ятып, җаннар мүкләнде.
Йөрәк-йортның иске чардагына
Кошлар түгел, җеннәр төпләнде.

Ишек-тәрәзләрне шар ачыйм да,
Бикләп-нитеп тормый капкасын,
Чыгып китим әле... Көтмәсеннәр,
Белеп булмый кайчан кайтасын...

Кем белә бит, бәлки, бик еракта -
Кайтмас җирдә торып калырмын.
Ара-тирә мине җуйганнарга
Җилләр аша хәбәр салырмын...

Чыгып китим юлга үз җаема...
Җәяүләпме шунда, очыпмы...
Югалтмыйча Күңел кыйбласына
Юл күрсәтеп торган өч укны:

Берсе - атам-анам туфрагына,
Икенчесе - сөйгән ярыма...
Өченчесе - гомерем елгасының
Мине көткән ташлы ярына...

Һәм утырып шунда хәл алырмын,
Үткән гомерләрне сагынып...
Баш очымнан очар язлы-көзле
Кыр казлары, канат кагынып...

Үткән гомеркәйләр кире кайткач,
Кузгалырмын кызык сәфәргә...
Җанда җыелып калган саф хисләрне
Ләйсән яңгыр итеп чәчәргә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: