Мәдәни җомга

Ләбиб Лерон: Ә җырларга кирәк... ничек тә...

Сезгә дәшәм, милләт козгыннары!  Сезгә дәшәм, татар мокытлары!  Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем!  Сезгә дәшәм, татар манкортлары!

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрь һәм язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Ф.Хөсни, А.Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе Ләбиб Леронга 11 ноябрьдә 60 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ЧЕХОВКА КАЙТУ, ЯКИ РОТШИЛЬД ЭСКРИПКӘСЕ

Алдан хәбәр биреп тормый гына 
Кайттым әле Антон Чеховка –
Җылы эзләп, гәптәш эзләп кайттым, 
Чит учакка кайттым – чит утка!

Таганрогның бер тар тыкрыгында 
Без йөрибез икәү гәпләшеп... 
Әллә колак ялгыш ишеттеме –
Кемдер әйтте сыман: «Чәпләшке!»

Татарлыгым йөзгә чыккандыр шул, 
Шулай диюләре ихтимал. 
Аннары бит... Чехов заманасы... 
Каян килсен безгә ихтирам.

Әле... СССРны узасы бар 
«Гололобый» булып ничә ел... 
Без һаман да бөек халык түгел, 
Шул ук «кече туган» – кичәге...

Азатлыкның әле исе дә юк, 
Күренгәне дә юк ирекнең... 
(Әкрен генә күтәрелгән чагы 
Дәрәҗәсе чәшке бүрекнең!)

...Нинди хикмәт белән килеп чыктык 
«Чехов базары»на – Казанга...
...Бер кинәндек халык арасында –
Азык эзләп йөрдек язарга!

...Кайсылары сыер теле ала, 
Кемдер ала чучка колагы...
...Ишетелде шулчак бер кырыйда
 Ротшильд эскрипкәсе* елавы.

* Ротшильд эскрипкәсе – А. П. Чеховның шул исемдәге хикәясенә ишарә.


БЕР ЯШИСЕ ИДЕ ЧЫН-ЧЫНЛАП...
      
           Күптән инде, күптән яшәгән юк...
                                                      Н. Акмал

Уянасы килә, уйланасы –
Арынасы килә чылбырдан... 
Күптән инде, күптән яшәгән юк, 
Бер яшисе иде чын-чынлап...

Алхимиклар ярдәм итә алмас –
Олгаермын, әмма яшәрмәм... 
Умырыплар ашаган бар ансы,
Яшәгән юк әмма, яшәгән!

Өсләр бөтен, тамак тук шикелле, 
Акча да бар кебек өлешчә. 
Тыйнак кына, җыйнак кына итеп, 
Бер яшисе иде кешечә!

Ничәмә кат чирдән терелгән бар, 
Юкса күпме генә яшәлгән... 
Җирдә яшәү насыйп булмый икән, 
Үлгәч кенә кала... яшәргә!

ЧӘРДӘКЛӘНГӘН ДӨНЬЯ

Җиденче көн инде, җиденче көн...
Һич ачыклый алмыйм: җиңүче кем?

Шау тынлыктан торган ялгызлыкмы?
Аңга килалмаган аңсызлыкмы?

Җиденче көн инде, җиденче көн
Бер үк сорау борчый: җиңүче кем?

Бәйле ирек булып килгән синсезлекме?
Урамга да чыгалмаган минсезлекме?

Бер бүлмәгә сыйган чиксезлекме?
Парсыз газап чиккән тиңсезлекме?

Вакыт бара – инде җиденче көн.
Шул ук сорау тора: җиңүче кем?

Шулай гөман кылам мин үземчә...
Әрле-бирле киләм – юк җиңүче...

Күзем төшә шыксыз тәрәзәгә –
Тормыш бара тышта: кәрәзләнгән...

Юк-юк, ничек кәрәзләнсен инде –
Юк икән ич тәрәзәсе өйнең!

Ишелепләр төшәр сыман төннәр...
Карап тора...
...чәрдәкләнгән дөнья.


ВАКЫТСЫЗ ВАКЫТ

               Бу төн миннән көтә шигырь. 
                                          Э. Мостафин
Вакыт кинәт югалган мәл... 
Кай заман хәзер – белмим. 
Шундый чагым: төсләрне дә 
Карага, акка бүлмим.

Тышта кышмы, әллә җәйме? 
Аязмы, болытлымы? 
Җиле булса, тынычмы ул, 
Дуамал холыклымы?

Язмы тышта, әллә көзме? 
Карлымы, яңгырлымы? 
Ыгы-зыгымы урамда? 
Тавышлар яңгырыймы?

Кичәгенәк кичә иде, 
Ә бүген – кичә түгел... 
Кичә ул – кичәге көннең 
Бүгенне кисәтүе.

Кичәгенәк кичә иде, 
Ә бүген – бүген әле... 
«Мин бүген яшим!» дип әйтү 
Ул яшәү түгел әле.

Яшәргә мөмкин дөньяда 
Бер тапкыр сүгенмичә, 
Мөлдерәмә дөньялардан 
Чайпалып түгелмичә...

Ә бит килә кайчагында 
Сүгәсе, сүгенәсе... 
Гомер буе бертуктаусыз 
Сөясе, сөеләсе!

Бүген исә мин нигәдер 
Юк-барга үртәләмен... 
Бу мәлем ничек узар дип 
Көтәмме иртәгәмне?..

Иртәмме бу, кичемме бу? 
Көнемме бу, төнемме? 
Айга – кояш, көнгә төн күк, 
Син мәңгелек тиңемме?

Көн икән – көн... Төн икән – төн. 
Барыбер үтәсе бер... 
Сикереп чыгардай булам 
Бу вакыт киртәсен бер!

Син мине көтәсең булыр... 
Зарыгып көтәсеңдер. 
«Яратмый бугай мине» дип, 
Тетмәмне тетәсеңдер.

Ни әйтим сиңа, акыллым? –
Мин бүген янә бүтән... 
Син мине көтәсең... беләм!.. 
Мин исә шигырь көтәм.

Мин, исәр, шигырь көтәм...


СЕЗГӘ ДӘШӘМ...

(Туган телне яклап)

Сезгә дәшәм, милләт козгыннары! 
Сезгә дәшәм, татар мокытлары! 
Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем! 
Сезгә дәшәм, татар манкортлары!

Сиңа дәшәм, Даватика бабай! 
Сиңа дәшәм, Даваника әби! 
Сиңа дәшәм, Папа-папуль әти! 
Сиңа дәшәм, Мама-мамуль әни!

Сиңа дәшәм, Даватика бабай! 
И йөрисең түбәтәең киеп –
Йөргән чакта синең кызың, улың 
Бүтән милләт җырын җырлап-биеп!

Сиңа дәшәм, Даваника әби! 
Утырасың башка телдә сөйләп –
Көйсезләнгән газиз оныгыңның...
Тфү...
...Вынугыңның көен көйләп!

Сиңа дәшәм, Папа-папуль әти! 
Яшәгәндә үз телеңнән өркеп, 
Ерак бабаңнарның рәнҗешләре 
Тотмас димә, килеп тотар беркөн!

Сиңа дәшәм, Мама-мамуль әни! 
Күрәсеңдер бүген үз балаңның, 
Башка телдә сайрап, чәчрәп-чәчрәп, 
Башка телне яклап сүз алганын...

Сиңа дәшәм, калфак кигән апа, 
Сиңа дәшәм, түбәтәйле абзый: 
Сезнең бала түгелме ул әнә, 
Телебезгә бүген кабер казый?!

Сезгә дәшәм, телсез-денсез кавем! 
Сезгә дәшәм, милләт имгәкләре! 
Килер беркөн... Сез аңларсыз мине... 
Тик аңларсыз бик соң мин әйткәнне.

ТӨШЕНКЕ ЯШӘЕШ

Киләчәк ягына
Төбәп күз карашың,
Гомерең юлыңнан
Барасың, барасың...

Атлыйсың, атлыйсың
Абыныр-абынмас.
Яшәвең-халәтең – 
Кабыныр-кабынмас.

Хисләрең бик зәгыйфь –
Агылыр-агылмас. 
Чор үтәр яныңнан 
Кагылыр-кагылмас.

Яшисең сагыштан 
Арыныр-арынмас. 
Йөрәгең таушалган 
Ярылыр-ярылмас.

Йолдыз күк янасың 
Атылыр-атылмас. 
Таш кебек бәгырең –
Ватылыр-ватылмас.

Бик хәлсез канатың – 
Кагыныр-кагынмас. 
Көтәсең ярыңны 
Сагыныр-сагынмас.

Картайган йөзләрең 
Танылыр-танылмас. 
Шом йөри бүлмәдә, 
Сарылыр-сарылмас..

...Тән ята ятакта, 
Ябыныр-ябынмас. 
Таң атар иртәсен, 
Кабыныр-кабынмас.

Әйтүдән файда юк: 
«Терелер-терелмәс». 
Каршыда яктылык –
Беленер-беленмәс...


КАРТ ҖЫРЧЫ МОНОЛОГЫ

Җыр көтмәгез миннән, кардәшләрем, 
Җырлатмагыз мине бүген сез. 
Миндә бүген җыр кайгысы түгел, 
Авыр уйлар басты. Күңелсез.

Көннәр генә түгел, күңелем дә 
Көз шикелле бүген – болытлы. 
Сөеналмыйм бер дә, куаналмыйм, –
Шатлык барын гүя оныттым.

Күңелемә кайчан кояш төшәр? 
Кайчан кояш мине җылытыр? 
Күтәрәмгә калган чакта телем 
Җырлый алмыйм яңа җыр отып.

Ялган үзе хуҗа булган илгә 
Ышанычым беткән бер мәлдә, 
Кемгә таяныйм соң? Ничек яшим 
Дөнья дигән бу тар бүлмәдә?

Кабат-кабат тыңлыйм Сәйдәшемне, 
Кабат-кабат укыйм Тукайны... 
Үз баласын үгисеткән илнең 
Якты киләчәге юк аның.

Җир кадере белән җыр кадере 
Кадерсезгә чыккан заманда, 
Өметләрен җуйган бәндәләре 
Ничек яши әле һаман да?

Ил кадәре илнең кадере юк –
Кадерсезгә чыктык ил белән. 
Күтәрәмгә калган хәлсез илне 
Күтәралмам инде мин генә.

Күпме ут-су кичтем...
Исән калдым
Сират күперләрен кичеп тә! –
Җырла, дисез...
Ә мин җырлый алмыйм...
Ә җырларга кирәк... ничек тә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: